Главная » Архив материалов
Дүрт елга бер килүче Кышкы Олимпия уеннары ачылу тантанасына санаулы көннәр калып бара. Быел ул Канаданың Ванкувер шәһәрендә узачак. Спортчылар әлеге ярышка әзерлекне инде күптәннән башлаган булса, тамашачылар телевизор экраннарын 12 февральдән штурмлый башлар дип көтелә. Олимпиаданы бары тик ниндидер бәйге дип кабул итәргә ярамый, бу чын мәгънәсендә бәйрәм, зур тамашаны хәтерләтә торган күренеш.

Безнекеләр
Ванкуверга юл тоткан спортчылар арасында Русия җыелмасы составында биш татарстанлы да бар. Дүртесе "Ак барс” хоккейчысы икәнен исәпкә алганда, бу сан әллә ни зур булып тоелмаска да мөмкин. Ләкин, игътибар иткәнсездер, соңгы өч кышкы Олимпиадага бездән берәү дә бармаган. Шуңа күрә хоккейчылар Алексей Морозов, Данис Зарипов, Илья Никулин һәм чаңгычы Нияз Нәбиев бу статистиканы берникадәр яхшыртырга тиеш. Тагын бер "барс” Алексей Терещенко исә запас спортчылар исемлегенә кертелгән. Бу очракта сорау туа: ни өчен соңгы елларда спорт өлкәсендә әйдәп баручы Татарстан Олимпия уеннарына җитди көндәшлек күрсәтә алырдай спортчы әзерләп чыгара алмаган? Сәбәпләр төрле. Беренчедән, бездә команда спорт төрләренә зур игътибар бирелә, шул исәптән акча да күбрәк шул тирәдә әйләнгәнен яхшы беләбез. Индивидуаль, шәхси төрләр икенче планда тора. Республикада мондый спортчыларны җитди әзерләү энтузиастлар кулыннан гына килә. Шул уңайдан теге яки бу спорт төрен үстерүгә акча ... Читать дальше »
Категория: Спорт | Просмотров: 1455 | Дата: 10 Фев 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Дилә Нигъмәтуллина сәхнәдә үзен матур, нәзакәтле итеп тота белүче, зәвыклы киенүче җырчы. Күңелгә ятышлы бәрхет тавышы, күзләреннән бөркелгән ихласлык, хатын-кыз нәфислеге, оригиналь күлмәкләре белән тамашачыны җәлеп итә ул. Аңа карап торасы, аңа ошыйсы килә. Диләнең өстенлекле сыйфаты – максатчан булуы һәм һәр эшен бик яхшы булырлык итеп башкаруы сокландыра. Вакыты бик тыгыз, көн саен эше күп булса да, җырчы "Кәеф ничек?” укучылары өчен бер көнен безнең газета белән үткәрергә ризалык бирде. Бер минут вакытын да тик ятып, әрәмгә уздыра белмәгән җырчы вакыт җитмәүдән зарланып алды. Һәр мизгелне файдалы һәм нәтиҗәле итеп үткәрүче Диләгә сокланып кайттым.

09:00
Барасы җире булмаса, Дилә йокыдан иртә уянмый. Концерт куеп, таң алдыннан гына өйгә кайтып керсәләр, сәгать уннарга кадәр йокы туйдыра. Мин килгән көнне исә Дилә иртүк торып, йога күнегүләрен ясарга керешкән иде инде. Беренче соравым Көнчыгыш фәлсәфәсенең аңа ничек булышуы турында булды.
"Йога белән күптәннән шөгыльләнәм. Физик йогадан башлаган идем. Тартылу-сузылу күнегүләре гәүдәне формада тоту өчен бик файдалы. Ярты ел элек сулау йогасы белән шөгыльләнә башладым. Бөтен тәрәзәләрне ачып, салкын бүлмәдә киенешеп утырабыз һәм сулыйбыз. Йоглар телендә һава "прана” дип атала. Һава сулау аркылы без энергия алабыз. Йоглар дөрес сулау бәрабәренә һава белән тукланып торалар дияргә мөмкин, чөнки ... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 1699 | Дата: 10 Фев 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
27 февральдә Казанда Татарстан Мөселманнарының 4 нче корылтае үткәреләчәк. Бу көннәрдә Россия мөселманнары арасында берләшү мәсьәләсе күбрәк яңгырый башлады. Мәскәүдә хакта Россия мөселман лидерларының бу мәсьәләгә кагылышлы очрашып сөйләшүе дә булды. Мөселман лидерларының уртак бер фикергә килүен әйтеп булмаса да, Татарстан мөселманнарының 4 корылтаена Россия Мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендә үз делегациясен раслаган инде. Үзенең радикаль карашлары белән мәгълүм Тәлгать хәзрәтнең корылтайда катнашуы берләштерерме, әллә таркаулыкка китерерме?
Категория: Общество | Просмотров: 1369 | Дата: 10 Фев 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Украина Президентын сайлауларның икенче туры үткән якшәмбедә үтте. Бөтен дөнья түземсезләнеп Виктор Янукович белән Юлия Тимошенко арасындагы финал ярышының нәтиҗәләрен көтте. Башта ук алга чыккан Янукович Тимошенконы 5% ка узып бара иде. Әмма яңа көн тууга, яңа нәтиҗәләр билгеле була башлады. Ике кандидат арасындагы аерма 2% тан азга гына күбрәк булып чыкты. Әмма 95 % бюллетеньнәрне карап эшкәртеп чыкканнан соң, Украина төбәкләре лидеры Виктор Януковичның президент өчен көрәш бөйгесендә җиңүе бәхәссез була башлады. Шунысы кызык, скандаллар ясап тәм табучы Юлия Тимошенко бу юлы нишләр: тагын "Мәйдан”га ризасызлык акциясе оештырып халык җыярмы, әллә җиңелүен танырмы? Украина тынычлыкта калырмы икән бер көн?
Категория: Общество | Просмотров: 1536 | Дата: 10 Фев 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
4 февральдә ТР Дүләт Советының көн тәртибе аеруча мөһим мәсьәләгә — киләсе срокка Татарстан Президенты вәкаләтләренә РФ Президенты тәкъдим иткән кандидатураны карау һәм аны билгеләүгә багышланды. Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы республика парламентарийларына яңа исем түгел. Инде озын-озак еллар буе республиканың премьер-министры вазифасын үз җилкәсендә лаеклы тартып барды. Заманында кемдер аны тәҗрибәсезлектә, сәяси-икътисади эшчәнлектә шактый яшь булуда гаепләргә тырышты. Әмма вакыт галиҗанәпләре барысын да үз урынына куя. Остазы һәм укытучысы Минтимер Шәймиев янәшәсендә ул бу еллар эчендә шактый ару тәҗрибә тупларга, күп нәрсәләргә өйрәнергә, ә иң мөһиме, үзенең абруен булдырырга өлгерде. Дәүләт Советы депутатларының аның кандидатурасын бертавыштан Татарстан Президенты итеп билгеләве шуның нәтиҗәсе итеп карарга кирәк. Кемдер аны сәясәтче түгел дип атарга маташты. Гафу итегез, ул менә дигән икътисадчы. Бу йөкне Татарстан өчен иң авыр вакытларда тартып барды, үз өстенә йөкләнгән бу бурычны намус белән үтәде. Үзен өлгереп җиткән сәясәтче, икътисадчы һәм дипломат итеп танытты. Ни генә булмасын, Татарстан тарихына яңа сәхифә языла: Татарстанның икенче Президенты — Рөстәм Нургали улы Миңнеханов. Республика яңа чорга күчә.
Категория: Общество | Просмотров: 1384 | Дата: 10 Фев 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Иркә катнашачак һәр концерт, дискотекада ажиотаж – халык, бу юлы ничек шаккатырыр дип, аны карарга җыела. Апалар-кызлар аны ярата, балалар аңа охшарга тырыша, ә егетләр аңа соклана. Иркәне белмәгән-ишетмәгән, аның турында сөйләмәгән кешеләр, журналистлар, газета-журналлар калмады. Бүген сезнең игътибарга —татар шоу-бизнесын дер селкеткән Иркә белән әңгәмәбез.

— Дөресен генә әйткәндә, мин синнән бераз шүрләп торам, Иркә. Син моңа ничек карыйсың?
— (Елмаеп.) Һәм дөрес эшлисез. Моның турында миңа беренче тапкыр гына әйтмиләр инде. Үземне яклау инстинкты көчле булганга шулай ул. Аннан соң, мин һәрчак үз фикеремне әйтәм, куркып тормыйм. Чыннан да, керпенеке сыман энәләрем бар. Мишәр каны бит миндә. Без үзебезне үзебез яклый беләбез. Шоу-бизнеста шундый булмасаң, күптән таптап китәрләр иде.
Кешеләрне якыннан белгәнчегә кадәр үземне шулай тотам мин. Әмма якыннарым, дусларым белән мин куян кебек йомшак.
— Иркә, тамашачының күңелен яулар өчен җырчы белеменә ия булырга кирәкме?
— Юк, әлбәттә.
— Ник соң алайса күпләр, музыка факультеты, консерватория бетермәгән җырчыларны сәхнәгә чыгармаска дип, шапырына?
— Музыкаль белеме бар, әмма тамашачысы булмаган җырчылар гына шулай шапырына. Моңлы булырга өйрәнеп булмый. Моң Аллаһ Тәгаләдән бирелә.
— Шулай да тавыш өстендә эшләргә кирәктер бит?
— Әлбәттә. Җырчы һәрчак формада булырга, үз өстендә эшләргә тиеш. Мин вокалга Миңгол абый Галиевка ... Читать дальше »
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 2213 | Дата: 03 Фев 2010 | Рейтинг: 2.5/2 | Комментарии (0)
27 гыйнварда Россия Президенты Дмитрий Медведев Татарстан Президенты вазифаларына билгеләү өчен Рөстәм Миңнехановның кандидатурасын тәкъдим итте. Исегездә булса, узган елның декабрь аенда "Бердәм Россия” партиясе Татарстан Президенты вазифасына өч кандидатураны: Минтимер Шәймиевне, Рөстәм Миңнехановны һәм Фәрит Миңнехановны тәкъдим иткән иде. 22 гыйнварда ил президенты белән очрашу вакытында Минтимер Шәймиев аннан үз кандидатурасын карамавын үтенде. Инде менә узган атнада Дмитрий Медведев бу вазифаны Рөстәм Миңнехановка йөкләргә дигән фикергә килде һәм аның кандидатурасын Татарстан Дәүләт Советына тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын Татарстан Дәүләт Советы депутатлары 4 нче февральдә үтәчәк сессиядә караячак. Ә Минтимер Шәймиевнең әлеге вазифадагы срогы 25 мартта чыга. Димәк, тиздән без Татарстаныбыз тарихында икенче Президентыбызның исемен төгәл белә алачакбыз. Көтәргә озак калмады.
Категория: Новости | Просмотров: 1225 | Дата: 03 Фев 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (1)
31 гыйнварда Казанның "Пирамида” күңел ачу комплексында "Татарстан гүзәле-2010” матурлык бәйгесе булып узды. Төрле затлы киемнәрдә чыгыш ясаган кызлар үзләренең барлык осталыкларын күрсәтергә омтылды. Сайлап алу турларыннан соң сәхнәдә ун кыз—финалист калды.Аларга шулай ук һәртөрле сынаулар-биремнәр бирелде. Әйтергә кирәк, сынаулар бик җитди иде. Һәм менә исәпсез күп сынаулардан соң, жюри үз нәтиҗәсен чыгара — җиңүче Апас кызы Ирина Шәрипова. Бу әле авыл кызларының мондый бәйгеләрдә беренче җиңүе.
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 1238 | Дата: 03 Фев 2010 | Рейтинг: 5.0/2 | Комментарии (0)
Ел саен Мәскәүдә Бәйсез Дәүләтләр Берлеге (БДБ) һәм Балтия илләренең футбол буенча үз илләренең чемпионнары катнашында "Бердәмлек кубогы”на көч сынаша. Әлеге бәйгедә инде икенче ел рәттән Россия данын безнең "Рубин” яклады. Узган елны Татарстан командасының уңышсыз чыгыш ясавыннан соң, безнекеләрне мәскәүлеләр бик каты тәнкыйтьләгән иде. Безнекеләрнең ярым резерв состав белән кырга чыгуы, кайберәүләрдә зур канәгатьсезлек тудырды. Быел исә Корбан Бердыев әлеге сүзләргә бөтенләй колак салмаска булды. Башта хәтта анда катнашудан баш тарту турында да белдергән иде ул. Чөнки Россия чемпионы Европа лигасында чыгыш ясаячак, февральдә безнекеләрне Израильнең "Хапоэль” командасы белән җитди очрашулар көтә. Шулай да соңыннан резерв составны җибәрде. Бәхеткә, "Рубин”ның яшь уенчылары йөзгә кызыллык китермәде. Алар турнирның финалына җитеп, анда барлык көндәшләрен оттылар. Финал уенында "Рубин”га Казахстан чемпионы "Актобе” командасы каршы торды. Матчның язмышы очрашуның инде беренче яртысында ук хәл ителде. Казан командасы уңышка 4 нче минутта ук ирешә. Тупны безнең Портнягин кертә. Шулай да кунаклар исәпне тигезли. Тик әллә ни озакка түгел, командалар тәнәфескә Жестоков белән Яркин керткән туплардан соң, 3:1 исәбе белән китә. Алга таба уен рухы әллә ни үзгәрми. Россия чемпионнары кунакларны тәмам тар-мар итә. Исәп казанлылар файдасына 5:2. Безкеләрдән тагын ике тупн ... Читать дальше »
Категория: Спорт | Просмотров: 1366 | Дата: 30 Янв 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Үткән атнаның сенсациягә тиң вакыйгасы, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Татарстан Президентлыгы постына үз кандидатурасын куймавы булгандыр. Ул бу турыда ил президенты Дмитрий Медведевка белдерде. Үзенең әлеге карарын ул иң элек шактый өлкән яшьтә булуы белән аңлатты. Хәтта Мәскәү дә аның тарафыннан бу адымны көтмәгән, аңа әзер булмаган икән. Исегезгә төшерәбез, моннан берничә көн элек "Бердәм Россия” партиясе Татарстан президентлыгына өч кандидатура: Минтимер Шәймиевне, Рөстәм Миңнехановны һәм Фәрит Мөхәммәтшинны тәкъдим иткән иде. Әле президентны билгеләүгә ике айлап вакыт бар. Ә аңынчы Минтимер Шәймиев үзенең катгый сүзен әйтте: "Мин китәм!”. Бу кыска гына җөмләдән барысы да аңлашыладыр. 21 ел буе республика җитәкчесе булып торган, аны заманның иң кыен чакларында җитәкләгән, Татарстанның абруен үстерүгә, дөньякүләм танытуга үзеннән бәяләп бетермәслек өлеш керткән һәм шактый зур абруй туплаган шәхеснең сәяси аренадан тиз генә китеп баруына ышанасы килми әлбәттә. Бу олпат зат, зирәк һәм акыллы сәясәтче Татарстаныбызга кирәк, бик кирәк әле. Бу адымга баруын һәм әлеге фикергә килүен ул шулай ук бик зирәк итеп аңлатты: "Мин хакимияттә болай да озак тоткарландым, инде яшьрәкләргә юл бирергә вакыт”. "Яшьрәкләр” дигәннән, ул Премьер-министр Рөстәм Миңнехановны күздә тоткан булып чыкты, һәм Татарстан президентлыгына аны тәкъдим итте.
... Читать дальше »
Категория: Новости | Просмотров: 1524 | Дата: 30 Янв 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
« 1 2 ... 16 17 18 19 20 ... 24 25 »