Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 12 Май 2024 Время 16:43
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Ходите ли вы на выборы?
Всего ответов: 223
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Айдар Галимов казанлыларга чираттагы концерт программасын тәкъдим итә. Әлбәттә, җырчы һәр концертын үзенчәлекле итеп эшләргә тырыша. Ләкин монысы башкаларыннан аерылып тора. "Айдар” җыр-студиясенең 20 еллыгына багышлана ул.

— Юбилей концертын беренчеләрдән булып Казан тамашачысы күрәчәк. Шул уңайдан мондый сорау бирәсе килә: Уфада чыгыш ясау җаваплыракмы, әллә Казандамы? Гомумән, бу гастрольләр сезнең өчен нинди әһәмияткә ия?
— Казан Казан инде ул. Беренчедән, татар эстрадасының үзәге. Икенчедән, биредә концертлар да, спорт ярышлары да, башка төрле чаралар да үтеп кенә тора. Кайвакыт бер Казанга барысы ничек сыя икән дип аптырап та куясың. Ул халык эшләми микәнни дип гаҗәпләнәсең. Йөриләр бит барысына да, вакыт табалар, иренмиләр. Ә бу аларның чагыштырып карарга мөмкинчелеге бар дигән сүз. Шуңа да Казанда чыгыш ясау җаваплырак кебек. Тик, икенче яктан, Казанда без әллә нигә бер килгән кунак. Ә кунакка мөнәсәбәт тә, таләп тә башкача. Ерактагы йолдыз яктырак, диләр бит. Үзең яшәгән җирдә исә ташламалар ясалмый, таләпләр җитдирәк булучан. Шуңа күрә Уфада чыгыш ясау үзенә бер төрле җаваплы, Казанда – үзенә бер төрле. Берсен генә аерып карап булмый. Әһәмиятен дә шушы җавапта аңлатып киткәнмендер дип уйлыйм.
— Яңа концерт программасы җанлы музыкага корылган дип язылган сайтыгызда. Әллә, ниһаять, компьютерның электрон көйләре модадан чыгамы?
— Концерт программасы турында сөйләгәндә, беренче чиратта, датага тукталып үтәргә кирәктер. "Айдар” җыр студиясенә 20 ел тулды. Егерме егерме инде ул: ун да, унике дә түгел. Барыбер ярыйсы гына юл үтелгән һәм аңа ниндидер нәтиҗә ясарга кирәк. Әлбәттә, җырлар белән. Концерт һич кенә дә юбилей кичәсенә әйләнмәячәк. Бәлки, бер-ике тапкыр әйтелер инде. Элекке җырларга әйләнеп кайтырга ниятлибез. Хәтта берничә ел җырланмаган, онытыла төшкән җырлар да булыр. Бәлки, кайберәүләр аларны яңа дип тә кабул итәр. Белеп булмый. Күп кенә җырларны яңадан бик матур итеп тере музыка белән чыгарабыз. Бу концертның үзенчәлеге дә шул "җанлы музыка”да. Дөньяда күптән аңа әйләнеп кайттылар инде. Кызык та тоела: тере ансамбльгә кушылып җырлауны концертның үзенчәлеге дип сөйлибез. Шулай итеп кабул итәбез. Ә ул табигый күренеш. Шулай булырга тиеш, норма ул. Аранжировка, дидек, компьютер, дидек, алга китү, дидек... Уйлап карасаң, ул бернинди дә алга китү булмаган. Ярый инде җырларны шул компьютерга калдырмадык, үзебез җырладык. Менә шул җанлы, тере көйләрне кире кайтарасы килә. Мин иҗатымны "Азамат” вокал-инструменталь ансамбле белән башладым бит. Тамашачылар хәтерлидер әле. Концерт карарга килүчеләр 20 ел элекке энергетиканы тоймас микән дип тә өметләнәм әле мин. Үзем бик сагынам ул чакларны.
Әлбәттә, бу күп чыгымнар, көч һәм вакыт таләп итә. Мәшәкатьләр артты. Ләкин, урыслар әйтмешли, "дело того стоит”.
— Тере музыка булгач, коллективка да үзгәрешләр кертелгәндер, яңа кешеләр өстәлгәндер инде.
— Әйе, яңа музыкантлар алдым. Бек-вокалга да зур игътибар бирелде. Компьютер белән тигезләп куя торган түгел, ә менә шушы мизгелдә дөрес итеп җырлый белгән җырчылар кирәк. Бер яшь егетне алдык, бик тәҗрибәле. Һәм, әлбәттә, үзебезнең күп еллар бергә иҗат иткән кызыбыз Гөлнара бек-вокалда. Шунысын да әйтергә кирәк: музыка уен коралларына кушылып биюнең дә үзенчәлекле яклары бар. Биючеләр дә үзгәрешсез кала алмады. Монда барыбызның да йөрәге бер булып тибәргә тиеш инде хәзер. Мин кушылып җырларга, биючеләр кушылып биергә, музыкантлар ялгышмый уйнарга тиеш.
Яшь җырчыларга килгәндә, без аларга аерым игътибар бирербез. Тик бу юбилей программасында түгел. Монда әле яңа яшь артистларны сәхнәгә чыгарабыз дип әйтә алмыйм.
— Әлеге көндә нинди авторлар белән хезмәттәшлек итәсез? Алар арасында яңа исемнәр бармы?
— Җырларны озак сайладык. 350-400 җыр арасыннан 10-15не генә алырга кирәк иде. Монда элекке җырлар турында сүз бара. Яңаларыннан тыш. Авторларына карап сайламадык, тик үзеннән-үзе шулай килеп чыккан: озак еллар дәвамында хезмәттәшлек иткән барысыныкы да кергән диярлек. Алар арасында Ризван Хәкимов, Зөлфәт Хәким, Наил Шәймәрданов, Зөфәр Хәйретдинов, Урал Рәшитов, Зифа Нагаева, Юлай Үзәнбаев, Айрат Сөләйманов, Роберт Тимербаев һ.б. Яңаларыннан Линар Бикмурзин, Линур Зәйнуллинны (Татарстан егете) атарга мөмкин. "Сөю теле” дигән яңа бер җырны Иҗауда яшәгән Александр Агофонов исемле урыс егете язды. Ул безнең иҗат белән бик кызыксына, фан-клубның иң актив әгъзасы. Җырның ничек килеп чыкканын тамашачы үзе күрер, бәяләр, әлбәттә.
— Күңел түренә үтеп керерлек лирик җырларны багышлаулар "күмеп киткән” бер вакыт булды. Әле дә туып тора алар, ләкин азрак бугай инде. Сезнең концертта алар очрыймы?
— Багышлап беттеләр бугай бит инде. Апаларга да, апаларның сеңелләренә дә, сеңелләрнең ирләренә дә... Бу безнең эстраданы бизәми, әлбәттә. Котлау тапшыруларында ешрак яңгырау, эфирга үтеп керүнең бер алымы булып тора. Багышлаулар мине читләп үтте, бөтенләй кагылмады, дип әйтмим. Булды берничәсе. Мәсәлән, абыйга багышланган җырым бар. Әти-әни турындагыларын мин бу төркемгә кертмәс идем. Ата-ана темасы безнең халыкның күңелендә булган, булды һәм берүк булсын инде ул. Ә гомумән, андый багышлауларга төшеп беттем дип әйтә алмыйм. Әлеге концертта да алар юк. Иҗатны гына түгел, хәтта котлаулар тапшыруын багышлауларга гына калдыру дөрес түгел, минемчә.
— Һәр җырчының үз аудиториясе була. Берәүләрне яшьләр тыңлый, икенчеләрне өлкәннәр якын күрә. Бик сирәкләрне генә яше-карты бертигез яратып кабул итә. Сез бу яктан иң бәхетле җырчыларның берсе. Сере нидә?
— Мин моңа бик сөенәм һәм бәхет икәнен аңлыйм, кадерлим. Дөрес аңлагыз, ул ярарга тырышудан килеп чыккан әйбер түгел. Төрле чаклар буладыр инде ул. Кайбер репертуар белән, бәлки, өлкәннәрне читләштергәнбездер, кайберсе белән яшьләрдән ераклашканбыздыр. Бу дөньяда барысына да ярап булмый. Бары тик, беренчедән, концертка килгән һәр кешене яратырга кирәк. Яшь кызларны гына яратып, егетләрне читләтергә, апаларны хөрмәт итеп, абыйларны онытырга ярамый. Балалар турында әйтеп торасы да юк. Алар алдында ясалма кыланып булмый. Ихласлыкны тоялар кечкенәләр. Икенчедән, ел саен программада
ниндидер яңалык тәкъдим итәргә кирәк. Бертөрлелектән ялка тамашачы.
Аннары барыбер дә мин безнең концертка гына шулай киләләр дип әйтмәс идем. Милли эстрада җырчыларының күбесенә тия мондый бәхет. Безнең халыкның менталитетына бәйледер бу. Зур тату бер гаилә булып яшәргә өйрәнгән халык. Концертларга да күмәкләшеп, гаилә белән киләләр.
— Соңгы вакытта Сезгә "Айдар Ганиеч” дип мөрәҗәгать итә башладылар. Исем-отчество белән эндәшкәндә үзегезне ничек хис итәсез? Картайткан кебек түгелме?
— Кызык инде ул. 10 ел элек кенә миңа алай дип эндәшмиләр иде әле. Булса, шул коллективта гына булгандыр. Анысы да сәеррәк иде, шулай да күнегелде. Ә менә соңгы вакытта запискаларга да "Айдар Ганиеч” дип яза башладылар. Кызлар да шулай дип мөрәҗәгать итә. Менә монысы бераз борчый. (Көлә). Кайвакыт зур-зур җитәкчеләр, сәхнәгә менеп, халык алдында "Айдар Ганиеч” дип җибәргәч, уңайсыз булып китә. Тамашачылар да үзара елмаешып ала. Балалар мине бөтенләй Айдар Ганиеч та түгел, "Айдар Галимович” диләр әле. Әллә ни пошынып бармыйм баруын, нишләтәсең, вакыт туктап тормый. Шулай да бөтен кеше өчен дә Айдар Ганиеч булып китәсе килми. Мин бит ниндидер заводның генераль директоры түгел. Сәхнәдә Айдар гына булып каласы килә.
— Ә Айдар Галимов булуы авырмы?
— Авырлыктан бигрәк, җаваплы. Бар тормышың кеше күз алдында. Булганын да, булмаганын да уйлап чыгаралар. Кайдадыр заводта эшләгән кеше турында сөйләү кызык түгел ул, аны белмиләр. Ә җырчыларны беләләр. Гайбәтләр белән сыешып яши белергә кирәк. Маркаңны тотарга кирәк. Шуңа күрә Айдар Галимов булуы авыррак. Ә менә Галимов Айдар, дисәң нормально. Мин дә шундый ук гади кеше. Халыктан аерылып, әллә кайда йөрмим. Үз милләттәшләрем, үз дусларым, якташларым арасында яшим.
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 3257 | Добавил: NFS | Рейтинг: 4.0/4 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Ландыш Нигъмәтҗанова

Расширение: 319x479
Рейтинг: 4.5
Загрузок
: 2862
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024