Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 14 Май 2024 Время 01:39
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Откуда вам удобнее скачивать?
Всего ответов: 663
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Айгөл Бариеваны тамашачы йомшак тавышлы, сөйкемле йөзле булуы өчен һәм дә мәшһүр артистыбыз Шамил Бариевның уңган кызы буларак та үз итә. Дөньядан иртә китеп барган әтисенең дәвамы буларак, Айгөлнең иҗатын кызыксынып күзәтәләр.

Ә мин Айгөлне нигәдер әкиятләрдәге гүзәл, нәфис тавышлы феяларга охшатам. Кешенең эчке матурлыгы күзләрендә, йөзләрендә күренә диюләре шушы очрактыр, мөгаен. Җырчы белән әңгәмәбез барышында бу хакта Айгөлнең үзенә дә әйттем. Тик тора белмәгән "Матур Нечкәбил”нең чын күңелдән черкелдәп көлеп: "Фея булсам, бик күп эшләр эшләр идем мин”, – дип җавап кайтарды. Эшләгән эшләре болай да аз түгел инде. Артист, хатын-кыз, ана һәм шәхес буларак камиллеккә ирешү юлында канатланып эшли. Җырчы белән әңгәмә вакытында аның иҗатына да, гаиләсенә дә кагылдык. Бөтен серләрен сөйләп бетермәсә дә, Айгөлнең үз авызыннан гүзәллек һәм бәхет серен ишетү укучыларыбызга кызыклы булыр дип уйлыйм.

Мин көтәрмен...
"Эшлибез, чабабыз, һаман иҗатта. Рамазан аенда ураза тотам, Аллага шөкер. Яңа сезон өчен яңа җырлар әзерлибез. Яңа диск чыгарга тиеш. Кыш айларында булачак чираттагы сольный концертны әзерлибез. Яңа альбомда гел яңа җырлар гына булачак. Беркая да ишетелмәгән яңа җырларым күп язылды. Альбом "Мин көтәрмен” дип атала. Анда шул исемдәге яңа җыр да кергән. Бәлки, концерт программасына да шундый исемне бирербез. "Мин көтәрмен” дигән фраза безнең тормышка бик туры килә. Барыбыз да бит гомер буе нидер көтеп яшибез. Ниндидер көтелмәгән шатлыклар, яхшыга үзгәрүләр, көтелмәгән чакырулар, көтелмәгән акчалар... Кечкенә балалар бүләкләр көтеп, олылар киләсе көннең бүгенгедән яхшырак булуын көтеп өметләнеп яши. Бу атама менә шундый глобаль мәгънәгә дә ия дип әйтәсем килә.

Әти кебек
Әтием кебек мин дә туры сүзле, бик таләпчән, җитди, кире, тиз кызып китүчән. Усаллык та юк түгел. Куйган максатларыма ирешәм, үз-үзем өстендә эшләү, һәрвакыт алга таба бару сыйфатлары әтидән күчкән. Әти бервакытта да гел бер эш белән генә чикләнеп яшәмәде. Театрда эшләп, кинода төшеп, радиода эшләп, театр училищесында, мәдәният институтында укытып, биш-алты төрле җиргә чабып, төрле өлкәдә үзен сынап, күрсәтеп, үзенә күп таләпләр куеп яши иде. Әтинең бу сыйфаты миңа 100 процент күчкән дип әйтә алам. "Җитте, булды, ирештең, синең теге яки бу нәрсәң бар инде”, – дип әйтеп тыелып кала торган кеше түгелмен. Һаман да эзләнәм, яңа җиңүләргә омтылам. Үз-үземә генә түгел, якыннарыма да тыныч кына яшәргә ирек бирмим, кыскасы. Кайвакыт якыннарымның миңа ачулары да чыга. "Тынычланасыңмы инде син, юкмы? Җитте, бераз ял итәргә кирәк”, – диләр.

Артист булуыма
каршы иделәр
Әти-әнием минем артист булуыма каршы булдылар. Сәхнәгә якын китерәселәре дә килмәде. Ләкин менә табигать үзенекен итте, үз теләгем көчле булгач, мин барыбер җырчы юлын сайладым. Мин үземне башка өлкәдә, башка эштә күз алдына да китерә алмыйм. Сәхнәдә мин – судагы балык. Хәзер үзем дә улымның, кызымның үз тормышларын сәхнә белән бәйләүләрен теләмәс идем. Ләкин кызымның җырлыйсы килә. Сәхнәгә чыгасы килеп тора, курыкмый да ул. Оялмыйча рәхәтләнеп җырлый, әйтерсең, сәхнәдә туып-үскән. ...Теләмәс идем балаларыма артист тормышы. Ләкин эш минем теләктә генә түгел шул. Вакыт күрсәтер. Сәхнәгә бик чыгармаска тырышсам да, кызым белән җырлар яздырабыз, дуэтлар җырлыйбыз. Балаларым театр-концертларга йөрергә ярата. Артист дәү әтиләре белән горурланалар. Кечкенә вакытларында аның турында гел сорадылар инде. Сурәтеннән карап: "Нишләп ул исән түгел, нигә без аны белмибез?” – дип юксындылар. Мин кечкенә вакытта әти безне, әни белән мине, һәр премьерага алып бара иде. Без бер премьераны да калдырмый идек. Кызганыч, минем вакытым аз, гастрольләргә йөреп, балаларны күрмим дә диярлек. Шуңа театрга бик сирәк йөрибез. Хәзергә балаларның иң мөһим эшләре – уку. Кызым Айлинә – бишенче сыйныфта, улым Камил дүртенче сыйныфта укыйлар.
Өч көндә ничек
кияүгә чыгарга?
Булачак иремне берничә тапкыр күреп, аны яхшылап белмәгән килеш кияүгә чыкканым турында күбесе кызыксынып сорый. Димәк, гаилә кору өчен бер күз карашы, гашыйклык хисе генә дә җитә икән, диләр. Минем җавабым бер: һәр кешенең үз холкы булган кебек, бу һәркем өчен индивидуаль нәрсә. Үземә бер 15 ел элек: "Өч көндә кияүгә чыгасың”, – дисәләр, мин үзем дә: "Ничек инде? Алай ярамый бит”, – дип каршы төшкән булыр идем. Кемнәрдер еллар буе йөрешеп өйләнешәләр дә, бер ай да бергә яши алмыйлар. Шуңа күрә: "Без бергә йөз ел яшәячәкбез”, – дип беркем дә әйтә алмый. Эчке сиземләвем белән Линарның минем парым, миңа туры килә торган ир-егет икәнен аңладым. Бер күрүдә үк аңлашыла ул һәм вакытка карамый. Аллага шөкер, бүгенге көндә матур гына яшәп ятабыз. Минем холкым белән кияүгә нәкъ шулай тиз чыгарга кирәк булган, күрәсең. Аллаһы Тәгалә шулай язган язмыш бу, аны үзгәртеп булмый. Ә гаиләдәге мөнәсәбәтләрне саклар өчен эшләргә, тырышырга кирәк. Кияүгә чыктың да, эш бетте, кул кушырып утырырга түгел, киресенчә, эш башлана гына әле. Яшь чакта барыбыз да үзебезне беренче планга куярга яратабыз. Юл кую, гомумән, юк. Гаиләдә бөтен нәрсә хатын-кыздан тора икән. Хатын-кыз зирәк акыллы булырга тиеш. Минем сүзем дөрес булса да, башта иремнең кызып тынычланганын көтәм дә, ахырдан барыбер үземнекен эшләп куям яки үзем уйлаган юнәлешкә җайлап кына борып җибәрәм. Элек яшь чакта нидер исбатлап сүз көрәштерә идем. Хәзер игътибар итмим. "Ярар, ярар, синеңчә булыр”, – дим дә ахырдан барыбер үземнекен эшлим. Шулай итеп, бәхәсле хәл тыныч кына, конфликтсыз гына чишелә. Үз тәҗрибәмнән чыгып, балаларыма да бер-береңә юл куярга, кеше фикере белән исәпләшергә кирәклеген өйрәтәм.

Чынлап теләсәң,
теләк чынга аша
Кияүгә чыкканда кия алмаган туй күлмәген заманында популяр булган "Женское счастье ” ("Хатын-кыз бәхете”) тапшыруы ярдәме белән кияргә насыйп булды. Күпләрнең игътибарын җәлеп иткән бу вакыйганы чираттагы теләгем чынга ашты дип кенә кабул иттем. Якты хатирәләре күңелдә сакланып калды. Гаилә тормышы күлмәкләрнең нинди булуына бәйләнмәгән. ...Минем теләкләрем шулай әкренләп, вакыт үткән саен чынга ашып бара. Балачакта дәү әнием: "Кызым, теләгән әйбереңне Аллаһыдан сорарга кирәк. Эчтән генә түгел, Аллаһы Тәгаләгә эндәшеп, Аллам бир миңа шуны дип сора”, – дия иде. Һәм чыннан да шулай, Аллаһы Тәгалә сораган һәр нәрсәне бирә, шөкер. Мин дини гаиләдә үстем. Ислам дине миңа яшәргә бик ярдәм итә. Авыр чакта да, шатлыклы вакыйгаларда да Аллаһының ярдәмен тоям. Берәр зур эш башлар алдыннан, концерт куяр алдыннан мәчеткә кереп хәер бирәм, дога кылам. Ул миңа көч өсти, эшем уң булып чыга. Һәрбер кешенең тормышта ышанычы булырга тиеш. Кешенең ышанычы бетсә, яшәргә көче калмый, яшәү мәгънәсе калмый. Намазга да үзем килдем. Мөгаен, бу эштә һәр кешенең үз вакыты буладыр. Аны миңа беркем дә кирәк дип әйтмәде, намазга бас дип өстемдә тормады. Китап буенча өйрәндем, Аллага шөкер. Дөрес, тулысынча дингә бирелеп, яулыклар бәйләп йөрерлек дәрәҗәгә җитмәдем. Ләкин иң мөһиме: бөтен күңелем белән аңлап, теләп эшлим. Беренче чиратта, күңелең чиста булу, чын күңелдән Аллага табыну, ышану кирәк.

Европага караганда,
Казанны яулау
авыррак
Элек "Хыял” һәм "Сорнай” ансамбльләрендә җырлаганда, Европа шәһәрләре сәхнәләрендә, Ватиканда Рим Папасы алдында чыгыш ясарга туры килде. Артист өчен сәхнә кайда да бер булырга тиеш, бөтен җирдә дә чын күңелдән чыгыш ясарга тиеш булса да, тамашачы тамашачыдан аерыла икән. Туган якта, туганнар, үз халкым алдында җырлау икеләтә каушата. Ни өчен барлык татар артистлары да: "Казанда концерт бирү кыен”, – диләр? Чөнки Казан тамашачысы бөтен яктан сыный. Казанда бернинди ялгыш та булмаска тиеш, казанлылар өчен шоу ясарга кирәк. Казанда концерт бирә алсаң, башка җирдә җырлый аласың дигән сүз. Әлбәттә, мин татар җырчысы булгач, миңа Казан якын. Мәскәү җырчылары өчен андый шәһәр Мәскәүдер инде. Ә Европада без шуны күзәттек: анда эстрада җырларын яратмыйлар, кызыксыну юк. Әгәр тере тавышка баян, курай, скрипка кебек уен коралларына халык җырларын, табигать җырларын җырласаң, тып-тын калып тыңлыйлар. Милли киемнәргә кызыксынып карыйлар. Фольклорга игътибар зур. Ә эстрада җыры белән заманча киенеп чыксаң, сиңа борылып та карамыйлар.

Исемемне яратам
Үз исемемне бик нык яратам. Ул миңа бик туры килә, үземне башка исем белән күзалдына китерә алмыйм. Миңа ул исемне биргән елларда Айгөл исеме бик сирәк иде. Әти аны Ташкенттан ишетеп кайткан. Шулай ук Мостай Кәримнең "Айгөл иле” спектаклендәге кызга багышлап, әти миңа Айгөл исемен кушкан. Миңа кушканнан соң... башланды! Бөтен кеше шул исемне кушты, безнең туганнар арасында миннән башка гына өч Айгөл бар. 1996 елда минем беренче кассетам чыкты. Эстрадада ул вакытта Айгөл исемле җырчы мин генә идем. Хәзер генә Айгөл исеме бик киң таралган. Артистлар арасында Айгөлләрне унлап кеше санарга буладыр.

"Айгөлләр сере”
Табигать биргән чибәрлекне саклый белергә, тәрбияләргә кирәк, диләр. Ә минем рецепт шул: синең яныңда сине яратучы яхшы кеше булырга тиеш. Мин бернинди салоннарга йөрмим, маскалар ясамыйм. Ул яктан мин бик ялкау да әле. Кайчак, концертлардан кайткач, битемне юмыйча да йокларга ята алам. Аллага шөкер, әти-әнидән миңа аларның эчке матурлыгы да, тышкы матурлыгы да күчкән. Тик шуны әйтергә кирәк: тышкы гүзәллек кешенең эчке дөньясына бәйләнгән. Әгәр кеше эчтән усал, ачулы, бөтен үпкәләрне эченә җыеп барса, эчтән янса, ул кеше тиз картая. Шулай ук хатын-кызны ялгызлык та бетерә. Аллага шөкер, янәшәмдә, янымда мине хөрмәт итүче, яратучы ирем бар. Гөлләр үлмәсен, матур булсын өчен кояш җылысы, су сибәргә кирәк булган кебек, минем янымда җылытып, су сибеп торучы кешем бар. Минем серем шул.

Хатын-кыз бәхете –
мәхәббәт
Минем уйлавымча, хатын-кыз бәхете – ул мәхәббәттә яшәү. Мәхәббәтсез яшәгән кешеләрне кызганам, жәллим. Һәр хатын-кызга үзенең мәхәббәтен табуын, яраткан кешесе белән яшәвен телим. Мәхәббәтнең җаваплы, ике яклы булуы мөһим. Хатын-кызлар гына түгел, ир-егетләр дә мәхәббәт хисенә мохтаҗ. Кызганыч, Аллаһы Тәгалә ярата белү сәләтен бөтен кешегә дә бирми. Кайберәүләр мәхәббәтнең ни-нәрсә икәнен белмичә үлеп тә китә, "мәхәббәтнең миңа кирәге юк” диючеләрне ишеткән бар. Аларга, бәлки, шулай яшәү уңайлыдыр. Ярата белмәгән кеше робот шикелле. Мин алай яши алмыйм. Иҗат кешесенә һәрвакыт: аны яратсыннар һәм ул яратсын. Иҗат кешесе мәхәббәт хисе белән иҗат итә һәм яши. Үз тиңеңне табу, яраткан кешең белән бергә булудан башлана барысы да”.
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 2137 | Добавил: NFS | Рейтинг: 5.0/5 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Алина Сафиуллина

Расширение: 321x480
Рейтинг: 3.8
Загрузок
: 2534
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024