Опрос |
|
|
Облако тегов |
|
|
Наша кнопка |
|
|
|
Каталог |
0-9
А
Б
В
Г
Д
Е
Ж
З
И
Й
К
Л
М
Н
О
П
Р
С
Т
У
Ф
Х
Ц
Ч
Ш
Щ
Э
Ю
Я
[ Новые |
Популярные |
Исполнители |
по Рейтингу |
по Просмотрам ]
|
|
"Ниһаять, бүген тоташ унике сәгать йокладым!” - дип елмаеп керде ул редакция бүлмәсенә. Заманында "Тамчы”, "Яшьләр тукталышы”, "Хәерле иртә” тапшыруларын алып барган, хәзер "Татар радиосы” ди-джее Айсылу Леронның соңгы арада тын алырлык вакыты да юк. Ник дигәндә, ди-джей булудан тыш, аңа яңа вазыйфалар йөкләнде. Ләкин бу хакта бераз соңрак... — Танылган шәхеснең кызы булуы авырмы, Айсылу? — Юк, бик рәхәт! (Көлә). Баштарак шундый фикерләр бар иде: имеш, әти аркасында гына телевидениегә кергәнмен икән, аның ярдәме белән генә сценарийлар язам икән. "Үзе яза белмидер ул. Укырга керергә дә әтисе ярдәм иткәндер аңа,” — дип сөйләделәр. Әлбәттә, бу сүзләр белән бәхәсләшергә була иде. Әмма бәхәсләшеп, моңа вакыт әрәм итәсем килмәде. — Күңелеңә тигән вакытлары да булгандыр андый сүзләрнең? — Беренче вакытта, әлбәттә, тия иде. Ләкин соңыннан инде аңлыйсың, кеше ничек уйларга тели, шулай уйлый – кеше фикерен үзгәртеп булмый. — Айсылу, әти кызымы син, әллә әниеңнекеме? — Икесенеке дә. Хәтта укырга кергәндә дә мин икесенең дә юлын сайладым. Әнием татар филологиясе факультетын тәмамласа, әтием – журналистиканы. Мәктәптән соң шул ике факультетка да документларымны бирдем, икесенә дә үттем. Димәк, әтием дә, әнием дә үз һөнәрләренә мәхәббәтне бертигез тәрбияли алганнар. Укыту теләге булса да, киләчәгемне журналистикада күрә идем. Әмма укытучы һөнәрендә дә үземне сынап карадым һәм анда да эшли алган булыр идем дип уйлыйм. Аллага шөкер, минем әти дә, әни дә бөтен башлангычларымны хуплап килде. "Син булдырасың ”, – дип, миңа ышандылар, мине дә шуңа ышандырдылар. Шуңа күрә мин кечкенәдән актив булганмындадыр инде. — Әтиеңне беләбез, әниең турында да сөйлә әле? — Әнием – Фидания. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Кукмара районыннан. Әнинең авылына кечкенә чакта гел кайта идек, җәйләрне гел шунда уздырдык. Әтиемнең туган ягы Актанышка сирәк кайтсак та, анда кайту үзе бер бәйрәм иде. — Туган-тумачаларың синең белән горурланалардыр инде? — Шулай бугай. Туган көн белән котлап, ераклардан ук шалтыраталар. Туганнар гына түгел, әти-әниемнең авылдашлары да "безнең Айсылу” дип сөйләшә. Алар мине үзләренеке дип саный, мин дә үземне аларныкы дип беләм. (Көлә). — "Публичный” кеше булуы ничегрәк, Айсылу? — Үземнең "публичный” булуымны миңа текәлеп караучылар булганда гына искә төшерәм. Кемнеңдер күз карашын сизгәч, үземнең тышкы кыяфәтемне тикшерә башлыйм, берәр нәрсә булгандыр сыман тоела. Аннан соң гына мине таныганнардыр дигән уй килә. Шунысы кызык: танылган кеше булгач, ул ниндидер башка сыйфатларга ия булырга тиеш дип уйлыйлар. Укырга кергәч тә, төркемдәшләрем: "Без, авылныкылар, сине машинада йөртәләр икән, махсус киендерәләр икән дип уйлый идек,” — дип сөйләделәр. Аннары, мине якынрак белгәч: "Сез дә маршруткада, трамвайда йөрисез икән бит,” – дип гаҗәпләнделәр. Әлбәттә, йөрибез, шул ук кибетләрдән киенәбез. Телевидение дә аерым бер планета түгел, шундый ук эш урыны. — Күп кеше алдында чыгыш ясарга курку табигатьтән һәркемдә дә була. Әмма кемдер бу куркуны җиңә, кемдер юк. Сине җиңүчеләрдән дип беләм? — Кечкенә чагымда игътибар үзәгендә булырга ояла идем. Гадәттә, балалар әрсез була, ә без сеңелем Ләйлә белән бераз кыргыйрак идек. Поликлиникага барсак, бөтен бала чыр-чу килеп йөгереп йөргәндә, без әнинең итәгенә ябышып утыра идек. Ишегалдында уйнау дигән нәрсә гомумән булмады. Унике яшемдә телевидениегә килгәч кенә, бераз кыюландым. Оялчанлык хәзер дә бар анысы, әмма тәҗрибә үзенекен эшли. — Телевидениедәге эшчәнлегең...? — 97 нче елда башланды. "Тамчы”да, "Яшьләр тукталышы”нда эшләү, аннан соңгысының редакторы булу, "Хәерле иртә”не алып бару - болар барысы да үзеннән үзе килеп чыкты. Махсус телевидениедә эшлим дип йөрмәдем. Редактор булыйм дип тә хыялланмадым. — "Яшьләр тукталы¬шы”ннан киткәч, редактор статусын югалтудан курыкмадыңмы? — Үзгәрешләр беренче вакытта гына куркыта. Бу тормышта югалырмын дип уйламыйм. Ялкау кеше булмасаң, эше табыла аның. Һәм, чыннан да, шулай килеп чыкты: "Яшьләр тукталышы”ннан соң "Хәерле иртә”гә, аннан "Татар радиосы”на чакырдылар. — Казан дәүләт университетында укыту вакытларын ничек искә аласың? — Университетта укыту кызыклы тәҗрибә булды. Ике ел эчендә студентлар белән дуслашып беттек. Бергә укый, бергә ял итә идек. Татар дискотекаларында очраша идек. Укытучы һәм студент дигән аерма булмады. Хәтта шәхси сорауларны да хәл итә идек. Бу эш миңа ошады. Әмма укытуның икенче яклары да бар: кәгазь эшләре һәм башка кызыксыз мәшәкатьләре. Әгәр дә шулар булмаса, мин, һичшиксез, укытучы булыр идем. — "Үзебез” хәрәкәтендә дә катнашасың бугай? — Ел саен "Мин татарча сөйләшәм” акциясен Илфар Кәримов белән бергәләп алып барабыз. Кызганыч, бөтен катнашуым шуның белән генә чикләнә. Эшлисе килеп эшли торган эшләрнең берсе ул. —"Сәләт” белән дә тыгыз элемтәдә торасың. — Сәлкеш тә, әйдаман да булмадым, ләкин Биләрдә үткән фестивальне безнең редакция ел саен төшерә иде. 5 ел рәттән "Сәләт” турында сөйләп килдек. Шуңа күрә "Сәләт” дөньясын беләм, яратам, үземне дә бу мохиттән дип саныйм. — "Җисем” балалар кинофестивален оештыру да "Сәләт”тән башланды бит. — Әйе, бу фестивальне оештырырга Җәүдәт абый Сөләйманов тәкъдим итте. Бу чараның кирәкле булуын фестивальне уздыргач тулысынча аңладым. Без аны киләчәктә дә дәвам итәргә уйлыйбыз. Татарстанның кечкенә авылларында 9-10 яшьлек кыз-егетләрнең кино төшереп маташулары бик күркәм бит! "Мин татарча сөйләшәм” акциясе кебек, бу фестиваль дә милләт өчен эшләнә торган әйбер. Мондый эш өчен, вакытың булмаганда да, вакыт табарга кирәк дип саныйм. — Киносценарий язу¬- ың¬ны белгәч, бик гаҗәпләндем, Айсылу.. — "Мәхәббәт сынавы” — кино ук түгел инде ул, җырлы тарих дип әйтсәк тә ярый. Сценарийны яздык, монтажладык. Бу фильм өчен махсус җырлар да язылды. Мәсәлән, Эльнара Нурмөхәммәтова белән Илназ Сафиуллин башкаруындагы "Ярату җыры” шундыйлардан. — Яңа эшең турында да сөйләп кит әле. "Татар радиосы”нда син хәзер җәмәгатьчелек белгече. Бу эшкә ничек алынырга булдың? — Бу – минем өчен яңа өлкә, яңа эш. Һәм, әйтергә кирәк, гаять катлаулы һәм җавалы эш. Тиздән "Татар радиосы”ның яңа сайты әзер булачак, хәзер аны эчтәлек ягыннан әзерлибез. Ә киләсе елда "Татар радиосы”ның юбилее да әле — безгә 10 ел. Шул уңайдан уздырылачак чараларны да уйларга, әзерләргә кирәк. — Син үзеңне карьеристка дип саныйсыңмы? — Юк. Мин бары тик тәкъдимнәрдән баш тартмаучы гына. Әмма карьеристка булу начар дип уйламыйм, һәр кеше үзенчә булдыра бит. — Үзеңне лидер дип саныйсыңмы? — Әйе, мин — лидер. Гомумән, минем даирәдәге кызларның күпчелеге лидер. Аларның көчле кеше булулары әллә каян күренеп тора. Бу – минем өчен гадәти күренеш. — "Бриллиантовая невеста” бәйгесендә катнашу сиңа нәрсә бирә? — Бу бәйгедә катнашу бүләк оту өчен түгел иде, әлбәттә. Модельләр мәктәбендә нәрсәгә өйрәнәләр икәнен белү, оештыру моментлары кызык булгач катнашырга булдым. — Сәяхәт итәргә яратасың. Кайларда булдың, Айсылу? — Сәяхәт итү – иң яраткан шөгыльләремнең берсе. Төркиядә, Мисырда булдым, шулай ук Чехиядә, Таиландта, Кытайда, Германиядә. Мисыр һәм Төркия илләре мөселман илләре бит, шуңа да алар якын тоелды миңа. Кыш уртасында җылы якта булып кайтасы килгәнгә, Таиландны сайладым. Чехия һәм Дрезден шәһәрендә "Сәләт” мәктәбе белән булдым. Ә Кытайга дустым — кытай татары Нәгыйулла чакыргач барырга булдык. Иң истә калган сәяхәтем дә Кытайга бару булды! — Нинди хыяллар белән яшисең, Айсылу? — Үземә йөкләнгән эшләрне тулысы белән башкарып чыга алсам, миннән дә бәхетле кеше булмастыр, мөгаен! Шуңа күрә иң зур хыялым – һәрвакыт шулай тормышымнан ямь, эшемнән тәм табып яшәү!
|
Категория: Шоу-бизнес |
Просмотров: 1934 |
Добавил: NFS
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|
Форма входа |
|
|
Меню пользователя |
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
|
|
Пользователи |
»
Онлайн
Онлайн: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 Всего: 29012 Новых за месяц: 0 Новых за неделю: 0 Новых сегодня: 0 Парней: 27998 Девушек: 1014
Были сегодня: |
|
Поиск |
|
|
Блок Рекламы |
|
|
|