Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 29 Мар 2024 Время 14:53
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Есть ли у Вас web-камера?
Всего ответов: 259
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Жириновскийның ЛДПР партиясеннән бер төркем депутатлар Дәүләт Думасы каравына яңа закон проектын кертте. Аннан күренгәнчә, депутатлар армиягә чакырылучыларга, хәрби хезмәткә чакырылудан азат булу өчен, бер миллион сум акча түләү тәртибен кертергә тәкъдим итәләр. Шулай ук парламентарийлар "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы законга да үзгәрешләр кертү кирәклеген искәртәләр. Закон проекты авторларының әйтүенә караганда, армиягә чакыру проблемасы күптәннән килә һәм бу өлкәдә елдан-ел ришвәтчелек чәчәк ата икән. Коррупцияне җиңүнең бердәнбер дөрес юлы ришвәтчелекне законлаштыру булып чыга түгелме соң? Элек баерак ата-аналар, армия яшенә җиткән улларын армиядән алып калу өчен нинди генә юлларга бармадылар да, кемнең генә ишеген шакымадылар. Бу юнәлештә барысын да акча хәл иткәне берәүдән дә сер түгел иде. Аңа каршы көрәшеп тә карадылар, берничә хәрби түрәне урыннарыннан да "очырдылар”. Тик проблема моның белән генә хәл ителмәде. Инде менә бу эшкә ЛДПРчылар алынып карады. Үзенең сәер тәкъдимнәре белән шаккатыручы партия проблеманы чишүнең ансат кына юлын тапкан икән бит. Малаеңның армиягә барасы килмиме, әллә үзеңнең җибәрү теләгең юкмы, рәхим ит, бер миллионыңны түлә һәм "ак билет” ал. Тик бу юлы акча ришвәт буларак түгел, ә законлы төстә кабул ителәчәк. Кыскасы, "законлы ришвәт” булачак инде бу. Беркем дә сиңа ришвәт биргәнсең дип бәйләнмәячәк, судка бирү белән куркытмаячак. Ә Оборона министрлыгының исәп-хисап счетына күчүче бу акчаларның нәрсәгә тотылачагы да мәгълүм икән инде. Закон проекты авторларының исәпләвенчә, Оборона министрлыгы бу акчаларга армия хезмәтенә ныклы әзерлеге булган контрактникларны яллаячак. Әлбәттә инде, аларга хезмәт хакы да югары булачак. Шул рәвешле армиянең профессиональлек мәсьәләсе дә хәл ителә, улларының армиягә чакырылуын куркып көтеп торучы ата-аналарны да тынычлыкта калдырачаклар. Әгәр бер миллион сум акча җыя алсалар, әлбәттә. Әйе, бер яктан караганда, барысы да уйлап эшләнгән, моның перспективасы да юк түгел кебек. Кайбер алга киткән илләрдә мондый нәрсә күптән практикага кертелгән икән бит. Тик бу мәсьәләдә Россия тагын Россия булып калмагае. Проблеманы глобаль масштабта хәл итәсе урында, безгә тагын җиңел, ныклап өйрәнелмәгән, ниндидер "трафарет ысуллар” тәкъдим итәләр.
Россия армиясендә тәртип урнаштыру, кораллы көчләрдә реформалар үткәрү турында күптән сөйләшүләр бара инде. Хәтта экспериментлар да эшләп карыйлар. Хезмәт итү вакытын ике елдан ел ярымга да, ел ярымнан бер елга да калдырып карадылар. Контракт системасын да керттеләр. Тик моңа карап кына армиядә хәлләр үзгәрмәде. Ришвәтчелек тамырына балта чабылмады, уставсыз мөнәсәбәтләргә киртә куелмады, армиягә барудан качып йөрүчеләрнең саны әллә ни кимемәде, хәрби хезмәт урыныннан качып китүчеләр яки хезмәт иткән вакытта үлүләр бетмәде. Ә иң аянычы: бүгенге армия заман таләпләренә җавап бирә алырлык профессиональ армия дәрәҗәсенә күтәрелә алмады. Аның абруен күтәрү буенча берни дә эшләнмәде дияргә була.
Күптән түгел ил президенты Д. Медведев тиздән кораллы көчләрне заманча, югары технологияле кораллар белән тәэмин итү башланачак дип белдерде. Бу бүгенге армиянең сугышчан сәләтен үстерү, аның профессиональлеген арттыру өчен эшләнә торган эш булу беркемгә дә сер түгел. Тик бу урында күңелдә бер сорау яңара. Бүген армиядә хезмәт итү срогы бер ел. Яшь солдат ким дигәндә ярты еллап вакытын хәрби өйрәнүләргә багышлый, теоретик белемнәр туплагач та, аның тагын шуның кадәр вакыты практик күнегүләргә китәргә тиеш. Ә шул арада "дембель” дә килеп җитә. Бер ел эчендә генә бүгенге катлаулы хәрби техниканы өйрәнеп бетерү мөмкин түгел. Солдат бер елын тутыра да өенә кайтып китә, эшне, ягъни аңа алмашка килгән яшь солдатларны өйрәтүне яңадан башларга туры килә.
Армиядәге реформалар иң элек яшьләрдә патриотизм, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүдән башланырга тиеш иде. Яхшымы-яманмы, узган гасырның 90нчы елларына кадәр армиядә бу хисләр югары урынга куелган иде, ул чакта армиядә хезмәт итү абруйлы саналды. Ир-егет өчен горурлык билгесе иде.
Үзгәреш җилләре армиянең абруен бетерде. Аны кайбер намуссыз кешеләрнең акча эшләү чыганагына әверелдерде. Иң аянычы: армиядән тәртип юкка чыкты. Элек армиядә хезмәт итү зур горурлык саналса, хәзер армиягә барудан котылып калу горурлыкка әверелде. ЛДПРчыларның бу тәкъдиме үтә-нитә калса да, армиядә тәртип урнашуына ышануы кыен. Байлар өчен бу берни дә тормас. Ә менә очын-очка ялгап яшәүчеләргә мондый мөмкинлеккә юл ябык булуы һәркемгә дә мәгълүм ләбаса.
Армия — халыкның калканы, диләр. Тик әлегә бу калкан нык чатнаган. Ул чатнаганны ямау гына авыр эш икән.

Категория: Общество | Просмотров: 1342 | Добавил: NFS | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 1
15 Июн 2010
1. Stifi.ru ( Stifi )
С 1000000 он чё-то переборщил...



t by http://uco
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Альбина

Расширение: 320x480
Рейтинг: 5.0
Загрузок
: 2287
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024