Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 27 Июл 2024 Время 10:14
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Сколько Вам лет?
Всего ответов: 2223
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова Нью-Йоркның The Metropolitan Opera театры сәхнәсендә В.А.Моцартның "Тылсымлы флейта” операсындагы Төн Патшабикәсе партиясен башкарды. Җир шарының иң абруйлы сәхнәсендә Казан кызының бу беренче чыгышы иде. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисткасы Альбина Шаһиморатова өчен Julia Kleiter, Matthew Polenzani, Hans-Peter König белән бер сәхнәдә җырлау зур горурлык булды.

Мәгълүм булганча, Альбина П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясендә белем ала. 2004-2006 елларда К.Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү академик музыка театрында эшли. 2006-2008 елларда АКШның Houston Grand Opera театрында стажировка узганнан соң, М.Җәлил исемендәге Татар академик опера һәм балет театрында җырлый башлый.

Җырчы бик күп конкурс-фестивальләрдә чыныгу уза. П.Чайковский исемендәге Халыкара конкурсының I премиясе һәм Алтын медале, М.Глинки исемендәге Халыкара яшь опера җырчылары бәйгесенең I премиясе һәм башка бүләкләр иясе булып тора. Без аның репертуарында Дж.Вердиның "Травиата” операсында – Виолетта, Н.Римский-Корсаковның «Сказка о царе Салтане» операсында - Царевна-Лебедь, В.Моцартның "Дон Жуан” операсында – Донна Анна, Дж.Пуччининың "Богема” операсында – Мюзетта, Дж.Вердиның «Риголетто» операсында Джильда һ.б. партияләрен яратып тыңлыйбыз.

The Metropolitan Opera – дөньяның иң атаклы опера сәхнәсеннән санала. Анда рус сәнгатькәрләреннән Федор Шаляпин, Галина Вишневская, Елена Образцова, Дмитрий Хворостовский, Анна Нетребко кебек танылган опера җырчылары гына чыгыш ясаганы бар. Альбина Шаһиморатова исә шушы сәхнәдә Татар опера һәм балет театрын беренче тәкъдим итүче булды. Татар җырчысы Америка, Европа илләрендә гастрольләрдә еш йөри. Ул атаклы дирижер Владимир Спиваков, Владимир Федосеев, Саулюс Сондецкис җитәкчелегендә әсәрләр башкара.
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 2038 | Добавил: NFS | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Айдар Галимов

Расширение: 270x400
Рейтинг: 4.3
Загрузок
: 1973
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024