Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 27 Июл 2024 Время 06:01
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Какой фирмы твой мобильный ?
Всего ответов: 2431
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Концертка йөрүчеләрнең гел күз алдында торса да, газета укучылар Асылъярны бермәлне югалтты сыман. Әңгәмәләр дә, яңалыклар да язылмады яраткан җырчылары турында. Ә бу вакытны Асылъяр һәрвакыттагыча иҗатта яшәгән – быел үзенең чираттагы җырлар җыентыгын чыгарачак. Асылъяр исеме тирәсендәге шау-шулар бераз тынып торган чак булса да, бу җырчының тормышы һаман да кызыксындыра безне.

— Нинди яңалыкларың бар, Алсу? Күптәннән синең турында ишетелгәне юк.
— Миңа калса, ул шулай булырга тиеш. Су өсте дә менә шулай гел тигез генә, тын гына булып тормый. Шуның кебек, һәр артист өчен дә бу табигый күренеш дип уйлыйм. Үз эшемне ничек эшләдем, һаман да шулай эшләп киләм. Яңа программа әзерлибез, җырлар яздырабыз, гастрольләр тукталганы юк. Барысы да үз җае белән бара. Минем турында язулары-язмаулары минем эшчәнлегемә берничек тә бәйле түгел.
— Яңа альбомың турында тәфсилләп сөйлә әле? Монысы ничәнчесе?
— Дүртенчесе. Яңа җыентыкка 14 җыр керәчәк. "Ак каеннар”, "Кар бөртекләре”, "Буран туе”, "Сине югалтудан куркам мин” һәм шулай ук ремикс та булачак. Ә нинди җырга ремикс булачак, анысы инде яшьләр өчен сюрприз булсын. Альбомдагы һәрбер җыр үзенчәлекле. Кайбер җырлар берничә ел яздырылмый йөриләр, аларны барып яздырырга мөмкин булса да яздырмыйм. Нишләптер алар өлгерү стадиясендә йөргән кебек. Шундыйларның берсе "Буран туе” булды. Мин ул җырны күптәннән беләм — 10 нчы сыйныфта укыганнан бирле. Ул җырга ике ел элек аранжировка ясаттым, бер ел җырлап йөрдем, шуннан соң гына яздырдым. "Сине югалтудан куркам мин”, киресенчә, бик тиз язылды. Габдразак абый Миңгалиев уйнап күрсәткәч тә, мин аны шундук ошаттым. Тиз арада яздырып та алдык. Һәр җырның үз тарихы. Шуңа күрә ул җырларның барысы да минем өчен кадерле.
— Альбомнарың озак әзерләнәме?
— Кайберләрен ярты елда әзерләп бетердек, икенчеләренә ике ел кирәк булды. Кайчагында исемен билгеләп бетерә алмыйсың, кайчагында кайсы җырга басым ясарга белмисең. Хит булырлык җыр үзеннән үзе килеп чыга да, шулай альбомга исем дә табыла. Бер җыр үзенең артыннан альбомны да алып чыга.
— Тиздән чыгачак альбомыңның исеме ничек булачак?
— Сер булып калсын әле, бөтен әйберне дә сөйләп бетермим. Тыңлаучы нәрсәнедер соңыннан белергә тиеш.
— Тыңлаучыга ишеттермәгән җырлар бармы альбомда?
— Бар, алар берничә.
— Аларны альбомны тутыру өчен яздырдыңмыни?
— Юк. Мин бер генә җырны да альбом тутыру өчен язмыйм. Әле альбомга кермәгән җырларым күп. Мин җырларны һәрвакытта да сайланганнар арасынннан сайлап алам. Ә репертуарда альбомнарга керми калган җырлар да бар.
— Быел иҗади концертыңны уздырырга ниятлисеңме?
— Монысы турында да әйтәсем килми. Ходай кайчан язган, шулай булыр. Бары тик шунысын әйтеп уза алам: программаны табигать темасы белән бәйлисем килә. Без барыбыз да җирдән, без барыбыз да табигать балалары - Һәрбер җырымны шушы тема белән үрелдерәсем килә.
— Татарча фильмнарга төшәргә чакыралармы соң?
—Тәкъдим ясаганнары юк. Мин алай, мине чакырыгыз әле дип, үзем дә тәкъдим ясамыйм. Чакырсалар, мин башкарып чыга алырлык роль булса, әлбәттә, катнашыр идем. Кинода төшү ул үз өстеңдә күп эшләүне таләп итә. Әлегә бердәнбер төшкән фильмым — "Яланаяклы кыз”.
— "Яланаяклы кыз”да төшкәннән соң, тормышыңда үзгәрешләр булдымы?
— Күбрәк таный башладылар, миңа Асылъяр дип кенә түгел, "Яланаяклы кыз” дип тә эндәшә башладылар. Концертыма килеп: "Дилбәр, матур җырладың”, – дип әйтүчеләр дә булды. Саматның хәлләрен сорашучылар да табылды.
— Ни өчен нәкъ менә сине бу рольгә алганнар икән, Алсу?
— Шундый авыл кызы кирәк булгангадыр инде. Авылдан чыккан, авылда үскән кыз. Авылча уйлый торган кеше кирәк булгандыр.
— Авылча уйлыйм, дисең, авылча җырлыйсың, димәк?
— Җырлауда авылчанлык та бар инде. Әмма без әзрәк укыдык та бит әле. (Көлә). Иҗатымда барыбер авылчанлык бар инде ул.
— Бу сиңа комачауламыймы?
— Юк. Мин моннан оялмыйм да, бу миңа, киресенчә, үзенчәлек өсти. Шуның белән мин үзем булып калам.
— Тыңлаучың нинди?
— Төрлесе бар. Концертларыма килгән тамашачылар арасында төрлесе бар. Яшьтән олысына кадәр.
— "Асылъяр” җыр театры студиясе эшлиме?
— Әлбәттә, һәрдаим программабызны яңартып торабыз, аерым чараларга да игътибар биреп, зур әзерлек күрсәтәбез.
— Мәдәният һәм сәнгать университетында укытасың. Бу эшкә ни өчен алындың?
— Алга таба үсәргә кирәк дип уйлыйм. Аспирантурага кергәннән соң, гади генә әйберләрне яңадан ача башладым. Үзлегеңнән укырга, үсеш алырга өйрәнәсең. Аннан соң университет укытучыларының да тәкъдимен кире какмадым.
— Студентларның күбесе элеккеге Алсуны хәтерләтәдер – әле беренче генә адымнарын ясыйлар сәхнәгә. Нинди киңәшләр бирәсең?
— Күңелләрен тыңларга өндим. Уйланырга, тукталып, як-ягына каранып, үзен башкалар белән чагыштырырга чакырам. Үзеңә читтән карый белергә кирәк. Аннан соң тәҗрибәле кешеләр белән киңәшләшү кирәклеген аңлатам.
— Синең киңәшләшер кешеләрең бармы? Кемнәрнең ярдәменә таянасың?
— Беренче остазым Люция Хәсәнова, беренче продюсерым Рөстәм абый Сәрвәров. Алар күп юлларны ачып бирүче булды. Хәзер дә соравына карап, тәҗрибәле кешеләр белән киңәшләшергә тырышам. Ә иң кыйммәтле киңәш әти белән әниемнеке.
— Төрле составтагы концертларда күрергә мөмкин сине. Оештыручылар белән ничек уртак тел табасың?
— Белмим. Бәлки, репертуар киңлегенә бәйледер бу. Монысы белән болай, тегесе белән алай сөйләшергә кирәк дип әйтә алмыйм. Мин бары тик үз эшемә җаваплы карыйм, ә кешеләр белән ачык булырга кирәк.
— Бүген продюсер белән эшлисеңме?
— Юк. Продюсер сәхнәгә чыга башлаганда бик кирәк инде ул. Аннан соң һәр җырчының аның белән эшне дәвам итәргә, итмәскә хокукы бар. Әлбәттә, хәзер мин япа-ялгызым эшләмим. Әйтеп үтүемчә, соравына карап, тәҗрибәле кешеләргә мөрәҗәгать итәм.
— Татар эстрадасы үрләрен яулап беттердең дип уйламыйсыңмы?
— Гомумән, мин үр яулыйм дип иҗат итмим.
— Иҗаттан тыш көнең ничек үтә? Нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?
— Быел бакчада күп су сибелде инде. (Көлә). Яңгырлар яумады бит. Җәйләрен әллә кайларга бармыйм. Авылда уздырам. Әллә нишләп беркая да барасым килми. Ял итәсем килгәндә, атлар янына барам. Ипподромга йөрим. Урманда йөреп кайтырга яратам. Табигатьтә ял итәм мин. Кайчагында бәйләп алам, гөлләр караштыргалыйм. Минем ял эш белән аралашып бара.
— Сине күп тапкырлар кияүгә чыкты дип сөйләделәр. Чыннан да, гаиләлеме син?
— Мондый гайбәтләрне мин көлке итеп кенә кабул итәм. Артык зур игътибар бирмим. Мондый гайбәтләрдән өстен булырга тырышам. Уен-көлке белән уза бит ул. Кешегә бит нәрсәдер сөйләргә кирәк. Кем белгән, бәлки, чыннан да, кемнәрнеңдер мине кияүгә бирәселәре килгәндер.
— Чынлап әйт әле, тәкъдим ясаучылар булдымы?
— Булды. Фанат кешеләрдән булды. Бервакыт андый кешеләрдән курка да башладым мин. Университет төбендә көндәвам саклап утыра башлаганнар иде. Гомумән, бу темага күп сөйләшәсем килми. Ул һәркемнең шәхси эше. Мин бит мине тыңларга килгән кадерле тамашачымның гаилә хәле, шәхси тормышы турында кызыксынмыйм, чөнки ул аныкы гына. Шуңа да минеке булган кыйммәтләргә башкаларның кагылуын теләмим.
Бүгенге көндә шуны әйтә алам: Аллага шөкер, яраткан кешем бар. Мәхәббәтсез булмый инде ул. Мәхәббәтле тормыш — ул бит икенче, бәхетле тормыш.
— Тыштан бик тыныч, сабыр күренәсең. Борчылган чакларың гел булмыйдыр ул синең?
— Була. Ул һәркемнең була. Мин, гомумән, шундый кеше, авырлыкларны оныта алам. Кешеләргә үпкәләп яши алмыйм. Бу дөньяда матурлыкны, иминлекне, яхшылыкны күбрәк күрергә тырышам һәм үзем дә шуңа омтылып яшим.
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 2224 | Добавил: NFS | Рейтинг: 4.3/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Алсу

Расширение: 400x400
Рейтинг: 4.4
Загрузок
: 1823
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024