Опрос |
|
|
Облако тегов |
|
|
Наша кнопка |
|
|
|
Каталог |
0-9
А
Б
В
Г
Д
Е
Ж
З
И
Й
К
Л
М
Н
О
П
Р
С
Т
У
Ф
Х
Ц
Ч
Ш
Щ
Э
Ю
Я
[ Новые |
Популярные |
Исполнители |
по Рейтингу |
по Просмотрам ]
|
|
Батыр ярасыз булмый Бөек Ватан сугышы еллары еракта калса да, йөрәктәге яралар әле һаман төзәлми, кешеләрнең үлемсез хәтере аша безне михнәтле, шул ук вакытта бөтен халык батырлыгының онытылмас көннәренә алып кайта. Сугыш авырлыкларын үз иңнәрендә күтәргән, тылда хезмәт иткән, ул чакта бала-чага, яшүсмер булган кызлар һәм малайлар михнәтле көннәрне күз яшьләрсез генә искә ала алмыйлар. "Дәһшәтле сугышның ачы хәтирәләреннән әле дә күңел әрни. Ачы сугыш сөреме бер гаиләне дә читләтеп үтмәде. Яшь буынга тыныч тормыш насыйп ит, Рәхмәтле Ходаем!” — дип тели Бөек Ватан сугышында катнашып, утны-суны кичкән, тормыш авырлыкларын күп күргән, кырыс язмыш сынавы үткән бабам — Сәетов Мәсгут Җәмил улы. Ул 1925 нче елның 28 нче декабрендә Ютазы районы Бәйрәкә авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Аңа 6 яшь чагында әтисе каты авырудан вафат була. Мәктәптә дә 7 сыйныф кына укып кала, чөнки колхозга авыл хуҗалыгы эшләренә чыгарга туры килә. Ә эшкә чыккан кешегә көненә 100-200 грамм икмәк бирә торган булганнар. Шул рәвешле, гаиләне алып бару, туендыру 14 яшьлек егет өстенә төшә. Яшьтән үк эш сөючән, тырыш, ярдәмчел була бабам. Сугыш башланган еллар бик авыр, бөтен эш балалар һәм хатын-кызлар жилкәсендә була. "Эшләр өчен син кечкенә бит әле”, — дип тормаганнар, олысын-кечесен ачлы-туклы килеш басуга җибәргәннәр, станоклар артына бастырганнар. Тик, шулай да, бер кеше дә зарланмаган. Кешеләр фронтта гына түгел, тылда да кырылганнар. Шулай да тылдагылар, көнне төнгә ялгап, батырларча эшлиләр, сугыштагылар өчен кирәк-яраклар әзерлиләр. Халык тәмам йончыган, запас юк, бөтен байлык фронтка китә. Аның өстенә халыктан күпме салым — ит-май, йомырка, йон җыйганнар, заем алырга мәҗбүр иткәннәр.Самолетлар, танклар төзүгә өлешләрен кертергә тырышалар. Шул рәвешле, халык дошманны җиңү өчен, илдә тынычлык булсын дип, барлык көчен куя. 1943 нче елның 5 нче гыйнварында, 17 яшь тулу белән, бабамны да сугышка алалар. Ул икенче Балтик буе фронтының 43 нче Латыш гвардия дивизиясендә гвардеец һәм пулеметчы булып хезмәт итә. Латыш җирләрен фашистлардан азат итүдә катнаша. 1944 нче елның 5 августында снаряд ярчыгы яралап, уң кулсыз кала. Дүрт ай госпитальдә ятып чыккач, Белоруссиянең Калинин фронтына җибәрелә. Бу өлкәдә гитлерчылар шәһәр һәм авылларны, завод һәм фабрикаларны җимергәннәр, кешеләрне вәхшиләрчә талаганнар һәм җәзалап үтергәннәр. Исән калганнары подвалларда, землянкаларда качып ятканнар. Бигрәк тә, Великий Луки шәһәре кирпеч өеме булып калган. Илебезнең шактый өлешен басып алуга ирешкән Гитлер Германиясе безгә каршы бик күп гаскәр, корал һәм техника туплаган булган. Бабам, бер кулсыз калып, Ульян өлкәсенә килә, госпитальдә дәваланып, 1944 елның 13 нче декабрендә туган авылына әйләнеп кайта. Озак та үтми, 19 яшьлек егетне Баланлы авылының кырчылык бригадиры итеп куялар. Колхозда тормыш бик авыр була. Бигрәк тә язгы чәчүне уздыру бик күп көч таләп иткән "атлар күтәрткәннәр, ә алар бик ябык булганнар”, шулай да халык бирешмәгән, тырышып эшләгән. "Сугыш беткән көнне барлык авыл халкы икмәк чәчүдә иделәр. Җиңү хәбәрен килеп әйтүгә, барыбыз да авылга кайтып, зур шатлыктан үгез суеп, бәйрәм ясадык. Хәтта кич белән идарәдә концерт куйдылар, уеннар уйнадылар”, — дип исенә төшерә бабам. Тормышның үз законы бар: яхшылыклар тиз онытыла, ә авырлык, кайгы-хәсрәт хәтердә мәңгегә уелып кала. Шуның өчен дә, бабам чиксез булып тоелган 1418 куркыныч көнне бүгенгедәй хәтерли. "Җирдә мәңгелек тынычлык булсын өчен, миллионнар һәлак булды. Шуңа күрә, кайда гына сугыш турында ишетсәм дә, йөрәгем сыкрый, җаным әрни”, — ди ветеран. Минем бабам — Мәсгут Сәетов – озын тормыш юлы узган кешеләрнең берсе. Бөек Ватан сугышында батырларча сугыша, каты яралана. Тыныч тормышта да җиң сызганып эшли, озак еллар бригадир, ферма мөдире була. Ул III дәрәҗә Дан, Ленин һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары һәм бик күп төрле медальләр белән бүләкләнә. Ветеран бабамны, барлык балалары исеменнән, якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 65 еллыгы белән тәбрик итәм. Тән сәламәтлеге, күңел күтәренкелеге, әби белән тигез картлык, таң җилләренең җылысын, аяз күк йөзе, балаларының, оныкларының һәм оныкчыкларының игелекләрен күреп яшәвен телим! Алсу ЯМАЕВА, Ютазы районы, Кече Урыссу авылы.
Ир-егет канатын авырлыклар ныгыта... Бөек Ватан сугышы һәркемнең күңеленә авыр яра салып киткән. Билгеле, халкыбызга читен булган, чөнки сугыш үзе белән ачлык, төрле авырулар алып килгән. Тик, никадәр генә авыр булмасын, бу чор кешеләре тогрмыштан тәм табып, аны яратып, тырышып көн күргәннәр. Шундыйлар берсе — минем бабам Әхмәтҗанов Рәхим Фазылҗан улы. Ул 1905 елның 15 мартында дөньяга килә. Әтисе үлгәннән соң, бабамнар гаиләсе, чәчүлек җирләре аз булу сәбәпле, ачлы-туклы яши башлыйлар. Әнисе Рәхим бабамны Нәби байга уллыкка бирә. «Ярлы кеше баласы байда да артык тамактыр шул, килгән көннәрне түрдә генә утырсам да, ике-өч көннән инде мин ат абзарын җыештыра, ат көтүе көтә башладым», — дип искә ала бабам. Яшь егетнең күңеле мондый тормышта яшәү белән килешә алмый. Бертуган абыйсы Гомәрне эзләп табу теләге белән ул, 14 яшендә Нәби байдан китеп, Донбасс якларына юл тота. «Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дигән мәкаль минем бабама туры килеп тора, чөнки ул кешеләрдән сораша-сораша, абыйсы Гомәрне эзләп таба. Анда бер-ике ел яшәгәннән соң, Махеевка шахталарында эшли башлый. Җиде ел тырыш хезмәт куйганнан соң, Рәхим бабай туган авылы Карадуганга әйләнеп кайта. Чит җирләрдә йөреп, шомарып беткән егетне, кайтуга ук, Арбаш авылында секретарь итеп билгелиләр. Язмыш, диләр... Бабамны да читләтеп үтми ул язмыш дигәннәре. Аңа авылында ахыргача төпләнеп яшәп калу бәхете елмаймый. 1933 елда ул яңадан Донбасс шахталарына эшкә китә. «Үзем чит җирләрдә йөрсәм дә, күңелем һәрчак туган ягымда, ялгыз калган әнием янында булды. 1941 елда кире авылга әйләнеп кайттым, шул вакытта әнине соңгы тапкыр күрәчәгемне күңелем сизгәндер, мөгаен», — дип сөйли Рәхим бабам. Авылга кайткач, тыныч тормышта, әнисен тәрбияләп яши башлый ул. Тик, язмышыңа язылса, берни дә үзгәртермен, димә икән... Бер кояшлы иртәне, авылда: "Сугыш башланган”, – дигән шомлы хәбәр тарала. Сугыш афәте Рәхим бабамнар гаиләсен дә читләтеп үтми. Бабам авылдашлары белән сугышка китә. Ул башта төзүчеләр батальонында хезмәт итә. Соңрак, Ленинград блокадасы вакытында, Финляндия ягыннан шәһәргә, Ленинградка керә торган юлны саклауда катнаша. Күрсәткән батырлыклары өчен, «I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены», ике тапкыр «Батырлык өчен» һәм бик күп кенә медальләр белән бүләкләнә. 1945 елның 12 августында бабам исән-сау туган авылына әйләнеп кайта. Кайткач, ул авылдагы иң матур, йөзендә кояш нурлары балкып торган, үзе матур җырлый, үзе бии торган кызга өйләнә. Кыз дигәнем хәзерге көндә безнең яраткан әбиебез Нәгыймә. 2010 елның 15 мартында Рәхим бабама 105 яшь тулды. Аңа карагач та, бу бабайга 105 яшь диеп уйламыйсың. Ул бүгенге көндә дә газета-журналларны укып бара, бер генә яңалыкны да читләтеп үтми. Барлык туганнар белән табын артына җыелгач, бабам: «Күпме генә газап-михнәтләр, авырлыклар кичерергә туры килсә дә, мин үткәнемнән зарланмыйм, авырлыклар егет канатын ныгыта гына, мин сугыш кырында фашист бомбалары астында булганда да, үземне бәхетле тойдым, чөнки Ватаным өчен тырыша идем. Сез дә шундый булыгыз...» дияргә ярата. Айзирәк СИТДЫЙКОВА. Балтач районы Карадуган урта мәктәбенең 9 класс укучысы.
Алар җиңеп кайттылар Сугыш еллары һаман ераклаша бара. Бөек Җиңүнең 65 еллыгын да билгеләп үтәбез. Бәйрәм көнендә Дан һәйкәле янына килүче ветераннар сафы ел саен сирәгәя. Мәктәптә һәм башка җәмәгать урыннарында очрашу кичәсенә килүче сугыш ветераннары 2-3 кеше генә. Үзем оештырган мәктәп музеенда "Алар Җиңү белән кайттылар” дигән экспозицияне карыйм һәм 1985 елда исән булган сугыш ветераннарының исемлегенә күз салам. Урсай авылында ул вакытта 83 сугыш ветераны бар иде. Ә сугышка киткән 329 кешенең 114е генә исән-имин кайткан. Бүгенге көндә исә аларның бишесе генә Бөек Җиңүнең 65 еллыгын каршы ала. Кайбер авылларда алар бөтенләй юк. 2000 елда басылып чыккан "Батырлык китабы”нда элекке президент Минтимер Шәймиевнең мондый кереш сүзе бирелгән: "Каһарманлык чорлар аша килеп, бүгенге көннәргәчә килеп җиткән. Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге дә күңелләрдән мәңге җуелмас. Шул олуг батырлык алдында безнең дәвер кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын иярләр әле”. Әйе, "Алар Җиңү белән кайттылар” дигән чираттагы Хәтер китабын нәшер итү бик изге гамәл булды. Сугыш ветераннары да үзләренең олуг батырлык кылганнарын һич онытырга тиеш түгел. Халык хәтере – мәңгелек. "Хәтер китабы” – каһарманнарның исемнәрен мәңгеләштерүче һәйкәл. Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә, яшь буын белеп торырга тиеш: бүгенге якты көннәрнең һәр иртәсе күп миллионлаган гомерләр хакына яулап алынды. Шуңа күрә халкыбызның сугышчан батырлыгын онытмаска, әле һаман билгесез калган каһарманнар язмышын ачыкларга, аларның һәр истәлеген кадерләп сакларга кирәк. Сугыштан зур Җиңү белән кайткан фронтовиклар белән аралашып үстем. Гомерем буе аларны батырлар итеп күрдем. Укытучы буларак та, яшь буынны шулар үрнәгендә – патриотик рухта тәрбияләргә тырыштым. Кырыгынчы, илленче елларда туганнар илебезнең чын ватанпәрвәрләре булып үстеләр. Әле хәтеремдә: сугышның ачысын-төчесен күреп кайтканнарны бәхетле тормыш көтми иде. Бик күпләр әтиләрен, абыйларын, энеләрен югалткан, тол калган хатыннарның әле күз яшьләре дә кибәргә өлгермәгән, хуҗалыклар таркалу хәленә җиткән. Дүрт ел буена сугышта чыныгып, тормыш-көрәш тәҗрибәсе туплаган фронтовикларның күбесе иң авыр эшләргә тартылды. Авыл җирендә җитәкчелек, колхоз һәм авыл советы рәисе идарәсе бригадир, ферма мөдире, хисапчы һәм башка җаваплы тармаклар аларга йөкләнде. Яралары да төзәлеп җитмәгән фронтовиклар сызланмады һәм сыкрамады. Авылдашым Миргарифан ага Гәрәевның фаҗигале язмышы турында язмыйча булдыра алмыйм. Бу кешенең күргәннәре турында бер роман язып булыр иде, фронтовикның вафатыннан соң хатирәләре генә калды. Миргарифан сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Полк мәктәбендә укып, сержант-разведчик була. Аерым взвод булып, N частенең штабына җибәрәләр. Волхов, Сталинград, Курск, Ленинград фронтлары арта кала. Күп кенә медаль һәм орденнарга лаек була. Аның турында фронт газеталарында күп кенә язмалар чыга. Сталиннан рәхмәт хаты ала. 1943 елда өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. 1944 ел азагында, инде дошманны куып барганда, аларны немецлар тылына разведкага җибәрәләр. Төркемдә биш сугышчы-разведчик, өлкән сержант Миргарифан Гәрәев – төркем командиры. Бурыч бик мөһим һәм катлаулы: дошман тылына үтеп керү; аларның позицияләрен билгеләү, немецларның югарырак хәрби дәрәҗәсе булган офицерын "тел” итеп алу. Бу операцияне уңышлы башкарып чыгалар, әмма, кире кайтканда, дошман засадасына эләгәләр. Каты сугыш-бәрелеш була. Аягы-кулы бәйләнгән, авызына чүпрәк тутырылган немец офицерын яшерергә өлгерәләр. Соңгы патрон беткәнчегә кадәр сугышалар. Менә ату тавышлары туктый, дошман ягында тынлык урнаша. Әйләнә-тирәдә Миргарифанның иптәшләре ята, барысы да һәлак булганнар. Ул үзе дә каты яралана. Исән калган немецлар разведчиклар ягына ташлана һәм Гәрәевның үзен әсирлеккә төшерергә телиләр. Дошман ягына бердәрбер калган граната оча. Каты шартлау. Тынлык. Миргарифан исән кала һәм "тел”не частька алып кайтып җиткерә. Немец офицерыннан кыйммәтле хәрби мәгълүмат алалар. Разведчик өлкән сержант "Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Ә разведканы "яхшы оештырган” штаб начальнигы Советлар Союзы исеменә лаек була. Миргарифан абыйдан ни өчен бу исемне аңа бирмәгәннәре хакында сорагач: – И авылдаш энем, фамилия туры килмәде. Григорьев булсам бирәләр иде. Шулай итеп, каһарманлык күрсәткән Миргарифан Гәрәев сугышта берничә мәртәбә гаделсезлекнең нәрсә икәнен аңлый. Сугыштан соң авыл советы башкарма комитеты рәисе булып эшләгәндә, 1954 елда Минзәлә округы буенча СССР югары советы депутаты итеп сайланды. Колхоз идарәсе нараттан өй салып бирде, яхшы итеп киендерделәр. Хәтта персональ "Победа” җиңел автомобиле беркеттеләр. Гәрчә ул аңа дүрт ел эчендә берничә тапкыр гына, Минзәләгә һәм Казанга барганда гына утырды. Күбрәк тарантас җигелгән ат белән йөрде ул. Сугыштан кайтканда, Миргарифан абый бер аягын госпитальдә кистереп кайтты, агач аяк белән йөрде. Депутат булгач, протез ясадылар. Ләкин ул аның белән йөрмәде. Елга ике тапкыр Мәскәүгә Югары Совет сессиясенә барганда гына протезын үзе белән ала иде. Анда кия алганмы, юкмы – безгә билгесез. Депутатлык срогы беткәч, мәктәптә хуҗалык мөдире булып эшләде, атлар карады. 1958 елда мәктәп өчен урман кискәндә агач астында калып, фаҗигале рәвештә вафат булды. Бүгенге көндә шундый каһарман Миргарифан абыйны телгә алучы да, искә төшерүче дә юк. Ветераннар сафы көннән-көн сирәгәя. Алар белән бергә халкыбызның сугышчан батырлыгы да акрынлап тонык-ланырмы? Юк, моңа юл куярга ярамый. Дан музейлары, заллары, почмаклары яңадан-яңа экспонатлар белән тулылансын. Батырлар каберлегенә сукмаклар өзелмәсен, һәйкәлләр һәм обелисклар янында чәчәкләр бетеп тормасын. Бу бүгенге яшьләргә өлкән буыннардан әманәт. Бөек Җиңүнең 65 еллыгы хөрмәтенә өстәлмәләр, төзәтмәләр кертеп, ялгышларны төзәтеп (исән кешеләр үлгән дип язылган), яңа "Хәтер китабы” чыгару бу әманәтне тормышка ашыруга бер адым булачак. Бер генә сугышчы, бер генә сугыш ветераны да бу изге китаптан төшеп калырга тиеш түгел. Роберт ЗАРИПОВ. Азнакай районы Урсай авылы
Элеккечә – безнең сафларда! Бөек Ватан сугышы ветераны Фәрит Бикбулатовның биографиясе вакыйгаларга бик бай. Фронтка киткәндә, ул 17 яшьлек егет була. Аерым зенит-пулемет ротасының наводчигы булып, Балтыйк диңгезенә хәтле барып җитә. Сугыш юлларында күпне күрергә туры килә аңа: дусларын да югалта ул, үзенең япа-ялгыз калуын да хис итә, җиңүләр шатлыгын кичектерергә дә туры килә аңа. «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. 1944 елда Фәрит Нуриәхмәт улын 1нче Балтыйк буе фронтының кече лейтенантлар курсына җибәрәләр. Бөек Җиңүне ул шунда каршылый… Әмма сугыш аның өчен 1952 елда гына тәмамлана, дисәк тә ялгышмабыз… Запаска киткәч тә, шинелен салырга насыйп булмый аңа. Хокук саклау органнарына эшкә урнаша ул. Оренбург өлкәсенең Чкалов шәһәрендә Фәрит абыйга милиция сафларына урнашырга тәкъдим итәләр. Яңа хезмәтне гади милиционер буларак башлый. Соңрак – оперуполномоченный, аннан соң җирле милиция бүлегендә ОБХСС җитәкчесе була. СССР Эчке Эшләр министрлыгының Югары мәктәбендә белем алганнан соң, Башкортстанның һәм Төмән өлкәсенең зур милиция хезмәтләре белән идарә итә. 42 ел намуслы хезмәт итүдән соң, лаеклы ялга Татарстанның ведомстводан тыш сак хезмәтеннән чыга. Сугышчан бүләкләрдән башка, отставкадагы милиция полковнигының киң түшен «СССР Эчке эшләр министрлыгының атказанган хезмәткәре» билгесе дә бизи. Быелның 15 мартында Фәрит Бикбулатов 85 яшьлек юбилеен бәйрәм итте. Күпне күргән, бай тормыш тәҗрибәсе булган ветеран – элеккегечә аек акыллы, зиһенле, энергиясе ташып тора торган зат. Республикабызның Ведомстводан тыш сак хезмәтенең Ветераннар советы вәкиле буларак, яшь буын белән очрашуларда бик теләп катнаша, тәҗрибәсе белән уртаклаша, аларның уңышларына шатлана белә. Идарә үткәргән күп кенә чаралар да Фәрит ага катнашында үтә. Мәсәлән, сакчыллык хезмәте үткәргән брифингларда журналистлар белән аралашырга да көч һәм вакыт таба ул. Мәңге картаймас Фәрит ага һәрвакыт сафта. Фирая ГАЙФИЕВА.
Әти истәлекләре Әтием, исән булса, Җиңү бәйрәме белән бергә үзенең 85 яшен билгеләп үтәр иде. Әтием Мигранов Мөҗәһит Мансур улы 1925 елның 14 июнендә Минзәлә районы Татар Мөшегесе авылында туган. Әтиебезгә дүрт яшь тулганда, дүрт баласын ятим калдырып, әнисе вафат була. Өйгә үги әни килә. Тормышлар авыр, ишле гаилә, өйдә үги әни. Колхозлашу чоры башлангач, әткәйнең әтисен колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Ул бик тырыш җитәкче булып, артта калган колхозларны беренчеләр рәтенә чыгара. Тормышлар азрак җайланып, колхозлар туя ашый башлады дигәндә, бөтен хыялларны җимереп, сугыш башлана. Сугышның беренче көненнән үк әтисен, озакламый ике абыйсын сугышка озаталар. 1942 елның февраль аенда әтиемә дә повестка килә. Унҗиде яше дә тулмаган килеш әтием сугышка китә. Аның: "Смоленск шәһәрен азат иткән көнне миңа унҗиде яшь тулды”, – дип сөйләгәне истә. Һәр адымда үлем сагалап торганда, унҗиде яшьлек сабый бомбалар шартлауга, пулялар сызгыруга, кырык градуслы чатнама суыкларга ничек түзгәндер?! Әткәй сөйли иде: "Суыкта аяклар кирза итек белән туңып, берни сизми. Кирза итекне салганда, ыштыр белән бергә аякның өшегән үкчәсе салынды”. Смоленск, Кенигсберг һәм башка бик күп шәһәр һәм авылларны азат итүдә катнашып, Берлинга кадәр барып җитә. 1949 елга кадәр Берлинда хезмәт итә. Әтиемнең батыр сугышчы булуын күкрәген бизәгән "Батырлык өчен” медале, Кенигсберг шәһәрен азат итүдә катнашучы медале һәм бик күп орден-медальләре дәлилли. Сугыштан соң кайда гына эшләсә дә, һәрвакыт мактаулы булды. Сигез ел Мөслим районында Ветераннар советы рәисе булып торды. Ярдәмчел, яхшы күңелле булганы, кешеләр белән уртак тел таба белгәне өчен, аны хәзер дә хөрмәт белән искә алалар. Әтием 1998 елда вафат булды. Безгә, балаларына – йомшак күңелле, үрнәк әти, оныкларына яраткан бабай булды. Кызганычка, әтием сөйләгәннәрне язып бармаганбыз, сөйләгәннәре истә калмаган. Рәмилә ШӘЙХРАЗЫЕВА. Воткинск шәһәре.
Без күргәнне беркем күрмәсен Сугыш башланганда миңа ике яшь ярым булган. Әтине бер дә хәтерләмим, әни сөйләве буенча ишетеп һәм карточкасыннан гына күреп беләм. Әти һәм әни, көзен генә башка чыгып, аерым яши башлаганнар. Әти киткәндә, әни ике бала һәм өченчесенә тау хәтле йөге белән калган. Әти киткәч, энем туган, ләкин озак яши алмаган. Салкын тиеп, алты айдан үлеп киткән. Апаемны бауга асып куелган агач бишектә тибрәткән хәтердә. Әниләр бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эштә: кышын басуда чабагач белән ашлык сугалар. Ягарга утын юк. Өй салкын. Баланың ашарына да булмагандыр инде, кычкырып елый. Без апа белән бер яктан икенче якка бишекне нык кына селкибез. Шулчак бишек тәрәзәгә барып бәрелде, тәрәзә ватылып төште. Апа куркудан елый башлады, аны күреп, мин елыйм. Караңгыда һәм салкында бөрешеп утырдык. Көндез дә өйгә әллә ни якты төшми. Тәрәзәнең өске өлешен генә калдырып, кибәк тутырып кадаклап куела. Өске өлгесе дә калын боз белән каплана. Урамны күрер өчен, ул бозны авыз белән өреп эретеп, иреннәр туңып бетә. Әни безнең өстән йозак белән бикләп китә. Ул вакытта кышлары да озын, бик салкын иде. Кары да күп ява, кардан баскыч ясап, капка өстеннән йөрибез. Әниләр җәен дә, көзен дә, кышын да, язын да көне-төне эштә. Төнлә кайткач, өйдә сүс җеп эрлиләр, киндер сугалар. Шул киндердән безгә күлмәк-ыштан, бишмәт тегәләр. Мичкә ягарга утын булмагач, атлар астыннан калган, түгелгән тиресне сәнәк белән селкеп, бәләкәй чана белән тартып алып кайтабыз да мичкә ягабыз. Идәнгә шабыр-шобыр ат тизәге коела. Яз җитеп, үлән-кычыткан төртеп чыгуга, аңардан әни аш пешерә. Бер-ике бәрәңгесе пешеп җиткәч, кычыткан, бер кашык он салып бутый да, шул аш була. Безнең аны салып ашарга савыт та юк иде. Ике ягыннан калай белән беркетелгән бер ярык агач табакның ярык ягына әйбер кыстырып, шуңа салып, өчәү агач кашык белән ашыйбыз. Чәй эчәргә эчләре шадраланып беткән тимер чүмеч кенә, шуңардан алмашлап чөмерәбез. Чәчү җиткәч, бер уч булса да икмәк эләкмәсме дип, бабайлар янына басуга йөри идек. Бабайлар, бөртек салынган тубал асып, рәт-рәт басып, кул белән чәчәләр. Аркаларыннан, яңакларыннан тир агып төшә, тик сөртергә дип туктамыйлар, рәтләре бозыла. Ә игеннәре матур, тигез булып тишелә. Ә җәен иген арасында үскән чүпләрне кул белән утыйлар. Кул арасына керә башлагач, мин дә, әнигә ияреп, эшкә йөри идем. Утаган чүпне бәләкәй арбага салып, кайсы җилкәсенә күтәреп, өйгә алып кайталар. Малларга ашартырга кышка печән була. Урманга якын басуга барылса, коры ботаклар төяп, бәләкәй арба белән алып кайталар. Ә урак вакыты җиткәч, әниләр төнге икедән чыгып китәләр, кич караңгы төшкәч кенә кайталар. Кул белән урак уралар. Ашарга юк, җай булса, бодай уып, кечкенә калай кисәгендә кыздырып ашыйлар. Аны да качып, чокырга төшеп кенә. Күрсәләр, калайларың белән бергә колхоз идарәсенә алып кайтып, самосуд ясыйлар. Азрак урлап, эләкмичә генә бер уч бөртек алып кайта алсак, аны яргычта ярып, өйрә пешереп ашыйбыз. Бөртекне базга төшеп яра идек. Мин гел әнигә ияреп уракка йөрдем, үсә төшкәч, үзем дә ура башладым. Мин төптән кырып урам, шуңа мине бригадир "бәләкәй комбайн” дип йөртә иде. Ул вакытта камылны үлчәп йөриләр, өстән урырга рөхсәт итмиләр – саламы аз чыга. Без сугыш беткәнне нишләптер ачык хәтерләмибез. Өйгә әти кайтмагангамы, шатланганымны хәтерләмим. Сугыш беткәнен Миңнехуҗа җизнәй кайткач кына белдек. Әле дә хәтеремдә: җизнәй бүлмә уртасында үзе ясаган зур агач урындыкта утыра, ак солдат күлмәгенең якалары каралган. Ике малаен ике тезенә утыртып, "тюрәйтә-тюрәйтә” дип сикертә. Без апа белән кызыгып карап торабыз. "Безнең дә әти кайтса, шулай итәр иде”, – дибез. Аннан соң җизнәй безне дә ике ягына кысып: "Сезнең дә әтиегез кайтыр әле”, – дип юатты. Әтинең үле хәбәре килмәде. "Хәбәрсез югалган” дигән хәбәре килде, без гомер буе әтине кайта дип өмет итеп яшәдек. Әнинең бер абыйсы, бер энесе сугышта ятып калды. Бер энесе инвалид булып исән кайтты. Сугыш беткәч тә сыңар канатларга яшәү бик авыр булды. Сыңар канат талпына, ләкин ерак оча алмый дигәндәй... Күп еллар буе шул авыр, ярлы тормыш дәвам итте инде. Шул ук бәләкәй арба белән йөреп утын, печән әзерләдек, һаман шул ук бәләкәй чана белән ташыдык. Ялгыз хатыннарга, кыш көне урманга утынга бару өчен, ике кешегә бер үгез бирәләр. Ә ул үгезләргә караучысыннан башка беркем якын килә алмый. Әле дә хәтерлим. Бер буранлы салкын көнне безнең дә үгезгә чират җитте. Әни белән авылдаш апа икесе балта-пычкы күтәреп чыгып киттеләр. Фермада үгез җигеп биргәннәр дә, әниләр урманга киткән. Урман бездән бик ерак. Утын җыйнаштырып, төяп кайтырга чыкканнар. Кышкы көн кыска бит, караңгы да төшә башлаган. Җитмәсә, буран. Үгез тау төшкәндә, дулап, бөтен сбруйларын өзеп бетергән. Тыңлата алмаганнар. Ә тау менгәндә тартмый, ди. Утыннарын бушатып, үгезне җитәкләп, балта-пычкыларын кү¬тәреп, елап кайтып кергәннәр иде. Әнинең аякларын чишендергәндә, тула оеклары аягына бозланып ябышып каткан иде. Көчкә кубарып алдык. Әниләр шулай көне-төне эшләсәләр дә, бер тиен акча бирүче булмады. Бернәрсә дә түләү юк. Ничә көн эшкә чыккан шул көннәрне билгеләп баралар иде. Ул елына ничә көн булгандыр? 365 көн һәм 365 төн булгандыр... Хезмәт минимумы тулмаган кешеләрне төрлечә хөкем итәләр иде. Сугыш елларында, аннан соң да урамда уйнарга, сөяргә бер яшь бала юк иде. Сугыштан бер аягын калдырып кайткан Фахрулла абзыйларда бала туды. Аны тирбәтергә, сөяргә чиратлашып бара идек. Соңрак әкренләп балалар туа башлады. Ул вакытта декрет ялы да юк. Бала тугач, өч көннән баланы такта яки кабык арбага салып, арба тартып, басуга уракка китәләр иде. Көне буе бала арбада көлтә күләгәсендә ята. Мин дә әнинең сугыштан яраланып кайткан энесенең балаларын карарга, арбага ияреп, басуга китә идем. Балага шикәр белән ипи чәйнәп марляга төйнәп суырта идек. И-и, әле хәзер зарланабыз: хезмәт хакы аз, тегесе болай, монысы фәлән дип. Шул заманнарны искә алсаң, сөенеп туймаслык хәзерге тормышыбыз. Бүгенге тормыштан без бик канәгать инде. Илләр, дөньялар тыныч булсын, пенсияләрне биреп торсыннар. Без күргән заманнарны, безнең балачак нужаларын беркайчан беркемгә дә күрергә язмасын! Нәсимә әбиегез МОРТАЗИНА. 71 яшь. Әлмәт районы Яңа Кәшер авылы.
Озатып калган хатыннар Дәү әнием Сәрбиҗамал Фәтхуллина Кама Тамагы районы Иске Барыш авылыннан бер көнне дүрт улын сугышка чыгарып җибәрә. "Исән-сау җиңеп кайтыгыз”, – ди дә үзе урынга егыла. Олы уллары Хәмидулланың һәм Заһидулланың хатыннары өчәр бала белән өйдә кала. Салават улының хатыны бер бала белән кала. Өйләнмәгән гармунчы улы Әхтәмнең чибәр бөдрә чәчле сөйгән кызы кала. Дәү әни, дәү әти кызлары Сания апа белән яши. Бер йорттан чыккан дүрт пәһлеван егет кире әйләнеп кайта алмый. Абыйларның балалары ятим үсте. Акыллы, тәртипле булдылар. Дин юлыннан киттеләр, догачылар. Әхтәм абыебыз өйләнмәгән егет килеш китеп барды. Сөйгән кызы, кияүгә чыкмыйча, карт кыз булып үлеп китте. Әхтәмнән истәлеккә калган гармуны белән сөйләшеп яшәде. Әниемнең әнисе Сәхипҗамал Бикмулла кызы – Татар Сараланы кызы – 25нче совхоз бистәсеннән ире Хәйрулла белән улы Мәгъсүмне бер көндә сугышка озата. Мәгъсүмнең дә сөйгән кызы зар елап кала. Ире белән улынының кара кәгазьләре бер үк көнне килә. Әбиемне жәлләп, кара кәгазьнең икенчесен бер айлап вакыт үткәч кенә бирәләр. Сугыш кырында батыр ирләребез үзләрен жәлләмичә утка керсә, тылда калган аналар, хатыннар, балалар ут йотып яшәде, кара тиргә төшеп хезмәт итте, ачлык-ялангачлыктан интекте. Сугыш беркемне дә аерып тормады. Безгә, безнең балаларга, балаларның балаларына, киләчәк буыннарга сугыш газапларын күрергә язмасын. Кан коелмасын иде. Яшьләр, бәхетле тормыш корып, тигезлектә яшәсеннәр, бәхетле һәм тыныч картлыклар кичерсеннәр иде. Тәнзилә ДӘҮЛИЕВА. Лаеш районы 25нче совхоз бистәсе.
|
Категория: Праздники |
Просмотров: 3298 |
Добавил: NFS
| Рейтинг: 4.3/3 |
|
|
|
|
|
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи. [ Регистрация | Вход ]
|
|
|
Форма входа |
|
|
Меню пользователя |
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
|
|
Случайные фото |
Зуля Камалова Расширение: 604x453 Рейтинг: 0.0 Загрузок: 2370 |
|
Пользователи |
»
Онлайн
Онлайн: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 Всего: 29012 Новых за месяц: 0 Новых за неделю: 0 Новых сегодня: 0 Парней: 27998 Девушек: 1014
Были сегодня: |
|
Поиск |
|
|
Блок Рекламы |
|
|
|