Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 27 Июл 2024 Время 03:15
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Нужно ли сайту "Облако тегов"?
Всего ответов: 203
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Салмак кына тавышы, табигатьтән бирелгән моңы белән олысының-кечесенең күңеленә үтеп кергән, бүгенге заманның җиңелчә язылган эстрада җырларын да чын татар моңына төреп башкаручы Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрованың зур сәхнәгә килүенә 10 ел тулган. Ә менә тамашачыларына ул инде бик озак еллар җырлый кебек тоела икән. 19 апрельдә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында Бәширә ханым иҗат кичәсен уздыра.

– Бәширә ханым, эстрадага аяк баскан чагыгыз белән хәзерге көнегезне чагыштырганда үзегездә нинди үзгәрешләр сизәсез?
– Сәхнәгә беренче тапкыр адым ясаганда репертуарым булмау үзен сиздерә иде. Шуңа күрә элек күбрәк халык җырларын башкардым. Әлбәттә, әле дә халык җырлары репертуарның зур өлешен алып тора. Әмма хәзер репертуарым бик нык баеды, сигез альбомым дөнья күрде. Онытылган халык җырларын эзләп табарга ты¬рышам, өлкән кешеләрдән язып алам, төрле җирләргә баргач алып кайткан җырларым да бар. Эстрада җырларын авторлар язып китерә, үзем махсус яздырткан чаклар да була. Иҗатымда туган якка, әти-әнигә, сөйгән кешеңә, якыннарыңа мәхәббәт темасын яктыртам. Андый җырларны бер концертта да төшереп калдырганым юк.
– Бәширә ханым, эстрадада охшаш тавышлар күп, ә Сезнең тавышыгыз беркемнекенә дә охшамаган. Яшьтән үк чарланган тавыштыр, мөгаен.
– Элек без бәләкәй чакларда безгә кич утырырга күрше-тирә әбиләр керәләр иде дә, мине я урындыкка, я караватка бастырып җырлаталар иде. Мин кич буе әбиләргә җырлый идем. Алар минем әбиемә: "Миңсылуәттәй, бу кызың артист була!” – дияләр иде. Әмма ләкин яшь чактан ук артист булырга туры килмәде. Син бертөрле уйлыйсың, тормыш үзенчә мәҗбүр итә бит ул. Күп еллар буе бухгалтер булып эшләдем. Гомумән, артист булырмын дип уйламаган да идем. Ләкин соң булса да, уң булсын, диләр. Әбиләрнең юраулары рас килде. Соңгарак калып булса да, сәхнәгә аяк бастым. Татар халкы минем җырларымны кабул итмәсә, бәлки мин сәхнәдә тоткарланып кала да алмаган булыр идем. Минем иң зур рәхмәтем халкыма, тамашачыларыма. Күпме генә реклама ясасаң да, халык үзе кабул итмәсә, аны көчләп яраттырып булмый.
– Зур сәхнәдә аяк чалучылар, этеп төшерергә теләүчеләр Сезгә очрадымы?
– Алай күрәләтә торып аяк чалучылар бар дип әйтмәс идем мин, Аллага шөкер. Бәлки, кемнеңдер нәрсәгә булса да эче пошадыр, төрле кеше бар бит. Синең тырышып эшләгәнеңне күргәч, көнләшеп эчләре пошып караучылар барлыгын сизәм, ләкин аларга игътибар иткәнем юк. Мин үзем кешедән көнләшмим. Уңышка ирешкән кешегә сокланам гына. "Молодец! Булдыра алгач, бик яхшы!” – дип мактыйм.
– Тамашачы белән аралашу Сезгә ничек бирелә?
– Концертларда мохит бик яхшы, җылы. Кечерәк шәһәрләргә, район үзәкләренә, авылларга баргач, мин урамнарда йөреп кайтам, танышам. Урамда кешеләр белән аралашам, табигатен кү¬зәтәм. Авылларыбызның бик матур, төзек булуына шатланып кайтам. Безнең татар халкы бик тәрбияле бит, таныса да, танымаса да исәнләшәләр. Ә сәхнәгә чыккач, шушы төбәкнең халкы белән сөйләшер сүзләр үзеннән-үзе табыла. Кайбер якларда бик эмоциональ халык була, алар беренче чыгыштан концерт ахырына кадәр дәррәү кул чабып утыра. Кайчак бик тыйнак тамашачы белән очрашырга туры килә. Төрле җирдә төрлечә кабул итсәләр дә, Аллага шөкер, яраталар, дип әйтә алам. Концертта елап, күз яшьләрен сөртеп утыручы тамашачыларымны күрәм. Моңланып елаудан күңелләр чистарына. Менә нинди көчкә ия ул моң! Концертта да, концерттан соң да тамашачы белән бик күп аралашырга туры килә. Хатлар җибәрәләр. Кайсы гына төбәккә барсам да, миңа багышлап шигырьләр язалар, аларның барысын да өй архивында кадерләп саклыйм. Киләчәктә китап язарга туры килсә, кулланырга исәбем бар.
– Тамашачыларны елартырлык җырларны башкарганда үзегез ничек еламыйча түзәсез?
– Андый җырларны сәхнәгә алып чыкканда елап бетергән булам инде. Сәхнәдә елаганым юк. Моңсу җырларны күпмедер вакыт узгач кына җырлый алам. Мәсәлән, Ринат Мөслимов сүзләренә Ринат Вәлиев көен иҗат иткән "Әткәй киңәше” җырын җырлаганда гел елый идем. Шулай ук шагыйрь Әнвәр Шәрипов һәм композитор Рубис Зарипов язган "Әнкәй” җырын бик дулкынланып башкарам.
– Сез һәрвакыт үзгәрештә. Прическагыз да еш алышынып тора. Үзгәреп торырга яратасызмы?
– Үземнең репертуарым белән беррәттән тышкы кыяфәтемне кайгырту өчен дә бик зур җаваплылык тоям... Прическа турында әйткәндә исә, сәхнәгә чыкканчы чәчем озын иде. Якыннарым чәч кистерүемне, төсен үзгәртүне бик өнәп бетермәде бугай. Ә бүгенге көндә минем үземә шулай ошый, шулай уңайлы.
– Концерт күлмәкләрегездә миллилек чагыла...
– Берәр төрле тукыма сатып алганда ук күлмәкнең нинди буласын күзаллап, миндә ничек күренәчәген белеп алам. Тегүчегә дә юнәлешне үзем бирәм. Аннары тегүчеләр белән киңәшләшеп тегелә күлмәкләр. Миллилек дигәндә, киемдә төрле ялтыравыклы һәм чигелгән бизәкләр яратам. Татар хатын-кызы кем генә булып эшләсә дә, тыйнак булырга тиеш. Хатын-кыз тыйнаграк булса – матуррак. Әлбәттә, мин кыска, ерыклы, ачык киемнәр кимим. Зәвыклы киенә белсәң, һәрвакыт матур күренәсең. Миңа калса, тышкы кыяфәт эчке зәвыклылыкка бәйле. Ә ялтыравык бизәнгечләргә мөкиббән китүем кечкенәдән үк килә. Үземнән олы апаларның муенсаларын, алкаларын, ридикюльләрен кайда яшергәннәрен саклап тора идем дә, урлап алып, уйнарга чыгып китә идем. Шуларны югалтып, ертып, муенсаларын өзеп кайта идем. Үземә нык эләгә иде аннары. Бизәнгечләрен алган өчен, биек үкчәле туфлиләрен җимереп кайткан өчен үземне тотып кыйнаганнары да хәтеремдә. Аннары күп еллар буена ялгыз яшәргә, ялгызым гына бала үстерергә туры килде. Ул чакта бизәнү, киенү өчен акча да җитмәде һәм әлеге теләкләр артка калып торды. Ә хәзер сәхнә кешесе булгач, бераз акча эшли башлагач, тормышка күзләр ачылды һәм яшьлек хыялларымны чынга ашыра башладым. Үземә ошаган киемнәрне, бизәнгечләрне алам. Бигрәк тә матур алкалар яратам.
– Безнең укучылар Сезнең гаиләгез турында белергә тели. Якыннарыгыз хакында сөйләгез әле.
– Тормыш иптәшем, әнием, улым, киленем, Зилия һәм Самира исемле ике оныгым бар. Унынчы сыйныфны бетергәч үк яшьли кияүгә чыктым. Шуңа күрә яшь кайнана, яшь әби булдым. Минем яшьтәгеләрнең әле балалары кайсы мәктәптә укый, югары уку йортында белем ала. Ә миңа барысы да иртәрәк килде. Хәзер оныкларымны тәрбиялим, аларга бөтен назымны бирергә тырышам. Мин бик бәхетлемен. Барлык хатын-кызларга да шундый бәхет телим.
– Улыгыз, оныкларыгыз Сезгә карап, җырчы булырга теләмиме?
– Андый теләкләре юк. Улым нефтьче булып эшли. Зуррак оныгым биюгә оста. Хәзерге вакытта һинд биюе өйрәнеп ята әле. Матур итеп киемнәр дә тектергәннәр.
– Сез үзегез Казанда торасыз, ә әниегез, балаларыгыз – Бөгелмәдә. Руль үз кулыгызда булгач, еш кайтасыздыр?
– Киресенчә, бик сирәк кайтыла шул. Эш тә күп, ара да ерак. Үземнең машина йөртүемә ике ел булды. Машинаны җан ияседәй күрәм, аны кадерләп, саклап кына йөрергә тырышам. Бу яшемдә машина руле артына утырып, зур шәһәрдә машина йөртүемне үзенә күрә бер батырлык дип әйтер идем. Минем кебек гомернең күп өлешен авылда үткәргән ханым өчен машина руле артына утыруны бик зур эш дип саныйм. Менә шундый батырлыкларны эшләп кенә торам инде мин. (Көлә)
– Сәхнәдәге Бәширә Насыйрованы без сабыр, йомшак холыклы, гади ханым итеп күрәбез. Ә тормышта, өйдә Сез нинди?
– Дөрестән дә, миңа "син артык гади” дигәннәре бар. Мин үземне өстен итеп тотарга яратмыйм. Миңа гади булып яшәве рәхәтрәк. Һәрбер моңлы кеше нечкә күңелле, сизгер була. Андый булмасаң, нечкә мелизмнарны башкарып булмыйдыр. Гомумән, дорфа, тупас кыланган, ирләргә ошаган хатын-кызларны яратмыйм. Каты тавышны өнәмим. Сәхнәдә бераз уйчанрак, сабыррак күренәм икән, бу уйлап чыгарган образ түгел. Минем җырларым күбесенчә моңлы һәм салмак. Андый җырларны башкарганда сикереп биеп булмый. Җырлаганда дөрес тын алу, образда кала белү кирәк. Бер үк вакытта биеп тә, җырлап та булмый. Биеп җырлагач, фонограмма була инде ул. Ә көндәлек тормышта мин бик актив, бөтен мәшәкатьләрне үзем хәл итәм, бөтен җирдә үзем йөгереп йөрим.
– Бәширә ханым, Сезнең кәефне төшерердәй проблемалар белән ничек көрәшәсез?
– Эмоциональ, нечкә күңелле хатын-кызның кәефен төшерә торган нәрсәләр тормышта чыгып кына тора. Ләкин мин үземнең кәефне төшермәс өчен бөтен эшләремне алдан ук планлаштырам. Бер көнлек, атналык, айлык план төзим һәм шуны бухгалтерларча, эзлекле рәвештә гамәлгә ашырам. Көндәлек проблемаларга карап, кәефне төшерергә ярамый. Иң мөһиме, сәламәтлек кирәк. Сәламәт булсаң, кәеф тә яхшы була, эшең дә бара.
– Сәхнә Сезнең өчен нәрсә ул?
– Әлбәттә, сәхнәне бик яратам. Бүгенге көндә сәхнә – минем яраткан эшем. Дөньяда минем яраткан кешеләрем, яраткан әйберләрем бик күп. Әмма сәхнә дөньяда минем өчен иң мөһим нәрсә түгел. Иң мөһиме – минем гаиләм һәм сәламәтлегем. Гаиләм имин, балаларым сау-сәламәт булса, кайгы-хәсрәт китермәсәләр – минем өчен иң зур бәхет шул. Гомумән, хатын-кызның яраткан нәрсәләре күп була бит аның. Матур киенү-ясану, кибетләрдә йөрү, табигатькә чыгу, үзеңә ошаган артистларның концертына йөрү дисеңме... Дөньяда яшәү – ул сәхнә генә түгел. Сәхнә – ул бары үзем теләгән эш.
– Авылларга концертлар белән йөрисезме?
– Элек авылларга бик йөрми идем. Узган ел баргаладым.
– Иҗатта Сез нинди максатны күзаллыйсыз?
– Бүгенге көндә халык зәвыксыз, теләсә нинди җырдан туйды. Тамашачы үзебезнең моңлы халык җырларына сусады. Дөрес, кайчак шоу, тамаша, җиңел җырлар да кирәк. Әмма милли горурлыгы, милли хисе булган татар халкына халык җыры кирәк. Шуңа күрә безнең төп бурычыбыз – балаларны милли рухта тәрбияләү, күбрәк халык җырларын, классик композиторлар җырларын ишеттерү. Балалар урамда тәрбияләнмәсен өчен кечкенәдән үк күңелләрен милли моң белән тутырырга кирәк. Үзендә милли горурлык хисе була икән, халык җырларын тыңлый белә икән, бу бала начар кеше булып үсә алмый. Шәхсән мин шулай уйлыйм.

Бәширә ханым үзе батырлыгы турында көлеп кенә әйтсә дә, чынлап торып карасаң, аның гомер буе эшләгән эшен, торган җирен калдырып, Казанны яулавын, моңы белән халык күңелен әсир итүен бер арттырусыз батырлык дип атарга була. Моның өчен талант белән беррәттән нык характер, көч, түземлелек, көрәшче холкы таләп ителә бит. Бәширә Насыйрованың кыска вакыт эчендә халыкчан җырчы булып ирешүе шуңа дәлил. Аңа иҗатында тагын да зуррак уңышлар телибез.
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 1982 | Добавил: NFS | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Алсу

Расширение: 336x400
Рейтинг: 4.0
Загрузок
: 1776
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024