Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 03 Май 2024 Время 14:12
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Пользуетесь ли Вы торрентами?
Всего ответов: 164
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Дилә Нигъмәтуллина сәхнәдә үзен матур, нәзакәтле итеп тота белүче, зәвыклы киенүче җырчы. Күңелгә ятышлы бәрхет тавышы, күзләреннән бөркелгән ихласлык, хатын-кыз нәфислеге, оригиналь күлмәкләре белән тамашачыны җәлеп итә ул. Аңа карап торасы, аңа ошыйсы килә. Диләнең өстенлекле сыйфаты – максатчан булуы һәм һәр эшен бик яхшы булырлык итеп башкаруы сокландыра. Вакыты бик тыгыз, көн саен эше күп булса да, җырчы "Кәеф ничек?” укучылары өчен бер көнен безнең газета белән үткәрергә ризалык бирде. Бер минут вакытын да тик ятып, әрәмгә уздыра белмәгән җырчы вакыт җитмәүдән зарланып алды. Һәр мизгелне файдалы һәм нәтиҗәле итеп үткәрүче Диләгә сокланып кайттым.

09:00
Барасы җире булмаса, Дилә йокыдан иртә уянмый. Концерт куеп, таң алдыннан гына өйгә кайтып керсәләр, сәгать уннарга кадәр йокы туйдыра. Мин килгән көнне исә Дилә иртүк торып, йога күнегүләрен ясарга керешкән иде инде. Беренче соравым Көнчыгыш фәлсәфәсенең аңа ничек булышуы турында булды.
"Йога белән күптәннән шөгыльләнәм. Физик йогадан башлаган идем. Тартылу-сузылу күнегүләре гәүдәне формада тоту өчен бик файдалы. Ярты ел элек сулау йогасы белән шөгыльләнә башладым. Бөтен тәрәзәләрне ачып, салкын бүлмәдә киенешеп утырабыз һәм сулыйбыз. Йоглар телендә һава "прана” дип атала. Һава сулау аркылы без энергия алабыз. Йоглар дөрес сулау бәрабәренә һава белән тукланып торалар дияргә мөмкин, чөнки алар ит һәм башка авыр ризыклар ашамый. Алты көн рәттән нигез курсын узабыз. Бер ай дәвамында ит ашарга ярамый. Өч ай ит ашамыйча яшәдем инде. Итсез тору кыенрак”, – диде җырчы.
Дөрес сулау күнегүләре җырлау өчен генә файдалы түгел. Дөрес сулау, гомумән, кирәк. Дилә үзе сөйләгәнчә, йога дәресләрендә дүртәр-алтышар сәгать буе суларга өйрәнәләр икән. Аннары тәнәфесләр ясап, фәлсәфи темаларга әңгәмә коралар. "Андагы сөйләшүләрдән үзебезнең дөнья артыннан куып, матди якны гына кайгыртып, рухи яктан ерагайганыбызны аңладым. Безгә кешеләрне, бөтен дөньяны яратырга, йөрәгеңдә мәхәббәт яшәргә кирәклеген аңлаталар. Йога ярдәмендә дөньяга карашым уңай якка үзгәрде.

10:00
Аннары Дилә белән аш бүлмәсенә уздык. Үзе яраткан пекин кәбестәсен һәм кыяр турап тиз генә салат әзерләде. "Мин яшелчә салатларын яратам. Көн дә бер тапкыр салат ашарга кирәк миңа. Ансыз табынны күз алдына да китерә алмыйм. Иң яраткан яшелчәләр – помидор, кыяр, пекин кәбестәсе. Салатларны бары тик зәйтүн мае белән ясыйм. Ризыкны кыздыру өчен дә зәйтүн мае кулланам. Ит урынына фасоль, борчак ашыйм”, – ди җырчы. Ә Марат итсез тора алмый, ләкин аның да вегетарианнарча туклануга күчәргә теләге бар икән. Тәмле салат белән сыйланып, чәйләр эчкәч, фатир буйлап сәяхәткә киттем.

12:00
Диләнең концерт күлмәкләре өйдәге гардеробка сыймый башлаган. Арадан иң яратканын киеп күрсәтеп, көзге алдында бөтерелеп алды ул. Бер җыр өчен генә дә, тиешле образ тудыру өчен аерым костюм тектерә икән Дилә. "Башымда шулкадәр күп идея. Акча кергән саен күлмәк тектерәм. Аллага шөкер, Ходай матди яктан барыбер бирә, эшләргә мөмкинлекләр чыгып тора. Күп чакта ирем тәэмин итә инде. Косметологлар, визажистлар барысы да үз өстемдә. Чын күңелдән җырлар өчен, үземне ничек бар шундый итеп күрсәтү өчен бөтен тырышлыгымны куям”, – ди ул. Күлмәкләрнең эскизларын Дилә үзе ясый. Модельеры белән бергә уйлап эш итәләр. Сәхнәгә аяк баскан көннәрендә җырчы Надежда Әюпова белән эшләгән. Хәзер аны модельер Людмила Чернова киендерә. "Уйламый гына ярат” җыры өчен костюм Диләнең күзалдына килеп баса. Людмила янына бара да: "Миңа өч көн эчендә күлмәк кирәк”, – дип дизайнерны хафага сала. Тиз арада күлмәк тегелә. "Людмиланың анда тулы бер цех. Заказлары күп. Өч көн яки бер атна эчендә дә күлмәк кирәк дип аларны интектергән чаклар еш була”, – ди ул.

13:30
Төштән соң Дилә белән студиягә кузгалдык. Биредә ул чираттагы яңа җырын яздырды. Нинди җыр икәне әлегә сер. Марат аны билгеләнгән вакытка көтеп тора иде. Хатыны дигәч тә, Марат аңа бернинди ташлама ясамый. Чөнки һәр тавыш яздырасы кеше чиратка язылган, вакыты билгеләнгән. "Эш дигәндә бик кырыс ул”, – диде Дилә иренә яратып карап. Җыр яздыру процессы бик кызыклы да, катлаулы да икән. Җыр яхшы килеп чыксын өчен кат-кат җырларга, тавыш яздыручының үгетләрен сабыр гына тыңлап торырга, кәефең булмаса да, елмаеп, сәхнәдәге сыман тиешле образга кереп башкарырга кирәк. Шулай итеп вакытның узганын сизми дә калдык.

15:00
Ире Марат аның тормыш юлдашы гына түгел, ярдәмчесе, якын дусты, продюсеры да. Аларның икесенең җыр өлкәсендә фикерләре туры килә. Җыр яздырганда техник үзенчәлекләр Марат өстендә. "Бу сүзне болай әйт, ...бу хәрефне әйтеп бетермисең”, – дип аңлата, төзәтә. Өйдә дә эш турында сүз бетми. Күбесенчә, Марат үзенең тәэсирләре белән бүлешә. Яңа язган җырларын тыңлата. Кызыклы проектлары турында Диләнең фикере белән кызыксына.
Карап торышка Марат белән Дилә икесе дә бик тыныч холыклы, сабырлар. Бу хакта Дилә үзе болай дип бәян итте: "Холыкларыбыз ягыннан икебез дә тыныч, шулай да темпераментлар буенча ике төрле кеше без. Марат конфликтларга керергә яратмый. Ә мин, хатын-кыз табигатенә хас булганча, аңлашылмаган хәлләргә карата ризасызлыгымны күрсәтмичә калмыйм. Миңа бәхәсләшеп алу, ситуацияне ачыклау мөһим. Марат үзенә нык ышанган кеше, ул беркайчан да хафаланмый, борчылмый. Ә мин барысын да йөрәгемә якын алам, бик нык борчылам. Шуңа йога дәресләренә йөрим дә инде, тынычланыр өчен ярдәм итә”.

17:00
Студиядән чыккач, Диләнең буш вакыты чыгу форсатыннан файдаланып, тимераякта шуарга киттек. "Физик яктан формада булу өчен мин тимераякта, чаңгыда шуам, гимнастика белән шөгыльләнәм. Эшем шундый, зифа буйлы булу өчен актив тормыш рәвеше алып барам”, – дип сөйләде Дилә. Шугалакта үзенең осталарча шууы белән гаҗәпләндерде. Спорт белән дус булуы күренеп тора. Күбесенчә, Дилә тимераякларын киеп, үзләре яшәгән йорт каршындагы ишегалдында ясалган шугалакка чыга. "Анда тыныч та, якын да”, – ди ул. Кичне бергә күңелле итеп үткәргәч, Дилә белән саубуллаштым. Аңа Татарстан районнарында узачак концертларына әзерләнергә кирәк иде. Абыйсы Булат Нигъмәтуллин белән бергә тиздән гастрольгә чыгып китәләр.
Дилә "Син булсаң”, "Йөрәгем” җырларына клип та төшереп өлгергән. Яңа альбомы да чыккан. Ул "Мәхәббәткә рәхмәт” дип атала. "Бу дөньяда безне мәхәббәт йөртә, мәхәббәт яшәтә. Иреңне, әти-әниләреңне ярату гына җитми, йөрәгеңдә бөтен дөньяга, табигатькә, кешеләргә карата мәхәббәт яшәве кирәк. Кеше шул чакта гына камил зат була”, – ди җырчы. Өченче альбом – Дилә Нигъмәтуллинаның озак уйлап, тәмен белеп язылган хезмәте. "Тамашачы җырларымны яратыр, уңай бәя бирер дип уйлыйм”, – дигән өметтә кала Дилә.

Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 1704 | Добавил: NFS | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Ittifaq

Расширение: 332x479
Рейтинг: 0.0
Загрузок
: 2749
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024