Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 27 Июл 2024 Время 07:35
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Какой фирмы твой мобильный ?
Всего ответов: 2431
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Аның исеме йомшак, назлы, хисле хатын-кызны хәтерләтә. Ул чынлыкта да шундый. Әмма ул, болардан тыш, экстрим яратучы, акыллы, шаян туташ та әле. Аның бу сыйфатларын, хәзерге вакытта "Кәеф ничек?” телевизион хит-парадында күрсәтелүче "Соңгысы бу җырым” дип исемләнгән җырына төшерелгән клипны караганда да күзәтергә мөмкин. Сүзебез, бүгенге әңгәмәдәшебез —талантлы яшь җырчы Мәрьям турында.

— Мәрьям, сүзебезне яңа клибыңнан башлыйк әле. Табигате безнең якныкы түгел, кайларга барып, ничек төшердегез?
— Әйе, чынлап та, клип Башкортстан Республикасы белән Чиләбе өлкәсе чигендә, Көньяк Урал тауларында төшерелде. Узган җәй махсус клип төшерергә дип шул якка бардык.
— Ә ник шулай еракка?
— Телевизорны кушып карасагыз, анда күрсәтелгән клипларның күбесе йә Казанда, йә тирә-яктагы авылларда төшерелгән. Минем клибым ул яктан аерылып торуын теләдем. Биек таулар, таш кыялар, мәгарәләр Татарстан якларында булмаганлыктан, тансык табигать тамашачының игътибарын ныграк җәлеп итәр дип өметләндем. Җәй көнне төшерелгән клипның телевидениеда кышын чыгуның сәбәбе дә, аерылып торырга теләүдән килә. Чөнки салкын кышта җылы җәй көннәрен сагынып караучылар күбрәк булыр дип уйладым.
— Минемчә, теләгеңә ирештең, клибың шактый үзенчәлекле күренә.
— Аны үзенчәлекле килеп чыгуы өчен күп көч куйдым. Елга күренешләре матуррак төшсен өчен махсус берничә метр озыклыкта сал төзедек. Озын сал әзрәк чайпала, аннары камера урнаштырырга урын да кирәк, тагын әле дубльләр арасында ял итәргә дип салның бер башында шалаш та бар. Тулы бер көн дәвамында Әй елгасы буенча шул салда йөздек. Җәй көнне ул урынга Чиләбедән, Курганнан, Екатеринбургтан актив ял яратучы туристлар "сплав”ка килә икән. Ак күлмәк киеп, салда басып җырлагынымны күргәч, кәләш дип уйлапмы, көймәләре белән узып китүчеләр "Әче!” дип кычкыра, ярдагылар чатыр лагерьларына кунакка чакыралар. Кайберләре белән танышып, "татарча белүче туганнары” өчен автографлар тараттым, бергә фотога төштек.
— Клипка төшерүләр вакытында нинди кызыклы вакыйгалар булды?
— Ул съемка тоташ кызык вакыйгалардан гына торды инде (елмая). Иң кызыгы турында сөйләп китим. Матур күренешләр эзләп, шул тирәдәге иң биек тау булган Лачынташ тавына мендек. Юлы тар һәм начар булганга, машина белән озак барырга туры килде. Тауга менеп җитүебез булды, 5 минут эчендә ялт аяз күкне болытлар каплап алды. Яңгыр башланганчы җырны ике-өч тапкыр җырлап җитешербез әле дип, тауның иң биек ноктасына утырдым да, съемка башланды. Икенче куплеттагы "Очрашу балкырмы яшендәй?” сүзләрен җырлавым булды, кинәт давыл чыгып, яңгыр ишеп, яшеннәр суга башламасынмы? Чын адреналин менә кайда икән ул! Камераны җил очырып китә язды. Аппаратураны тиз генә машинага ыргыттык та, кайтырга чыктык. Агачлар көчле җилдә аска хәтле иелә, өстебезгә аумасын, машинага яшен сукмасын дип калтырап утырдым. Әле җитмәсә яңгырда тау юлы җепши башлады, соңласак, машина тәгәрмәчләре шуып, тәгәрәп китү яки батып калу куркынычы да бар иде. Шуңа күрә чокырларны карап тормыйча очтык кына, таудан ничек төшеп җиткәнебезне сизми дә калдык. Хәзер генә көлке булып тоела ул! (көлә).
— Тормышыңда адреналин җитәрлек ахыры?
— Әйе, мин теләсәм дә, теләмәсәм дә, күп ул! (көлә). Берничә ел элек Кипр утравында ял иткәндә булган хәл турында сөйләп китим. Мин үзем кеше суга күпләп кергән җирдә коенырга яратмыйм, катамаранга утырып, ярдан ераккарак китеп коенам. Ул көнне дә шулай булды. Катамаранда кызынып, китап укып утыра идем, бездән 20 метр ераклыкта бер ир-ат суга төшеп, ярдәмгә чакыра башлады. Ул берүзе көймәдә йөзеп йөргәндә, көймәсе әйләнгән, әле җитмәсә үзе йөзә дә белми икән. Без тиз генә ярдәмгә ашыктык. Катамаранга тартып чыгардык, беренче ярдәм күрсәттем, ул шактый гына су йотып өлгергән иде. Шуннан коткаручылар килеп, аны ярга алып киттеләр. Кич —
ул баткан кешене ресторанда очраттык, танышып киттек. Алар хатыны белән Киевтан булып чыкты, дуслаштык, адреслар алыштык. Әлегәчә аралашабыз, бәйрәм саен кунакка чакыралар.
— Синең медик белгечлегең ярдәм иттеме?
— Әйе. Мин беренче белемем буенча медик. Бала чактан табиб булу иң зур теләгем иде. Дөньядагы бөтен чирле кешене дәвалап бетерергә, һәммәсен сау-сәламәт итәргә хыялландым (елмая). Шуңа күрә Уфада Башкорт медицина көллиятенә укырга кердем, иң гуманлы һөнәр иясе булдым. Аны тәмамлагач, ике ел Башкортстанның Илеш районы үзәк хастаханәсендә баш акушер булып эшләдем.
— Ә икенче белемең?
— Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында эстрада актеры бүлеген тәмамладым. Монысы иҗатым өчен кирәкле. Музыка өлкәсендә профессиональ белем алуым, сәхнәдә, иҗатта нык ярдәм итә. Җырлау минем төп шөгылем булмаса да, аны да җиренә җиткереп башкару өчен кирәкле белемем булуын теләдем.
— Син кайсы як кызы?
— Мин — Башкортстан кызы, Илеш районында урнашкан Торачы авылында туганмын. Башкортстан чиген чыккач, беренче авыл — безнеке (елмая). Әнием — башлангыч мәктәп укытучысы, җыр-моңга гашыйк, көчле фантазияле кеше. Әтием озак еллар шофер булып эшләде, аннары терлек үстерү комплексын җитәкләде. Бертуган сеңелем бар.
— Классик сорау бирим әле. Кайчан җырлый башладың?
— "Балачактан” яки "3 яшьтән” дип җавап бирсәм, классик җавап булыр иде (көлә). Ләкин минем очракта алай түгел. 10 яшьләр тирәсендә җырлый башладым. Мәктәптә, клубта оештырылган төрле кичәләрдә катнаша идем. Минем әни башлангыч класслар укытучысы булып эшли, үз укучыларын җырларга, биергә, нәфис сүз сөйләргә өйрәтә. Ул вакытта районкүләм оештырылган "Нәүрүз гүзәле”, "Очкыннар” ише яшь талантларны барлау конкурсларның берсен дә калдырмыйча катнаштым, призлы урыннар яуладым. Уфада укыган вакытта җыр дәресләре алдым. Хастаханәдә эшләгән вакытта район мәдәният сараенда штатта тордым, концертлар, спектакльләр белән Илеш, Дүртөйле, Нефтекамск, Бакалы һәм башка районнарда йөрдек. Андагы тамашачы безне әле дә онытмаган булса кирәк.
— Иҗатың белән таныштырып китче.
— Иҗат минем өчен хобби, күңел өчен башкарылган шөгыль. Шуңа күрә бу өлкәдә бик зур казанышларым бар дип әйтергә иртәрәк әле. Шулай да ике клибым ("Түзәрсеңме?” һәм "Соңгысы бу җырым” җырларына), берничә җырым бар. Кайчак концертларда катнашам, күптән түгел һәр елны Уфада уза торган "Моңдәрья” фестивалендә, шулай ук безнең Илеш районы үзәге Югары Яркәйдә концертта катнашып кайттым.
Җырларым күп булмаса да, аларның һәрберсен ничек тә булса үзенчәлекле итәргә тырышам. Көе колакка ятышлы булса, аранжировкасында нинди дә булса "изюминка” булуын телим. Җырларымның күбесендә җанлы музыка коралы — скрипка, гитара яңгырый. "Көзге сөю” дигән җырым өчен җанлы барабаннар да яздырдык әле. Җыр сүзләрен эчке халәтемә туры килгәннәрен сайлыйм. Гомумән, мин иҗатыма бик җитди карыйм. Яңа җыр яздыргач, берничә көн дәвамында аны үзем генә тыңлап йөрим, җитешсезлекләрен төзәтәм. Ике җырымны хәтта яңадан да яздырырга туры килде. Тамашачы хозурына камил продукт тәкъдим итәсем, шуның белән истә каласым килә.
Гали ХАКОВ әңгәмәсе.
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 1686 | Добавил: NFS | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Айдар Галимов

Расширение: 270x400
Рейтинг: 5.0
Загрузок
: 1881
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024