Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 27 Апр 2024 Время 07:56
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Вы нашли то что искали?
Всего ответов: 1073
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

1 апрель – Көлке көне календарьда да, истәлекле даталар, халыкара бәйрәмнәрдә дә исәпкә алынмаган. Әмма аны бөтен дөньяда диярлек, аерым алганда, Россия, Германия, Англия, Франция, АКШ һәм хәтта шәрыкъ илләрендә дә билгеләп үтәләр. Кемдер аны көлке көне дип, кемдер юләрләр, ә кемдер алдау көне дип атый...
Бүгенге көндә елмаю-көлү ничектер икенче планга калып бара кебек. Инде чын күңелдән рәхәтләнеп, дөньясын онытып көлгән кешене очратуы да кыен. Көн саен ишетелеп торган фаҗигаләр, шартлаулар, террор актлары иркенләп көлергә, шаярырга да ирек бирми, кыенсынабызмы шунда. Хәтта урамда, транспортта үзалдына елмаеп барган кешене очратсак, бу әллә әзрәк җиңелрәк микән дигән уйлар да кергәли башка. Җимерелгән чырай, салкын кырыс йөзләргә шулкадәр күнегелгән. Җитмәсә, соңгы елларда үсеш алган билдән түбән тозсыз, сыйфатсыз юмор... Барысы да ачуны гына чыгара.
Әмма ни генә дисәң дә, уен-көлкедән башка яшәве мөмкин түгел. Елмаеп-көлеп яшәүнең сәламәтлеккә уңай йогынты ясавын, гомерне озынайтуын барыбыз да беләбез инде. Бу галимнәр тарафыннан ачыкланган факт. Моннан тыш та ул бик күп сәләтләргә ия икән әле.

Кем икәнен беләсең килсә, көлүенә
игътибар ит!

"Әгәр кешенең җанын, эчке дөньясын беләсең килсә, аның сөйләменә яисә дәшми торуына, елавына яки тынычсыз чагына карама, ә аның ничек көлүенә төшен. Яхшы көлүче кеше – үзе дә яхшы кеше.”
Ф.М. Достоевский

Уен-көлке турында яза башлагач, күз алдыма Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр”ендәге Әҗәле килеп басты. Исләрем китә иде инде шуңа балачакта. Ничек оста сурәтләп бирә аның көлүен актер Равил Шәрәфи. Әйе, төрле кеше төрлечә көлә. Кет-кет көлү, каһкаһәләп көлү дигән гыйбарәләр дә яши халкыбызда. Әллә уйнап, әллә чынлап, көлергә яратучыларны берничә төргә бүлеп, характер үзенчәлекләрен ачыклаганнар. Ышанмасагыз, сынап карагыз.
1. "У” га көлү – "ху-ху-ху”: биредә көлү дигән нәрсә калмаган, бары тик шуңа охшатырга тырышу гына. Кеше шомлануларын көлү астына яшерергә тырыша. Мондый көлү, гадәттә, тәшвишле, хафаланучан, куркаграк, ә кайвакыт җаны чиста булмаган кешеләргә хас.
2. "О” га көлү – "хо-хо-хо”: күк күкрәгәндәй, көчле тавыш белән көлү нәрсәнедер мыскыллауны яисә каршы чыгуны белдерә. Әмма бу кеше һәрвакыт үз-үзенә нык ышанган, көчле характерлы. Шулай ук мактану-янау, ироник ышанмау ноталары да яңгырап үтә.
3. "И” га көлү – "хи-хи-хи”: ирония һәм кеше кайгысына сөенү бергә катнашкан. Яшерен, хәйләкәр, астыртын эш йөртүне аңлата. Хисләрен тышка чыгармый. Күп очракта яшь кызларга хас.
4. "Е” га көлү – "хе-хе-хе”: көчәнеп кенә чыккан, хәлсез генә көлү ялагай, көнче, кемгәдер ярарга тырышучан кешеләрдә була. "Э” сузыгы көчлерәк ишетелгән саен, кара көнчелек, күралмау, тупаслык арта бара.
5. "А” га көлү – "ха-ха-ха”: менә бу, ичмасам, чын-чынлап көлү! Ул йөрәктән килә, әйләнә-тирәлек белән тулысынча гармониядә. Яхшы күңелле һәм һәрвакыт шат йөрәкле кешеләр авызларын зур ачып, яңгыратып көләләр.

Көч кертүче,
гүзәлләндерүче һәм...
эч йомшартучы чара
Медицина белгечләре уен-көлкенең күп авырулардан дәва икәнлеген күптән ачыклаган инде. Ул – сөенеч гармоннары – эндорфиннар чыганагы. Көлгәндә, кешенең сулыш алуы тирәнәя, димәк, баш миенә кислород күбрәк килә. Бу исә үзенчәлекле морфий эффекты бирә. Шулай итеп, организм артык көчәнештән арына, көч туплый. Шуның нәтиҗәсендә баш авыртулары, арулар юкка чыга, кан басымы көйләнә, эчке секреция бизләре эшчәнлеге яхшыра. Шулай ук көлү ярдәмендә подагра, бавыр авырулары, хәтта яман шешне дә дәвалау очраклары бар. Мәсәлән, шундый диагноз (яман шеш) куелгач, америка язучысы Н.Казинс кинокомедияләр карап сәламәтләнгән.
Шулай ук Франция косметологлары уен-көлкене оргнизмны яшәртү өчен дә иң яхшы чара дип саныйлар. Көлү биттәге мускулларны эшкә җигә һәм шуның тәэсирендә тире яшь килеш саклана, җыерчыклар кими. Фигураны матурлауга да үз өлешен кертми калмый ул. Көлү процессында организмдагы начар холестерин күләме кими, кан әйләнеше яхшыра. Бер минутлык кеткелдәү 15 минут велосипедта йөрүне алыштыра, ә 10-15 минуты бер плитка шоколадта булган калорияне яндырырга ярдәм итә, дип ышандыра галимнәр.
Моннан тыш, көлү, ашкайнату органнарына тәэсир итеп, эч йомшартучы үзлекләргә дә ия. Юморны аңламаган, гел караңгы йөзле кешеләр эч катудан күбрәк интегә икән.

Иң яхшы психолог
Мәзәк хәлләр, анекдотлар кешелек кыйммәтләрен аңларга гына түгел, үткәннәр белән күңелле аерылышырга да ярдәм итә. Уен-көлке психиканы ныгыта, курку, шомлануларны җиңәргә булыша. Гаиләдәге, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлый. Үз-үзеңнән көлә белү, тормышка елмаеп карый алу гына да ни тора, ди белгечләр. Моңа ирешкәнсең икән инде, син тормышта бер баскычка югарыга күтәрелгәнсең дигән сүз.

Яшерен корал
Әлбәттә, юмор, сатира – элек-электән яшерен корал булып саналган. Турыдан бәреп әйтергә ярамаган сүзләрне уен-көлке аша җиткерәбез. Кешенең дә күңеле кайтмый, нәтиҗәсе дә көчлерәк. Бу коралга язучылар, шагыйрьләр һәм дә без журналистлар да күп вакыт бик теләп мөрәҗәгать итәбез.
Елмаеп яшәгез, дуслар! Күңел күгегезне болытлар капламасын, кояшлы язлардай гел яктырып торсын.

Категория: Праздники | Просмотров: 2116 | Добавил: NFS | Рейтинг: 3.0/1 |
Всего комментариев: 1
02 Апр 2010
бэйрэм белэн biggrin biggrin biggrin



t by http://uco
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Ittifaq

Расширение: 319x479
Рейтинг: 0.0
Загрузок
: 2867
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024