Аны еш кына мәхәббәт былбылы дип атыйлар. Чыннан да, "Сине көтәм" (В. Галимов көе, З. Назыйров сүзләре), "Без мәңгегә диеп табыштык" (М. Мухин көе, Ш. Җиһангирова сүзләре), "Кадерлемә" (Г. Тимерҗанова көе, Э. Гариф сүзләре) җырларын йөрәге тулы сөю-мәхәббәт булган кеше генә шулай хисле итеп чын күңелдән башкара аладыр. Әмма сандугач тавышлы җырчыга тормышында зур югалтулар кичерергә туры килә һәм алар аның иҗатында да чагыла.
– Гөлнара, сәхнәгә тәүге адымнарны гына атлаганда, сезне Венера Ганиевага охшаталар иде. Тавышларыгыз да хәтта охшаш кебек тоела иде. Аннан чыгышыгыз башка төсмерләргә баеды. Сезнең җырларга серлелек өсти торган Шәрык ноталары килеп керде. Бу үзгәрешкә кем яки нинди шартлар сәбәпче булды?
– Безгә Ходай сәләтне шулкадәр өеп биргән, аны үзләштерә белергә генә кирәк. Тавышның төсмерләргә баюы исә тәҗрибә белән килә. Аңа ниндидер студияләргә барып яки кемнәрдәдер укып кына ирешеп булмый. Тавыш мөмкинлекләре эшли-эшли, концертлар, гастрольләр вакытында ачыла. Музыка училищесында да, консерваториядә укыган вакытта да остазларыбыз, җырлаган кеше генә үсә, диләр иде. Чыннан да шулай. Сәләтең була торып та җырламасаң, тавышың сүрелә. Шуңа күрә булган тавыш бетми ул, дигән гыйбарә чынбарлыкка туры килә алмый. Булган тавыш файдаланмаганда бетә икән. Спортчы физик ныклыкны җуймас өчен ничек туктаусыз күнекмәләр ясаса, җырчы да тавышы белән шулай даими шөгыльләнергә тиеш.
– Җыр сәнгатендә үрнәк җырчыларың бармы?
– Татар җыр сәнгате турында сүз алып барсак, кечкенәдән Фәридә Кудашева, Фәрит Бикбулатов, Илһам Шакиров, Әлфия Авзаловаларны тыңлап үстем. Венера Ганиева, Зилә Сөнгатуллина, Зөһрә Шәрифуллина, Зөһрә Сәхәбиевага соклана идем. Тулаем алганда исә, мин шул җырчыны гына яратам, аңа тиңләшәсем килә, дип әйтмәс идем. Мин һәрбер җырчыга сокланып карыйм, ниндидер үзенчәлеген табам, үземдә дә шул якларны ачарга тырышам. Ләкин хәзерге яшь башкаручыларның күбесе буш. Матур күренәм, дип ярымшәрә килеш чыгу үзенчәлек түгел бит әле ул. Бар шундыйлары – җыры да чүп, өстәвенә карарга матурлыгы да юк. Менә бит нинди кешеләр сәхнә тота хәзер. Ә мин телгә алган җырчылар бер карашы белән генә дә дикъкатеңне үзенә җәлеп итә ала.
– Гөлнара, кемнәр белән иҗади дуслыкта торасыз?
– Туксанынчы елларда иң матур җырларым Фәнис Яруллин шигырьләренә иҗат ителде. Аның шигырьләренә үзем көй язган җырлар да байтак. "Өметем өзмәдем", "Икебез кабызган учак", "Бөек сер" дигән җырлар шундыйлардан. Күрәсең, Фәнис абыйның шигъри сүзе минем халәтемә туры килгән һәм күңелемдә моң яралган. Бүген шагыйрә Раушания Арсланова белән байтак җырлар яздык. "Ике яр", "Улымның туена теләкләр", "Яшик әле" дигән җырлар аның белән иҗади дуслыкта туды.
– Миңа калса, җырчы төрле мәҗлес-туйларда чыгыш ясап ваклана. Ә сезнеңчә?
– Чыннан да, мине дә мәҗлесләргә, туйларга чыгыш ясарга чакыралар. Ул көнне концертым яки башка берәр эшем булмаса, мин, әлбәттә барам. Элек-электән килгән гадәт бит ул. Мин бу күренешкә начар карый алмыйм. Киресенчә, җырлавымны ишетәсе килүләренә, хөрмәт белән чакыруларына шатланам гына. Чөнки мәҗлестә катнашкан кешеләр мине белеп китә. Тамашачым тагын да арта, дигән сүз бит инде. Кеше хәләл көче белән тапкан акчадан түгел, хәрам малдан кимсенергә тиеш.
– Сезнең өчен хатын-кыз бәхете ул нәрсә? Сез бәхетлеме?
– Мин – бик бәхетле хатын-кыз. Чөнки минем улым бар, аңа быел унике яшь тулды. Хатын-кыз өчен ана булудан да зуррак бәхет юктыр ул. Улым бик тә әни җанлы. Лагерьда ял иткәндә дә көненә әллә ничә шалтыратып хәлне белешеп тора. Хатын-кыз үзенә терәк булырдай кешене очратса, икеләтә бәхетле була. Тормышта төрле хәл була, яратканыңны таптым дигәндә генә, түгәрәк бәхет кителергә мөмкин. Минем гаиләм дә шулай таркалды. Ир белән хатын арасына шик, бер-береңә ышанмау дигән нәрсә килеп кердеме, иртәме-соңмы аралар суына. Безнең гаилә ир гаебе белән таркалды дип исәплим. Мин сәхнә кешесе булганмын икән, аны аңларга һәм кабул итәргә генә кирәк иде. Ул аны кабул итә алмады. Горурлык дигән нәрсә бар, тәкәбберлек бар. Горурлыкны әле җиңеп була, ә тәкәбберлек – бернигә дә бирешми торган чир. Тәкәбберлек – зур гөнаһ, аңа бирешмәскә кирәк иде. Бу чиргә бирештеңме, юк-бардан көнләшү, ниндидер пычраклыклар эзләп йөрү, кемнәргәдер шалтыратып белешү, тикшерүләр китә.
– Гомер йомгагы берничек тә тигез генә юлдан тәгәри алмый. Ул бәхетле мизгелләрдән дә, югалтулардан да тора. Хикмәт – һәр мизгелеңне, гомереңне ничек кабул итүдә. Менә мин сезнең белән юллар кисешендә очраклы гына очрашып әңгәмә корып утыруыбызны да бәхет дип саныйм. Әнә шундый матур мизгелләр үткәндәге тетрәнешләрнең ачысын киметә дә төшә кебек. Бу исә яшәү утын көчәйтеп җибәрә. Бер генә кеше дә тормышын югалтуларсыз кичерә алмый. Иң мөһиме – зур югалтулар булмасын, олы кайгылар килмәсен, илебез сугыш афәтләрен кичермәсен. Мин әтиемне югалтуны бик тетрәнеп кабул иткән идем. 65 яшь кенә иде бит, яшисе дә яшисе аңа, дип сызландым. Ходай тагын да зур югалтуны кичерергә насыйп иткән. Яңа туган улым колакларны тәүге авазлары белән иркәләде дә күзләрен мәңгегә йомды. Моннан да зур югалту булырга да мөмкин түгел, бу хәсрәтне икең бергә күтәргәндә генә җиңеп булыр кебек иде. Иремне югалттым, хәсрәтне ялгызыма күтәрергә, тормышны яңадан башларга туры килде. Болар бөтенесе йодрык кадәр бер йөрәккә җыелып бара бит ул. Бары тик шуны гына әйтәм, без – Аллаһы Тәгалә балалары. Ул безне яраткан, аның рәхмәте белән шатлыгын да, кайгысын да күтәрәбез. Ходай нәрсәне генә бирсә дә, дөрес итеп кабул итәргә кирәк. Әйтүе генә җиңел, әмма бу хакыйкатькә килүе бик авыр. Нарасыемның фотосурәтләрен телефоныма куеп, аны караган саен әрнүләр озак дәвам итте. Аннан соң бер иптәш: "Гөлнара, бу сурәтләрне саклавың дөрес түгел, сөрттер син аларны",– диде. Акрынлап аның хаклы булуын аңладым. Сурәтләр сөртелде, әмма балам күңелемдә калды. Мин аны искә алам, рухы шат булсын дип дога кылдырам.
– Гөлнара, сез рухи яктан бик ныгыган, моның сәбәбен мин иманга кайтуда дип беләм.
– Иманга таянгач тормышка икенче төрле карыйсың. Иманга кайту адым саен яхшылык кылырга омтылудан башлана, шул вакыт тормышың да акрынлап җайлана. Мисал өчен, иптәш кызымның тормышы бик авыр бара. Мин аңа, бер генә көн ураза тот әле дип киңәш иттем. Ураза тоту ризыктан өзелеп тору гына түгел, ул рухи чистарыну, яман уйлардан, ниятләрдән тыелу да бит әле. Ул бер көн тотты, ошатты, тагын тотам әле, дип сөенеп йөри. Ходайның рәхмәте белән тормышы да җайланыр әле. Мин элек тә ифтар, Коръән ашлары үткәрә идем, әмма ураза тотуның мәгънәсен аңлап җиткермәгәнмен. Ураза тоту белән күңелгә ниндидер яктылык килә, тирә-як матурая, кешеләргә дә башкача карыйсың. Көндәлек тормышта да кечкенә генә игелекләр эшлисең, эшеңне дә шул юнәлешкә борасың. Узган елны Көрәш сараенда Укытучы елын һәм халык исәбен алуны да истә тотып хәйрия концерты уздырган идек. Быел әлеге программаны республика буйлап дәвам итәбез. Концерттан кергән барлык керем тарихи һәйкәлләрне тергезүгә тотылачак. Аннан соң иҗатыма хәерхаһлы булучыларны 13-14 октябрьдә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе концертлар залына чакырам. Тамашачы өр-яңа җырлардан "авыз итәр", тәүгеләрен тыңлап ләззәтләнер.
P.S. Гөлнара Тимерҗановага танылу алып килгән җыр ничек атала иде, аның авторлары кем? Бу сорауга җавап биргән кешене җырчыдан бүләк көтә.
//ГӨЛИНӘ ХИСАМЕТДИНОВА//
Источник: Ватаным Татарстан
|