Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 27 Июл 2024 Время 05:26
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Пользуетесь ли Вы торрентами?
Всего ответов: 164
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

"Кайтабыз да китәбез шул”, "Ходай үзе сакласын”, "Туганлыкның көче” кебек халыкчан җырлары белән тамашачы күңелен яулаган яшь җырчы Гөлназ Сираева Казанда тәүге концертын куя. 7 апрельдә ул тамашачыларын УНИКС концертлар залында көтеп кала.
– Гөлназ, зур сәхнәгә чыкканыңа әле ике-өч ел гына. Казандагы сольный концертыңа нинди әзерлек белән киләсең?
– Казанда беренчесе булса да, Чаллыда минем өченче сольнигым үтте инде. Концерт 23 март көнне аншлаг белән узды. Бик канәгать калдым. Чаллы Татарстанда зурлыгы ягыннан икенче шәһәр булганга күрә, ул концертларымны бәләкәй концерт дип әйтә алмыйм. Шуңа күрә Казан тамашачысы алдында чыгыш ясар өчен, азмы-күпме тәҗрибә туплап киләм. Казанга тәҗрибәсез килү бик куркыныч булыр иде. Барыбер Казандагы концерттан бераз шүрләп торам әле.
– Концерт нинди темага багышлана?
– Минем тормышымдагы кызыклы вакыйгаларга корылган сценарий нигезендә оештырылды. Күпмедер дәрәҗәдә автобиографик дисәм дә була. Минем белән булган кызыклы хәлләр, үзенчәлекле гадәтләрем, яраткан шөгыльләрем – минем иҗатым белән кызыксынучыларга минем хакта мәгълүмат күп булачак.
– Кызыклы вакыйгаларның кайберләрен атап кит инде?
– Әйтик, беренче тапкыр гашыйк булган мизгел, ирем белән танышу, беренче тапкыр рульгә утыру. Ачып бетермим. Менә шул вакыйгалар эчтәлегенә туры килердәй җырлар белән үрелеп барачак. Гадәти булмаган һәм кызыклы итеп эшлисе килде.
– Нинди җырлар яңгыратачаксың?
– Альбомга кергән җырлардан тыш, яңалары да, халык көйләре дә булачак. Һәр концертымда бер чыгышымны баянга җырлыйм. Татар халык җырларын, ретро җырларны да яратып башкарам. Яшьләр күбрәк яңа җырларны яратса, өлкәннәр элекке җырларны, халык көйләрен тыңлап җаннарына азык таба дип уйлыйм. Концерттан соң: "Яшьлегемә кайтып килгән кебек булдым”, – дип, тәэсирләрен җиткерәләр. Концертны яңа җырлар белән генә тутырмыйм, алай тамашачыга тыңларга авыр була. Кабул итеп бетерә алмыйлар.
– Димәк, халык күңеленә сеңгән җырлар ярдәмендә тамашачы игътибарын яулау җиңелрәк?
– Белмим, җиңелрәк дип әйтмәс идем. Концерт күңеллерәк үтә. Аннан соң, ул җырларны онытып бетерергә ярамый, аларның тәрбияви йогынтысы бик көчле бит.
– Иң зур хыялың нинди?
– Дөнья буенча сә¬яхәткә чыгып китәсем килә. Бер елымны да сарыф итәр идем шуның өчен. Яхтада яки велосипедка утырып сәяхәткә чыгып китүчеләргә бик кызыгам.
– Чыгып китәргә мөмкинлек бармы соң?
– Бик теләсәң, мөмкин эш, әлбәттә. Бер тиенсез чыгып китүчеләр дә бар бит. Максатка ныклап тотынырга гына кирәк.
– Сәхнәгә сине кем киендереп чыгара?
– Кием модельләрен үзем уйлап табам. Тегүчем бераз төзәтүләр кертеп тегеп бирә. Имиджмейкер да үзем.
– Җырлаудан бушаган арада ниләр белән мавыгасың? Ничек ял итәсең?
– Кинога йөрим, премьераларны бер дә калдырмыйм. "Кинога йөрисеңмени?” – дип сорыйлар кайберәүләр, аптырап. Йөрим шул, яратам чөнки. Бәйләү-тегү белән мавыгам. Тау чаңгысында, тимераякта шуарга, диңгез ярында ял итәргә яратам. Диңгезне үлеп яратам. Төшләремә керә ул.
– Диңгезгә еш йөргәндә генә диңгезне яратам дип әйтеп буладыр...
– Кара диңгездә, Кызыл диңгездә ял иткән бар. Йолдызлыгым буенча минем стихиям – су. Балачакта авылда елгада йөзәргә өйрәндем, шунда су кереп үстек.
– Балачагың ничек үтте? Җырчы булу теләге бала чакта ук бар идеме?
– Аномаль балачак булды дисәм дә ярыйдыр. (Көлә) Мине әни 5 яшемдә үк музыка мәктәбенә бирде. Бакчадан соң бөтен балалар өйгә кайталар, ә мин музыка мәктәбенә китә идем. Тугыз ел музыка мәктәбендә укыдым. Бәләкәйдән башлагач, ике ел әзерлек классына йөрдем. Нык арыган, ташларга теләгән чаклар да булды. Ике мәктәпне дә 4кә һәм 5кә алып барырга бик авыр иде. Музыка мәктәбе коридоры буйлап барганда, һәрвакыт: "Укытучы килмәгән булса гына ярар иде, авырып киткән булса ярар иде, ишек бикле булса ярар иде”, – дип тели-тели бара идем. Коридорның иң азаккы башындагы класс бүлмәсе иде ул безнең. Ләкин шул бүлмәнең ишеге һәрвакыт ачык була иде, һәрвакыт ачыла иде ул. Укытучы бер тапкыр да дәресен калдырмады. Яңа гына укып бетереп кайткан яшь укытучы иде, укытырга көче дә, теләге дә җитәрлек. Азарты, энергиясе ташып тора. Өлкән укытучыларга йөри торган кайбер кызларның дәрестән кире борылып кайтып китүләренә кызыгып үлә идем. Мин өлгереше югары булган махсус класста укыдым. Фортепьянода уйнадым. Менә хәзер карап-карап торам да, минем бармакларым кыска бит. Интегә-интегә, бармакларны кәкрәйтә-кәкрәйтә уйный идем. Бармакларым октавага җитми иде хәтта. Андый чакларда укытучы бармакларны авырттырып тартып-сузып китерә иде. Елыйсылар килә... Менә шулай укыдым. Арып-талып, ачыгып өйгә кайтасың, ә анда дәрес әзерлисе. Атнага дүрт көн иде музыка дәресләре. Арый идем, йокыдан уянулары авыр иде. Әмма үзәккә үтсә дә ташламадым. Димәк үземә дә кызык булган. Ошамаса ташлаган булыр идем. Берьяктан караганда, баланың буш вакыты калмаслык итеп эш йөкләү дөрестер дә. Балакчакта сәләтләр тиз ачыла. Өйрәнү җиңел бирелә.
– Киләчәктә үз балаңны да шундый "авыр” балачакка дучар итәр идеңме?
– Әйе, урамда тикмәгә вакыт сарыф итеп йөргәнче, кирәкмәгән нәрсәгә өйрәнгәнче, баланы мөмкин булган кадәр файдалы эш белән мавыктыру кирәк дип саныйм хәзер үзем дә. Бүгенге көндә ата-аналарның балаларына карата битарафлыгын еш күрәм. Баласы мәктәпкә йөриме, йөри. Шул җиткән аларга. Алай булырга тиеш түгел, дип саныйм.
– Әти-әниең исән-саулармы? Синең җырчы булуыңны хуплыйлармы?
– Әти исән-сау, Аллага шөкер. Тукай районының Күзкәй авылында гомер итә. Әнием вафат булганга дүрт ел була инде. Ул минем "Кайтабыз да китәбез шул” җырының клибын күрми калды. Әнием минем җырчы булуымны бик теләде. Җырчы булу аның тормышка ашмаган хыялы булгандыр, күрәсең. Әти исә җитдирәк һөнәр алырга киңәш иткән иде.
– Өйдә син нинди хуҗабикә?
– Уртача хуҗабикә мин. Начар түгелмен. Ашарга пешерә беләм. Бер көндә өйдәге бөтен эшне эшләп ташлый алам. Һәр почмагын җыештырып, керләр юып, кием шкафларын тәртипкә китереп, ашарга пешереп, төнгә генә эшне бетереп, урынга егылган көннәр дә була. Чама хисен онытуым әнә шулай беленә кайчак. (Көлә)
– Иҗатыңда ирең ярдәм итәме сиңа?
– Башлангыч этапта бик ярдәм итте, ә хәзер бар эшне дә үзем башкарам. Ирем мине аңлый, эшемне хөрмәт итә.
– Синеңчә, бәхетле артист нинди була?
– Үз тамашачысы кү¬ңеленә юл тапкан, концертлары шыгрым тулы заллар белән уза, альбомнары күпләп сатыла торган җырчы бик бәхетле. Тамашачы сокланып караганда, җырчының җырлары халыкка якын һәм кирәк булганда, үзен кирәкле җырчы итеп хис иткәндә генә артист бәхетле була, дип уйлыйм.

Гаиләсе: ире Алмаз
Яшәгән шәһәре: Чаллы
Хобби: компьютер, машина
Уңай сыйфаты: оптимист, тормышны ярата
Тискәре сыйфаты: максималист, кайчак чама хисен оныта
Иҗатмы, гаиләме: 50/50
Хыялмы, чынбарлыкмы: чынбарлык
Киномы, театрмы: кино
Машинасы: "десятка”
Яраткан ел фасылы: яз, көз
Яраткан ризыгы: балык, диңгез продуктлары.
Яраткан чәчәге: лилия
Яраткан җырчысы: Зәйнәп Фәрхетдинова
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 1766 | Добавил: NFS | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

ИлГэрэй

Расширение: 604x454
Рейтинг: 4.2
Загрузок
: 2968
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024