Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 13 Май 2024 Время 12:56
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Какое у вас настроение?
Всего ответов: 3092
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Гадәттә, тамашачының артистка мәхәббәте арткан саен, артистның хакы, ягъни билет бәясе дә кыйммәтләнә бара. Чөнки кеше барыбер аны карарга, тыңларга килә бит. Ә менә "Мунча ташы” артистлары, гади халыкның хәлен аңлап, билет бәяләрен ничә ел үзгәртми инде. 
Казанда узган концертларның билет бәясе 250 сумнан башланды, иң кыйммәте 600 сум иде. "Безгә күбрәк кеше килсә яхшырак. Акчасы аз тамашачы өчен дә үтемле бәя бар, "крутой”лар, байлар өчен исә югарырак”, – ди театрның җитәкчесе Гамил Әсхәдулла. Быелгы программа "Пәри туе” дип атала. Кешенең кайвакыт файдасыз, мәгънәсез эш белән булышуына ишарә. Театрда җитәкче алышыну чорында коллективны таркатмыйча саклап калган, театрны үзенең баласы итеп күргән җитәкчене хөрмәт итәләр, яраталар. Тамашачының үзе кебек гади, халыкның үз кешесе булган Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулла белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Артист белән очрашу "Мунча ташы” Казанда ун көн буе чыгыш ясаган вакытта булды.
Әңгәмәбез менә болай башланды:
– Исәнмесез, Гамил абый! Мин "Кәеф ничек?” газетасыннан.
– "Кәеф ничек?” гәҗите исәнмени әле ул? "Музыкаль каймак”ка әверелгән дип ишеттем бит мин аны.
– Юк ла, "Музыкаль каймак” аерым газета булып чыга.
– Ә-ә, белмим тагын, хатын шулай диде. Газетагыз кечерәйгәч язылмый башлаган идек. Безнең хәзер шул хакта мәзәк тә бар.
"...Нәрсә бөкерәйдең? "Кәеф ничек?” гәҗите сыман кечерәеп, бөрешеп калгансың бит...” дигәнрәк.

Шул вакыт ишек ачылып, ишектә Искәндәр Мотыйгулла күренде.
– Безнең фотосессия буламы? Матур костюмымны кайтарып җибәрәсе идем, – диде ул, сәхнә образыннан чыкмыйча.
Гамил абый телефон аша тиз генә фотосессия мәсьәләсен хәл итте һәм Искәндәр абыйга матур костюмын кайтарып җибәрмәскә кушылды.
– Гамил абый, "Мунча ташы” тамашалары аншлаг белән бара. Уңышның серен нидә күрәсез?
– "Мунча ташы”н халык үзе теләп үстерде, безнең мәзәкләребез, шаяруларыбыз да, артистларыбыз да – халыкныкы. Сере шунда дип уйлыйм.
– Җитәкче булып эшли башлагач, Сез театрда нинди үзгәрешләр керттегез?
– Театрның төп традициясе яшәп калды. Сатира белән бергә үрелеп баручы фольклор юмор, ягъни халыктан кергән юмор. Шәмси Закирович киткәч, мин театрга яшь артистлар җыйдым. Юморны төрле буын вәкилләренә ирештерү өчен. Безне хәзер өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә карый. Яшьләр белән уртак мөгамәлә табып эшлибез. Яшь артистлар прикольный юмор яраталар. Яшьләрнең үз ритмы, үз юморы. Һәрвакыт эзләнүдә алар. Менә быел кызыклы музыкаль номер куйдылар. Әйтәсем килә, яңа программада күптәнге хыялыбызны чынга ашырдык. Белүегезчә, без кайчак туйлар алып бару эше белән дә шөгыльләнәбез бит. Эш барышында күргән-ишеткән мәгълүматны җыеп, бик күп еллардан соң, ниһаять, күрсәттек. Туйларда безнең күзгә күренгән хәлләрне сәхнәләштердек. "Туйдан соң икенче көнне” дип атала ул. Туй узгач, кода-кодагыйларның, яшь парның бер-берсенә чын мөнәсәбәте, чын йөзләре ачылганын күрсәтәбез. Шул рәвешле быел гыйбрәтле темаларга алындык. Буйдаклык проблемасы, үзара ярыша-ярыша яшәүче байлары, пенсионерларның бүгенге хәле турында сөйлибез.
– Яшь артистлар "Мунча ташы”на эләгү өчен нинди имтихан уза? Сезнең театрга эшкә керү авырмы?
– Бернинди имтихан узмыйлар. Талантлары, теләкләре булса, мин аларны эшкә алам. Иң мөһиме: типаж кирәк. Яшьләр берничә көн безнең репетицияләрне карап утыралар, ничек уйнарга кирәклеген шунда аңлап, безнең арага кереп китә алса, бездә калалар. Мәсәлән, Рөстәм Хәсәнов исемле яшь артистыбыз безне эзләп Башкортстанның Чакмагыш районыннан тикле килде.
– Театраль яки сәнгать белеме булу мөһимме?
– Юк, мөһим түгел. Театр училищесы бетергән кеше ул юмор буенча эшләп китә дә алмаска мөмкин. Ә болар беренче көннән үк юморга кереп китәләр.
– Гадәттә, яшьләр өлкән буынга алмаш буларак күзаллана. Алар арасында сезгә, «карт ташлар»га алмаш булырлык өметлеләре бармы?
– Безнең театрда буыннар традицияләрне сеңдереп, бер-берсен тәрбияләп, алыштырып яшәү кабул ителгән. Хәзерге яшь артистлардан мин бик канәгать. Бик тырышлар, талантлылар. Әлегә үз-үзләрен аклап киләләр. Йөргән таш шомара, алар да безнең белән эшләгән саен, гастрольләрдә йөргән саен остаралар. Әнфис Кәлимуллинның идеяләре ташып тора, үзе юмористик әсәрләр яза. Мин аны хәзер алып баручы буларак та чыгарам. Рөстәм Хәсәновны да тамашачы бик яратып кабул итә.
– Узган программаларның берсендә Сезне Әлмәндәр бабай итеп күрдек. Тамашачы буларак әйткәндә, бу роль нәкъ сезнең өчен икән. Камал театрында "Әлдермештән Әлмәндәр”не репертуарга кайтарыр өчен Әлмәндәрне башкарырдай артист юк. Әгәр мөмкинлек туса, бу рольне башкарыр идегезме?
– Шәүкәт абый Биктимеров кебек кешеләрне алыштырып булмый. Аның Әлмәндәре мәңгелек образ булып күңелләргә сеңеп калган. Без ул сәхнә әсәрен ремейк буларак кына ясадык. «Хәзерге заман Әлмәндәре нинди булыр икән?» – дип уйланулардан чыгып кына. Әлмәндәр карт ролен башкару турында уйлаганым да юк. Андый тәкъдим ясаучы кешене: "Юләр тәкъдим белән йөрмә әле”, – дип сүгеп җибәрер идем.
– Сезнең тамашаларда Илсур Метшинны күрергә мөмкин. Казан мэры "Мунча ташы”н ярата бугай?
– Мэр гына түгел, элекке Премьер-министр, хәзерге Президент Рөстәм Миңнехановның да безнең тамашаларга берничә тапкыр килгәне бар. Илсур Метшин исә мәзәкләрне үзе дә оста сөйли. Илсур әфәнде белән безнең дуслык Түбән Камада ук башланды. Аңа кадәр безгә ярдәм кулы сузган кеше булмады. Түбән Камада эшләүче театр буларак, ул безгә ярдәм итте, автобус бирде. Автобус булмаса, безнең театр, бәлки, беткән дә булыр иде. Мөгаен, сәхнәгә чыгарган гыйбрәтле хәлләрне, юмор аша күрсәткән проблемаларны алар да күрәдер. Элек безне партиячеләр: "Нигә алай сөйлисез?” – дип сүгәләр иде. Ә хәзерге җитәкчеләр алар кебек түгел, тәнкыйтьне аңлыйлар, игътибар итәләр. Элекке Президент Минтимер Шәймиевнең дә безгә: "Егетләр, җәмгыятьне акыл белән тәнкыйть итәргә, сәхнәдә күрсәтергә кирәк. Бу өлкәдә "Мунча ташы” – иң уңышлы эшләүче театр”, – дип уңышлар теләп киткәне бар. Без урынын, чамасын белеп, тамашачы аңларлык итеп тәнкыйтлибез. Конкрет бер шәхестән, аерым бер җитәкчедән көлү юк бездә. Без, фәлән җитәкченең чын тормышын, эшен күрмәгән килеш, аның урынында булып карамаган килеш, ул булып ничек уйныйк ди?! "Мунча ташы” – импровизация театры. Ә сәхнәдә импровизация кую өчен, актер теманы 130 процентка белергә тиеш.
– Тормышта Сезгә һәм театрга иң күп кагылган, иң борчыган нинди проблеманы әйтер идегез?
– Бу программада бер шундый төрттерү бар безнең: бай абзый бер җырчыны сүгә, спонсор булырга ризалашмый. Тормышта да эстрада артисты беркайдан да ярдәм көтә алмый, үзе мөстәкыйль булса, әтисе акчасына үсеп китсә генә инде. Артистларга иҗат итү өчен ярдәм булмавы борчый. Үзебезнең театрга кагылган проблемаларны хәл итәргә тырышабыз. Шулай да тормыш авырайды дип әйтергә кирәк. Телевидениегә, газетага реклама бирү бәясе һаман арта бара, аппаратуралар кыйммәтләнә. Безнең бер микрофон гына 20 мең сум тора. Шәхси эшмәкәрләр өчен пенсия фондына күчерелә торган акчаны 34 процентка кадәр арттырдылар. Боларның барысы да кесәгә суга. Кече эшмәкәрлеккә ярдәм итәбез, дисәләр дә, ярдәме бик күренми әле. Мәскәүдән һаман да "юләрски” указлар төшеп тора. Ә билет бәясен арттырмыйбыз. Тамашачы безгә йөри, шуңа да әлегә финанс проблемаларын акрын гына җиңеп барабыз.
– "Мунча ташы” дөньяга чыккан вакытларда театрны үзешчәнлектә гаепләүчеләр, тәнкыйтьләүчеләр булмадымы?
– Юк, андый кешеләр күренмәде, андый сүз ишеткән юк. Аннары без әллә ни зурга да дәгъва итмәдек. Югары профессиональлеккә дә омтылганыбыз юк. Үзешчәнлек сүзе безгә туры килми инде хәзер. Без алга киткән тамашачы өчен эшлибез.
– Тамашачыны елатуга караганда, көлдерү авыррак, диләр. Программаны әзерләү авыр биреләме? Әзерләнү процессы ничек бара?
– Бик авыр бирелә. Яз көне казның йомырка өстендә утырганын күргәнең бармы? ...Борыны белән һаман йомыркаларын кузгата, саламын күмә, мамыгын коя. Бәбкә чыгарырга ничек кенә тырышмый! Менә без дә шул каз кебек. Ике ай буе талашып, акырышып, көлешеп мәш киләбез. Процессы кызык аның. Әмма әзерләнү барышында тамашачы яратырмы, аңлармы дигән курку да була. Тфү-тфү, Аллага шөкер, ерып барабыз әлегә.
– Үзе бер спектакль, димәк. Шуны сәхнәдән күрсәтергә, үзегез булып уйнарга теләк юкмы соң?
– (Көлә) Әйбәт идея бирдең әле син! Театрның берәр юбилеенда шундый күренеш тә булыр бәлки.
– Көтеп калабыз. Әңгәмә өчен бик зур рәхмәт, Гамил абый. "Мунча ташы”на уңышлар телибез! Ташларның кызуы бетмәсен!

Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 3055 | Добавил: NFS | Рейтинг: 4.6/5 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Хәния Фәрхи

Расширение: 320x480
Рейтинг: 5.0
Загрузок
: 2415
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024