Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 15 Май 2024 Время 04:24
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Вы нашли то что искали?
Всего ответов: 1073
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Илназ Сафиуллинның беренче сольный концерты Казанда искитмәле зур ажиотаж тудырган иде. Илназның тамашачысы, күбесенчә – яшьләр. Яраткан тамашачылар белән кабат күзгә-күз очрашырга теләп, аларга иң матур җырларын ишеттерергә теләп Илназ кабат концертына чакыра. Дусларча һәм яшьләрчә күңелле кичә 7 март көнне Маяковский урамында урнашкан альтернатив стилистикасы белән танылган "Җелтая кофта” клубында узачак.

– Илназ, беренче концертларың зур уңыш белән узган иде. Әле күп вакыт та узмады, инде икенче концертыңны куясың икән.
– Җыр өлкәсендә генә түгел бөтен иҗади эшчәнлегемнең нәтиҗәсе булды ул концерт. Бер атна алдан билетлар сатылып беткән иде. Концерт буе тамашачылар, күбесенчә яшьләр рәхәтләнеп кушылып җырлап утырдылар. Соңгы җыр итеп "Яңа гасыр татар яшьләре” җырын җырлаганда барысы да аягүрә басып җырлады, сәхнәдән җибәрәсе килмичә тотуларыннан күзләремә яшьләр килде. Мактанып әйтмим, чынлап менә берсе дә ашыгып гардеробка чыгып чапмады. Күптән түгел шул концертның DVD язмасы да дөнья күрде. Аны карап, сүзләремнең дөреслегенә инана аласыз.
– Концерттан алган уңай тәэсирләрне кабат яңартырга телисең инде алайса?
– Беренче концерт өчен тулы зал белән бер генә көн үткәрү дә бик яхшы иде. Күпләр аз булды, дигән фикерләрен җиткергәч, иҗат белән күбрәк шөгыльләнергә һәм тагын да күбрәк тырышып эшләргә кирәклеген аңладым. Беренче чиратта, автор-башкаручы буларак мин сәхнәдә җырлавымнан ләззәт алам. Бөтен җанымны биреп эшләгәнгә, җырлаганга күрә тамашачы да миңа тартыла дип уйлыйм.
– Берәр яңалык көтеләме?
– Бу акустик концерт булачак. Гитара, флейта, виолончель, баян кебек тулаем җанлы уен кораллары уйнаячак, үзем дә тере тавышка җырлыйм. Иҗатташ дусларымнан Шәкүрне, татар КВН командасын, Гүзәл Минакованы күрергә мөмкин. Юмор һәм җыр кичәсе була ул. Бик кызык булачак. Концерттан соң дискотека көтелә. Билетлар сатуда инде. 8 март бәйрәме алдыннан булгач, беренче килгән 30 асыл затка DVD альбом бүләк итәчәкбез. Апрель аенда исә Татарстан районнары буйлап зур булмаган гастроль туры үткәреп аласы килә.
– Синең "Тамаша” дигән шәхси кибетең дә ачылды бит. Файда китерә башладымы?
– Ачылганына бер ай гына булды бит әле. Әлеге кибет – татар милли бүләкләр кибете. Музыка, фильмнардан башлап сувенирлар, татарча язулы футболкалар, татарча мәдәни чараларга билетлар сатып алып була. Казан шәһәре эчендә тамашачыга билетларны китереп җиткерү хезмәте дә эшли. Кешегә уңайлы булсын өчен шулай эшлибез. Арзан бәяләргә карамастан дисконт карталар да бирәбез. Шушы ук әйберләрне www.tamasha.ru cайтында да сатыла. Җир шарының теләсә кайсы почмагыннан заказ биреп сатып алырга була. Халык белә башлады инде кибетне, киләләр. Аеруча, студентлар үз итте.
«Тамаша» проекты яшьләр өчен эшләнелде”, – ди Илназ. Шул рәвешле ул татар яшьләрен музыкага, театрга, милли мәдәнияткә тартуга, берләштерүгә үз өлешен кертә. Үзенең "Бердигән шоу” исеме астында дискотека-кичәсен дә башлап җибәрде. Ул әлегә аена бер тапкыр уза, тора-бара атна саен үткәрергә телиләр. "Тамаша” кибетендә Илназның дискларын алырга килүчеләр Илназдан махсус теләкләр һәм автограф та яздырып алу мөмкинлегенә ия. Кибеттә "тере” Илназ Сафиуллинны күреп, аның белән аралашып та китә аласыз.

ФИКЕР
Эльмира Бәйрәмова. Студент, 20 яшь.
"Шәхсән үзем, "Тамаша” кибетенә атна саен йөрим. Татар кешесенә күңел ачу өчен кирәкле булган бөтен нәрсә дә бар дияргә була. Дисклар, татарча китаплар, театр-концертларга билетлар... Чагыштырып карасаң, бәясе дә арзанрак чыга. Сатып алучылар арасында бүләкләр дә уйнаталар. "Бердигән шоу”га да йөрим. Яшьләр күп килә, начар гадәтләре булмаган татар яшьләре җыела анда. Бу дискотека – татар яшьләре җыела торган чын татар рухлы бердәнбер урын. Барысы да татарча сөйләшә, тамашалар татар телендә алып барыла. Бер-беребез белән танышып беттек. Илназ Сафиуллинның иҗатына гашыйкмын, аны хөрмәт итәм. Татар яшьләрен шулай туплап, матур кичәләр оештырганы өчен рәхмәт аңа.
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 1590 | Добавил: NFS | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Татар жыры 2009

Расширение: 1024x683
Рейтинг: 3.0
Загрузок
: 2270
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024