Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 24 Апр 2024 Время 18:50
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Любимый город Республики Татарстан
Всего ответов: 2163
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

"Шиһап абзый үз өенә ут төрткән” дигән хәбәр белән куркып уянды ул төнне авыл халкы. Район үзәгеннән янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, өй эчен тулаем янгын урап алган иде инде. Күрше-тирәләр, бирегә җыелган халык өйдәге әйберләрне алып чыгарга тырышып карасалар да, моның нәтиҗәсе шуның кадәр генә булды. Эш узган, өй эченә баш тыгарлык түгел иде. Янгын сүндерүчеләр ике як күршегә дә ут капмасын дип тырыштылар, шөкер, аларга зыян килми калды. Ул төнне җилсез һава булу да аларга нык ярдәм итте. Шулай итеп, ничә еллар буе бөртекләп җыелган бар мал-мөлкәт, иң аянычы, биш баланы "оясыннан очырган” йорт-нигезнең "көле күккә очты”.
Юк шул, тыныч нигез булмады бу йорт. Күпме борчулар, сагышлар алып килгән йорт булып истә калачак инде бу нигез авылдашлар күңелендә. Әнә шул гыйбрәтләрне күп күргән йортның бүрәнәләре, янып, күмергә әйләнеп, бар хатирәләрне үзләре белән ияртеп алып китәргә теләделәр бугай.
Ашаган белми, тураган белә, ди халык мәкале. Уң як күрше булган Рузалия апа да сүзен әнә шулай башлады. Кемнең кем икәнен аның белән янәшә гомер иткәч кенә беләсең икән.
"Шиһап күрше тормыш иптәше Санияны күрше авылдан алып кайткан иде. Җиңел холыклы, салып алырга да ярата торган күрше кеше баштарак үзенең явызлыкларын әйләнә-тирәдәгеләргә күрсәтмәскә дә тырышты. Бер-бер артлы биш бала дөньяга килде. Әле ул вакытларда күрше дигәнебез бала туу шатлыкларын безнең белән дә бүлешә иде. Еллар үтә торды. Беренчеләре Наилә дә, кулына чәчәкләр тотып, 1 сентябрьдә мәктәп бусагасын атлап керде. Сания да балаларының үсеп, кул арасына керүенә сөенеп бетә алмый иде. Тик язмыш дигәнең аңа сынауларны бер-бер артлы әзерләп кенә торды.
Йокысыз төннәр, җиңел холыклы, салырга яратучы ирнең бердәнбер хыялы җиңел тормышта, үз-үзенә генә рәхәтлекләр тудырып яшәү була. Эчеп кайтып, төне буе сүгенүләре, тавыш куптарулары, биш бала белән ананы урамга куып чыгарулары, ә аларның кача-поса төнне печәнлектә үткәрүләре – берсе дә калмады.
Балалар бигрәк тә кызганыч бит, еш кына жәлләп, төннәрен кунарга үзебезгә алып керә идек. Әле ул гынамы, кайчак, куып чыгарыр алдыннан, Санияны кара яндырып кыйнап та ташлый иде бу ата кеше. Сания атналар буе зәңгәрләнеп беткән күз төпләре белән йөрергә мәҗбүр була иде. Әмма бер генә тапкыр да ул "авызындагы кара канны кеше алдында төкермәде”, барысын да үз эченә җыя белде. Сөйләнеп тә йөрмәде, зарланмады да. Ә ир дигәнең аны изә алганча изде, хәтта 50 килолы газ баллоннарына хәтле күтәртеп ташытты, урманга алып барып, ир-атлар да күтәрә алмаслык бүрәнәләрне күтәртте. Авырлыклар күп төште хатын-кызның арык җилкәсенә.
Балалар исә бу хәлләрне күреп үстеләр. Ә еллар уза торгач, беркөнне авылны тетрәндергән хәбәр таралды. Кырдан капчык белән чөгендер күтәреп кайтып барган җирдән Сания егылып үлгән икән. Бу хәбәргә, исерек иргә караганда, авыл халкы күбрәк кайгырды. Берсеннән берсе кечкенә биш сабый исерек әтиләре янында ничек тормыш итәр? Ничек кеше булып үсәрләр алар? Авыл халкын әнә шундый сораулар бимазалады.
Икенче көнне Санияны бөтен авыл белән җыелып җирләделәр. Санияның үлеменнән соң Шиһапны 180 градуска борып куйдылармыни. Үзгәргәндәй тоелды ата кеше. Ул авызына бер грамм аракы алмас булды. Авыл халкы ул вакытта "Ходай Тәгалә аңа, башына кайгы салып, хак-туры юлны күрсәтте”, — дип сөйләнгән иде.
Тик әле ятим калган балаларның күрәселәре алда булган икән шул. Санияның елын үткәргәч, гаилә башлыгы тагын аракыга үрелә. Гаилә күген тагын кара болыт каплап ала. Ачлы-туклы яшәгән балалар әкренләп үсә тора, туган нигездән тарала тора. Әмма, авырлыкларны күп күрсәләр дә, азып-тузып йөрми алар. Булдыра алганча белем, һөнәр алып, тормышта үз урыннарын табарга тырышалар.
Кайчандыр яшь, гайрәтле булган Шиһап та олыгая башлый. Үзенә төрле чирләр килә. Берничә тапкыр аңын югалтып егыла. Бу хәлләрне күргән өченче улы, электрик һөнәрен үзләштереп, туган авылына, ялгыз әтисе янына кайтып урнаша. Шулай итеп, алар төп йортта әтиле-уллы бергә яши башлыйлар. Ни кызганыч, улы туган йортка үз үлемен эзләп кайткан булып чыга шул.
Ике еллап вакыт узгач, яңа елның беренче иртәсендә авылга "Шиһап малаен пычак белән чәнчеп үтергән”, — дигән тагын бер кайгылы хәбәр тарала.
31 декабрьдә, яңа елга каршы төндә, исереп алган Шиһап улыннан аракы таптыра башлый. Ә улы исә аны тынычландырып та карый. "Әти, бүген бөтен кеше бәйрәм итә, кибетләр дә эшләми, кайдан аракы алыйм соң?” — дип, әтисенә каршы килә. Әмма котырган исерек атаны бу сүзләр генә тынычландырамы соң? Тавыш-гауга озакка китә һәм аны-моны белештермәгән әти кеше малаена пычак белән кадый. Авыр җәрәхәтләр алган улы район шифаханәсендә мәңгегә күзләрен йома.
Кылган җинаяте өчен тиешле җәзасын алган Шиһап 12 елдан соң тагын авылына – үз йортына кайтып төшә. Инде, бәлки, тынычлангандыр, төзәлгәндер дип уйлаган авыл халкы нык ялгыша. Төрмәдән кайтып, биш ел узгач, әнә шулай бер төнне үз нигезенә ут төртә ул. Бу хәл күпләрне аптырашта калдыра. Гаиләсен үз куллары белән җимергән "гаилә башлыгының” башында нинди уйлар булды икән соң? Бары милиция хезмәткәрләре килеп, үзен кулга алганда гына ул: "Үз-үземә язган язмышымның җимешләрен күрәчәкмен”, — дип әйткән, диләр.
Машинага утырткач та, китеп барганда дөрләп янган өенә карап торганын күреп: "Дөнья белән тәмам хушлашып китеп барды бугай ул”, — дип пышылдашты авылдашлар”, — дип, Рузалия апа үз хикәятенә нокта куйды.
Шиһапның күршесе булган Рузалия апаның әлеге вакыйгаларны хикәяләвен тыңлап бетергәч, күңелдә үзеннән-үзе төрле уйлар өермәсе бөтерелде. Нигә бу адәм баласы, Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән тормышта бу дөньяның рәхәтлекләренә чыдый алмыйча, үз язмышын үз куллары белән ботарлый икән соң? Әллә инде бу каһәр суккан аракы дигәннәре дә безне сынар өчен җибәрелгән афәтме? Кемнәрдер шул сынаулар алдында сыгылып төшә бит. Әллә инде бу кылган гөнаһларыңның ахыр килеп якадан тотуымы? Бәлки, үз язмышыңны кирегә борырга маташып та, шуның әҗерен күрүдер. Мондый чиккә адәм баласын ниләр китереп җиткерә икән? Бу сорауларга күпме генә җавап табарга тырышсам да, уйларымның очына чыга алмадым мин. Бәлки, бу уңайдан газета укучыларның үз фикерләре бардыр. Әйдәгез, бергәләшеп уйлашып карыйк әле. Яшәешнең мәгънәсен ачарга тырышыйк бергәләшеп.
P.S. Язмамны тәмамлап, редакциягә илтеп биргәч, әлеге районнан тагын бер хәбәр килеп иреште. Язмам "герое” — Шиһап абый җүләрләр йортында асылынып үлгән. Ни генә булмасын, үлгәннәр турында начар сөйлисе килми. Шуңа да минем язганнарым аның рухына дога булып барып ирешсен инде.
Категория: Общество | Просмотров: 1615 | Добавил: NFS | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Ландыш Нигъмәтҗанова

Расширение: 300x450
Рейтинг: 4.1
Загрузок
: 2534
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024