Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 29 Апр 2024 Время 01:58
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Ваш любимый цвет?
Всего ответов: 1837
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

НӘҖИБӘ ИХСАНОВА, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актрисасы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты. (1938)
Юлбарыска охшаганмы:
Көнчыгыш календаре фаразларына күпмедер дәрәҗәдә ышанам, нинди елда туса, кешенең шул җәнлеккә ошавы да азмы-күпме туры килә дисәм дә була. Чөнки ул календарьне халык уйлап чыгарган бит, ул ничәмә гасырлар буена сыналып килгән. Кайчак андый фаразларга игътибар да бирмим, ә кайчак укыгач, кызык булып китә. Үземне юлбарыска ошаганмындыр, дип уйлыйм. Юлбарыс бик матур, усал җәнлек инде ул. Мин акыллы усал булуны хуп күрәм. Үземне исбатлар өчен миңа бу сыйфатым кирәк. "Юлбарыслыгым”ны аңлатырга тырышам шулай. Юлбарыс усал булмаса, аңа бик кыен булыр иде, аны гел аулыйлар бит. Юлбарысны чынлыкта күргәнем булмаса да, ул җәнлекне яратам. Юлбарыс булуым белән горурланам. Куян яки елан булганчы, юлбарыс булуың яхшырактыр.
Яңа елны кайда каршылый:
Яшь чакта дусларыбыз күп булды. Яңа елларны гел бергә каршылый идек. Дусларыбыз бик әйбәтләр. Араларында хәзер күбесе мәрхүмнәр. Аларны сагынып искә алам. Исәннәрен тәбрик итәм. Күңелемнән гел яхшылык, сәламәтлек, озын гомер телим аларга. Театрда бик матур Яңа ел кичәләре уза иде. Шунда үзебезгә кызык табып, үз күңелебезне үзебез күреп, шау-гөр килеп, Яңа ел каршылый идек. Бүгенге көндә оныклар буйга җитте, безне сөендереп, оныкчыгыбыз Сәидә үсеп килә. Шуңа күрә хәзер күбрәк балалар, оныклар тирәсендә кайнашабыз. Яңа елны да өйдә гаилә белән бергә каршылыйбыз.

РИММА ИБРАҺИМОВА,җырчы, Татарстанның халык артисты. (1950)
Юлбарыска охшаганмы:
Юлбарыс тыштан бик матур булса да, ерткыч җәнлек булуы куркыта. Уенын-чынын кушып сөйләгәндә, минем юлбарыс кебек кешегә ташлана торган гадәтем юк. Үземне яклауга килгәндә исә, бирешергә яратмыйм, әйтәсе килгән сүземне дә әйтми кала алмыйм. Мин үз эшемне үземчә эшләп, тыныч кына яшәргә яратам. Үзем булдырганча, тиешле нәтиҗәгә килергә тырышам. Тормышта кешенең авызыннан тартып алмыйм, кеше өлешенә тимим.
Яңа елны кайда каршылый:
Яңа ел – гаилә бәйрәме булса да, балаларның үзләренчә, минем үземчә каршылыйсы килә. Мин үзем Мәскәүдә бергә укыган иптәш кызларым белән җыелып очрашырга ниятлим. Дуслар белән күрешәсе килә. Барысы да без уйлаганча килеп чыкса, шундый планнар бар иде. Кызым Ләйсән дә үзенең дус кызлары белән бәйрәм итәргә җыена.

ЛЕНАР СӘЙФИЕВ
, җырчы. (1986) 
Юлбарыска охшаганмы:
Мин мәрхәмәтле, юаш һәм нечкә күңелле "юлбарыс”. Ерткыч җәнлекнең усаллыгы, башкаларны куркытып торуы, үзен өстен итеп күрсәтүе миңа хас түгел.
Яңа елны кайда каршылый:
Яңа елны өйдә әни белән каршылыйм да, төнге уникедән соң дуслар белән шәһәр читендә бәйрәм итәргә җыенам. Танк училищесында армия хезмәтендә булганда Яңа елны каршылау нык истә калган. Яңа ел алдыннан мин госпитальдә авырып яттым, 31 декабрьдә чыгардылар. Ул көнне тәмле ризыклардан гына һәм, әлбәттә, спиртлы эчемлекләрсез өстәл әзерләгәннәр иде. Минем бик тә өйгә кайтасы килгән иде. 12 туларга ярты сәгатьләр калганда чыгып китеп булды һәм өйгә кайтып киттем. Үтенеп-үтенеп сорагач, бер көнгә җибәрделәр.

ФӘРИТ БИКЧӘНТӘЕВ, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры. (1962)
Юлбарыска охшаганмы:
Юк, ышанмыйм мин андый нәрсәләргә. Юк-барга күп ышана башласаң, үз-үзеңә ышанычың югалырга мөмкин. Үз-үзеңә ышанырга кирәк бу дөньяда.
Яңа елны кайда каршылый:
Дөресен әйткәндә, Яңа ел бәйрәмен яратмыйм. Шуңа күрә шау-гөр килеп бәйрәм ясауны да кирәксенмим. Яңа елны өйдә гаилә белән бергә тыныч кына, матур итеп каршылыйбыз. Әни дә безнең белән була. Яңа ел фәкать гаилә бәйрәме. Ел саен шулай каршылыйбыз.

ИЛНАЗ САФИУЛЛИН, җырчы (1986)
Юлбарыска охшаганмы:
— Охшаган. Юлбарыс ниндидер җәнлекне тотарга теләсә, шуны тоткан кебек, мин дә бернинди кыенлыкларга карамыйча үземнең максатларыма ирешәм. Холкым тыныч, әмма кирәк вакытта, минем өлешкә тисәләр, бик кызу канлы була алам. Юлбарыс кебек кирәкле моментны, кулай вакытны көтәргә сәләтле. Эшемне ашыкмыйча эшләргә яратам.
Яңа елны кайда каршылый:
Яңа елны туган шәһәрем Әлмәттә әти-әниләр белән бергә бәйрәм итәргә җыенам. Дуслар белән каршылаган Яңа ел бәйрәмнәре кызык булып истә калган. Бер елны фейерверк шартлатканда уеннан уймак чыга язды. Ут элдереп, карга кадап куйдык та, без йөгереп киткәч кенә шартлаткыч җиргә авып төште. Һәм яткан килеш ата башлады. Барыбызда чаптык, кемгәдер тиде дә әле. Каты тавыштан 50 метр радиуста торган машиналар да "кычкыра” башлады. Кешеләр тәрәзәдән, балконнан карарга чыктылар. Матур гына бәйрәм иткән кешеләрнең тынычлыгын бозган идек шулай. Хәзер мондый эшкә җитди карыйбыз инде. Шартлаткычлар белән аеруча сак булырга кирәк.

КАМИЛ КӘРИМОВ,язучы, танылган сатира остасы (1950)
Юлбарыска охшаганмы:
—Үземне дөньяга килергә мәҗбүр иткән Юлбарыс елына ничек ышанмыйсың ди инде. Гомумән дә ул минем хөрмәт иткән елларымның берсе. Юлбарыс мәчесыманнар семьялыгыннан. Ул тыштан мыштым, тыныч җан иясе. Мин аның бу сыйфатларын үземдә дә бар дип саныйм. Күкрәк киереп, "менә мин кем” дип йөри торган гадәтем юк. Иркенлек, җылылык, иркәлек, тынычлык яратам. Дәресен әйткәндә, мин — тук юлбарыс. Үз рәхәтемне үзем белә торган чорым. Тыныч кына иҗат итәм.
Яңа елны кайда каршылый:
— Тыныч кына, артык шау-шуларсыз гына. Өйдә. Алла боерса, минем талисманым булган Юлбарыс һәм юбилей елымда укучыларымны яңа романым белән сөендерергә исәп бар әле. "Күләгәсез кеше” дип аталган бу иҗат җимешем, элеккеләре кебек үк үз укучыларын сөендерер дип уйлыйм. Дөньялары гына тыныч-имин килсен.

РАМИЛ ГАРИФУЛЛИН, танылган психотерапевт:
(1962)
Юлбарыска охшаганмы:
— Мәчеләр, юлбарыслар, арысланнар минем иң хөрмәт иткән җанварларымнан алар. Чөнки алар үзләрен карап, пөхтә йөртүчеләр. Кешеләр дә алар кебек чисталыкны карап, күзәтеп торсалар, бу дөнья бәлки болай пычраклыкка, бозыклыкка батмас иде. Һәм тагын бер нәрсәне искә төшереп үтәсем килә, мәче бит ул һәрвакыт өскә үрмәли, бу дөньяны өстән күзләп, барлап фикер йөртә. Шуңа да киләсе ел — Юлбарыс елы безне чистарынырга өйрәтер дип уйлыйм.
Яңа елны кайда каршылый:
— Гаиләм белән. Бу — минем ел. Мин хыялланган, мин үзгәртергә җыенган ел булачак. Юк, бөтен дөньясын дип әйтмим, кешеләрнең эчке дөньясы турында сүз бара. Алар күңелләре, рухлары белән чиста булсалар, без бу дөнья ыгы-зыгысыннан бик тиз чыгарбыз, Алла боерса.

Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 2378 | Добавил: NFS | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Ландыш Нигъмәтҗанова

Расширение: 320x480
Рейтинг: 4.9
Загрузок
: 2645
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024