Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 27 Апр 2024 Время 01:39
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Ходите ли вы на выборы?
Всего ответов: 223
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Кайвакыт кесә каракларыннан да әрсезрәк була алар. Телисеңме син моны, теләмисеңме, ләкин күп очракта аларга соңгы акчаларыңны чыгарып салырга мәҗбүр буласың.
Шулай йокыдан уянып килүче берәүнең кесә телефоны шалтырый. "Сезгә кәрәзле компания абонент хезмәте шалтырата, оператор Алексей, - ди бер ир ягымлы тавыш белән. – Техник сәбәпләр аркасында сезнең номерның сүндерелүе һәм юкка чыгу ихтималы бар. Әгәр дә номерыгызны саклап каласыгыз килсә, фәлән номерга 500 сум акча җибәрергә кирәк булачак”. Гади абонентларның кесәләрен бушатуга корылган бер алым бу. Беркайчан да тиз арада белмәгән номерга акча салырга ашыкмагыз. Иң элек телефон компаниясенең абонент хезмәтенә шалтыратып алырга кирәк. Биредә исә сезгә бернинди номерның юкка чыкмавын һәм бу бары тик кәрәзле караклар эше икәнен тиз төшендереп бирерләр. Шулай итеп сез телефон хулиганнарының хезмәт хакын биш йөз сумга киметә алачаксыз. Мондый төр шалтыратулар вакытында башыгызны артык чуалтмасыннан өчен, беренче минуттан ук әңгәмәдәшегезне "өч хәрефкә” җибәрсәгез яхшырак булыр.
Киң таралган алдауларның тагын бер төре – көтелмәгән смс хәбәр җибәрү. Эчтәлекләре төрле була, барысы да ясалма "операторларның” фантазиясе белән бәйле. "Сезгә өстәмә WAP функциясе кертелде. Бәясе тәүлегенә 39 сум. Әгәр дә аннан баш тартасыгыз килә икән, ... номеры буенча шалтыратыгыз”. Яисә тагын да примитиврак хәбәр хатлары килеп җитә: "Минем баланста акча юк. Зинһар, 100 сум сал әле. Иртәгә үк кайтарып бирермен. Кеше исеме (гадәттә, иң киң таралган исемнәрне кулланалар)”. Шулай бер дусның сөйләгәне хәтердә. Саша исемле кеше телефонына акча салырга сораган. Дустым үзе белгән бөтен Сашаларны искә төшерә. Бер танышы бар икән. Ул, бәхеткә, үзенә язган абонентка түгел, ә танышының номерына 100 сум салган. Хәлне Сашадан сорагач, көлешкәннәр генә. Махсус терминаллардан акчаны ялгыш башка номерга күчерүләр дә гадәти күренеш. Үзегезнең дә мондый ситуациягә эләккәнегез бардыр. Кәрәз караклары әлеге системадан да оста файдалана. Сезгә шалтыратып, номерга ялгыш күчерелгәнне аңлаткан булып, фәлән номерга 100-200 сум акча күчерүне сорыйлар. Исәптәге акчаны тикшерүне башына да китермәгән кайбер беркатлы кешеләр бу очракта да ярык тагарак алдында басып калалар.
"Котлыйбыз! Безнең радиостанция бәйрәм уңаеннан бүләкләр уйната. Сез – җиңүче!”, дигән смс-хәбәр килсә, күккә сикерергә ашыкмагыз. Хәбәрдә язылган телефон номерына шалтыратуга, сезгә җиңгән бүләгегезнең салымын түләргә кушалар. Шатлыктан башы әйләнгән абонент, әлбәттә, бүләкнең ничәдер процентнын гына түләргә әзер. Ләкин халык әйткәнчә, бушлай сыр капкында гына була. Интернет аша кеше башын аңгырайту - аеруча киң кулланыла торган алым. Мисал өчен, "Сөйгәнегезнең смс хәбәрләрен укыйсыгыз килсә, аның телефон номерын җибәрегез, шуннан барлык смс аралашуы сезнең кулда булачак” яки "теләсә кайсы кешене номеры буенча кайда йөргәнен ачыклау өчен бары тик фәлән номерга смс җибәрү дә җитә” дигән элемтә хуҗалары бер кешедән 500 сум акча алырга сәләтле. Гәрчә бер хәбәрнең бәясе нибары 10 сум дип язылап куелган булса да. Кешенең иң изге хисләренә бәреп керердәй смс-хәбәрләр дә килгәли. Әйтик, "Әни, мин авариягә эләктем. Эшне "ябу” өчен акча кирәк. Зинһар, шундый-шундый счетка җибәр”, дип килгән хатка бер әни дә битараф кала алмаячак. Үз улына яки кызына шалтыратып сорарга җөрьәт итмәгән әни, соңгы акчасын да чыгарып салырга әзер, билгеле.
Соңгы вакытта кәрәзле телефон аша кешедән акча җыю тулы бер бизнес челтәренә әверелгән. Мондый җинаять корбаннарыны саны ил буйлап 10 миллион кешедән артып киткән. Һәр кешедән йөзәр сум алган очракта да табыш миллиардлар белән исәпләнә дигән сүз. Гадәттә, бер кеше 100, 300, 500 сумын югалта. Әлләни зур күләмдәге акча булмагач, кешеләр судка мөрәҗәгать итүне кирәк дип санамый. Җинаятьчеләр шул форсаттан файдалана да инде. Шуңа да карамастан, ел саен дистәләгән телефон караклары җинаять эшенә тартыла. Мондый афәткә каршы кәрәзле телефон компанияләре көрәшә аламы икән? Закон буенча операторларының җинаятьчеләрне эзәрлекләү өчен юридик хокуклары юк. Әгәр дә берәр регионда мондый төр алдау чәчәк ата башлый икән, шундук сайтларында үз абонентларын кисәтү башлана. Бер үк номерның акча җәлеп итү очракларына шикаятьләр саны күп булганда, аның турында мәгълүматны махсус МВД өлкәләренә дә җибәргәннәре еш очрый.
Кызык илдә яшибез инде без. Кәрәзле телефон абонентлары арасында смс хәйләгә берничә тапкыр эләгүчеләр дә бар. Алар бер үк тырмага берничә тапкыр басып баруларын дәвам итә. Телефон белән эш иткәндә, игътибарлырак булыгыз. Кәрәзле караклар нәкъ менә ачык авызларны ярата!

Категория: Общество | Просмотров: 3172 | Добавил: NFS | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Алсу

Расширение: 399x400
Рейтинг: 3.9
Загрузок
: 2321
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024