Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 25 Апр 2024 Время 04:40
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Нужно ли сайту "Облако тегов"?
Всего ответов: 203
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Әллә нәрсә генә булды бу табигатькә! Күрше Сәгадәтбану әби исән чагында әйтә иде: "Хәзер хатыннар да бала тапмый, казлар да бәпкә чыгармый”, – дип. Дөрес, тормыш шартларын яхшырту өчен дәүләт өч йөз мең акча бирә башлагач, арзанга социаль фатирлар өләшә башлагач, адәмнәрнең үрчү кирәклеге исенә төште. Хәтта бетеп бара торган безнең авылда да бәбиләр туа башлады. Тик менә казлар бәпкә чыгармый. Алар бәпкә чыгарганны көтсәң, ач калырсың. Кайда ничектер, әмма безнең авылда бөтен кеше инкубатор, әбиләр телендә, зинадан туган бибиләр һәм чебиләрне үстерә. Бездә дә ел саен бер төркем инкубатор казлары, бер төркем инкубатор үрдәкләре үсә. Кыш буе какылдап, озын муенын сузып таларга теләп арттан чабып интектергән, ипи ашап симергән усал ата каз белән уңмаган әнкә каз яз көне икесенә бер яки ике бәпкә чыгара. Ә элек бер ояга унсигез-егерме бәпкә чыга иде бит. Сары, яшел йомшак "йомгаклар”ның чыккан берсен каз астыннан әнинең алып кергәнен көтә идек. Аларны иске бүреккә салып, җылы мичкә якынрак куеп кадерләп кенә тотасың. Бүреккә сыймый башлаганнарын – тартмага, ә яңа гына чыкканнары һаман да шул бүректә җылынып утыра. Бәби карагандай карарга кирәк. Соңгы бәпкәсе чыкканын көтә-көтә тамактан калган ата каз да әнкә каз яныннан китми. Әнкә каз да, как-как килеп, соңга калган бәпкәсенә әмер биреп утыра. Көчкә түзеп, эшен бетереп чыкканда канатлары һәм күзләре генә утырып калган, җилдә чайкалырга торган әнкә казны кызганып үләсең. Аннан каз гаиләсе бер төркем булып үз тормышын башлый. Менә, ичмасам, чын мәхәббәт.
Ә хәзер... Әнкә каз нәүмизләнеп йөрмәсен дип, ун-унбиш инкубатор бәпкәләрен сатып алып бирергә кирәк. Казлар да акча заманы килгәнне чамалады, ахры. "Алып бирерләр әле”, – дип өметләнеп тынычлап йөриләр. Нәсел калдыру уе белән дә баш ватып азапланмыйлар. Быел дә әни яңа чыккан инкубатор бәпкәләрен казга ничек биргәнен сөйләде. Шөкер, каз чит бәпкәләрне үз токымы итеп таныган. Үстерергә, җылытырга ризалык биреп, кабарынып, канатларын ачыбрак, җайлап утырган. Тик менә кибеттән сатып алган, әнкәне кем дип тә белмәгән бәпкәләр генә казның әле канатын, әле борынын, әле койрыгын чукып интектергәннәр. Әниләре белән танышу әнә шулай узган. Канат астына керә белмәгән бәпкәләр бер-ике көндә анысына да өйрәнгән. Туңып үләсең килмәсә – өйрәнерсең. Тормыш бөтен нәрсәгә дә өйрәтә шул. Ата каз исә бәпкәләргә гомумән якын китерми, әйтерсең үзеннән туганнар.
Мәхәббәт дигәннән, казларның да мәхәббәте аккошларныкыннан ким булмый икән ул. Моннан унбиш еллар элек бездә карасу-күксел ата каз һәм шундый ук төстә, бик нәфис, озын муенлы, кыр казыдай чандыр гына әнкә каз бар иде. Бер-берсен бик сөя иделәр. Ата каз күзенә шул каздан башка каз да күренми, икенче аклы-каралы әнкә каз, үзенә игътибар җитмәгәнлектән, ике-өч бәпкә генә чыгара ала иде. Ә күк төстәге әнкә каз йомырка басып утырганда, ата каз яныннан да китми. Бервакыт, соңгы йомырка калганда, ата каз түзмәгән, әнкә каз янына кәрзингә менеп утырган. Берзаман күрсәк, утыралар болар икәү чөкердәшеп, ә яңа гына борынлап чыккан бәпкә, кәрзиннән мәтәлеп төшеп, кырыйда кычкырып йөри. Шулай яхшы нәселләре белән ничә яз һәм ничә көз сөендергән бу казларның язмышы бик фаҗигале тәмамланды. Көз көне, каз өмәсе оештырганда суярга тиешле, инде каз булган бәпкәләрне әни әтигә биреп тора. Шулчак бер казны әни оядан күтәреп чыкканда артыннан ата каз да ияргән. "И какылдый ата каз, и бии инде янымда, очып-очып килә бит җаным. Нишли соң бу дип аптырадык!”, – ди әни. Тикмәгә булмаган икән ата казның борчылуы. Бәпкә дип белеп, көзге бәпкә зурлыгында гына булган әнкә казны ялгышып суйдырган әни. Ул безнең кайгырганнарны күрсәгез... Каз итенең бер тәме калмады. Мескен ата каз шуннан соң бер казны да үзенә яр итеп сайлый алмады. Берничә ел инкубатор бәпкәләрен саклап үстерде үстерүен. Тик ялгызы картайды. Шушы хәлдән соң үз казларыбыздан уңганыбыз юк.

Категория: Статьи | Просмотров: 1991 | Добавил: NFS | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Булат Җиһаншин

Расширение: 320x480
Рейтинг: 5.0
Загрузок
: 2409
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024