Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 27 Июл 2024 Время 02:39
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Ваш любимый цвет?
Всего ответов: 1837
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Кинәт кенә телефоным шалтырады. Дустым икән, миңа бер тәкъдим белән чыккан. "Казан егетләре” группасы журналистлар белән матбугат конференциясе уздырачак икән. Анда безне "Казан егетләре” төркеме белән кызыклы әңгәмә көтә. Әлбәттә, мондый тәкъдимнән баш тартып тормадым.

"Казан егетләре” студиясенең ишеген ачып җибәрүгә, мине сөйкемле егетләрнең каршы алуына кәефләрем күтәрелеп китте. Як-ягыма карасам, егетләр үзләре генә, бер журналист та юк, монда килүне башка көнгә күчергәннәр икән. Килеп чыккан ситуациядә егетләр бер дә аптырап калмады. Бәлки, артист булуларыннан файдаланыптыр инде, алар мине әйтерсең лә концерт залында бер тамашачы утырган кебек хис иттеләр. Тамашачыларның күпме булуына карамастан, алар күрсәтеләсе концерт программасын башкарып чыгарга тиеш булган кебек, көлешә-көлешә, минем берүземә генә интервью бирергә булдылар.
— Хәзерге көндә төркемегезнең уңышлы үсешен күреп сокланасың. Мин сезне моңарчы телевизордан күреп кенә белә идем. Ә менә якыннан, сезнең белән күзгә-күз сөйләшүем, күрүем беренче мәртәбә. Тамашачылар алдына беренче тапкыр чыкканда, алар сезне ничек кабул итте?
Артур Минһаҗев:
— Беренче тапкыр сәхнәгә чыккач та, халык безне башта авыррак кабул итте: безнең беркемгә дә охшыйсыбыз килмәгән иде. Яшь, биеп җырлаучы группа буларак, көнбатыш стиль-алымнарыннан да файдалануыбыз безне башкалардан аерып тора иде бит. Табигый ки, җыр сөючеләрдә моңа шикләнеп карау булды.
Сүзгә Марат Галимов кушыла:
— Барысы да тиз генә килми. Халыкның мәхәббәтен, сабыр көткәннәр генә яулый аладыр дип уйлыйм.
— Хәзер инде менә студиягезнең стеналары сезнең уңышларны раслаучы билгеләр белән тулган...
Марат Г.:
— Ул котлаулар-бүләкләрнең һәрберсе дә безгә бик кадерле, хезмәт куеп, тырышып алынганнар. Алар арасында иң кадерлеләре: 2000 елда "Кол Шәриф” исемле җыр белән "Гран-при” алдык, бу Уфада булып узган төрки халыклар фестивале — "Урал моңы”нда булды. Аннан инде 2001 елны "Татар яшьләренең глобаль хөррияте” конкурсында "Иң шәп төркем” исемле номинациядә җиңү яуладык. "Миләүшә” җыры хитка әйләнгәннән соң, 2002 елда бу җыр өчен "Алтын барс” белән бүләкләндек.
— "Казан егетләре” группасының иҗаты белән кызыксынучы буларак, тизрәк җырларыгыз турында сораштырасым килә. Җырларыгыз өчен темаларны каян аласыз?
Артур М.:
— Әлбәттә, тормыштан алабыз. Гаҗәп түгел: заманнар үзгәрсә дә, сөю-сөелү, мәхәббәт төшенчәләре юкка чыкмый. Алар — мәңгелек. Шуңа күрә дә бу тема безнең иҗатта төп урынны алып тора. Күбрәк мәгънәле җырларга, татар халык җырларына игътибар итәбез. Беренче репертуарыбыз исә халык җырларыннан торды. Анда "Күбәләк”, "Матур кызлар”, "Авылым урамнары”, "Бөрлегән” кебек җырлар керде. Яшьләр өчен аерым да иҗат итәбез. Бүгенге көндә группабыздагы яңа егетебез – Айдар – көйләр яза, аранжировкалар ясый. Альбомыбызда чыккан "Җәй” исемле җырга көйне ул язды, ә "Бүләк” җыры исә минем көйгә иҗат ителде. Үз–үземне мактап куйыйм әле.
— Яшьләрне аерып карагач, алар өчен иҗат иткән җырларыгызның мәгънәсе нидә?
Артур М.:
— Тыңлаучыларны тыңлата алу, игътибарын үзеңә карата алу, әлбәттә, мөһим, ә моның өчен кешеләрне уйландыра, сагышландыра торган фәлсәфи җырларның әһәмияте бик зур. Мәхәббәт төрле яшьтәге кешеләр өчен хас булса да, яшьләр тарафыннан бу хис башка төрлерәк, үзенчәлеклерәк кабул ителә. Беренче тапкыр гыйшык тоту, аерылышулар күңелләрен тетрәндерә. Шуңа күрә мәхәббәт турындагы җырларны репертуарыбыз өчен иң уңышлысы дип санар идем.
— Җырларыгызны тың¬лаучы аудитория турында нәрсә әйтер идегез?
Марат Г.:
— Безне төрле яшьтәге кешеләр тыңлый. Өлкәнрәк яшьтәгеләргә татар халык җырлары ошый, аларны җылырак кабул итәләр, концерттан соң килеп кочаклыйлар, рәхмәтләрен ирештерәләр. Яшьләр арасында да татар халык җырларын яратып кабул итүчеләр аз түгел. Халык көйләре безнең халкыбызның фольклорын онытмаска, татар милләте белән горурлануга этәргеч булып тора дип уйлыйм. Шуңадыр да, без башкарган халык җырлары яшьләр арасында да популярлашты.
— Килешәсездер, соң-¬
гы вакытта, заманага ияреп, килешсез, буш эчтәлекле җырлар еш яңгырый башлады. Тагын да популяррак буласы килеп, сездә дә шундый җырлар язу теләге туганы юкмы?
Артур М.:
— Заманага иярү, бары тик тамашачыга ошарга тырышып кына җырлау чын сәнгать була алмый ул. Чөнки җырларны тоя белергә кирәк. Мәсәлән, без үзебезнең "Әти, китмә” җыры белән тыңлаучыларыбызның күңелен җәлеп итә алдык дип уйлыйм. Бу җырда соңгы вакытта бик актуаль булган хатын-кызларның эчкечелек проблемасы алга куелды. Ни кызганыч, бу проблема җәмгыятьтә шактый куркыныч төсмер ала башлады, ул социаль проблемага әйләнеп бара.
Әңгәмәбез, янәдән татар халык җырларына кереп китте. Шул вакытта Марат белән Артур татар халкыбызның "Күбәләгем” җырын заманчалаштырып җырлап җибәрделәр. Моңарчы алар башкаруында бу җырны телевизордан, радиодан яисә сәхнәдә музыка астында гына ишеткән булсам, бу юлы миңа аларның чиста тавышларын ишетергә насыйп булды. Шул вакыт танылган җырчыларыбыз турында уйланып куйдым. Элеккеге елларда фонограмма, музыкага җырлау булмаган бит.
— Үзегезгә үрнәк итеп кемне куяр идегез?
Артур М.:
— Авторитет дип, без Илһам Шакировны саныйбыз. Күптән түгел генә Мәскәүдә аның 75 яшьлек юбилеена багышланган концертта булып кайттык. Аның сәхнәгә чыгып басуы гына булды, Кремль Концертлар залына җыелган халык сәхнәбез легендасын торып басып, көчле алкышлар белән каршы алды. Бу мине тетрәндерде. Безгә Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова кебек олуг җырчыларыбыз белән бергә бик еш сәхнәләрдә чыгыш ясарга туры килә, мин моны безнең өчен зур бәхет дип саныйм.
— Белүебезчә, группагызның составы яңарды. Айдар, яшь солист буларак, барлык кешеләрне кызыксындыра. Барлык игътибарны үзеңә җәлеп итеп алдың бугай инде...
Айдар Әгъләмов:
— Минем өчен иң мөһиме – профессиональ дәрәҗәдә эшләү, иҗат эше белән шөгыльләнү. Һәр кешенең үз эше булган кебек, җырлау, җырлар иҗат итү – минем өчен күңел биреп эшләгән үз эш урыным. 2 нче класста укыганда ук, мин баянда уйный идем. Баянда уйнап җырлаганмын да. Күрәсең, сәхнәгә тартылу да әнә шул вакыттан ук башлангандыр.
— Ә менә икенче юл белән китү мөмкинлеге бар идеме соң?
— Икенче юл булмагандыр ул. Минем әтием физкультура укытучысы булганга микән, физкультураны, биологияне һәм тагын информатиканы яратып укыдым.
— Ә хәзер традицион сорауны бирәсе килә: буш вакытыңны ничек уздырасың?
Айдар Ә.:
— Спорт белән шөгыльләнәм. Әти-әниемне дә онытмыйм, алар янына кайтып киләм. Дусларым белән күрешәм. Тизрәк тормышка ашырырга теләгән хыялым — әти-әниемне, туганнарымны алып, дөнья буйлап сәяхәткә чыгу.
Марат Г.:
— Айдар – бик талантлы егет. Аның группага керткән өлеше шуннан гыйбарәт: ул яшьләргә нәрсә кирәген белә. Безне киңәшләре белән сөендереп тора.
— Ә сезнең яшьрәк вакыттагы булган барлык хыялларыгыз да тормышка аштымы?
Артур М.:
— Армиягә хәтле үк артист булырга хыяллана идем. 23 яшьлек чагымда, хорда басып җырлаганда, аерым гына сәхнәгә чыгып җырлау турында уйландым. Мин үземне хәзерге көндә бик бәхетле дип саныйм. Хатыным, балаларым минем бәхетемне тулыландырып, уртаклашып торалар.
— Тормышыбыз бүгенге көн белән генә чикләнми бит...
Айдар Ә.:
— Алдагы планнарны тормышка ашыру өчен, бик күп эшләргә, тормышны ярата белергә кирәк. Әлегә планнарыбыз турында ачыктан- ачык сөйләп тормыйбыз. Бик күп сөйләдек бугай, сөйләшкәнче, чәй эчеп алыйк.

Көне буе дәресләр белән мәшгуль булып, ашарга да өлгермәгән идем. Шуңа күрә мондый форсаттан файдалану урынлы булды. Мине чәй белән сыйлаган арада, үзләре дә минем турыда бик күп сораштылар. Безнең студентлар тормышы турында да, хәтта минем егетем бармы-юкмы икәне хакында да... Артур: "Сер итеп әйтәм: безнең Айдарның кызы юк”,— диде.
Бу очрашудан соң мин уйланып кайттым. Кем кемнән интервью алганын тәки аңламадым.

Люция ИСМАИЛОВА.
ТДГПУның 3 нче курс студенты.

Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 2340 | Добавил: NFS | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Иркә

Расширение: 335x499
Рейтинг: 3.9
Загрузок
: 2684
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024