Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 26 Апр 2024 Время 01:50
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Какое у вас настроение?
Всего ответов: 3092
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Кочаклашу"Кил, кочаклыйм әле үзеңне!” Бу сүзне ир-атларга ешрак кабатлау мәслихәт. Кочаклашу, бер-береңә яратып орынулар көч һәм энергия биреп кенә калмыйча, дәвалыйлар да икән әле. Күптән түгел галимәр шундый нәтиҗә ясаган. Майама университеты каршындагы эзләнүләр институты директоры Тиффани Филд үткәргән тәҗрибәләр буенча, бер-берсе белән кочаклашкан парларда күңел төшенкелеген киметүче гормоннар күбәйгән, кан басымы төшү, йөрәк эшчәнлеге яхшыру күзәтелгән, кандагы гемоглабин күләме арткан. Ә соңгысы исә, имммунитетның күтәрелүенә һәм сәламәтләнүгә китерә. Хәтта ки шуңа кадәр барып җиткән, хәзер америка табиблары көнгә 4-5 тапкыр кочаклашырга кушылган рецептлар да язып бирә башлаган, ди.
Борынгы бабаларыбыз да кочаклашуның файдасын белгәнннәр. Мәсәлән, Альберт Энштейн эшләүдән туктаган, арыган араларда янына хатынын чакыра торган булган. Берникадәр вакыт кочаклашып торганнан соң үзенә көч керүен сизеп эшен дәвам иткән. Ә детектив тарихлары белән дан казанган Жорж Сименон төшенкелеккә бирелгән, эшкә кулы бармаган вакытларда маникюр салоннарына йөрергә яраткан. Тырнакларының матурлыгы борчымаган аны. Бары яшь маникюршаларның йомшак кагылулары кәефен күтәреп җибәрүен яшермәгән ул.
Хәзер исә бу тыгыз тормышта күбебезнең кочаклашырга вакыты да юк. Тыз-быз чабабыз, артта калмаска тырышабыз... Нәтиҗәдә бер-береңне назларга вакыт та калмый. Ярый да әле аралашырга телефон һәм компьютерлар бар. Шушы максатларны күздә тотып Сингапур галиме Джеймс Те "ерактан кочаклашу” өчен костюм уйлап тапкан. Бу очракта ике кеше дә интернет аша бер-берсен күрәләр һәм махсус жилет аша бер-берсенең кайнар кочакларын тоялар икән. Тик әлегә бу процесс берьяклы гына. Шулай да Сингапур галимнәре борчылмый. Алар уйлавынча бу товарга сорау күп булачак. Мәсәлән, эш буенча еракка китәргә туры килгән әти-әниләргә сабыйларын кочагына алып тыныч йокы теләү, яисә, язмыш тарафыннан аерылып, чит җирләрдә яшәргә мәҗбүр булган гашыйкларга бер-берсенең җылысын тою иң зур бәхет бит.
Бүгенге көндә кочаклашырга яраткан парларның үз бәйрәмнәре дә бар. Һәр елның 21 нче гыйнвары бөтен дөнья күләмендә халыкара кочаклашу көне буларак билгеләп үтелә. Бәйрәм инде күптән үткән икән дип кайгырмагыз, сөйгәнеңне, әти-әниләреңне, әби-бабайларыңны кайнар кочагыңа алырга беркайчан да соң түгел.

Источник: Каеф ничек?
Категория: Статьи | Просмотров: 2028 | Добавил: Stifi | Рейтинг: 4.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Татар жыры 2009

Расширение: 1024x683
Рейтинг: 2.0
Загрузок
: 2520
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024