Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 27 Июл 2024 Время 03:16
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Есть ли у Вас web-камера?
Всего ответов: 259
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Моннан бер ел элек башкалабыз Казанда хип-хоп, айренби юнәлешендә җырлаучы «Libertas» төркеме барлыкка килде. Бу төркем «Diskoteka FORUM»га (ул вакытта «Татарлар» дискотекасына) тәүге адымнарын атлады. Бер ел эчендә «Libertas» төркеме яшьләр арасында шактый популярлык казанды, хәзер аларны Казанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә беләләр. Шушы көннәрдә «Libertas» төркеме оешуга 1 ел тулачак. Бу уңайдан яшьләр белән әңгәмә кордык.

Төркемдә Саба районында туып-үсеп, Казанның югары уку йортларында белем алучы 2 егет һәм 1 кыз җырлый. Илназ Казан дәүләт технология университетының 3нче курсында, Фәнир Казан дәүләт технология университетының 1нче курсында, Дилбәр исә Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультетында 2нче курста укый. Тиздән төркемгә тагын бер егет кушылачак. Ул да шулай ук Сабадан икән

Нигә төркемегезне ишәйтергә булдыгыз?

Дилбәр: Илнар бик талантлы егет, аның белән бергә тагын да зур уңышларга, югары үрләргә ирешербез дип уйлыйбыз.

«Libertas» дигән сүз нәрсәне аңлата? Нигә төркемегезгә шундый исем бирдегез?

Фәнир: Латин теленнән тәрҗемә иткәндә «libertas» сүзе «азатлык», «азатлыкка омтылу» дигәнне аңлата.

Кемнең идеясы белән барлыкка килде бу төркем?

Дилбәр: Төркемгә Илназ нигез салды, нәкъ менә аның идеясы белән оешты ул. Беренче җырны ул үзе генә иҗат итте, аннан соң Фәнир белән икәүләшеп яза башладылар. Кыз тавышы кирәк булгач, Илназ мине - сеңлесен төркемдә җырларга чакырды. Тәүге тапкыр сәхнәгә чыккан көн мәңгегә истә калыр, мөгаен. Беренче чыгышыбызда нинди кием кияргә, үзебезне ничек тотырга, ничегрәк селкенергә белмәдек. Ул көнне бик нык курыктык, дулкынландык, каушадык. Шуңа да карамастан, беренче чыгыш бик яхшы узды, яшьләр безне алкышлап, рухи ярдәм биреп торды.

«Diskoteka FORUM»нан тыш тагын кайларда чыгыш ясыйсыз?

Илназ:
Үзебезнең Саба районында үткәрелүче төрле бәйрәмнәрдә, кайвакыт «Үзәк-рarty» кичәсендә җырлыйбыз. Күптән түгел генә Марий-Элда узган татар дискотекасында чыгыш ясадык. 18 мартта «Tamasha.ru» дискотекасына чакырдылар, анда барырга исәп.

Дилбәр: Бик күп җирләргә чакыралар, тик барысына да барырга мөмкинлек юк, аннары бераз куркыта да. Чөнки сәхнәгә чыгуыбызга нибары 1 генә ел.

Җырларыгызны кем иҗат итә?

Илназ: Текстларны үзебез язабыз, музыкасын Сабадан ди-джей Миф яза. Җырларны Казан студияләрендә яздырабыз. Музыканы шулай ук якын дусларыбыз «Иттифак» төркеме дә бирә. Әзер көйгә җырлар язу җиңелрәк.

Шушы бер ел эчендә нинди уңышларга ирештегез?

Дилбәр: Безне хәзер таный башладылар, безнең белән бергә фотога төшәләр. Ә бер чыгышыбыздан соң хәтта автограф та алдылар.

Сездән башка «Diskoteka FORUM»ны күз алдына китерү кыен, чөнки яшьләрнең күпчелеге бирегә нәкъ менә сезне күрергә дип килә. Сезнеңчә, нәрсәгә бәйле бу?

Дилбәр: Анысы дөрес — безне беренче чыгыштан ук яраттылар, җылы кабул иттеләр. Бәлки бу җырның темасына бәйледер, чөнки җырларыбыз халыкны җанландыра, күтәренке кәеф бирә. Кайберләре хәтта кушылып җырлый. Андый вакытта без үзебезне тагын да ышанчылырак хис итә башлыйбыз.

Илназ: Хәзер бит күпчелек җырчылар һаман да шул мәхәббәт турында җырлый. Андый җырлар туйдыра, ялыктыра. Без исә тапталмаган темаларны яктыртырга тырышабыз. Якын арада «Күзләр» дип исемләнгән өр-яңа җырыбыз дөнья күрәчәк.

Фәнир: Җырларыбызда бик тирән мәгънә салынган. Бәлки шул ягы халыкны җәлеп итәр торгандыр.

17 мартта «Крылья» төнге клубында «Diskoteka FORUM»да туган көнегезне билгеләп үтәргә җыенасыз. Халыкны нәрсә белән шаккаттырырга исәп?

Илназ: Беренчедән, дискотекада бары тик яңа җырлар гына башкарырга ниятлибез. Барлыгы 9лап җыр яңгырар дип көтелә. Аннан соң халыкны безгә музыка язучы ди-джей Миф белән таныштырачакбыз.

Дилбәр: Туган көнебезгә көтелмәгән кешеләр килергә мөмкин. Әйтик, безне Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи котларга киләчәк. «Җырламасам да, котлап китәрмен», - диде. Моңа кадәр Хәния Фәрхинең татар дискотекаларында булганы юк иде, бу яшьләр өчен бик күңелле сюрприз булачак.

Бүгенге көндә ярдәм итүчеләрегез бармы?

Фәнир: Безне танытуда, халык алдына чыгаруда «Diskoteka FORUM» зур ярдәм күрсәтә. Алар Интернетта җырларыбызны табып, ошатып, дискотекада чыгыш ясарга үзләренә чакырып алды. Бүгенге көнгә кадәр без шушы дискотекада чыгыш ясыйбыз. Җырлый башлауга ук җырчы Илназ Сафиуллин да үзенең дискотекасына чакырды. Анысына чиксез сөендек, әлбәттә.

Борчыган проблемаларыгыз бармы?

Дилбәр: Барыбыз да студентлар булгач, уку белән берьюлы чыгыш ясап йөрү авыррак. Дискотекадан соң иртә белән торып булмау сәбәпле, дәресләрне калдырган вакытлар бар. Аннан соң акча җитмәү проблемасы борчый. Чыгышлар өчен дә биргән кеше түли, түләмиләр икән, үзебез сорап алмыйбыз.

Киләчәккә нинди планнар белән янып яшисез?

Фәнир:
Төркемне тагын да популярлаштырырга, тагын да күбрәк көч куеп эшләргә ният. Җәйгә таба бер җырыбызга клип төшерергә уйлап торабыз. Телевидениедан һәрдаим клип сорап мөрәҗәгать итәләр.

Туган көнегез белән котлыйм, иҗади уңышлар телим сезгә!
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 1644 | Добавил: NFS | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 1
28 Мар 2010
1. Stifi.ru ( Stifi )
Лично я постоянно слушаю эту группу))) Чаллыга да лично чакырдым))) Килэрбез дип эйтте Илназ.



t by http://uco
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Алсу

Расширение: 595x400
Рейтинг: 4.0
Загрузок
: 2296
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024