Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 27 Июл 2024 Время 02:55
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Почему вы слушаете музыку?
Всего ответов: 177
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

"Татар эстрадасының иң затлы җырчылары – Башкортстан татарлары ул”, – дип шаярткан иде бер дустым. Әмма шаярту артында чынбарлык яшеренгәнен без, музыка сөючеләр, чын мәгънәсендә аңлыйбыз. Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Идрис Газиев, Гүзәл Әхмәтова, Илшат Вәлиев һәм башкаларның иҗатын истә тотып әйткәндер ул, минемчә. Безнең бүген редакция кунагы да чыгышы белән күрше республикадан. Җаны татар теленә сусаган Лилиана Ирназарова, татарча җырлыйсым килә дип, Казан тамашачысын яуларга алынган – тиздән ул беренче җырлар җыентыгын чыгарачак.
— Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы Иске Баеш авылында туып үскән кыз ничек Казанга килеп эләкте икән?
— Иң беренче, әйтеп үтәргә кирәк, татар кызының Казанга тартылуына гаҗәпләнәсе түгел. Мин татар гаиләсендә тәрбияләндем, чыгышым белән дә татар авылыннан. Кечкенәдән үк татарча сөйләшергә, җырларга яратып үстем. Югары сыйныфларга җиткәнче, бу теләгем көчәйде генә. Ниһаять, минем һәм башка татар җанлы башкортстанлыларның бәхетенә "Барс-Медиа” компаниясе, кастинг уздырырга дип, Уфа шәһәренә килде. Мин, чыгыш ясаганда, милләтебезгә булган бөтен мәхәббәтемне күрсәтергә тырыштым. Иҗат итәргә дигән теләгемне һәм тырышлыгымны, Аллага шөкер, ул чакта күреп ала белүчеләр булды. Татар эстрадасына беренче адымнар әнә шулай ясалды.
— Димәк, син инде татар шоу-бизнесында 5 ел? Әмма синең турында никтер аз беләбез?
— "Барс-Медиа” бе¬лән 2005 нче елдан эшли башладым. Шуннан бирле җырлар яздырып, концерт-дискотекаларда чыгыш ясыйм. Үземнең тамашачым бар дип беләм. "Мин идем”, "Мин җыр булып сиңа кайтырмын”, "Сагынуларга, җаным, түз генә” дигән җырларны аеруча яратып тыңлыйлар.
Минем танылуыма килгәндә, Башкортстанда торып, Казанда эшләү алай ук җиңелдән түгел. Ике арада бөтерелеп йөрергә туры килә. Шуңа өстәп, минем үз гаиләм һәм укуым да бар. Аннан соң миңа әле 21 генә бит.
Моңа кадәр җырчылык эшчәнлегемә җиңелчә караганымны үзем дә аңлыйм, инде хәзер җитди алынырга ният. Алдагы елларда тамашачым белән тагын да якынрак булырга тырышырмын, Аллаһы боерса. Казанга күчеп килү турында уйлый башладык инде.
— Әйе, Лилиана, синең кияүгә чыгуың турында язганнар иде. Әле ул чак булачак кияү Эмиль Айзатулла түгелме дип аптырадык?
— Кияү-егет татар шоу-бизнесы белән берничек тә бәйле түгел. Әмма иптәшемне концертта очратуым турында әйтми булдыра алмыйм. Азат баштарак җырчы тормышын аңлап бетерми иде. Рус шоу-бизнесындагыча, бездә дә әдәпсезлек күп дип уйлады ул. Әмма минем тырышлыгым белән без аның күзен ачтык. Без татар халкының шоу-бизнесы әдәплелек кысаларына сыеша. Җырчылар үзара ярдәмләшеп яшибез. Көнләшү юк түгел анысы, әмма ул комачауламый. Киресенчә, кая, бу юлы кемне уздырырмын икән дип, күлмәк тектерәсең. (Көлә).
— Син үзеңне уңган хатын дип саныйсыңмы, Лилиана? Гаиләле булу җырчылык карьераңа комачауламыймы?
— Уңганлыкны Азаттан сорарга кирәктер. (Көлә). Һәрвакыт төрле шәһәрләрдә, концертларда, гастрольләрдә йөрүгә карамастан, мин үземне өйгә күбрәк бәйләнгәнмен дип уйлыйм, өй эшләрен башкарырга, ирем һәм кунаклар өчен төрле тәм-томнар пешерергә яратам.
Гаилә кемгә комачауларга мөмкин инде. Киресенчә, сиңа һәрчак ярдәмгә килергә әзер кешең булуы тормышны җиңеләйтә генә. Сөйгәнем кайчак минем белән гастрольләргә дә йөри. Аның нык җилкәсен һәрчак тоеп яшим.
— Элеккеге остазың Айдар Галимовның да канаты астында үскән кыз бит әле син?
— Әйе, Айдар абыйның җыр студиясендә дә эшләп алу бәхете тиде миңа. Айдар абыйны икенче яктан ачтым ул елларны. Гади, кешелекле остазымнан күп нәрсәгә өйрәндем дип саныйм. Аның яхшы сыйфатлары бик күп, аның кебек тыйнак җырчылар юк диярлек. Аның белән эшли башлаганда миңа 14 кенә яшь иде. Ничек курыкмаганмын икән дип, үзем дә аптырыйм.
"Татар җыры” кысаларындагы "Йолдызлар фабрикасы” концертында чыгыш ясавым да, юктан гына аның белән бергә булмады. Айдар абый белән дуэт башкарганда (автордан: "Яшәргә икән, яшәргә” җыры) мин безнең уңышлы чыгыш ясаячагыбызга бик каты ышандым. Аның белән башкача мөмкин түгел. (Көлә).
— Лилиана, син Италиядә дә татарча җырлап кайткансың икән. Шуның турында да сөйләп үт әле?
— Әйе, булды андый хәл. "Роза ветров” бәйгесе турында күпләрнең ишеткәне бардыр. Вокал белән шөгыльләнүче балалар бу бәйгедә үз сәләтләрен сынап карыйлар. Менә мин дә, башта республика өлешендә катнашып, шунда җиңү яуладым – Мәскәүдәге икенче турга чакырылдым. Ул турда да миңа бәхет елмайды – мин Италиядә үтәчәк финал өлешенә үттем. Италиядә әнә шулай татарча җырлап кайттым. Миңа Гран-при бирделәр. Италия халкы безнең татар телен бик ошатты, күпләр итальян теле белән охшашлыклар таптылар, чагыштыру өчен хәтта үз телләрендә җырлап та күрсәттеләр.
— Башка төр конкурсларда да катнашканың булдымы?
— "Урал моңы”, "Дуслык моңы”, "Сарманай моңнары”, "Кушнаренның яшь сандугачы- 2004” конкурсларыннан Гран-при алып кайттым. "Татар моңы” бәйгесендә дә катнашу теләге бик зур иде. Әмма быел никтер килеп чыкмады. Алдагы елларга өметләнеп калам инде. Конкурсларда катнашырга яратам, кечкенәдән шулай күңелгә сеңгәнгәдер, бәлки.
— Балалар өчен вокал студиясе ачарга кирәклегенә алайса үз мисалыңда инангансың инде?
— Дөрес, кечкенәдән җыр дәресләре алган балалар сәнгатьне яратып үсәләр, бәйгеләрдә катнашып, көрәшергә өйрәнәләр, җиңүләр яулап, үз-үзләренә ышана башлыйлар. Менә шуңа күрә дә, табигатьтән бирелгән сәләтне үстерү мөмкинлеге булсын өчен, мин балалар җыр студиясе ачарга булдым. Иң мөһиме: бу студиядә профессионал белгечләр укыта. Уфада мондый мәктәбем инде эшләп килә. Казанга күчеп килә калсак, башкалада да мондый үзәкне булдырырга исәп.
— Лилиана, кайбер җырларыңа көйне дә үзең язасың бугай?
— Әйе, шулай. «Кайтам, диеп киттең», «Сагынуларга, җаным, түз генә», «Барыбер яраттың» җырларының көе үземнеке. Музыкаль белемем булмаса да, дөньяны музыка аша танып беләм. Кичерешләрем, уй-фикерләрем музыка аша яңгырый. "Сагынуларга, җаным, түз генә” җырын иҗат итүемнең тарихы минем Казанга укырга китүем белән бәйле. Әниемә сагыну хисләрен шушы җыр аша белдердем.
— Иҗатыңда нинди яңалыклар көтелә?
— "Син генә” исемендә беренче альбомымны әзерләп йөрибез. Бу җыентыкта төрле стильдәге җырлар булачак, лирик җырлар белән беррәттән халык җырларын да кертергә исәп. Шулай ук ирем Азат белән бергә башкарылган «Мәхәббәтле кайнар гөлем» дигән дуэт та бу җыентыкка керер дип уйлыйм.
— Җырларыңны нинди стильдә башкарасың?
— Күңелемә джаз якын. Шул стильдә дә җырлар булыр альбомда. Югары музыкаль белем алу теләге белән янам, укырга керә калсам, нәкъ джаз бүлегенә барачакмын.
— Бүгенге көндә нинди югары уку йортында белем аласың?
— Татар дәүләт гуманитар педагогика университетында социаль-икътисадчы белгечлегенә укыйм. Дөрес, читтән торып укыйм. Монда укырга керүем дә бик кызыклы булды. Казанда уку күптәнге хыял иде ул минем. Шулай Казанда тукталган чакның берсендә, әнием һәм аның апалары белән шәһәр буйлап йөрергә чыккан җирдән, шушы факультет турында белешмә-игълан күреп алдык. Миңа җитә калды – шунда ук университетка йөгердем. Ул көнне документлар кабул итүнең соңгы көне иде. Ике сәгать соңрак барган булсам, Казансыз кала идем менә. (Көлә). Шуңа күрә дә башкаларга киңәшем – үзегезнең ни теләгәнегезне аңлап алгансыз икән, шул юлдан барыгыз, тырышыгыз, киртәләрне җимерегез – үзеңнең бәхетең өчен көрәшергә кирәк.
— Син — сәхнәдә һәм син – тормышта. Бу бер үк Лилианамы яисә икесе ике төрле кешеме?
— Икесе ике төрле кешедер. Сәхнәдә мин тыйнак, ә тормышта тиз генә кызып китә алам, үз сүземне каерырга мөмкинмен.
— Үз концертыңны уздыру нияте юкмы соң әле?
— Башкортстанда соль¬ный концертым булды. Татарстанда иртәрәктер дип уйлыйм. Әмма бер-ике елдан уздырырлык итеп өлгерергә кирәк. (Көлә). Концерт кую җырчылар өчен бик кирәкле дип саныйм. Менә мине карагыз дип әйтер өчен түгел, ә тәҗрибә туплау өчен. Һәрбер концерт чыгышы белән син үсәсең. Чыгышларың күбрәк булган саен, синең актерлык сәләтең дә шомара, залны та тирәнрәк тоя башлыйсың.
Шуңа да һәр төр концертта яратып катнашам.
Тиздән Сабантуйлар җитәр, тамашачым. Әйдәгез, бергәләп ял итик, бәйрәм итик. Без, җырчылар, сезнең күңелне күрергә һәрчак әзер.
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 2849 | Добавил: NFS | Рейтинг: 4.7/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Libertas

Расширение: 604x453
Рейтинг: 4.3
Загрузок
: 2303
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024