Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 29 Мар 2024 Время 09:22
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Сколько Вам лет?
Всего ответов: 2223
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Президенты вазифаларына керешүенә 100 көн булды. Сәяси даирәләрдә мондый сан шактый әһәмияткә ия һәм дөнья практикасында аны ил җитәкчесенең, сәясәтченең яңа вазифасындагы эшенә тәүге бәя бирү, анализ ясау өчен кулланалар. Бер караганда, 100 көн җитәкче эшчәнлеге өчен әлләни күп вакыт та түгел шикелле. Әмма кемнәргәдер сүз уйнату өчен кайчак бу вакыт аралыгы да җитеп ашкан кебек. Хәер, бүгенге заманда, фәнни-техник алгарыш чорында, җитәкченең эшенә бәя бирү, бәлки, кирәктер дә.
Рөстәм Нургалиевичның Татарстан Президенты вазифаларына керешүе республика халкында әлләни ажиотаж тудырмады кебек. Чөнки ул каяндыр читтән китереп куелган кеше түгел, шушы җирдә туып-үскән, үз хезмәте, тырышлыгы, үҗәтлеге, сәләте белән үзен танытып, җитәкчелек баскычлары буенча өскә күтәрелгән, татарстанлыларның абруен, ихтирамын яулап алган шәхес. Хуҗалык итүнең барлык ысулларын да белүче. Яңалыкны үз вакытында тотып алучы, ул гына да түгел, аны бик оста итеп гамәлгә кертә белүче кеше буларак танылды.
Ә бит ул президент вазифасына керешкәч, кемнәрдер, аның икътисадчы булуын, сәясәттә тәҗрибәсе булмавын исәпкә алып, шуңа бәйле рәвештә Татарстанның абруе төшәргә мөмкин дигән сылтаулар табып, аның бакчасына таш атарга да маташып караган иде. Сәясәтче булып тумыйлар, сәясәтче булып үсәләр, өлгереп җитешәләр. Әйе, аның икътисадый вазифаларына сәясәт проблемалары да өстәлде. Юк, ул проблемалар алдында югалып калмады, үзен сәясәтче буларак та көннән-көн ныграк таныта барды. Ил Президенты Д. Медведев та аның өметле җитәкче икәнен тиз күреп алды, Россия җитәкчелегенең берничә чит илгә мөһим визитлары вакытында хөкүмәт делегациясе составына Р.Миңнехановны да кертте. Чөнки Рөстәм Нургалиевич илнең икътисадый яктан алга киткән, Россиядә абруе шактый югары булган төбәгенең лидеры гына түгел, заман таләпләрен тоеп эшләүче, икътисадый вәзгыятьтә яңалыкка омтылучы, яңа инновацион эш үрнәкләре кертергә тырышучы яңа буын җитәкчесе. Дөнья буйлап кризис өрәге күңелләргә шом салып йөргәндә дә, аннан куркып калмаган, җитештерү темпларын арттыра алган, кыенлыкларны җиңүнең яңа юлларын таба белүче кеше буларак, ул тиз арада танылу алды. Әле Минтимер Шәрипович республика Президенты булган чакта да, ул Р. Миңнехановка ышана иде, ышанычны аклаячагына иманы камил иде. Шунысы куанычлы: Рөстәм Нургалиевич бүген дә шул ышанычны аклавын дәвам итә.
Кайчак аның бетмәс-төкәнмәс энергиясенә шаккатасың. Бер карыйсың, ул республикада ниндидер бер мөһим проблеманы хәл итү буенча киңәшмә үткәрә, аз гына вакыт узып киткән, ә ул инде Мәскәүдә, илкүләм проблемаларны хәл итү буенча чараларда катнаша, ул да түгел, чит илләр тәҗрибәсен өйрәнү, аны үзебездә куллану өчен, берәр илгә киткән була. Чит илләр дигәннән, ул һәрвакыт алга киткән илләр тәҗрибәсен өйрәнә, шул тәҗрибәләргә таяна. Әйтик, республикада инновацияләр кертү, мәгълүмати технологияләргә зур өметләр баглыйлар, аларны һәрдаим кулланышка кертә баралар икән, бу заман белән бергә атлау дигән сүз бит. Татарстан беренчеләрдән булып электрон хөкүмәт проектын тормышка ашырды. Көнчыгыш Европада иң зурлардан булган IT-парк төзелде. Чит илләрнең алга киткән компанияләренең бүген Татарстан белән кызыксынуы көчле. Алар Татарстан йөзендә киләчәктә үзара уңышлы эшләячәк, хезмәттәшлек итәчәк көчле партнер ролен күрәләр. Республикага чит илләрдән килүче инвестицияләрнең күләме һәрдаим арта бара. Ә болар белән бергә республиканың икътисадый потенциалын ныгыту буенча системага салынган эш күзгә чалына.
Шунысы әһәмиятле: ул үз алдында торган бурычларны әле премьер-министр булып эшләгәндә үк ныклап өйрәнгән иде. Шуңа күрә дә президент вазифасына ул шактый әзерлек белән килде. Иң элек ул күпләр күңелендә катып калган стереотипларны җимерә алды, акрын кыймылдарга яратучы кайбер түрәләрне кымшанырга мәҗбүр итте. Бу уңайдан бер мөхтәрәм депутатыбызның сүзләрен искә төшерәсе килә: "Миңнехановның бер гаҗәеп сыйфаты бар. Ул берәр нәрсә вәгъдә итә икән, аны һичшиксез үтәячәк. Үти алмый икән, ул аны вәгъдә итмәячәк”.
Соңгы вакытта ул үткәргән кадрлар сәясәте кайберәүләрне аның бу гамәлләренә шикләнеп карарга этәрде. Янәсе, моның артында берәр нәрсә ятмыймы икән сыманрак. Юк, бу – гадәти һәм табигый хәл. Президент үзенең командасын ныгыта. Аның даирәсендә ышанычлы, булдыклы кешеләр эшләргә тиеш. Ул һәрвакыт аларга таяна алсын өчен эшләнә бу эшләр.
Р.Миңнеханов алдына табигать зур сынаулар куйды. Республика инде ничә айлар корылыктан интегә. Былтыргы кебек икмәк уңышы булмаячагы көн кебек ачык. Әмма табигать стихиясенә генә сылтап утыру – көчсезләр эше. Менә шундый халәттә дә Президентның өметсезлеккә бирелмәве, кыенлыкларны җиңәргә омтылуы, проблемаларны һәрвакыт күз уңында тотуы күңелләрдә ышаныч уята. Аның оптимистик уйлар белән янып-көеп йөрүе өмет чаткылары кабыза. "Өметсез — шайтан”, диләр бит...
Категория: Общество | Просмотров: 1719 | Добавил: NFS | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Голназ Сираева

Расширение: 450x600
Рейтинг: 5.0
Загрузок
: 2419
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024