Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 25 Апр 2024 Время 03:18
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Пользуетесь ли Вы торрентами?
Всего ответов: 164
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Әгузү билләһи-минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Әлхәмдү лилләһи раббил-галәмин. Вәссаләтү вәссәләмү галә Мүхәммәдин вә галә әлиһи вә сахбихи әҗмәгыйин.
Заманнарны үзгәртүче, яздан соң җәйләрне, көздән соң кышларны китерүче, бөтен галәмне тәрбия кылучы Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләгә хәмде-сәнә, мактауларыбыз булса иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләмгә күңелебез түрләреннән чыккан салават шәрифәлә-ребез ирешсә иде. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә салләмгә иң читен вакытларында Ислам дине өстен булсын дип булышкан сәхабәләрнең, табигыйннарның, дингә өйрәткән газиз болгар бабаларыбызның рухларын шат кылса иде.
Бүген сез ишетәчәк вәгаземдә Рамазан һәм ураза хакында әйтеп узарга телим. Үзен мөэмин-мөселман дип санаган һәр кеше Рамазан аен шатланып, шөкер итеп каршылый. Чөнки бу айда без ураза тотабыз. Мәгълүм ки, ураза тотучыга ике зур шатлык хисе кичерергә насыйп була. Беренчесе – ифтар вакытында авыз ачканда, икенчесе – кыямәт көнендә Раббысы каршында.
Билгеле булганча, адәм баласы, әйбер юкка чыккач кына, аның кадерен белә. Шулай ук авыру кеше дә сау кешегә караганда сәламәтлекнең кадерен яхшырак аңлый. Шунлыктан ураза тоту һәр кешене уйланырга мәҗбүр итә. Әлбәттә, бүгенге көндә ашамыйча тору артык зур кыенлык тудырмаска да мөмкин, әмма хәрамнан тыелып яшәү күпләр өчен авыр һәм кирәкмәгән эш булып тоела. Бүгенге көндә шунысы сөендерә: ураза тотучыларның саны көннән-көн арта бара. Бик күпләр нәкъ менә әлеге фарыз гамәл аркылы динне тулысынча кабул итә. Бу гаҗәп түгел, чөнки үзенең ихтыяр көчен ураза тотуга буйсындырган кеше башка сынаулар алдында да бирешми.
"Кем яла ягуны, бозыклык сөйләүне һәм шундый тискәре гамәлләр кылуны ташламаса, белсен, ул кешенең ризык, судан тыелуында әҗер юктыр”, – диелә мөбәрак хәдистә. Әйе, кеше иң элек үзенең уй-фикерләрен, ниятен, кылган гамәлләрен кайгыртырга тиеш. Әмма, никадәр сәер тоелмасын, адәм баласы һәрвакыт тыелган гамәлләргә омтыла, күпләр өчен дөрес яшәү түзә алмаслык михнәткә әверелә. Без үзебезне акыллы итеп тоябыз һәм һәрвакыт, һәрнәрсәдә өстен калырга тырышабыз. Ләкин Аллаһ кушканча яшәмәү нинди нәтиҗәләргә китерде соң? Эчкечелек, зина кылу, кан түгүләр һ.б. – болар барысы да адәм баласының динсез, имансыз яшәвеннән барлыкка килде.
Рамазан аенда кылган гамәлләребезгә нәтиҗә ясау тиешле. Чөнки Рамазан – күңелләр нечкәрә торган ай, сабырлык ае. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм Рамазан ае хакында Шәгъбан аеның ахыргы көннәрендә, менә шушы сүзләрне әйтте: "Безгә, мөхтәрәм мөселман кардәшләрем, Рамазан ае үзенең күләгәсен салды. Ул айда бер кичә бар. Бу Кадер кичәсе, ул мең кичәдән артык. Кем дә кем шул кичәдә Аллаһы Тәгаләгә зикерләр әйтеп, төн уртасында торып, тәһәҗҗүд намазларын укып, сәхәр вакытында, Аллаһыдан дога кылып сораса, ул бәндәнең догалары кабул ителер. Чөнки шушы төндә рәхмәт фәрештәләре таң беленгәнчегә кадәр бәндәләрнең догаларын кабул итеп, Аллаһыга ирештереп торалар”.
Бу ай – гафу итү ае. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вә сәлләм безгә шулай ук тагын Кадер кичәсендә укыла торган шушы доганы да өйрәтте:
"Әллааһүммә әнтә гафүввүн. Түхиббүл-гафвә. Фәгъфү ганнәә” – "Йә, Раббым, Син гафу итүче Зат, гафу итүне сөясең. Гөнаһларыбызны гафу ит”.
Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә Коръән-Кәримендә әйткән:
"И, иман китергән бәндәләрем, Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз”.
Бер елда унике ай, шуның берсе – изге Рамазан ае. Бу айда Аллаһы Тәгалә безнең иманнарыбызны, ихласыбызны һәм Аңа булган мәхәббәтебезне ризык һәм башка нәрсәләрдән тыю белән сыный.
Ураза тотучы кеше билгеле вакытта ризыктан, судан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып торырга тиеш. Кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап бетерелә. Аннан соң авыз чайкала да, ният кылына. Тел белән ният әйтү саваплы эш, аны башта ана телебездә әйтәбез: "Илаһи ният кылдым, бер Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, таң беленгәннән алып кояш баеганчыга кадәр Рамазан уразасын тотмакка”. Бу сүзләр гарәп телендә дә әйтелә: "НӘҮӘЙТҮ ӘН ӘСУУМӘ САУМӘ ШӘҺРИ РАМӘ-ДААНӘ МИНӘЛ-ФӘҖРИ ИЛӘЛ-МӘГЪРИБИ ХААЛИСАН ЛИЛЛӘӘҺИ ТӘГААЛӘӘ”. 15-20 минут Коръән аятьләре, шушы йорттан ахирәткә киткәннәр рухына догалар укылып бетерелгәч, иртәнге намаз башлана.
Көн буена ураза тотканнан соң, кояш баегач, авыз ачарга тиеш булабыз. Су, тоз яки берәр татлы җимеш белән авыз ачу саваплы санала. Аннан соң татарча: "Йә, Раббым, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл. Йә, Раббым, үзең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл”, – дип ихластан әйтәбез. Белгән кеше дога кылып куйса, бу шулай ук гүзәл бер эш булыр. Ифтар кылганнан соң гарәпчә мондый дога укыла: "ӘЛЛААҺҮММӘ ЛӘКӘ СУМТҮ ВӘ БИКӘ ӘМӘНТҮ ВӘ ГАЛӘЙКӘ ТӘВӘККӘЛТҮ ВӘ ГАЛӘӘ РИЗКЫЙКӘ ӘФТӘРЪТҮ ФӘГЪФИР ЛИИ ЙӘӘ ГАФФӘӘРУ МӘӘ КАДДӘМТҮ ВӘ МӘӘ ӘХХАРТҮ”.
Аллаһы Тәгалә безнең иманыбызны ачлык белән сыный. Бу бик зур сынау, чөнки беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да, ризык бар. Ләкин Аллаһының ризалыгын өмет итеп, ризыктан, хәләл икмәкләрдән тыелабыз. Әлхәмдү лилләһ, сынатмыйбыз, уразаларыбызны тотабыз. Намазга басып өлгермәгән кешеләр дә ураза тоталар. Алар: "Безнең тоткан уразаларыбыз кабул булырмы икән?” – дип кайгыралар. Әлбәттә, тотсыннар. Шушы тоткан уразалары бәрәкәтендә иман-ихласлары артып, Аллаһ рәхмәте белән намазга да басарлар. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә Коръән-Кәримендә безгә җиңеллек тели, авырлык теләми, һәрбер нәрсәнең пычрагы була. Без күңелебездә булган кайбер кара нәрсәләрне Аллаһыга зикер белән, тәсбих, намаз белән чистартабыз. Тәннәребездәге кирәкмәгән нәрсәләрне елның бер аенда ураза тотып чистартабыз. Ләкин без фарыз, нәфел уразаларны бөер-бавырларны чистарту өчен түгел, ә Аллаһ риза булсын дигән ният белән тотабыз. Рамазан аенда ураза тоткан бәндәләргә күп-күп сөенечле вәгъдәләр бар. Ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән күркәм вәгъдәләрнең иң зурысы:
"Рамазан аенда ураза тотучының тоткан уразасы кабул булса, анадан яңа туган бала шикелле гөнаһсыз булып калыр”, – диелгән Рәсүлебезнең хәдис-шәрифендә. Бу бик зур сөенеч. Рамазан аенда сафланган күңелләребезне дөньяви мәшәкатьләр белән бозмыйча яшәргә язсын. Бүгенге көндә белмәдек, ишетмәдек дип әйтә алмыйбыз. Шөкер итәрлек мөмкинлекләребез бар. Күп нәрсә үзебездән тора.
Газиз кардәшләрем, без бу көтеп алган аебызны гамәл-гыйбадәттә үткәрергә тиешле. Вөҗданыбыз, ниятебезне дөреслик. Моның өчен Аллаһы Тәгаләгә хәмде-сәнә шөкраналарыбызны әйтик. Бүген җөмһүриятебездә булган иминлек-тынычлыкка, муллык өчен дә Җәнәбел Хакка меңнәрчә рәхмәтләребезне белдерик. Аллаһы Тәгалә киләчәктә барыбызга да динебез өчен, милләтебез өчен, ватаныбыз өчен хәерле хезмәтләр күрсәтергә насыйп итсен. Һәрберебезгә бәхет-сәгадәт, авыруларга хәерле шифалар, динсезлектә йөрүче бәндәләрнең күңелләренә һидәят нурын бирсен. Уразаларыбызны әйбәт кенә уздырып, тәравихларыбызны үткәреп Рамазан гаетендә дә очрашырга язсын. Шушы айда укылган намазларыбыз, кылган гыйбадәтләребез, догаларыбыз Җәнәбел Хак хозурында кабул булса иде. Мөгаллим яисә шәкертнең, имам яисә мәчет әһеленең, түрә яисә хезмәтченең, бай яисә ярлының, ир яисә хатынның, әти-әни яисә баланың, барча-барча кешеләрнең дә нинди генә изге теләкләре, изге ниятләре булса да, шуларга ирешергә насыйп әйләсен.
Рамазан ае котлы булсын!
Вәссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәтүһ.
Хөрмәт һәм изге догалар белән Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый

Категория: Религия | Просмотров: 2632 | Добавил: NFS | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Альбина Апанаева

Расширение: 319x480
Рейтинг: 3.7
Загрузок
: 2381
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024