Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 27 Июл 2024 Время 03:36
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Какая у вас акустическая система?
Всего ответов: 644
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Нур Алиев татарның беренче фикерле интернет радиосын ачарга уйлап йөри. "Qazan” веб-радиостанциясе сентябрь аенда эшли башлар дип көтелә. Яңа радио нинди булачак һәм кемнәр өчен - әңгәмәбез шул хакта.

— Радио ачарга җыенасыз дип ишеткән идем?
— Әйе, сез хаклы, әмма әле радио ачылып җитмәде. Музыкаль трансляцияләр сентябрь аенда башланыр дип көтәбез. 2003 нче елда "Курай” радиосыннан киткәннән соң, миндә радио эшен дәвам итү теләге югалмады. Тик теләк булса да, моңа кадәр андый мөмкинлекләр булмады.
"Курай”дан китү кинәттән булды. 2-3 көн эчендә барган вакыйгалардан соң, анда калып эшләүнең мәгънәсен күрми идем. Ул вакытта радиода үзгәрешләр чоры башланган иде. Радио күңел ачу радиосыннан мәгълүмати радиога — бераз акыллы радиога әверелергә тиеш иде. Шул чорда бик күп тапшырулар барлыкка килде. Казан радиостанцияләреннән беренчеләрдән булып без иртәнге шоу ачып җибәрдек. Эфир кызыклы уеннар белән баетылды. Ул вакытта иртәнге эфирны телеканалларга альтернатива булырлык итеп оештырдык. Иртән халык телевизорны карамый, ә тыңлый бит. Ул чакта файдалы мәгълүматлар тапшыру, кызыклы мини-әңгәмәләр уздыру иде теләгебез. Күңелем белән радионың үзгәреп беткән формасын күрә идем инде. УКВ форматында эшләп тә, FМ ешлыгында эшләүче радиоларга конкурент була алырга тиеш идек.
Ләкин ул эш эшләнеп бетмәде. Шуңадыр да минем күңелдә канәгатьсезлек хисе калды. Күздә тотылган планнар тормышка ашып бетмәү сәбәпле, әйтеп бетермәгәнлек хисе калды. "Курай”дан соң мин коммерция өлкәсендә эшләдем, аннан кабат телевидениегә кайттым. Шулай да радио эшләү теләге көчле булып калды. Радиода эшләвем хәзер дә төшләремә керә.
— "Курай”дан киткәч, татар телендә эшләүче башка радиоларда да эшләп була иде бит?
— Әйе, була иде, һәм мин ул радиоларга бармадым түгел, бардым. Ләкин, башка татар радиостанцияләренең кызыксынуы булмагач, радио эшеннән озак елларга аерылып торырга туры килде. Гомумән, "Курай”дан киткән алты ди-джейның берсе дә ул чорда башка радиоларга урнаша алмады. Бүгенге көндә дә мин моның сәбәпләренә төшенеп бетә алмыйм. Тәҗрибәсе булмаган кешеләрне эшкә алалар иде, ә әзер хезмәткәрләргә урын булмады. Шуңадыр да башка радиолар белән эшләү мөмкинлеге тумады безнең.
Радиода эшләү ул җиңел әйбер түгел. Бүгенге көндә чын мәгънәсендә радио ди-джее дип әйтерлек кешеләр санаулы гына. Бүгенге алып баручылар тормышка битараф шикелле: эмоцияләр күрсәткән булалар, әмма алар өстән генә, тирәнлек юк. Радиоларда фикер юк. Вакыйгаларга үз фикерең юк икән, димәк, син башка кешеләргә кызыклы була алмыйсың дип саныйм. "Эфир монстры” дип әйтерлек алып баручыларны күрмим, кызганычка каршы.
— Үзегезнең "Qazan радиосы”н ничек күрәсез?
— Яңа ачылырга торган радиобыз FM радиостанцияләре кебек түгел, ә миссионер радиоларга охшарга тора. Музыка яңгырату белән генә чикләнмичә, фикер дә ишеттерергә телибез тыңлаучыга. Дөньяга карата, республикадагы хәлләргә карата мөнәсәбәт, икътисад һәм сәясәт – барысы турында да мәгълүмат булырга тиеш монда.
— Халыкның ихтыяҗы булыр микән соң мондый радиога?
— Халык үпкәләмәсен инде минем сүзләргә, чыннан да, Казан татарлары битарафлана бара. Тыңлаучыларның күп өлеше — тирә-юнь дөнья, мәдәният, сәнгать, әдәбият, татарлар тормышы белән кызыксынмаучы кешеләр һәм бу аяныч. Казанны без татарның үзәге дип әйтәбез, әмма татарның үзәге черегрәк килеп чыга. Казан халкының күпчелеге рухсыз, мин аерым индивидлар турында әйтмим, сүз массалар турында бара. Җиңел тормыш кору кызыксындыра татарны. Шундыйларга яраклашып, татар FM-радиостанцияләре дә, нигездә, тәрбия, рухи азык җиткерү белән түгел, ә санаусыз-мәгънәсез смс-лар уку белән мәшгуль.
Шулай да без кечкенә генә аудиториябезне табарбыз дип уйлыйбыз. "Qazan” веб-радиосы фикерле кешеләрне эзләячәк һәм аларны үз тирәсенә тупларга тырышачак.
— Ни өчен веб-форматта эшләргә уйладыгыз?
— Ни өчен веб? Чөнки читтә яшәүче татар диаспорасы яхшы мәгълүматка мохтаҗ. Читтәге татарлар татар дөньясы белән кызыксына. Татар музыкасын тыңлый, татар китабын укый. Аларның татар булырга теләге зур. Аларга да радионы тыңлау мөмкинлеге булачак дигән сүз бу. Интернетта сөйләү безгә киң мөмкинлекләр бирә ала.
— Радионың әзерлеге нинди стадиядә?
— Сайтыбыз әзер, тапшырулар әзерләнеп килә, музыка тупланган. Ачылу сентябрь аенда булыр дип уйлыйбыз. Бүгенге көндә кайбер техник мәсьәләләрне генә чишәсе калды.
— Коллективта кемнәрне күрәсез? Нинди тапшырулар булачак?
— Мөмкин булса, хәзергә бу сорауны җавапсыз калдырыр идем. Чөнки берничә тапкыр шулай булганы бар, син ниндидер фикерне әйтеп ташлыйсың да, ә ул инде теге почмакта тормышка ашырыла. Радио эшли башлагач та белеп булачак барысын да. Барлык тапшырулар да берьюлы эшли башламаячак, билгеле.
Шунысын әйтә алам: булачак радиостанция белән кызыксынучы кешеләр күп, алар шактый җитди кешеләр. Әмма аларның исемнәрен шулай ук ачмый торам. Алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләрме әле? Вакыты җиткәч, барысы да мәгълүм булыр.
Бүгенге көндә күп кешенең әйтелмәгән фикере бар, шул исәптән исемле журналистларның да. Татарның әйтәсе килгән фикере булса да, мәйданы юк. Бөтен фикерне дә рәсми газеталарда бастырып, радиоларда әйтеп булмый. Моның билгеле бер сәбәпләре бар. Аннан соң газета газета инде ул. Газета белән укучы арасында дистанция бар. Интерактивлык җитми анда. Без эфирда биш минут элек булган вакыйга турында да сөйләшә алачакбыз.
Минем ышанычым бар, безнең веб-радио күп кешенең телен ачып җибәрә алыр.
— Туры сүзле радио булырга омтыласыз, радиогызны ябарлар дип курыкмыйсызмы?
– Анысы да булырга мөмкин. Мин моны аңласам да, моның белән көрәшеп булмый. Я син үзеңә тугры буласың, я син "абзыйга” тугры буласың. Бары шул гына.
— Башка татар телле радиоларга конкурент була алырсыз дип уйлыйсызмы?
— Татар телле радиоларга конкурент буласыбыз килми. Радио ачуның максаты — минем әйтер сүзем, күрсәтер эшем бар – мин аны эшләп карыйм. Үзем татар радиостанциясен ничек күрәм, шундый радио эшлисем килә. Телисез икән, бу – авторлык проекты. Нигездә интернет радиолар юк түгел. Анда плей-лист уйный, әмма бу бары күңел ачу чарасы гына, моны эшләү өчен әллә ни көч, белем, осталык таләп ителми. Бүген фикер белән эш итүче татар телле интернет радиостанцияләр юк. Без шундый радионы булдырырга телибез.
— Димәк, "Казан радиосы”нда күңел ачу тапшырулары булмаячак?
— Булачак. Ләкин, тәүлек әйләнәсе түгел.
— Музыкаль бизәлеш татарча гына булырмы?
— Әлбәттә, татар җырлары, тапшырулар — барысы да татарча. Татар классикасы, татар авторларының классикага әверелгән элеккеге җырлары, альтернатив музыка, сайланмалы попсаны ишетеп булачак бу радиода. Төнге эфирларыбыз актив яшьләр өчен кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
— Төп аудиториягез кемнәр?
— Фикерле, үзен татар дип таныган, Интернетта "утыручы” офиста эшләүчеләр.
— Соңгы 10 елда татар телле яңа радиолар ачылмады диярлек. Соңгысы - "Татар радиосы”на быел 9 яшь тула. Яңа радио оештыручы буларак бу эшнең авыр һәм мактаулы икәнен аңлыйсызмы?
— Чыннан да, "Татар радиосы” – иң беренче татар телле уңышлы продукт. "Татар радиосы”ның уңышы гына димәс идем, ә тулаем "Барс-Медиа” компаниясенең комплекслы уңышы ул. Уңышның асылы яхшы менеджментта. Бу компания җырны товар белән тиңләде. Клиплар төшерү, җыр яздыруны мәдәни кыйммәтләр яссылыгыннан товар җитештерү яссылыгына күчерде hәм шуннан табыш ала белде. Җыр сату эше алар тарафыннан оста куелган.
Күп очракта татар мәдәниятендә, музыкасында булган проблемаларны бу компания өстенә аударалар. Мәдәният һәм сәнгать белән шөгыльләнүче аерым структуралар бар: бу министрлык, мәдәният университеты, башка дәүләт оешмалары. Шуңа татар җыр сәнгатенең бөтен проблемасын "Барс-Медиа”га тагу дөрес әйбер түгел.
Ә радио ачу проблемасына килгәндә, Мәскәү бүген татар телле радиолар ачылуга юл куймый һәм куймаячак та. Шуңа күрә башка юлларны сайларга кирәк. Шуларның берсе – Интернет.
— Бармак белән генә санарлык татар радиоларының уртак проектлары юк бүгенге көндә. Татар телле радиожурналистларны берләштерү теләге юкмы?
— Ноктага басасың. Моннан берничә ел элек Мәскәүдә "Выбери радио” исемле проект барлыкка килде. Берничә радиостанция, берләшеп, шушы уртак проектны алга сөрде. Әйтик, ул чакта радиостанцияләргә реклама бирүчеләр, телевидение белән чагыштырганда аз иде. Шушы проблеманы чишү өчен, берничә рус телле радио берләште. Максатлары барып чыкты кебек. Алар коммерция структураларын радиога реклама бирергә өндәделәр. Ул вакытта Мәскәү радиоларының финанс табышы артты.
Бүгенге көндә татар телле радиолар финанс яктан үзара конкурентлар булырга тиеш түгел. Ә менә рус телле радиолар белән көрәшергә тиеш. Реклама бирүчеләргә татар телле радиоларның яшәешле, уңышлы булуын җиткерер өчен берләшергә кирәк. Бүгенге көндә татар телле мәгълүмат чараларына мөнәсәбәт үзгәрсә дә, финанс яктан унышлы булуны бу вәгъдә итә алмый.
Дөресен генә әйткәндә, радиолар арасында артык яхшы мөнәсәбәтләр дә юк бит инде. Моннан берничә ел элек, төрле радиоларда эшләүче татар журналистларына мин бер тәкъдим ясадым: аерым профсоюз булдыру. Кызганычка каршы, башкалар минем тәкъдим белән кызыксынмады. Күңелне төшергән бер әйбер бар, ул чорда да, хәзер дә күпләр "радиода эшләү” исеме өчен генә килделәр, ә "радио эшләү” өчен түгел. Бездә радиода эшләүчеләр күп, ә менә радио ясаучылар санаулы. Бүгенге көндә профсоюз кебек бер оешма төзесәк, татар телле радиожурналистларның киңлекләре һәм мөмкинлекләре үсәр иде.
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 1894 | Добавил: NFS | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Альбина

Расширение: 320x480
Рейтинг: 5.0
Загрузок
: 2461
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024