Татар эстрадасының иң гламур һәм зәвыклы җырчысы Салават Миңнехановның «Онытма мине» исемле чираттагы альбомы дөнья күрде. Үзенчәлекле тавышлы, максатчан, тырыш бу татар егетенең һәр көне, һәр сәгате билгеләнгән. Эше тыгыз булса да, иҗатка да вакыт таба белә ул. Без чылтыратканда, Салават яшь җырчы Ильвинага клип төшерергә ярдәм итә иде. - Салават, син ике югары белемгә ия икән. Нинди һөнәрләр үзләштердең?
- Читтән торып Алабуга дәүләт педагогика университетының технология һәм икътисад факультетында белем алдым. Аннан соң ТР Президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә академиясен тәмамладым.
- Бу һөнәрләрнең тормышыңда кирәге чыгар дип уйлыйсыңмы?
- Мин мәктәпне 1996 елда тәмамладым, ә ул вакытта укырга керү бик авыр, югары уку йортында белем алу өчен зур акчалар кирәк иде. Әти-әнигә авырга килмәсен дип, үзем тырышырга булдым һәм Уфаның нефть университетына бардым, чөнки нефтьче булу теләге көчле иде. Тик бер бал җитмәү сәбәпле, мине анда кабул итмәделәр. Укырга керә алмагач, эшли башладым, төрле җирдә эшләргә туры килде. Хәтта сәламәтләндерү лагеренда әйдаман булдым. Нәтиҗәдә болай булмый, белем алырга кирәк дип Алабугага киттем. Әлбәттә, алган белемнәремнең тормышта ярдәме тиде.
- Димәк, синең музыка өлкәсендә белемең юк?
- Бөтенләй юк дип әйтмәс идем, чөнки балачагымда музыка мәктәбенә йөрдем. Мине җырчы Светлана Сабирова укытты. Ул чакта без гаилә ансамбле оештырдык. Абый белән мин курайда, энем кубызда, әти гармунда уйнады, ә әнием моңлы итеп җырлады. Әнием Азнакайның Мәдәният сарае җитәкчесе булгач, һәм, гомумән, гомере буе мәдәният өлкәсендә эшләгәч, мин дә һәрвакыт музыкага тартылдым. Балачагым шул Мәдәният сараенда узды дисәм ялгыш булмас.
- Анда чыгыш ясадыңмы соң?
- Әйе, сәхнәгә тәүге чыгышым шунда булды. 1986-1987нче еллар иде. Шәһәребезгә Кубадан кунаклар килде. Шул уңайдан район Мәдәният сараенда оештырылган зур тамашада чыгыш ясарга туры килде.
- Казанга, татар эстрадасы сәхнәсенә ничек килеп эләктең?
- Әнинең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткән кичәгә бик күп кунаклар һәм чыгышлары белән Азнакайдан булган язучы Рабит Батулла, Г.Камал театры актерлары Әзһәр Шакиров, Нәҗибә Ихсанова кебек дәрәҗәле шәхесләр килде. Банкетта җырлаганнан соң, мине Нәҗибә апа чакырып алды да: «Нигә син фонограммага җырлыйсың?» - дип сорады. Мин исә: «Юк, мин тере тавышка җырлыйм», - дип җавап бирдем. Ул бик гаҗәпләнде. Шушы очрактан соң Светлана Сабирова татар эстрадасында көч сынап карарга, җыр яздырып, «Татар радиосы»на бирергә тәкъдим итте. Мин «Умырзая», «Дим-дим» җырларын заманчарак яздырып радиога тапшырдым. Тик минем җырларым комиссиядән узмады. Мин күңелемне төшермәдем, «Яңа гасыр» радиосына юл тоттым. Ул вакытта анда бәйге бара иде, яңа башкаручыларның җырларын радиотыңлаучылар бәяли иде. Әмма монда да минем җырларымны ошатмадылар. Шуннан соң үзем өстендә ныграк эшли башладым. Ә берникадәр вакыттан соң «Татар радиосы»ннан шалтыратып, «Йолдызлар фабрикасы»нда катнашырга чакырдылар. Финалга без Ландыш Нигъмәтҗанова белән икәү генә чыктык. Шулай мин татар эстрадасына килеп кердем. Бүгенге көндә «Барс-Медиа» компаниясе белән хезмәттәшлек итәм.
- Һәр чыгышыңда яңа киемнән чыгасың. Ул киемнәрне, мөгаен, махсус тектерәсеңдер?
- Имиджым өстендә минем сөйгән кызым Лилита эшли. Ул үтә дә зәвыклы кеше. Мин бу өлкәдә тулысынча аңа ышанам. Дөрес, «Эзлим сине» клибына тектерелгән кием артык купшы булуы белән бераз куркыткан иде, тик киеп карагач бик ошады. Минем һәр костюмым, һәр образым уйланып, җырга туры китереп эшләнә.
- Салават, соңгы бер-ике елда син сәхнәдән югалып тордың кебек тоела. Нәрсәгә бәйле бу?
- Концерт саен 340 чакрым Казанга, шул чаклы ук Азнакайга килеп-китеп йөрү зур чыгымнар, күп вакыт һәм көч таләп итә. Ә Казанда кунып калсам, кунакханәдә тукталырга туры килә, димәк, тагын чыгымнар. Шуңа күрә мин бу йөрүләрдән беразга тукталып торырга булдым.
- Үзеңә генә аерым гастрольләргә йөрергә туры килмәдеме?
- Берничә җырчы сөйләшеп, «Яшьләр ни генә кыланмый» дигән проектны башлап җибәрергә ниятләдек. Шушы идеяны хуплап алып, тиз генә оештык та, «Эссе» төркеме, Иркә һәм мин гастрольләргә чыгып киттек. Баштан ук тере тавышка гына җырларга дип сүз куештык. Аппаратуларны үзебез белән йөрттек. Аларны концерт саен үзебез урнаштырдык, сәхнә бизәлеше дә безнең өстә иде. Тик һәрвакыт аларны җыю, аннан яңадан сүтү, гомумән, оештыру эшләре ялкытты һәм без бу проектны туктаттык. Шуны әйтергә кирәк, мин бу проектта катнашып күп нәрсәгә өйрәндем, тәҗрибә тупладым.
- Үз чыгышларыңны ничек бәялисең?
- Минемчә, һәр җырчы үзенең чыгышларын күрергә, карарга тиеш, чөнки җитешсез якларны башкача тагын ничек белергә? Мин дә чыгышларымны карыйм, кимчелекләрне күреп, алар өстендә эшлим.
- Җырлыйсы килмәгән чакларың буламы?
- Ул турыда уйланган чаклар була, чөнки җырлап йөреп кенә тормыш бармый. Бервакыт «Vkontakte.ru» сайтында «сәхнәдән китәм» дип язгач, халык бик нык гаҗәпләнде. Күбесе борчуын белдерде. Андый сүзләрдән соң мондый фикердән кире кайттым. Тик барыбер шәхси бизнесым вакытны күп ала, иҗатка вакыт аз тия.
- Нинди эш турында сүз бара?
- Татарстанның Азнакай район үзәгендә хәләл ит кибетем һәм «Relax» дип исемләнгән төнге клубым бар. Быел ул клубны оештырганга 9 ел тула. Безгә даими рәвештә төрле төбәкләрдән кунаклар килә. Күптән түгел генә Курсктан Россиянең танылган ди-джее DJ Orbit килеп китте. Якын киләчәктә Мәскәүдән артистлар көтәм. Кайвакыт үзебез дә барабыз, чыгыш ясыйбыз. Әмма һәр җирдә дә татар җырларын аңламыйлар, кабул итә алмыйлар, шуңа күрә инглиз телендә җырлар яздыру ихтыяҗы туды.
- Салават, күптән түгел Казанда «Зур концерт»та чыгыш ясаганда, микрофоның эшләмәде. Шулай да син югалып калмадың, җырлавыңны дәвам иттең, каушамадың да кебек...
- Чыннан да ул көнне сәхнәгә чыкканда миңа ялгышып, эшләми торган микрофон тоттырганнар. Микрофон эшләмәвен абайлап алгач, тавыш режиссеры аны кабызырга оныткандыр дип уйладым. Ярый, хәзер кабызыр әле дип өметләнсәм дә, микрофон барыбер эшләмәде. Ярдәмче егет миңа яңа микрофон алып чыкканда, кулымдагысын инде кабызырга өлгергән идем, җырлавымны дәвам иттем, туктап калмадым. Шундый күңелсез хәл булса да, ул чыгышымны тамашачы җылы кабул итте. Бәлки тере тавышка җырлавымны ошатканнардыр. Алкышлап, сәхнәгә янә чакырдылар...
- Яңа альбомың турында ни әйтерсең?
- Бу минем икенче альбомым. Анда «Онытма мине» һәм «Эзлим сине» клипларыннан күренешләрне күрергә мөмкин. Альбомга 15 җыр керде, аларның 5се - ремикслы җыр, 2се - Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Иркә белән дуэтлар. Минемчә, беренче җырны яздыру, беренче клипны төшерү, беренче альбомны чыгару җиңелрәк. Ә икенчесен чыгару авыр, чөнки халыкны яңалык белән шаккатырырга кирәк. Шуңа да монысына мин аеруча зур көч куйдым һәм булган белемнәремне эшкә җиктем.
- Өйләнергә җыенмыйсыңмы әле?
- Бу, мөгаен, иң актуаль сораудыр. Әтием дә 32 яшендә генә өйләнгән, мин дә аның эзеннән барам бугай. (Көлә).Сөйгән ярым белән 8 ел очрашып йөрибез, бәлки быел туй ясарбыз, Аллаһы боерса.
- Казан-Азнакай арасында йөргәнче, Казанга күченү уңайлырак булмасмы?
- Бик күп төбәкләрдә булырга туры килә, тик Казан - иң яхшысы. Мин Казан белән горурланам. Әмма ничек кенә булмасын, миңа Азнакайда уңайлырак, тынычрак. Аның табигате дә матур, таулары, урманнары үзенә җәлеп итә.
|