Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 24 Апр 2024 Время 11:32
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Если бы выборы президента России состоялись сегодня за кого бы Вы проголосовали?
Всего ответов: 144
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Интернет аша танышулар һәм кавышулар бүгенге көндә бик тә табигый күренеш. Вертуаль дөньяда үзеңә пар эзләү модага керде. Хәер, әллә мода, әллә чарасызлык – монысын төгәл әйтеп булмый. Бу заманда кешенең вакыты җитми бит ул. 

Сайтта танышуны бе¬рәүләр куркыныч күрә. «Абау!» — диләр. – Анда юнь-ле кеше утырамыни?! Маньяклар гына!!! Телевизордан күп күрсәтәләр. Вертуаль танышуларның ахыры гел аяныч тәмамлана, – диләр. Икенчеләр кимсенә. «Кит әле, сайтка фотолар элеп, үземне тәкъдим итәргә товармыни мин?!» – диләр. Ә өченчеләр шул вертуаль дөньяда үзенең бердәнберен табып, гаилә кора.
Шуңа күрә "алай икән, болай икән” дип, бүрәнә аша бүре куып утырганчы, мин үзем сайтка кереп карарга булдым. Һәм менә бүген күзәтүләрем хакында сезгә дә бәян итәм.
Шулай итеп, танышулар сайтында берьюлы ике анкета тутырдым. Берсенә фотомны куйдым, әмма үзем турында бер сүз дә язмадым. Икенчесе фотосыз. Аның каравы, үзем турында шундый матур итеп яздым, бер уку белән гомерлеккә гашыйк булырлык инде менә. Тик фотолы анкетаны 500дән артык кеше карады, ә фотосызын - 30 гына. Беренче нәтиҗә: хәтта Интернетта да кешене тышкы кыяфәтенә карап каршы алалар.
Әлеге танышу ысулы турында сөйләшкәнче, сайтта кемнәр утыруын чамалар өчен якынча гына булса да төркемнәргә бүлеп чыгыйк. Ике ай эчендә 300гә якын ир-егет белән аралашканнан соң бу әллә ни авыр түгел.

«Озабоченныйлар»
Мондыйлар берече хатта ук уртак түшәк тәкъдим итә. Андыйларны шунда ук кара исемлеккә кертәсең дә, җуеп ташлыйсың. Үзенең анкетасын тутырмый гына, сайтта кемне эзләгәнен, синең белән аралашуының төп сәбәбен яшергән затлар да, иртәме-соңмы, шулар артыннан юл ала. Әлеге төркемгә караганнар арасыннан бер мисал. Минем анкетама Артур исемле бер егет керде. Төскә-биткә ярыйсы. Тәүге сөйләшү «Сәлам-сәлам. Хәл­ләр ничек? Кәефләр ничек?» кебек стандарт җөмләләрдән торды. Тик бер көнне моңардан шундый эчтәлекле хат килде ки, ачып укый башлагач, мин генә түгел, компьютерым да оялды шикелле. Ә менә икенчесе белән бөтенләй башкача аралаша башладык. Әмма нәтиҗә шундый ук. Динар белән бер атна сайтта сөйләшкәннән соң очрашырга килештек. Кафега чакырды. Бик матур сөйләшеп утырдык. Аннан соң ул мине машинасында кайтарып куйды. Хушлашканда танышуыбызга шат булуын белдерде һәм елмаеп озатып калды. Динар акыллы, белемле, акчалы егет кебек күренде. Күп вакытын төнге клубларда уздыра икән. Мин моны ишетү белән сәерсенеп куйдым: андый җирдә танышу проблема түгел. Нишли бу егет сайтта? Җавап озак көттермәде. Бераздан тагын очраштык. Кинога бардык, кафеда утырдык. Бу юлы мин Динарның карашында моңарчы бер дә очратмаган аптырау күрдем. «Нишлим икән мин синең белән?» дигән кебек иде ул миңа. Бу карашны өченче очрашуда да тойдым. Сайттан хатын укыгач, барысын да аңладым. «Блин, Айзирәк… Ничек әйтергә… Мин бит бик начар кеше… Миңа кызлардан секс кына кирәк… Ә син шундый әйбәт…» диелгән иде анда. Бу егетнең соңгы хаты булды. Ул язган сүзләрне комплемент итеп кабул иттем дә, үзен кара исемлеккә күчереп, тәҗрибәмне дәвам иттем.

Эшсезлектән
интегүчеләр
Болары, нигездә, офис хезмәткәрләре яки эше компьютер белән бәйле кешеләр. Алар эш көне вакытын кызык итеп уздыру өчен керә сайтка. Шуңа да көндезләрен генә бәйләнешкә чыгалар. Андый егетләр белән аралашу төрле кызыклы вакыйгалар, анекдотлар сөйләшүгә, дөнья яңалыклары турында фикер алышуга кайтып кала. Араларында чыннан да акыллы, төпле фикерлеләре бар. Кайберсе белән хәтта дуслашып китәсең. Кирәк чакта киңәш сорыйсың. Минем дә Интернетта бер дустым бар хәзер. Аңа хәтта сайтка керүемнең төп максатын әйттем. Биредәге ир-егетләрне төркемнәргә бүлгәндә миңа ул ярдәм итте. Күрешүен бер тапкыр да күрешмәдем.

Даими лидерлар
Сайтны ачу белән килеп чыга алар. Чебен кебек күзгә кереп баралар. Шуның белән барысының да ачуын китерәләр. Аларга үзләрнең анкетасын гел өстә тотарга, лидерлыктан төшеп калмаска кирәк. Мондый экземплярлар, нигездә, үз-үзенә соклану белән канәгатьләнә. Чын тормышта очрашып йөрми. Алар белән аралашмадым да диярлек. Әллә ни әйтә алмыйм.
«Җитезләр
һәм өлгерләр»
Болары, киресенчә, әллә ничә кыз белән берьюлы аралаша. Көн дәвамында да өч-дүртен очрашуга чакырып өлгерә. Берсе белән мин дә таныштым. Аралашуның беренче көнендә үк көндезен кофе эчәргә чакырды. Үземне түбәнсетергә яратмыйм мин. Әмма бу юлы, дөресен әйтәм, аны күрү белән: «Моны тарта алмам, ахыры» дип уйлап куйдым. Егетнең ботинкасы гына да минем бөтен өскә кигән киемемнән кыйммәтрәк күренде. Өстәвенә, ул үзен «бик эре» тотты. Очрашудан соң өйгә кайтарып куйгач, машинадан төшкәндә: «Үбешмибезмени?», – диде. «Беренче күрешкән егетләр белән үбешмим» диюемә ул бик гаҗәпләнде. Мондый җавапны сирәк ишеткән булса кирәк. «Ә икенче очрашуда минем программа буенча секс», – ди. «Димәк, без характерлар белән туры килмәдек» дидем дә, үз җавабымнан үзем канәгать булып, бу егет заты белән башка аралашып торасы булмаячагына сөенеп кереп киттем. Ул да аптырап калмады. Телефонын алып кемнеңдер номерын эзли башлады.
Гаиләлеләр
Анкетада гаилә хәленә ачыклык кертүче махсус графа бар. Күбесе өйләнгәнлеген шунда ук язып куя. Әмма «егет» булып уйнаучылары да җитәрлек. Сайтта ак аттагы принцын эзләп йөрүче беркатлы кызларның башын әйләндерү алар өчен бер ни дә тормый. Аның каравы, сөяркәне хезмәттәшләре арасыннан да, урамнан да эзләп җәфаланасы түгел. Андыйлар белән очрашып торуны кирәк санамадым. Шулай да берсе белән күрештем. «Сөяркәне сөяр өчен генә эзләмим мин» дип аптыратты ул. Тагын нигә кирәк була икән сөяркәләр дигән кызыксыну белән Наил әфәнде чакырган кафега бардым. Сөйләшү барышында ул бертуктаусыз үзенең хәлле генә түгел, бай булуына басым ясады. Шәхси шоферы белән килүе дә шуңа ишарә иде булса кирәк. «Яшь, чибәр кызга акча күп кирәктер. Спонсор була алам», – диде турыдан туры. Алтын-көмештә коеначак идем, әгәр… бала табып бирсәм. Хатыны белән 16 ел яшәп тә сабыйлары юк икән. Әлбәттә, шунда ук баш тарттым. Тик Наил әфәнде өзми дә куймый кабат очрашуларга чакырып шылтыратып җәфалый башлады. Сайтта утыруымның төп сәбәбен әйтергә туры килде. Минуты белән юк булды теге. Хәтта Интернетта анкетасын җуйдырды.

Командиров­кадагылар
Бик еш бер шәһәрдән икенче шәһәргә йөрүчеләр була бу. Кайсы якка командировкага барасын чамалагач, шундагы кызлар белән читтән торып таныша башлыйлар. Аннан тиешле урынга барып төшкәч, кызга хәбәр генә бирәсе кала... «Мине сезнең якларга командировкага җибәрәләр. Шәһәрегезнең матур җирләрен күрсәтергә вакыт таба алмассыңмы?» дип язды Азат. Ник тапмаска? Эшләр тәмамлангач, очраштык. Кичке Уфа бигрәк матур бит ул. Салават мәйданына бардык, шәһәр турында сөйләдем. Эскәмиядә утырганда аның телефоны шылтырады. Егет читкә китеп сөйләшә башлады. Бик озак сөйләште ул. 15 минут булды дигәндә, мин торып киттем. Азат куып тотып, гафу үтенде. Иртәгә дә очрашыйк диде. Тик мин моны кирәк санамадым. Ул шалтыратканда, телефонны алмадым. Тик инде соң булган. Бер атнадан миңа Екатеринбургтан смс килде. «Азат белән кайда таныштыгыз?» дип кызыксына иде кемдер. Хатыны булып чыкты. Азат дигәнем һич кенә дә азат булмаган, ә өйләнгән ир һәм ике бала атасы икән. Хатыны белән бик озак, әмма матур гына итеп сөйләштек.

Тормыш иптәше
эзләүчеләр
Монысы соңгы төркем. Чыннан да үз бәхетен Интернет челтәре аша табарга теләүчеләр бик күп. Араларыннан берничәсенә тукталам. Баскан җирдән егылып китәрлек иң кызыклы тәкъдим Әлмирдән булды. 30дан чак өстәге егет беренче очрашуда ук төп максатын ачып салды: романтикага вакыты да, теләге дә юк. Бик чәчәкләр иснисем килсә, ул акча бирә, мин үзем сатып алам. Кыскасы, ул мине матди яктан тәэмин итә, моның өчен мин аңа яхшы хатын булам, таза-сау балалар табып бирәм. Гаилә корсак та, икебез дә ирекле булып калабыз. Әмма балалар үсеп таралышканчы, аерылышу турында сүз дә булмаячак.
Коллыкка тәкъдим иде бу. Билгеле, баш тарттым.
Моның капма-каршысы белән дә очраштым. Илгиз исемле иде анысы. Күренеп тора акыллы, кулыннан эш килә. Йорт салган, машина алган. Хатын-кызны хөрмәт итә белә. Киләчәктә яхшы әти һәм ир булачак. Көн саен диярлек шалтыратышып аралашып тордык. Әмма бер көнне юк булды да куйды бу. Сәбәбен соңрак, әлеге дә баягы, Интернет аша ачыкладым. Минем хакта әнисенә сөйләгән икән. Әнисе: «Танышулар сайты аша ир эзләгән кыздан юньле хатын чыкмый», – дигән.
Ә икенче бер Илгиз сайт¬та аралашуыбызның икенче көнендә үк: «Син монда ярты Башкортстан белән аралашасыңдыр инде?» – диде. Дөресен әйткәндә, сайтта иң уңайсыз хәлдә калдыра торган сорау бу. «Юк» дисәң, синең белән берәү дә кызыксынмый булып чыга. «Әйе» дисәң, егетләргә ошамый.
Ә Вилдан бик акыллы, тыйнак, аралашучан егет иде. «Җомга көнне яратмыйм. Аңардан соң ял көннәре килә. Ә ял көнендә мин ялгыз калам» дип язгач, йөрәгем сызлап куйды. Һәр хатын-кызда була торган ана инстинкты уянып китте. Үзен иркәлисе, юатасы килде. Тик очрашуга килгәндә үк кыюлык өчен «капканын», өстәп тагын сыра алганын күргәч, гайрәтем чикте.
Болардан тыш, сайтта үзенең чын йөзен генә түгел (чит фотолар белән), чын үзен дә күрсәтми генә пар эзләүчеләр бар. Кайберәүләр тормышта нинди була алмый, вертуаль дөньяда ул нәкъ шундый. Үзенең кимчелеген юып төшергән кебек юк итә. Эчә икән – айный, оялчан икән – кыюланып китә. Тормышта кызларга бер матур сүз әйтергә дә ояла икән, анда ул аларны яудыра гына!
Гомумән, сайт иллюзия тудыра. Аралашу иллюзиясе. Кеше белән күзгә күз карашып сөйләшкәндә әйтми тыелып калырлык әйберләрне дә анда уңайсызланмый әйтеп була. Анда җиңел танышалар һәм җиңел хушлашалар. Аннан да җиңелрәк итеп бер-берсен ераккарак «озаталар». Чөнки икенчесе монысыннан яхшырак булыр кебек тоела. Шуңа күрә танышалар да танышалар. Бу чиргә исем дә уйлап тапканнар инде. «Сайтомания» дип атала ул. Әнә шул авыруга дучар булмый, вакытында туктый һәм сайлый белсәң, бәхет Интернет аша да елмая ала дигән соңгы нәтиҗәмне чыгардым мин. Шуңа күрә айлар буе сайтта утырып та, унар анкета тутырып та, ял көннәрен ялгызың үткәрәсең икән, бу әле танышулар сайты «файдасыз уен» дигән сүз түгел. Уйлап карасаң, анда танышып кавышу мөмкинлеге дә чынбарлыкта насыйп ярыңны очрату мөмкинлеге белән бер. Барысы да бәхетле очракка бәйле. Чөнки танышу сайтының берсендә генә бүген 11804575 анкета теркәлгән! Һәм ул сан көн саен арта бара. Шулар арасыннан үзеңә тиң булганын табу җиңел эш түгел.
Сайт аша танышып кавышкан ике ахирәтем бар. Икесе дә сокланып туймаслык матур гаилә корды. Чит илгә чыгып китмәделәр, бер үк шәһәрдә табыштылар. Үлчәүнең бер ягына мисалга китергән сайт егетләре армиясен салып, икенче ягына шул ике таныш гаиләне салсам, файда барыбер сайт ягына булыр ул. Чөнки аларның: «Сайтка бәхет эзләп кердем. Ләкин анда мине үзем өмет иткәннән дә зуррак бәхет көткән икән», – дигән сүзләрен ишеткәнем бар.

Автор статьи: АЙЗИРӘК
Источник: Каеф Ничек?

Категория: Статьи | Просмотров: 3451 | Добавил: Stifi | Рейтинг: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Иркә

Расширение: 378x480
Рейтинг: 3.2
Загрузок
: 2430
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024