Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 27 Июл 2024 Время 10:02
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Почему вы слушаете музыку?
Всего ответов: 177
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Бу дөньяда һәрнәрсәнең башы – СҮЗ. Бер сүздән – фикер, күмәк сүздән идея барлыкка килә. Һәрхәлдә, 24 августта үзенең 9 нчы туган көнен каршыларга җыенган "Tатар РАДИОСЫ” редакциясендә бүген шушы кагыйдәгә нигезләнгән кызу эшчәнлек хөкем сөрә.
"Tатар РАДИОСЫ”ның унынчы юбилей сезоны нинди булачак? Әгәр дә, гадәт буенча, "коры” директор, яисә "бәрхет” баш мөхәррирнең чираттагы: "Безнең теләк буенча, без... без менә болайрак эшләргә уйлыйбыз...”, - дигәнрәк җавапларына өметләнгән булсагыз, бераз гына ялгышырсыз... Ашыкмыйча гына, әйдәгез, "Татар РАДИОСЫ”ның "эченә” кереп, бик үк әдәпле булмаса да, шпионнар фильмындагыча, нәрсә сөйләшкәннәрен тыңлап торыйк.

Сөйләшүдән аңлашылганча, биредә берьюлы, кимендә өч "баш” эшли. Өч башлы дию пәрие, дисәң, әкиятрәк килеп чыга, шуңа күрә без аларны өч таяну ноктасы дип атыйк.

"Программаларга килгәндә, яңа сезонга берничә яңа тапшыру кирәк”, – дип сүз башлады программалар мөхәррире, яңгыравыклы тавышы белән һәр радиотыңлаучының күңелен "тишеп кергән” Гөлназ Сәфәрова. (Без аны, жанрга туры китереп, шартлы рәвештә "П.М.” дип атыйк.) "Программалар болай да күп, яңасын башлау өчен, искесен алып ташларга кирәк,” – дип кырт кисте көн саен төзеп-тәртипләп радионы эфирга чыгаручы музыкаль мөхәррир – Гөлшат Гыймадиева. (Аңа "М.М.” шартлы исемен кушыйк.) "Ә иске программалар – барысы да актуаль һәм, аудитория анализы буенча, берсе дә үз тыңлаучысын югалтмаган,” – дип исбатлады җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе, радионың тышкы кыяфәте өчен җавап бирүче Айсылу Лерон. (Аның исеме исә алга таба "PR” булсын.)

Сүзнең башы бар, алга таба бәхәс, ә бәхәстән хакыйкать көтәбез...

М.М: Миңа калса, яңарту эшен музыкаль форматны бераз үзгәртүдән башларга кирәк. Бәлки, күптәнге җырларны эфирдан алып, алар урынына яңа буын җырчыларын, заманча җырларны өстәргәдер?
PR: Хм... Безнең тыңлаучыбыз яшәрә, моның өстенә, даими тыңлаучыларның да зәвыгы үзгәрә. Заманчалык, миңа калса, зыян итмәс кебек.
П.М: Ә меңнәр күңелендә якты хатирә булып сакланган, яшьлекнең кабатланмас мизгелләрен хәтерләтүче 90 нчы еллардагы хитлардан бөтенләй баш тартыйкмы?
PR: Әйдәгез, "90 нчы еллар хитлары” дигән яңа тапшыру ясыйбыз!
М.М: Yes! Ә без яңа программага урын юк, дибез!
PR: Мин язып куям: "Яңа сезонның беренче яңалыгы – музыкаль формат яшәрә, элеккеге җырлар исә "90 нчы еллар хитлары” исеме астында чыга башлый”.
П.М: Яшәрә, дигәннән, безгә бит әле компьютер һәм югары технологияләр турында тапшыруга да алып баручы кирәк.
М.М: Тәкъдимнәр бармы? Үзебезнекеләр арасыннан сайлыйкмы, читтән эзлибезме?
PR: Һәрхәлдә, "акыллы” тапшыруны "блондинка” алып бара алмый бит инде...
П.М: Нишләп бармасын? Какыраз алып бара! Ни өчен аны, мәсәлән, Ландыш Нигъмәтҗанова алып бармасын?
PR: Шәп идея: "Сезнең белән мин, виртуаль блондинка – Ландыш Нигъмәтҗанова”!
М.М: Лерон, шалтырат Ландышка!..
П.М: Җәмәгать, мине иртәнге тапшырулар борчый! Нәрсәнедер үзгәртергә кирәк анда!
PR: Хәтерегездә булса, берничә ел элек без һәр иртәне бик яңгыравыклы "Уян, татар!” девизы белән башлап җибәрә идек...
М.М: "Уян, татаррр, торрр, татарррр!..”
П.М: "Безнең белән таң атар!” Әгәр бу исемне кире кайтарсак?
PR: Миңа калса, дистәгә якын рубрикаларга бүлгәләнгән күңелле иртәне бер девиз астына "куып кертсәк”, иртәбез оешканрак кыяфәт алыр иде.
М.М: Нәкъ шулай! Яңа джингллар яздырып, иртәнге эфирда дәртле җырларны гына калдырып, ремикслар өстәсәк, иртәләребез тагы да җанланып китәчәк.
PR: Яңа сезонга яңача керәбез, дибез икән, эчтәлек ягын гына түгел, визуаль имиджыбызны да уйларга кирәк!
П.М: Аңа нәрсә булган тагы?
PR: Соң логотипны гына алыйк, аны күптән инде үзгәртергә кирәк. Әйтик, "Татар РАДИОСЫ”н заманча шрифт белән куе кызыл төсле итсәк, минемчә, отышлырак булачак. Ничек уйлыйсыз?
М.М. Үзгәртәбез аны! Әле бит безнең "Мисс "Татар радиосы” – Миләүшә Хәмидуллина да бар, бәлки, ул радиобызның йөзе булыр? Массакүләм мәгълүмат чараларында берничә фотосын урнаштырыйк!
П.М: Яхшы тәкъдим! "Кәеф ничек?” газетасының киләсе санында ук чыгарырга кирәк булыр.
М.М: "Радиобызның йөзе” матур җырлый да әле, аның бер җырын бүген үк эфирга куйсаң була!
П.М: Димәк, куябыз! Мине тагын бер сорау борчый бит әле... Сайт дип күптән хыялланып йөрибез, тыңлаучылар да шалтыратып сорый, бу мәсьәләне ничек хәл итәбез?
PR: Ничек-ничек? Сайтны булдыру өстендә эш алып барыла инде! Сайт ачылуга санаулы көннәр калып бара. Бу безнең тыңлаучыларыбыз өчен дә, безнең үзебез өчен дә яңа мөмкинлекләр ачачак!
М.М: Мәсәлән?
PR: Шоу-бизнес яңалыклары, "Кәеф ничек?” хит-парадына тавыш бирү дисеңме, ди-джейлар белән аралашу, "Көндезге сәлам” тапшыруына сәламнәр җибәрү, конкурслар, сораштырулар дисеңме... Кыскасы, сайтыбызга бер кергән кеше, анда көн дә керәчәк!
М.М: Туган көнгә хәтле ачылырмы соң?
PR: Бар көчебезне куеп тырышабыз! Туган көн дигәннән, 24 августта безгә бит 9 яшь, бәйрәм көнне тыңлаучыларыбызны ниләр белән сөендерәбез?
П.М: Туган көн уңаеннан, әлбәттә, бик күп уеннар, конкурслар үткәреләчәк! Мәсәлән, автоҗавапкайтаргычта иң шәп котлау сүзләрен калдырган тыңлаучыбызга бүләгебез бар. Бу бәйгедә 5 номинация каралган, ә, димәк, 5 җиңүчебез булачак!
М.М: Яле-яле...
П.М: "Иң оригиналь котлау”, "Иң музыкаль тәбрикләү”, "Рифмалы котлау”, "Иң эмоциональ” һәм "Иң шаян котлау”. Шулай ук машина йөртүчеләр өчен "Җәһәт мобиль”, ә ди-джей булырга хыялланучылар өчен үзләрен алып баручы ролендә сынап карау мөмкинлеге булачак!
РR: Игезәкләр конкурсын да үткәрик әле! Эстрадабыз йолдызларына, "Татар РАДИОСЫ” ди-джейларына охшаган тыңлаучылар бу бәйгедә катнашып җиңсәләр, шәп кенә бүләк ясыйк! Йолдыз белән ресторанга бару – шәп бүләк бит?!

Шулвакыт ишектән "Татар РАДИОСЫ” радиостанцияләр челтәре директоры Алмаз Миргаязов килеп керде һәм үзенең күн кәнәфиенә килеп утырды. Аның сораулы карашын көтеп кенә торгандай, безнең "өч баш”, ягъни "өч таяну ноктасы” яңа 10 нчы сезонга планлаштырган эшләрен бәйнә-бәйнә сөйләп китте.

Димәк, 1 нче сентябрьдән "Татар РАДИОСЫ” тыңлаучыларын яңа 10 нчы юбилей сезоны көтә. Югарыда язылганнарның барысы да чынга ашса, кызыклы булырга охшаган.
Тыңлап карыйбызмы?..
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 2181 | Добавил: NFS | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Ландыш Нигъмәтҗанова

Расширение: 320x480
Рейтинг: 4.4
Загрузок
: 2739
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024