Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 03 Май 2024 Время 07:28
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Ходите ли вы на выборы?
Всего ответов: 223
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Иркә катнашачак һәр концерт, дискотекада ажиотаж – халык, бу юлы ничек шаккатырыр дип, аны карарга җыела. Апалар-кызлар аны ярата, балалар аңа охшарга тырыша, ә егетләр аңа соклана. Иркәне белмәгән-ишетмәгән, аның турында сөйләмәгән кешеләр, журналистлар, газета-журналлар калмады. Бүген сезнең игътибарга —татар шоу-бизнесын дер селкеткән Иркә белән әңгәмәбез.

— Дөресен генә әйткәндә, мин синнән бераз шүрләп торам, Иркә. Син моңа ничек карыйсың?
— (Елмаеп.) Һәм дөрес эшлисез. Моның турында миңа беренче тапкыр гына әйтмиләр инде. Үземне яклау инстинкты көчле булганга шулай ул. Аннан соң, мин һәрчак үз фикеремне әйтәм, куркып тормыйм. Чыннан да, керпенеке сыман энәләрем бар. Мишәр каны бит миндә. Без үзебезне үзебез яклый беләбез. Шоу-бизнеста шундый булмасаң, күптән таптап китәрләр иде.
Кешеләрне якыннан белгәнчегә кадәр үземне шулай тотам мин. Әмма якыннарым, дусларым белән мин куян кебек йомшак.
— Иркә, тамашачының күңелен яулар өчен җырчы белеменә ия булырга кирәкме?
— Юк, әлбәттә.
— Ник соң алайса күпләр, музыка факультеты, консерватория бетермәгән җырчыларны сәхнәгә чыгармаска дип, шапырына?
— Музыкаль белеме бар, әмма тамашачысы булмаган җырчылар гына шулай шапырына. Моңлы булырга өйрәнеп булмый. Моң Аллаһ Тәгаләдән бирелә.
— Шулай да тавыш өстендә эшләргә кирәктер бит?
— Әлбәттә. Җырчы һәрчак формада булырга, үз өстендә эшләргә тиеш. Мин вокалга Миңгол абый Галиевка йөрим. Соңгы арада вакытлыча гына туктап тордым. Гомумән, Миңгол абый миңа күп нәрсәне өйрәтте. Ул вокал укытучысы буларак кына түгел, ә психолог буларак та ярдәм итте. Сәхнәдә тере тавышка җырлау осталыгына, үземдә ышаныч тоерга аннан өйрәндем.
— Иң уңышлы җырың кайсысы?
— Тамашачыларым мине "Бәхетле булыр идең” җыры аша ачты. Хитларга килгәндә, "Яннарыңа чакыр”, "Үпкәләмә” шундыйлардан. Яшьләр "Бай син, бай” җырын, "Айфара” белән дуэтны ошатты. Соңгысында мин гел үзем булып җырладым, усал булып. (Көлә).
— Үзеңә ошаганы?
— Сез журналистлар, барыгыз да бөтен җырчыга да гел шул сорауны бирәсез. Бөтен җырчы да бөтенесен яратам дип җавап бирә инде. Менә мин дә бөтенесен яратам, моны әйтмичә булмый. Әмма "Әллә миңа рәхәт дисеңме син” җырын аеруча яратам. Тормышчан җыр ул. Бөтен хис-кичерешләрем шунда салынган, җырны күңелем аша уздырып башкарам. Яңа чыккан альбомымның исеме дә шулай атала.
— Үзеңне кумир дип тоясыңмы?
— Юк, санамыйм. Мине яратып тыңлаучылар күп булса да, моның белән мактанып йөрмим. Чөнки максатым үземне күрсәтү түгел, ә тамашачымның күңеленә үтеп керү. Үз тыңлаучым бар икән, димәк, хезмәтемнең нәтиҗәсе бар.
Иң күңеллесе, Наилә, минем иҗатымны, аеруча, кечкенә тамашачылар ярата. Ни сәбәпле шулай икәнен әлегәчә аңламыйм. Әллә минем образым аларга якын булганга инде? Толымнар, шортиклар аларның да аерылгысыз өлеше бит.(Көлә). Әллә мәхәббәт турындагы җырлар башкарганга? Кечкенә генә булсалар да, алар да ярата белә бит.
— Син беренчеләрдән булып продюсер белән эшләвең турында белдердең. Продюсер белән эшләүнең отышлы яклары нидә?
— Шоу-бизнеста продюсерсыз иҗат итеп булмый. Һәр җырчының да продюсеры бар. Аерма шунда, кемдер аның турында әйтә, кемдер яшерә, өченчеләр, ул юк дип алдый.
Продюсер белән эшләү кирәк. Җыр сәнгате — ул бит бизнес. Бизнеста иҗат белән генә булмый. Иҗат әсәреңне дөрес итеп тәкъдим итә белергә кирәк. Җырчы өчен продюсер төп укытучы, ул юнәлеш күрсәтә. Без продюсерым белән бер-беребезне бик яхшы аңлыйбыз.
Аннан соң "Барс-Медиа” компаниясе белән хезмәттәшлек итүем белән горурланам. Бүгенге көндә "Барс-Медиа” җырчыларга чиксез мөмкинлекләр тудыра. Татарстанда мондый ширкәт бердәнбер.
— Шоу-бизнеста дуслык мөнәсәбәтләре, ихласлык була алмый диләр. Синеңчә ничек?
— Сез нәрсә, әлбәттә, дуслык бар! Без Ландыш Нигъмәтҗанова белән бик якын дуслар. Соңгы вакытта Гөлназ Сәфәрова белән күп аралашабыз. Бергәләп йога, фитнес-клубларга, кибетләргә йөрибез. Ул да, мин дә матур булырга яратабыз. Уртак серләребез дә күп.
Шоу-бизнес дөньясы күпкырлы булса да, андагы кешеләрнең барысын да икейөзле дип санау ялгыш ул. Моны бу өлкәне эчтән белмәгән кешеләр генә әйтә.
— Кибетләр дигәннән, көндәлек тормышта да стилистларыңа мөрәҗәгать итәсеңме, Иркә?
— Минем стилистым — Катя Борисова. Хәтта безнең очрашуга да ул минем нәрсә киеп килүемне тикшерә, үзенең киңәшләрен бирә. Әлбәттә, мин аның киңәшләрен тыңлыйм.
Сәхнәдә тулысынча аның белән эшлим.
— Синең өчен кайда киенү мөһимме?
—Әлбәттә. Тамашачым алдында колхоз базары күлмәгеннән чыга алмыйм бит инде. Базардан җирәнгәнгә түгел. Сәбәбе башкада – базар күлмәге белән тамашачымны ничек гаҗәпләндереп булсын.
— Журналистлар белән күп аралашасың. Күпләр шәхси тормышың белән кызыксына. Уңайсыз хәлгә калдырганнары булмадымы?
— Мин барлык сорауларга да җавап бирергә тырышам. Мин җавап бирә алмаслык сорау биргәннәре юк әле.
— Синең турыдагы шау-шу, гайбәтләр, имеш-мимешләр тамашачыларыңны куркытмыймы соң?
— Минем тамашачыларым — үз фикерләренә ия булган кешеләр. Шуңа күрә алар акны карадан тиз аера алалар һәм алырлар дип уйлыйм. Аннан соң, бөтен кешегә дә һәрьяклап ярап булмаганын мин аңлыйм.
— Гайбәтләр дигәннән. "Әти-әниләрем, туганнарым нәрсә уйлар” дигән курку юк кебек синдә? Килешәсеңме?
— Киресенчә. Мин әти-әниемнең йөзләренә кызыллык китермәдем, Аллага шөкер. Аларның фикер-тәкъдимнәренә каршы килмим. Алар да минем янәшәмдә, гел терәк булып торалар. Иң хөрмәт иткән фикерләр — аларныкы.
— Үзең турында соңгы арада нинди гайбәтләр ишеттең?
— Күп кеше мине кияүгә чыккан дип сөйләгән.
— Гарәп-миллионер белән мөнәсәбәтләр ничек тәмамланды соң?
— Аның белән бернинди мөнәсәбәтләр дә булмады. Мине һәм минем иҗатымны ошатып йөргән егетләрнең меңнән берсе ул. Аның белән аралашмаганга күп вакыт узды инде. Хәзер кайдадыр – белмим. Кызыксынмыйм да, кирәк тә түгел.
— Танылган булганга гына синең белән кызыксынган ир-атлар булдымы?
— Булды. Андыйлар күп булды. Әмма минем сиземләү сәләте бик көчле. Кешенең аралашу максатларын күзләреннән үк күрәм. Кешеләрне яхшы беләм мин. Ихласылыкны әллә каян тоям. Чын күңелдән аралашучылар аз. Әмма бар, аллага шөкер. Ошатып, очрашып йөргән егетем бар.
— Ә ир-атлар белән мөнәсәбәттә, син лидермы, яисә иярүчеме?
— Безгә татар хатын-кызларына лидер булу килешми. Безнең тәрбия башка. Бездә ир-атлар баш. Акыллы хатын-кыз теләсә нәрсә әйтмичә генә, кычкырмыйча гына, матур итеп үзенекен эшли. Ир-атлар хатын-кызлардан җылылык, наз тоеп яшәргә, өйгә кайтасылары килеп торырга тиеш.
— Сиңа авыр булган чаклар бармы ул? Алайса, син "таш кыя” сыман нык тотасың үзеңне?
— Бар андый чаклар. Әмма мин үземнең күз яшьләремне беркемгә дә күрсәтмим һәм авырлыклар турында да сөйләмим.
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 2217 | Добавил: NFS | Рейтинг: 2.5/2 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Гузель Уразова

Расширение: 600x800
Рейтинг: 4.9
Загрузок
: 2889
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024