Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 27 Июл 2024 Время 03:33
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Нужно ли сайту "Облако тегов"?
Всего ответов: 203
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Редакциябезнең бүгенге кунаклары – "Тегеләр” төркеме. Күптәннән юмор өлкәсендә кайнаган Илһамия Нәҗметдинова һәм Валентина Долгова быелгы елны үзләре өчен иң уңышлы ел дип бәялиләр. Кызлар катнашында быел "Рәвешләр”, "Мәтәште авылы хәлләре” фильмнары сатуга чыкты, "Юмор-шоу”, "Тамак” – юмор кафесы” тамашалары тулы залларны җыйды.
Җәйге яллардан кайтып, киләсе елга планнар корган, үткәннәргә нәтиҗә ясаган чагы "Тегеләр”нең.

— Халыкны көлдерү, кәефен күтәрү җиңелләрдән түгел, кызлар. Максатыгызга ирештек дип саныйсызмы?
Илһамия: Быел "Юмор-шоу” программасы белән гастрольләрдә йөреп кайтканчыга кадәр, без район һәм регион үзәкләрендә күп булган идек. Элеккеге вакытлардагыча, хәзер дә читтәге тамашачының артистларга мөнәсәбәтенә сокланып кайтабыз: рәхәтләнеп кул чабалар, сәхнә артына менеп, безнең белән аралашалар, теләк-киңәшләрен әйтәләр. Алар ярдәмендә генә үзебезгә уңай бәя бирәбез.
Татарстанда һәм Казанда тамашачы, чыннан да, иркәләнгән икән, дибез, чыгышларыбызны ошатса да, алкышларын жәллиләр. Менә ник кул чапмыйсыз инде ә, көләсез бит, кызык бит сезгә, дип сорыйсылар килә кайчак.
Ә менә фильмнар турында тамашачының фикерен белеп булмады. Телевидениедән күрсәтмәделәр бит.
Үземә фильмнарда төшү бик ошады. Соңгысында, "Мәтәште авылы хәлләре”ндә аеруча яраткан әбиләр ролен башкардык.
— Тамаша, фильм белән генә чикләнмичә, концертлар да бирәсездер әле? Сез бит җырчылар да?
Илһамия: Дөрес, төркем оешканда, җырчылар булып оешкан идек без. Театр училищесында укыганда, Валентина белән танышып, тагын бер Илһамия исемле кыз белән бергәләп төркем оештырган идек. Мин, педагогика университетында да укыгангадыр инде (көлә), кызларга җырлар өйрәтә идем, әллә нигә бер юморескалар яза идек. Тик без әкренләп җырчы кызлардан юмор сөйләүче кызлар төркеменә әверелдек.
Валентина: Остазыбыз Алмаз абый да: "Җырчылар бит меңләгән, юмористлар җитми татарга”, – дип, юмор өлкәсенә өндәде. Төркемнең исемен дә Алмаз абый тапты – "Тегеләр” исемен тәкъдим итте. Шул вакыттан бирле үзебез өчен генә җырлыйбыз. Профессиональ сәхнә турында уйлаган юк.
— Өченче кызыгыз кая китте?
Валентина: Илһамия Гыйматова, театр училищесын тәмамлаганнан соң, туган ягына кайтып китте. Кияүгә чыкты. Эстрада буенча китәргә теләмәде ул.
Илһамия: Ә без, Валентина белән, "Тегеләр” төркемен алга үстерергә килештек. 2005 нче елдан Алмаз абый безне әкренләп сәхнәгә чыгара башлады. Үзенең концертларында катнаштырды, башка артистлар белән таныштырды: Фән Вәлиәхмәтов, Хәния Фәрхи, Резидә Кадыйрова, Булат Нигъмәтуллин, Илсөя Бәдретдинова белән эшләдек.
— Танылу шул концертлардан соң килгәндер?
Илһамия: Танылу "Барс-Медиа” белән эшли башлаганннан соң килде, үзебезнең "Тегеләр” төркеме исеме өчен эшли башлагач. Ә концертларда без үзебез өчен түгел, җырчы өчен эшли идек дисәк тә була.
Валентина: Безгә танылыр өчен халык алдына чыгарга кирәк иде. "Барс-Медиа” яшь талантлы юмористлар эзли башлагач, без дә кастингка барырга уйладык. 2007 дә уңышлы чыгыш ясап, хезмәттәшлекне оттык. Әмма эшкә алынырга тартындык – курыктык. Бер ел эчендә әллә ни үзгәрешләр булмагач, 2008 нче елны яңадан кастингка килдек. Икенче килүебездә безнең чыгыштан көлә-көлә, безгә янәдән тәкъдим ясадылар.
Илһамия: Шунысы шатландыра: безне беренче чыгышыбыздан ук ошатып, хезмәттәшлек итәчәгебезгә өметләнеп калганнар.
— Берничә еллар юмор өлкәсендә эшлисез, нинди проблемаларны әйтә аласыз?
Илһамия: Телевидение, радио җитми безгә. Кайчак авторларга да кытлык була.
Валентина: Миниатюраларны үзебезгә язарга туры килә. "Кыстыбый” исемлесен генә Алмаз абый бүләк итте.
Илһамия: Аннан соң башкалада юмор һәм сатира театры булсын иде дип хыялланабыз. Кайчандыр мондый теләк белән остазыбыз Алмаз Хәмзин дә йөргән иде. "Барс-Медиа” компаниясе бу теләкне өлешчә тормышка ашырды анысы: "Юмор-шоу” программасы бик зур итеп уздырыла, юмористик фильмнар да төшерелә. Тик театр ел дәвамында эшләр иде дип кызыгабыз. Менә мин, гәрчә укытучылык эшен яратсам да, театрда гына уйнарга әзер. Юмор театрында, әлбәттә.
— Юмор театры дигәннән, ул юк түгел, Буада юмор һәм сатира театры эшләп килә. Димәк, эшләргә мәйдан бар дигән сүз?
Илһамия: Район үзәкләрендә театр бар дип, без Казанда театрларны бетермибез бит инде. Шуңа да яңа театр оешудан республикабызга зыян килмәс, әле киресенчә, файдалы гына булыр дип уйлыйм. Буада, Түбән Камада булганны, нигә Казанда юмор-сатира театры оеша алмый әле? Һәр елны Мәдәният һәм сәнгать университеты, театр училищесы яшь талантлар әзерләп чыгара. Әмма аларны үстерергә продюсерлар да, театр да юк. Спонсорларны да җәлеп итәсе иде бу өлкәгә, хөкүмәтнең дә ярдәмен тоеп яшисе иде.
— Сюжетларны ничек табасыз?
Валентина: Бөтен идея тормыштан. Тормышны күзәтәбез, өйрәнәбез. Темаларыбыз төрле, шулай да социаль проблемаларга күбрәк тукталабыз. Безнең репертуарда әбиләр дә, балалар да, кыстыбый сатучы апалар, егетләр күзләүче кызлар да бар. Гадәттә, авыл кешеләрен күрсәтергә алынабыз – образлар шундый ачык, аңлаешлы.
— Татар эстрадасында тәҗрибәле юмористлар аз түгел. Алар белән киңәшләшәсезме, тәҗрибәсен өйрәнәсезме?
Илһамия: "Хуҗа Нәсеретдин”, "Юмор фестивале” кебек чараларда "Мунча ташы” белән бергә эшләргә туры килде. Алар турында бары уңай фикерләр генә әйтә алам. Бу театрда чын профессионаллар эшли. Образлар төрлелеге, сценарийларның үзенчәлекле булуы ошый.
Валентина: Алар да киңәшләрен бирә. Менә бу рольне уйнаганда менә шулайрак эшләргә кирәк әле дип, сәхнә серләрен төшендерәләр.
— Кызлар, сәхнәдән тыш та шөгыльләрегез бар икән?
Илһамия: Әйе, мин Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының музыка бүлеген тәмамлап, Казан һәм Теләче балалар үзәгендә музыка укытам.
Валентина: Мин дә шул университетта укыдым. Питрәч балалар иҗат мәктәбендә вокал дәресләрен алып барам.
— Гаилә хәлегез ничек?
Илһамия: Мин кияүдә түгел. Вакыты җиткәч, мин дә парлы булып куярмын әле.
Валентина: Быел Феликс белән өйләнешкәнебезгә бер ел була. Теләгенә ирешә торган, максатчан кеше Феликс. Ирем тумышы белән Кайбыч якларыннан, җырчы Лидия Әхмәтованың бертуган абыйсының улы була. Ул эшмәкәр, төзелеш эшләре белән шөгыльләнә.
Илһамия: Мин Валентина өчен бик шат. Иҗат кешеләрен аңлаган тормыш иптәшләре сирәк була. Феликс аңлап кына калмый, үзе дә иҗатыбызга ярдәм итә.
Валентина: Илһамияне кияүгә бирсәк, гаиләләребез белән дус булыр идек дип йөрим. Без бергә эшләп кенә калмыйбыз, ә чын дуслар да Илһамия белән. Әле менә быел җәйге ялны да бергәләп уздырдык. Феликс һәм мин, Илһамия Төркиядә ял итеп кайттык.
Илһамия: Яңа сезонга яңа образлар эзләп кайтыйк әле, дидек. (Көлә). Быел Казанда сольный концерт уздырасыбыз килә. Яңа планка – шул.
Категория: Шоу-бизнес | Просмотров: 2176 | Добавил: NFS | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Ильназ Сафиуллин

Расширение: 500x400
Рейтинг: 3.7
Загрузок
: 2321
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024