Опрос
Облако тегов
Наша кнопка
Каталог
0-9
А
Б
В
Г
Д
Е
Ж
З
И
Й
К
Л
М
Н
О
П
Р
С
Т
У
Ф
Х
Ц
Ч
Ш
Щ
Э
Ю
Я
[ Новые |
Популярные |
Исполнители |
по Рейтингу |
по Просмотрам ]
Соңгы вакытта мәгълүмат чараларында студентларга яки эшсез йөрүчеләргә тиз арада акча эшләү ысуллары турында еш язалар. Журналист промоутер булып эшләгәнен, официант һөнәрен үзләштергәнен һәм башка җирдә акча юнәтеп булуын түкми-чәчми сөйләп бирә. Ләкин безнең халык катлаулы юллар аша йөрергә яратмый. Аңа эш авыр да булмасын, шул ук вакытта акчаны да күп китерә торганы кирәк. Өйдәге яки офистагы компьютерларга интернет үтеп керү белән, Русиядә глобаль челтәр бизнесы активлашып китте. Моның белән аеруча яшьләр актив рәвештә шөгыльләнә. Рәсми газета-журналларда теге яки бу Америка студентының, гади бер сайт ачып җибәрү ярдәмендә, миллионер дәрәҗәсенә күтәрелүе турында ишеткәнегез бардыр. Безнекеләр, америкалылардан кайсы җиребез белән ким дигәндәй, шулай ук интернет ярдәмендә тиз арада гына баеп китү ягын карый. Ләкин Русиядә интернет бизнесмены булу беренче карашка гына җиңел булып тоелырга мөмкин. Чынлыкта исә күп кенә яшь эшмәкәрләрнең хыялы эшли башлау белән үк тәмамланып куюы да бар. Дөрес, бу очракта сүз популярлашып киткән социаль сайтлар турында бармый. Аларның табыш китерү ысуллары бөтенләй башка принципларга нигезләнгән. Мәсәлән, Андрей исемле егет, стипендиягә генә яшәп булмаганын аңлагач, үз интернет-кибетен ачып җибәрергә дигән карарга килә. Биредә ул башта оригиналь язмалы футболкалар, соңыннан танылган футбол клубларының эмблемасы төшерелгән киемнәр белән сату итә. Тик күпмедер вакыт эшләгәннән соң, Андрей әлеге төр товарның аз керемле булуын аңлый. Кече бизнес дөньясында "шомару” алганнан соң, студент техника белән бәйле товарлар белән сату итә башлый. Гади кибеттә түгел, билгеле, ә интернет челтәрендә. Башка эре компанияләрдән аерылып торсын өчен, үз "фишкаларын” да уйлап таба. Очын-очка ялгап башлаган хезмәт, Андрей уйлаганча, зур күләмдәге табыш китерми. Стабиль хезмәт хакы алыр өчен, егеткә параллель рәвештә бер фирманың офисына эшкә урнашырга туры килә. Бу хәл дә аны максатыннан кире бормый, ягъни бизнестан китү өчен сәбәп була алмый. Эшмәкәр, курьерлар белән телефоннан хәбәрләшсә, сайтны эш компьютеры аша яңартып тора. Шул рәвешле, интернет бизнесы белән гади эшне алып бара торгач, бер елдан артык вакыт сизелми дә үтеп киткән. «Виртуаль кибеттән кергән табышны офиста эшләнгән акча белән чагыштырырга ияләнеп беттем инде», - ди Андрей. Гадәттә, керем аена 0,5-4 хезмәт хакын тәшкил итә. Ул гына да түгел, акчаны компаньоны белән бүлешәләр, чөнки бер кешегә генә мондый төр бизнесны алып баруы авыррак. Әлеге чыгымнарга тагын бухгалтер хезмәтен, салым түләүне дә кертсәк, кесә калынайту турында әллә ни хыялланып булмый. Дөрес, интернет эшмәкәрләре, салымнан качу өчен, яшерен хезмәт хаклары түләп, бизнесларын яшерен рәвештә дә алып бара ала. Ләкин экономияләнгән суммага курортларда да ял итеп булмаячак, акча пафослы ресторанга да җитмәячәк. Өстәвенә, товарны уңышлы сату өчен реклама кирәк булуында бүген хәтта балалар да хәбәрдар. Массакүләм мәгълүмат чараларында реклама бастыру кыйбат, интернетта законсыз спам рекламалары җибәрү, киресенчә, потенциаль сатып алучылар саны кимүенә китеререгә мөмкин. Яшь бизнесменга тематик сайтларда очсызлы баннерлар урнаштыру яки интернет сылтамаларның өстәге рейтингын сатып алу гына кала. Шул рәвешле экономияләп тә, әле рекламага аена 4-10 мең сум акча түгелгәнен эшмәкәрләр үзләре генә белә. Ил җитәкчелеге кече бизнесны үстерү өчен зур күләмдә акча бүленеп биреләчәк, дип вәгъдә иткән иде. Интернетта үз эшеңне башлап җибәрү шулай ук кече бизнес төренә керә. Ләкин, күргәнебезчә, чит илдән аермалы буларак, бездә гади кешегә эшмәкәр булып китүе, бизнес океанында йөзүе әлегә бик авыр. Андрей да, интернет эшен ташлап, тагын бер офиска кереп урнашыргамы икән дип, баш ватып йөри әле.
Категория: Статьи |
Просмотров: 1773 |
Добавил: NFS
| Рейтинг: 0.0/0 |
- Оценить -
Отлично
Хорошо
Неплохо
Плохо
Ужасно
Порядок вывода комментариев:
По умолчанию
Сначала новые
Сначала старые
20 Мар 2010
Quote
P.S. Если вы берете товар через инет, то берите только не бьющийся товар. Т.к. при тронспартировке например на РЖД его могут легко разбить... т.к. они кидают этот товар ваще безжалостно.
Хочу добавить к этому покупая электронику нет возможности ёё там проверить (например покупал видео карту так попалась с битым куллером. В магазине заверили что все работало а проверить на почте её нечем было
)ё
t by http://uco
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[
Регистрация |
Вход ]
Форма входа
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото
Гузель Уразова
Расширение : 700x548 Рейтинг: 4.0 Загрузок : 4322
Пользователи
»
Онлайн
Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск
Блок Рекламы