Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 05 Май 2024 Время 04:40
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Почему вы слушаете музыку?
Всего ответов: 177
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Ниһаять! "Ак Барс” хоккейчылары тырышты, көрәште, түзде... әмма барыбер башкорт көндәшләреннән өстен чыга алды. Моның өчен Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләренә алты уен үткәрергә туры килде.
Казанлылар беренче өч уенны җиңгәннән соң, Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясендә һәр киләсе очрашу соңгысы була ала иде. Шимбә көнне "Татнефть-арена”да узган каршылыкта бер генә Казан җанатары да җиңүче билгеләүнең Уфа аренасына күчүен теләмәгәндер, мөгаен. Ләкин "Салават Юлаев”ның серияне җиңел генә бирмәячәге хоккей сөючеләргә көн кебек ачык. Өстәвенә, статистикага мөрәҗәгать итсәк, Уфа командасы һәр уенда Петри Веханен капкасына безнекеләргә караганда күбрәк бәргән булып чыга. Димәк, "Ак Барс” көндәшләрен тизлек буенча да, капкага бәрү буенча да түгел, ә нәкъ менә тактик яктан җиңелергә мәҗбүр иткән.
Уенның үзенә килгәндә, боз сараендагы мохитне сүз белән генә аңлатып булмый иде. Бер якта – моңсу, ләкин өметләре өзелмәгән Уфа җанатарлары, икенче якта – һәр һөҗүмне көчле алкышлар белән озатучы казанлылар. Нәкъ менә соңгылары беренче булып "Ак Барс” составындагы үзгәрешләргә игътибар итте. Чөнки бозга баш тренер плей-офф уеннарында уйнамаган яшь Кирилл Петров һәм ике ай дәваланган Янне Песоненны чыгарган иде. Монда да Билалетдиновның зур стратег булуын әйтеп узмыйча булмый. Хоккейчыларның һәр адымына кадәр үзлегеннән өйрәнеп беткән "Салават” тренерларының тактикасына каршы бу ике хоккейчыны төп коралга әйләндерү мөмкинчелеге бирелде. Нәтиҗәдә, шулай булды да. Иммонен һәм Кукумберг тырышлыгы белән Еременко капкасына беренче алканы Песонен үткәрде. Шуның белән беренче периодта бүтән җитди һөҗүмнәр булмады диярлек.
Киләсе егерме минутлык, алдан ук фаразлаганча, кунаклар өстенлеге белән үтте. Период тәмамланырга ике минут кала, әлеге дә баягы Александр Радулов, исәпне тигезләп, очрашуга янә интрига кайтара. Әйтерсең лә, "Салават Юлаев” составында Радуловтан башка беркем дә исәпкә үзгәрешләр кертергә сәләтле түгел. Гомумән, башкортларның төп көче, бәхәссез, Радулов фамилиясе белән тыгыз бәйләнгән.
Җиңүче исемен билгеләүне командалар өченче периодка калдырды. Кемнең нерв системасы ныграк һәм кем КХЛ финалында уйнауга лаек – көндәшләр алдында шундый сорау тора иде. Мондый вакытта хәлиткеч алка керткән хоккейчыны җанатарлар кулда күтәреп йөрергә әзер. Үз сүзен соңгы моментка кадәр көрәшүче, кирәкле минутларда "аттырып” җибәрергә сәләтле Илья Никулин әйтә. Дөрестән дә, "Ак Барс” сакчысының команда өчен үтә дә мөһим алкаларны кертә белү сәләте табигатьтән бирелгән. Соңгы минутларда башкортстанлыларның капкачыны алтынчы уенчыга алыштырулары да сезон белән саубуллашудан коткарып кала алмады. Аларга регламент буенча бронза медальләр тапшырыла.
Шулай итеп, ел саен беренче урын өчен көрәшүче "Салават Юлаев”ка үзенең планнарын киләсе сезонга кадәр кичектереп торырга туры киләчәк. Бу исә үз чиратында Россия җыелма командасы баш тренеры Вячеслав Быковка төп игътибарны 7 майда Германиядә старт алучы дөнья беренчелегенә юнәлдерергә ярдәм итми калмас.
"Ак Барс” капитаны Алексей Морозовка конференция җиңүчесе кубогын тапшырганда, якташларыбыз финалда кем белән уйныйсын төгәл белми иде әле. Көнбатыш конференциясендәге чемпион исеме бары тик җиденче очрашуда гына билгеле булды. Агымдагы сезонның төп сенсациясенә әйләнгән "ХК МВД” хоккейчылары, җиденче киеренке уенда Ярославль шәһәренең "Локомотив” командасыннан өстен чыгып, финалда казанлылар белән көч сынашачак.
"ХК МВД” — "Ак барс” финал очрашулары 15 һәм 16 апрель Мәскәү өлкәсендә, 19 һәм 20 апрель исә Казанда старт алачак. Каршылык бер команданың дүрт җиңүенә кадәр бара. Якташларыбыз, "Рубин” футболчыларыннан үрнәк алып, икенче ел рәттән ил чемпионы булып калырмы, әллә "ХК МВД” могҗиза тудыруны дәвам иттерерме – моны ачыклау өчен озак вакыт калмады.
Категория: Спорт | Просмотров: 1410 | Добавил: NFS | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 1
15 Апр 2010
1. Айдар ( NFS )
tatar



t by http://uco
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Айфара

Расширение: 604x394
Рейтинг: 5.0
Загрузок
: 2361
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024