Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 05 Май 2024 Время 09:10
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Ходите ли вы на выборы?
Всего ответов: 223
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

   Ниһаять Канаданың Ванкувер шәһәрендә Олимпия уты кабызылды. Шул ук дөнья чемпионатлары, Европа беренчелекләре белән чагыштырганда, Олимпиаданы ачу тантанасы шоу, романтика, могҗизалык белән сугарылган. Юкка гына бу вакыйгага аерым бер көн һәм аерым зур игътибар бирелмәгәндер. Элек тә Олимпия уеннары вакытында сугышлар туктатылган, илләр арасында сәяси каршылыклар бер читкәрәк куелган. Ванкувер Уеннарын ачу тантанасы үзенең оештырылуы, эффектлары, тарихи вакыйгаларны бүгенге күзлектән күрсәтү ягыннан алдагы бәйгеләрдән бер башка өстен чыкты дип әйтү дә арттыру булмас.
    Русия тамашачысы өчен әлеге Олимпиада ярышлары уңайсызлыклар тудырачак. Ни өчен дигәндә, Ванкувер вакыты Мәскәү вакытыннан унбер сәгаткә калыша! Әйтик, аларда кичке уеннар барган вакытта безнең халык җиденче төшен күреп йоклап ятачак. Ачылу тантанасының да безнеңчә иртәнге биштә башлануына игтибар иткәнсездер. Хәер, җаны-тәне белән кызыксынган җанатарлар өчен төнлә йокламау яки иртәрәк тору кебек күренешләр артык мәшәкать тудырмас дип уйлыйм. Чөнки безнең җыелма команданың хоккей мәйданнарында көрәшүе, өметле биатлончыларның чыгыш ясавы, хатын-кызлар өчен фигуралы шуу кебек нәфис спорт төрләре берсен дә битараф калдырырга тиеш түгел.
Бәйгенең ачылу тантанасына әйләнеп кайтсак, безнекеләр алфавит буенча Олимпия парадының уртасында халык алдында горур атлап чыкты. Русия байрагын "Ак барс” һәм ил җыелма командасы капитаны Алексей Морозов күтәреп баруы да очраклы түгел. Элек үзе дә ике тапкыр әләмне күтәреп барган хоккейчы Владислав Третьяк әйтүенчә, Канада җирлегендә байрак хоккейчы кулында булмаса, безне дөрес аңламаган булырлар иде. Чыннан да, соңгы елларда, Совет заманындагы кебек үк, хоккей буенча Русия – Канада каршылыгы халык сораштыруы буенча Олимпиаданың төп вакыйгасына әйләнәчәк. Сүз уңаеннан, 2010 елгы Олимпия утын яндыру шулай ук атаклы Канада хоккейчысы Уэйн Гретцкига тапшырылды.
Дөнья булгач төрлесе була дигәндәй, Уеннар башланырга берничә сәгать кала Ванкувердан күңелсез хәбәр дә килеп иреште. Грузия спортчысы Нодар Кумариташвили күнегүләр үткәргән вакытта чанадан егылып төшә. 21 яшьлек спортчы тормышы өчен табиблар көрәшеп карый, ләкин башы белән тимергә бәрелгән Нодарны, кызганычка, коткарып кала алмыйлар. Грузия җыелма командасы ачылу тантанасына кара ленталар белән чыкты һәм аның хөрмәтенә стадионда бер минут тынлык урнашты.
Индивидуаль төрләрдә катнашучы Татарстанның бердәнбер өмете— чаңгычы Нияз Нәбиев якшәмбе стартка чыкмады. Аның организмында гемоглабин чамадан тыш артык булган. Шулай итеп, без медаль алу гына түгел, ә Ниязның трамплиннан сикерүен һәм чаңгыда шууын да күрә алмадык. Олимпиада февраль ахырына кадәр дәвам итәчәк. Барлык спорт төрләреннән 86 комплект медаль уйнатыла. Болар арасында күпмесе безнең илгә әйләнеп кайтачагын вакыт күрсәтер. Соңгы күренешләр тәэсирендә, спортчыларның исән-сау әйләнеп кайтуы да туганнары өчен зур җиңү булачак. Аллага тапшырдык!

Категория: Спорт | Просмотров: 1502 | Добавил: NFS | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

АсылъЯр

Расширение: 319x480
Рейтинг: 4.8
Загрузок
: 2497
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024