Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 26 Апр 2024 Время 11:12
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Какой фирмы твой мобильный ?
Всего ответов: 2431
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Инде берничә сан рәттән газетабызда быелгы җәйнең төп темасы — корылык турында язарга мәҗбүрбез. Күптән көтелгән яңгырлар безне атна саен нәүмиз иттереп калдыра. Иртәгә яңгыр яуса иде, дигән теләкләр һәм өметләр көннән-көн сүрелә бара. Инде аның кайчан да булса килеп явачагына ышаныч та бетеп бара кебек. Кешеләр быелгы җәйнең гадәттән тыш коры килүенә дә күнектеләрме шунда, моңа гадәти хәл дип карый башладык. Әле кичә генә Казан шәһәре хакимиятендә чыгыш ясаган шәһәр Сәламәтлек идарәсе башлыгы да соңгы вакытта көннәрнең эсселегеннән зыян күрүчеләр һәм медицина учреждениеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең саны кими баруын бәян итте. Ә бит эсселек үзе кимергә уйламый да әле. Киресенчә, ул "рекордларны яңартканнан яңарта” бара. Кичә шулай ук Россиянең үзәк телевидение каналларының берсе ил башкаласы Мәскәүдә ял көннәрендә рекордлы эссе температура — 37 градус вәгъдә итә.
Бүгенге көндә иң популяр продуктлар булып сулар, куас, соклар һәм туңдырма тора. Ихтыяҗ тәкъдимне арттыра, диләрме әле, бу көннәрдә аларның бәясе дә бермә-бер артты.
Эсселек бу көннәрдә шулай ук азык-төлек базарларында да ажиотаж тудырды. Корылыкның нәтиҗәләрен үзенчә күз аллаган гади халык бүген базарларны "штурмлый”. Базарлар тирәсендәге ыгы-зыгы соңгы вакытта 90 нчы еллар башын хәтерләтә. Кибет киштәләре бушап калган бер вакытта, халык запас җыярга ашыкты. Кайда нәрсә бар, бөтенесен сыдырып алып барды. Бүген исә халык, корылык нәтиҗәсендә югары уңыш җыеп булмаячагын аңлап, азык-төлеккә бәяләр нык үсүдән шикләнеп, продукция җыя. Базарда сатучыларның мондый сәүдәне күптән күргәннәре юк иде инде. Халык, ябырылып, капчык-капчык он, шикәр комы, ярма, камыр әйберләре ала. Сатучылар да тик ятмый, үз товарларына ихтыяҗның үсә баруын күреп, бәяләрне әкрен-әкрен генә арттыра. Гәрчә хөкүмәт әһелләре ажиотаж тудырмаска өндәсә дә, ул гына да түгел, былтыргы запасларның күп булуын, азык-төлек продуктларына бәяләрне узган елгы дәрәҗәдә саклап калу өчен мөмкинлекләр җитәрлек дип исбатларга тырышса да, безнең халыкның менталитетын үзгәртү җиңел түгел. Халык хөкүмәткә түгел, күбрәк үзенә ышана, үзенә таяна. Базарларда гына түгел, хәтта ки эре супермаркет киштәләрендә дә товарлар "тузан җыеп ятарга өлгерми”. Билгеле булганча, мондый зур кибетләрдә өлкән буын түгел, ә җитеш, мул тормышта яшәүче урта буын вәкилләре даими клиент. Урта буында да иртәгесе көнгә ышаныч кими бара икән, димәк, монда уйланырлык сәбәп бар.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре халыкта мондый ажиотаж тууга әллә ни җитди карамый. Көн саен диярлек массакүләм мәгълүмат чаралары аркылы бәяләрнең үсмәячәге, аларны тотып тору өчен былтыргы запасларның җитәрлек булуы турында мөрәҗәгать итәргә тырыша. Һичьюгы яңа елга кадәр бәяләр күтәрелмәячәк, диләр алар. Ә менә башка төр продуктлар буенча әлегә беркем гарантия бирергә ашыкмый. Чөнки әле карабодай белән шикәр чөгендере нинди уңыш бирәчәген белгән кеше юк. Яңгырлар да явам дип тормый. Карабодай белән шикәр чөгендеренең былтыргы запаслары калмагандыр шул. Дөге безгә читтән кертелә. Әгәр башка төр продуктларга бәяләр күтәрелә икән, арадан бер дөгенең генә бәясе элекке дәрәҗәдә сакланыр дигәненә ышануы кыен. Чөнки бездә бит бәяләр бөтен төр продуктларга бергә үсә.
Азык-төлеккә бәяләр сәясәтенә кагылышлы тагын бер нәрсә — ит-сөт продуктлары җитештерү тармагы мондый шартларда нишләр. Инде мәгълүм булганча, терлек азыгы хәзерләү быел аврал шартларында бара. Республика буенча ел саен шартлы рәвештә бер баш терлеккә 28-30 центнер азык әзерләнергә тиеш. Инде җәйнең экваторын узуга карамастан, әлегә бу сан 7-8 центнерны гына тәшкил итә. Терлекләр өчен иң кирәкле булган азыклар — печән, сенаж, силос әзерләү авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен иң авырткан мәсьәлә бүген. Үзебезнең көч белән моны ерып чыга алуыбызга ышаныч көннән-көн кими барып, бүген моны читтәге мөмкинлекләр аша хәл итәргә булдылар. Татарстан чит төбәкләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр. Әле ярый алар ярдәмнәреннән ташламаска вәгъдә бирде. Күрше-тирә республикаларда, өлкәләрдә бүген республикабызның азык-төлек отрядлары эшли. Алар анда печән чаба, чабылган печәннәрне рулоннарга чорнап, республика хуҗалыкларына озата. Мондый юл белән табылган печәннең алтын бәясенә төшүен күп кенә хуҗалыклар яшерми дә инде. Мисал өчен, былтыр 600-700 сум торган бер төргәк печән быел 1500-2000 сумнан бара. Халыкның былтыргы шикелле бераз запас белән печән әзерли алмаячагы көн кебек ачык. Шуңа күрә шәхси хуҗалыклар, кечкенә фермер хуҗалыклары терлекләрдән арыну хәстәрен күрә башлады. Димәк, якын арада иткә бәяләр төшәргә мөмкин, ә менә киләсе елга бу вакытта ит бәяләрен күреп шаккатмагаебыз. Дөрес, хөкүмәт терлекләрнең баш санын киметүгә баш-аягы белән каршы. Тик бу ташкынны тоткарлап булуы да күңелдә шик уята. Татарстан фермер хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеровның әйтүенә караганда, крестьян хуҗалыклары да корылыктан зыян күрде, әгәр аларга дәүләт ярдәме күрсәтелмәсә, алар терлекләрнең санын киметү юлына басачак. Ә алар кулында республикадагы бар терлекләр санының 1/3е — бу 400 мең баш дигән сүз.


Категория: Новости | Просмотров: 1331 | Добавил: NFS | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Айдар Галимов

Расширение: 604x452
Рейтинг: 4.5
Загрузок
: 2541
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024