Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 20 Апр 2024 Время 01:42
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Вы нашли то что искали?
Всего ответов: 1073
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Узган атнаның иң төп вакыйгасы Исландиядә "йокысыннан уянган” вулкан булды. Бу утрау илдә вулканнар элек тә атып торды анысы, ә менә бу юлы вулканның нәтиҗәләре көткәннән дә аянычрак булды. Башта вулкан сөреме әлеге ил күген каплап алды, ә аннары аны җил бөтен Европага куып таратты. Ул гына да түгел, әлеге сөрем Европаның яшәешен параличлады. Иң зур зыянны аэропортлар күрде. Очышлар вакытында самолет моторына сөрем-тузан эләгү, ә моның тагын да аянычрак авиаһәлакәтләргә китерү куркынычы барлыкка килде. Европаның барлык илләре дә авиарейсларны туктатырга мәҗбүр булды. Вулкан Европа илләренең икътисадына нык китереп сукты. Меңләгән, йөз меңләгән пассажир бу көннәрдә аэропортларны икенче өе итте. Очышлар билгесез вакытка кадәр тоткарланды. Россия аэропортлары да моннан читтә калмады. Барасы җиренә бара, барган җиреннән кире кайта алмаганнар мәсьәләсе күп илләрнең баш авыртуына әйләнде. Россия хөкүмәте андыйларга ярдәм кулы сузарга тырышты анысы: пассажирларны җир өсте транспорты белән (тимер юллар һәм автобуслар) ташу мәсьәләсе көн кадагына куелды.
Узган атнада дөнья җәмәгатьчелеге авиаһәлакәттә һәлак булган Польша Президенты Лех Качиньский белән хушлашты. Баштарак аның белән соңгы юлга озатырга дөньяның күп кенә президентлары килергә тиеш иде. Бөтен эшне вулкан бозды. Президентлар, шул исәптән АКШ Президенты Барак Обама да гомерләрен куркыныч астына куясы итмәделәр, Польшага барудан баш тарттылар. Ә менә Россия Президенты Д. Медведев барысыннан да тәвәккәлрәк булып чыкты. Аның самолеты Польшага исән-имин килеп җитте, ул матәм чарасында катнашты.
Бу атна башында вулкан тынычланды. Авиаочышлар буенча Европа комиссиясе самолетларга яшел коридор ачарга рөхсәт бирде. Очышлар башланды, ә Европа илләре бүген вулкан аркасында килгән зыянның күләмен исәпли. Зыян исә миллиардлар белән исәпләнә.


Категория: Новости | Просмотров: 1202 | Добавил: NFS | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Сылу

Расширение: 319x480
Рейтинг: 4.0
Загрузок
: 2574
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024