Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 16 Апр 2024 Время 21:52
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Какое у вас настроение?
Всего ответов: 3092
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Бу атнада җәмәгатьчелектә шактый каршылыклы фикерләр уяткан вакыйга булды. Ил Президенты Д. Медведев "Полиция турындагы” Закон проектын халык хөкеменә тәкъдим итте. Россия Эчке эшләр министрлыгына реформалар үткәрү турында сүзләр инде күптәннән килә иде. Ил җитәкчелеге дә гамәлдәге законга һәртөрле үзгәрешләр, өстәмәләр кертеп карады. Хокук саклау органнарындагы җитешсезлекләр, соңгы вакытта калкып чыккан негатив күренешләр һәрдаим көн кадагына басучы аерым темага әйләнеп бара иде. Милиция мундирына тап төшерүчеләр турындагы мәгълүматлар бу араларда шактый актуаль яңгырый башлады. Президент та, эчке эшләр министры Р.Нургалиев та министрлыкның эшчәнлеген тамырдан үзгәртү, милиция турында яңа закон эшләнүе хакында даими төстә искәртеп килделәр. Һәм менә алар сөйләгәннәр чынга аша башлады кебек. Әмма күпләр көткән "Милиция турындагы” закон проекты урынына без "Полиция турындагы” закон проектын укып "хозурланырга” мәҗбүр булдык.
Шулай итеп, ил җитәкчелеге үзгәрешләрне исем алыштырудан башларга булды. Бу урында ирексездән күңелдә сорау туа. Исем алыштырудан гына җисем үзгәрерме? Закон проектының авторлары бу юлы хәйләкәрлек күрсәтергә уйладылар. Алар проектны беренче тапкыр халык хөкеменә тәкъдим итәбез дип белдерделәр. Хәзер бу закон белән кызыксынган һәркем интернетта Zakonoproekt2010.ru челтәр мәйданчыгына кереп, аның белән таныша һәм анда үз фикер-тәкъдимнәрен калдыра ала. Шунысы кызык: закон проекты интернет челтәренә эленү белән үк, аның турында 1 мең ярым кеше үз фикерләрен белдерергә өлгергән инде. Тик бу урында тагын сорау туа. Киләчәктә халык фикере искә алынырмы соң? Һәм ничек итеп халык фикерен эшкәртерләр, искә алырлар һәм нинди принцип буенча ул тормышка ашырылыр? Чөнки закон проектын эшләгәндә экспертлар җәмәгатьчелекнең ярдәменнән баш тарттылар. Проектны бит реформага дучар ителгәннәр үзләре эшләде. Милицияне үзгәртү мәсьәләсен әлеге ведомствоның үз карамагында калдыру шактый зур тактик хата. Бу эш белән РФ Президенты каршындагы комиссия шөгыльләнергә һәм җаваплылыкны үз өстенә алырга тиеш иде. ЭЭМ өстеннән контрольлек итү системасы җайга салынмады. Бу очракта җитди парламент, гражданлык һәм прокурор контроле үзенең саллы сүзен әйтергә тиеш иде кебек. Тик, ни хикмәт, реформа эшендә бу нәрсәләр искә алынмады. Кадрларны чистартуны да, ни гаҗәп, генерал-түрәләр карамагына тапшырдылар.
Яңа закон проекты дип сөйләнелсә дә, законны эшләгәндә нигез итеп барыбер дә искесе алынды. Яңалык бу очракта "җөмлә кисәкләренең урыннарын алыштырудан” гына гыйбарәт булды. Әйтик, элеккеге вариантта милициянең төп бурычы булып "шәхеснең иминлеген тәэмин итү” булса, яңасында ул болайрак яңгырый: "җинаятьләрне һәм административ хокук бозуларны кисәтү”. Бер яктан, җинаятьчелекне профилактикалау кебек дөрес якка авышу булса, икенче яктан шәхес мәнфәгатьләре закон проектыннан эреп юкка чыккан. Монда бары тик "дәүләт мәнфәгатьләре” дигән күләгә генә эленеп тора. Шуңа да экспертлар бүген төпле бер фикердә тора: ЭЭМның төп бурычы гражданнарның хокукларын саклау булмый торып, бернинди дә гуманитар нигезләмәләр дә хокук саклау системасының асылын үзгәртә алмаячак.
Шунысы кызык: "Жигули”ны "Мерседес” дип атап кына әлләни үзгәреш көтеп буламы икән? Хикмәт бит исем үзгәртүдә түгел, ә эчтәлеккә бәйле. Тагын да бу мәсьәләнең асылына якынрак килсәк, әлеге системаның эшчәнлеген тамырдан үзгәртми торып, без максатларга ирешә алмаячакбыз. Аннары милиционерларны полицейскийларга әйләндерүнең психологик ягы да бар әле. Бу сүзне ишетү белән сугыш вакытындагы безнең әсирләрнең җелегенә үткән сатлыкҗан "полицай”ларның образы күз алдына килеп баса.
Шулай ук закон проекты авторлары әлеге системаның исемен алыштыру икътисадый яктан әлләни чыгымнар салмаячак дигәненә дә ышанасы килми. "Милиция” символикасын, эленмә такталарны алыштыру, күпме кәгазь эшләре һәм тагын әле без белмәгән чыгымнар – боларны кара акыл белән саный башласаң да, миллиардлаган сумнарның китәчәге һәркемгә дә мәгълүмдер.
Хокук белгечләре телендә милиция сүзе иҗтимагый институтны күз алдында тота. Ә полиция ул – дәүләти орган. Шуңа да бүген бу мәсьәләдә актуаль тема булып беренче чиратта эчтәлекне үзгәртү тора. Аннары гына шуңа яраклы рәвештә форманы үзгәртергә кирәктер. Ә инде үзгәрешләр чынлап торып була икән, полиция һәрвакыт гражданнарга бәйле булып калырга тиеш.
Без соңгы вакытта үзебезгә өлге итеп чит илләр тәҗрибәсен алырга өйрәнә башладык. Янәсе, чит илләрдә әлеге система нәтиҗәле эшли, безгә дә бу юнәлештә шул өлге буенча эшләү зарур. Әмма монда төп рольне мәсьәләнең психологик ягы да уйнарга тиешлеген онытырга ярамый. Әйтик, закон кабул ителде дә, иртәгә үк бөтен нәрсә төбе-тамыры белән үзгәрәчәк дигәненә ышануы кыен. Россия халкының менталитетын үзгәтү өчен, көннәр-айлар гына түгел, еллар-гасырлар кирәген дә истән чыгармыйк.
Шунысы кызык: милиция хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләренә әверелгән очракта, аларны гади халык телендәге "мент” сүзеннән соң башка төрле ничек атап йөртерләр икән? Америкадагыча "коп” булырлармы? Ә данлыклы "омон”ны кем дип йөртерләр? ОПОН дипме?
Әмма ни генә булмасын, кем әйтмешли, "процесс башланды”. Кем белә, бәлки, исем алыштыру хокук сагында торучыларның психологиясен үзгәртеп куяр, алар нәтиҗәлерәк, намуслырак эшли башларлар. Көтеп карыйк…
Категория: Новости | Просмотров: 2839 | Добавил: NFS | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Ландыш Нигъмәтҗанова

Расширение: 166x250
Рейтинг: 4.7
Загрузок
: 2134
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024