Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 25 Апр 2024 Время 10:53
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Какое у вас настроение?
Всего ответов: 3092
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Янабыз! Россия ут эчендә. Моңарчы күрелмәгән эссе җәй, коточкыч корылык быел "рекордларны яңарта”. Әлегә кадәр без 1921 елгы корылык, ачлыкны мисал итеп күрсәткән булсак, тарих күңелсез статистикалы яңа сәхифәләрен яза. Яздан бирле бер тамчы яңгырга тилмергән Россия бүген табигать алдында сынау тота. Әмма, ни кызганыч, илдә соңгы берничә атна эчендә булган вакыйгалар безнең табигать алдында шактый көчсез булуыбызны күрсәтте. Быел корылык буласын алдан белгән Россия аңа җитди төстә әзерләнмәде. Нәтиҗәсе күз алдында: Россияне бүген ут-ялкын чорнап алды. Ил тоташ төтен, сөрем эчендә. Күрә торып янабыз. Урманнар, кырлар гына түгел, тулы бер авыллар, бистәләр ут эчендә. Ут бөтенесен кырып, себереп үзенә йота бара. Бу көннәрдә илнең үзәк телевидение каналлары бертуктаусыз янгын стихиясе котырган төбәкләрдән репортажлар бирә. Түбән Новгород өлкәсендә булган янгыннар барлыгы җиде торак пунктны ил картасыннан юкка чыгарды. Ике меңгә якын торак йорт ут эчендә калып янып бетте. Янгында һәлак булганнарның саны да 50гә якын. Күпләр йорт-җирсез генә түгел, өстендәге бер кат кием белән документларсыз, акчасыз-нисез урамда калды. Фаҗиганең шаһитлары сөйләвенчә, Түбән Новгород өлкәсендә Югары Выкса авылында бер йорт 11 секунд(!) эчендә янып көлгә әйләнгән. Янгын минутына 100 метр тизлек белән таралган. Янгын давыл булып ургылды, ди бу авылда яшәүчеләр. Аның юлын хәтта биредәге күл дә туктата алмаган, ул күз алдында кибеп, янып юкка чыккан. Элек бу авыл урынында 321 йорт торган булса, бүген анда мич торбалары гына тырпаеп басып тора. Биредә йортлар гына түгел, җир янды, диләр. Фаҗиганең масштабларын әйтеп, санап бетерерлек түгел.
Бу атнада ил премьеры фаҗига булган урынга — Түбән Новгород өлкәсенә килде. Ул фаҗигане үз күзләре белән күреп, аңа тиешле нәтиҗә ясарга уйладымы, әмма аны биредә ул уйлаганнан да зуррак нәрсәләр көтеп торган икән. В. Путин монда килеп төшкәч тә, аны җирле халык сырып ала. Хөкүмәт башлыгы белән сөйләшүләрне тыныч тонда барды дип әйтеп булмый, билгеле.
— Без монда ялангач килеш басып торабыз. Без кышын кайда яшәрбез? Ник безне беркем дә саклап калмады? – дип кычкырышкан халыкка премьерның җавабы нинди булды дип уйлыйсыз?
— Беләсезме, — диде ул, — нинди җил иде бит. Бернәрсә дә эшләп булмый иде...
— Безнең тирә-якта атна буе янды, беркем дә игътибар итмәде! Ә кичә су сиптергеч самолет сорадык, безгә аның өчен акча җыешырга куштылар.
— Без нәрсә киярбез хәзер? — дигән сорауга премьер федераль бюджеттан 100 мең сум, җирле бюджеттан тагын 100 мең сум акча вәгъдә итте, йортлар да төзеп биреләчәк, диде.
Халыкның ачуын куптарган тагын бер нәрсә: өлкә губернаторы Шанцевның мондый шартларда берни дә эшләмәве иде. Путин аңа: "Нишләп бистәләрне саклап кала алмадыгыз?” – дип турыдан туры сорау биргәч, аның җавабы сәер яңгырады:
— Янгын өстә башланды бит, ә без астагысына әзерләнгән идек.
Хакимият йортында Путин МЧС министры Шойгуны да, губернатор Шанцевны да утлы табага бастырды. Ә җирле муниципаль берәмлекләр башлыкларына үз вазифаларыннан китүне ультиматум рәвешендә куйды.
Путинның ризасызлыгы, ачуы йөзенә чыккан иде. Киңәшмә бетеп, хакимият бинасыннан чыкканда аны тагын халык төркеме сырып ала. Ярсыган халык арасыннан берәү нидер әйткәч, хөкүмәт башлыгы кырт борыла һәм аңа таба килә башлый. Әмма тиз арада үзен кулга ала, кире борылып машинасына таба китә. Хәтта янгыннан зыян күргәннәр урнаштырылган санаторий бинасында да ул алар белән сөйләшмәгән дә диярлек.
— Ял итегез, — диюдән башка сүз булмады, диләр моны күреп торучылар. Күрәсең, теге абзый әйткән сүзләрдән "серкәсе су күтәрмәгән” булгандыр.
Узган шимбәдә Путин МЧСның гадәттән тыш хәлләр үзәгендә ашыгыч селектор киңәшмәсе уздырды. Анда яңгыраган саннар шактый шомландыра, әлбәттә. 31 июльгә РФдә 22 мең табигый янгыннар булып, аларның мәйданы 400 гектарны биләгән. Ут 1257 йортны юкка чыгарган, ә 2885 кеше гадәттән тыш хәлләр урыныннан эвакуацияләнгән. Янгыннарга каршы көрәшкә удар хәрби группировка төзелгән: 240 мең кеше һәм 120 мең берәмлек техника, 100дән артык самолет эшкә җигелгән. Әмма янгыннарның мәйданы көннән-көн арта бара.
Бүген ил җитәкчелеге алдында янгыннардан зыян күрүчеләргә ничек ярдәм итәргә дигән бурыч тора. Премьерның сүзләренә караганда, зыян күрүчеләргә йорт җиткерү өчен 2 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Тагын 1 млн сум инженерлык һәм башка инфраструктуралар өчен биреләчәк икән. Тик бу урында тагын бер сорау туа. Кеше кайгысыннан файда эзләргә тырышучылар булмас дип кем вәгъдә итә ала. Зыян күрүчеләр арасына җыен махинаторлар үтеп кермәсен өчен, нәрсә эшләргә? Зыян күрүчеләргә биреләсе акча йорт бәясеннән күбрәк икәне күпләргә мәгълүм. Ә кемдер, үз йортын үзе төртеп яндырып, бу кадәр акчага ия буласы килү уе белән янса? Әлегә бу сорау ачык кала.
Кичә үзәк телевидение каналлары Россиянең спутниктан алынган фотокартасын күрсәтте. Ни кызганыч, үзәк Россия бүген кып-кызыл ут, сөрем эчендә. Ут-ялкын үрмәләвен дәвам итә. Ә без бу сынау алдында үзебезнең көчсезлегебезне танырга мәҗбүрбез.
Кичә шулай ук ил Президенты Д. Медведев янгыннардан зыян күргән 7 регионда гадәттән тыш хәл кертү турында карар кабул итте.
P.S. Татарстан да сөремгә, төтенгә чорналды. Башкалабыз Казан өстендә өч көн инде төтен пәрдәсе эленеп тора. Республикага чиктәш өлкәләрдә урманнар яна, торф ятмалары пыскый. Синоптиклар да безне күптән көтелгән яңгырлары белән сөендерергә уйламый. Һава температурасы 40 градуска якын. Эссе җәй, хәвефле җәй безне сынавын дәвам итә.

Категория: Новости | Просмотров: 1232 | Добавил: NFS | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Альбина

Расширение: 604x403
Рейтинг: 4.5
Загрузок
: 2561
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024