Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 29 Мар 2024 Время 01:53
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Какое у вас настроение?
Всего ответов: 3092
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

"Ак Барс” – чемпион! Ике ел рәттән Гагарин Кубогын яулап, казанлылар Русиядәге иң көчле хоккей клубы булуында шик калдырмый. Футбол дөньясындагы "Рубин” кебек үк. Хоккейчыларыбызның исемнәре хәзер инде чын мәгънәсендә "Татарин” дип аталырга лаек булган кубокта алтын хәрефләр белән язылып куелачак.

КХЛның төп бүләге якташларыбыздан башка бер командага да буйсынмый. Соңгы хәлиткеч уенның Татарстан башкаласында түгел, ә Балашихада узуы да меңләгән спорт сөючеләренең күңелен төшерергә сәбәп була алмады.
Әле сезон башында гына Зиннәтулла Билалетдинов шәкертләре көченә ышанмаучылар күп иде. Уеннан-уенга остарып, авырлыкларга түзеп, "барс”лар үткен тырнаклары белән диярлек Казанга янәдән зур җиңү китерде. Команда хәтта Морозовсыз һәм Зариповсыз да уйный алуын, клубта бердәмлек, рухи көч булуын тагын бер кат исбатлап күрсәтте. Өч уенда җиңелгән, яралы җанварның ачуын чыгарсалар, шулай була ул. Бернинди ашыгыч ярдәм машиналары да коткарып кала алмаячак.
Континенталь хоккей лигасының быелгы финал өлеше узган плей-офф уеннарыннан ким булмагандыр. Хәер, якташларыбызның 2009 елгы "Авангард”, "Локомотив”ка каршы очрашулары җанатарлар күңелендә мәңге сакланып калыр. Ләкин сенсацион "ХК МВД” – "Ак Барс” финал очрашулары спорт сөючеләрен хоккей дип аталучы уенга бөтенләй башка яктан карарга мәҗбүр итте. Милиционерлар, болай да үз башыннан югары сикерүләренә дә карамастан, казанлыларның шактый тирен түкте. Ике җиңелүдән соң чемпионнарны өч тапкыр отып кара әле син! Өстәвенә, Кубокны яулар өчен, Балашиха командасына нибары бер адым гына калган иде. Бу очракта "ХК МВД” хоккейчылары алдында, һичшиксез, баш ияргә кирәк. "Ак Барс” белән беррәттән, алар да быелгы КХЛ сезонының җиңүчеләре. Уеннарга кире әйләнеп кайту, кемнең ничек җиңүе турында әйтеп тору урынсыз дип уйлыйм. Чөнки бу көннәрдә хоккейдан бик ерак торучы кешеләр дә җаны-тәне белән телевизор экраннарыннан аерыла алмый йөрде.
Тамашачыларның күбесе, әлеге финал алдан ук төзелгән сценарий буенча барды, дип фаразлыйлар. Имеш, КХЛ җитәкчелеге очрашуларны махсус рәвештә җиденче уенга кадәр сузган. Җиңүче дә алдан ук билгеле булган. Рейтинг артыннан куып, командаларны "финал” дип аталучы спектакль куярга мәҗбүр иткәннәр, янәсе. Ләкин мондый фикерләрне ел саен ишетергә туры килә. Ничек кенә булмасын, "Ак Барс” үз уены белән бозда кем көчле булуын ачык күрсәтте. "ХК МВД” командасы казанлылардан көчлерәк булды, дип әйтергә кемнең теле әйләнер икән? Гәрчә безнекеләр иң зур югалту кичергән булса да. Иң мөһиме: "Ак Барс” Зариповсыз, Морозовсыз да командада көчле хоккейчылар булуын күрсәтсә, икенче яктан әлеге күренеш яңа лидерларның пәйда булуына бик нык ярдәм итә. Фин егетләре, Обухов, Алексеев, Панин һ.б., Никулин белән Веханен аерым мактау сүзләренә лаек. Соңгысына "Сезонның иң яхшы капкачысы” дигән мактаулы исем бирелде. Безнең сакчылар да иң-иңнәре: Никулин финал очрашуында җиңеп чыккан булса, сезон нәтиҗәләре буенча беренчелекне Емелинга бирделәр. "Плей-офф уеннарының иң яхшы һөҗүмчесе” исеменә Обухов лаек дип табылды. Киләсе елга чемпион калган кайбер хоккейчыларны Казан клубы составында күреп булмаячак. Ләкин бүген бу мөһим түгел, бүген башкала зур җиңү тәэсирендә яши.
Казан урамнары сишәмбе кичендә тагын зур бәйрәм мәйданына әверелде. Безнекеләр җиңүләргә генә түгел, ә җиңүчеләрне каршыларга да ияләнеп бара бугай. Шәһәр йокламый, Казан кайный! Казан аэропортына ике меңнән артык җанатар килеп, төнлә хәтта бөке дә хасил булды. Шәхси машиналарда килә алмаганнар махсус кызыл автобуслар ярдәмендә чемпионнарны каршы алырга килгән иде. Шунысын да әйтергә кирәк: каршылаучылар арасында Корбан Бердыев белән Сергей Семакны да очратырга була иде. "Ак Барс” кайтуына дип төзелгән сәхнәдән шәһәр җитәкчелеге дә, Гагарин Кубогын тоткан хоккейчылар да, беренче эш итеп, җанатарларга рәхмәт сүзләрен белдерде. "Без барыбыз да Казанда, Татарстан җирлегендә чемпионнар яшәвен тагын бер кат раслый алдык, бик зур рәхмәт сезгә”, — дип тәмамлады җәрәхәт алган капитан Алексей Морозов. Башкача булуы мөмкин дә түгел, чөнки урам себерүчедән башлап президент, министрларга кадәр бу көннәрдә хоккей белән яшәде. Кубокны саклап калу аны җиңүгә караганда күпкә катлаулырак, диләр. Афәрин, Зиннәтулла Билалетдинов! Афәрин, "Ак Барс”!

Категория: Спорт | Просмотров: 1795 | Добавил: NFS | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Idelia

Расширение: 290x400
Рейтинг: 3.8
Загрузок
: 1990
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024