Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 26 Апр 2024 Время 09:26
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Нужно ли сайту "Облако тегов"?
Всего ответов: 203
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Үткән атнаның сенсациягә тиң вакыйгасы, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Татарстан Президентлыгы постына үз кандидатурасын куймавы булгандыр. Ул бу турыда ил президенты Дмитрий Медведевка белдерде. Үзенең әлеге карарын ул иң элек шактый өлкән яшьтә булуы белән аңлатты. Хәтта Мәскәү дә аның тарафыннан бу адымны көтмәгән, аңа әзер булмаган икән. Исегезгә төшерәбез, моннан берничә көн элек "Бердәм Россия” партиясе Татарстан президентлыгына өч кандидатура: Минтимер Шәймиевне, Рөстәм Миңнехановны һәм Фәрит Мөхәммәтшинны тәкъдим иткән иде. Әле президентны билгеләүгә ике айлап вакыт бар. Ә аңынчы Минтимер Шәймиев үзенең катгый сүзен әйтте: "Мин китәм!”. Бу кыска гына җөмләдән барысы да аңлашыладыр. 21 ел буе республика җитәкчесе булып торган, аны заманның иң кыен чакларында җитәкләгән, Татарстанның абруен үстерүгә, дөньякүләм танытуга үзеннән бәяләп бетермәслек өлеш керткән һәм шактый зур абруй туплаган шәхеснең сәяси аренадан тиз генә китеп баруына ышанасы килми әлбәттә. Бу олпат зат, зирәк һәм акыллы сәясәтче Татарстаныбызга кирәк, бик кирәк әле. Бу адымга баруын һәм әлеге фикергә килүен ул шулай ук бик зирәк итеп аңлатты: "Мин хакимияттә болай да озак тоткарландым, инде яшьрәкләргә юл бирергә вакыт”. "Яшьрәкләр” дигәннән, ул Премьер-министр Рөстәм Миңнехановны күздә тоткан булып чыкты, һәм Татарстан президентлыгына аны тәкъдим итте.
Үткән атнада булган матбугат-конференциясендә ул инде бу адымга 2005 елда ук барырга җыенганын белдерде. Әмма ул чактагы ил президенты В.Путин аны тагын бер срокка калуга күндерә алган булган. Нишлисең, вакыт дигәнен үзенекен ала, әмма Минтимер Шәрипович салган юл Татарстан өчен уңай һәм кулай булды, аннан соң килгән илбашына да шул юлдан тайпылмыйча, гадел булып барырга язсын.

Категория: Новости | Просмотров: 1529 | Добавил: NFS | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Татар жыры 2009

Расширение: 1024x683
Рейтинг: 0.0
Загрузок
: 2303
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024