Главная » Общество
Жириновскийның ЛДПР партиясеннән бер төркем депутатлар Дәүләт Думасы каравына яңа закон проектын кертте. Аннан күренгәнчә, депутатлар армиягә чакырылучыларга, хәрби хезмәткә чакырылудан азат булу өчен, бер миллион сум акча түләү тәртибен кертергә тәкъдим итәләр. Шулай ук парламентарийлар "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында”гы законга да үзгәрешләр кертү кирәклеген искәртәләр. Закон проекты авторларының әйтүенә караганда, армиягә чакыру проблемасы күптәннән килә һәм бу өлкәдә елдан-ел ришвәтчелек чәчәк ата икән. Коррупцияне җиңүнең бердәнбер дөрес юлы ришвәтчелекне законлаштыру булып чыга түгелме соң? Элек баерак ата-аналар, армия яшенә җиткән улларын армиядән алып калу өчен нинди генә юлларга бармадылар да, кемнең генә ишеген шакымадылар. Бу юнәлештә барысын да акча хәл иткәне берәүдән дә сер түгел иде. Аңа каршы көрәшеп тә карадылар, берничә хәрби түрәне урыннарыннан да "очырдылар”. Тик проблема моның белән генә хәл ителмәде. Инде менә бу эшкә ЛДПРчылар алынып карады. Үзенең сәер тәкъдимнәре белән шаккатыручы партия проблеманы чишүнең ансат кына юлын тапкан икән бит. Малаеңның армиягә барасы килмиме, әллә үзеңнең җибәрү теләгең юкмы, рәхим ит, бер миллионыңны түлә һәм "ак билет” ал. Тик бу юлы акча ришвәт буларак түгел, ә законлы төстә кабул ителәчәк. Кыскасы, "законлы ришвәт” булачак инде бу. Беркем дә сиңа ришвәт биргәнсең дип бәйләнмәячәк, судка бирү белән куркытмаячак. Ә Оборона минис ... Читать дальше »
Категория: Общество | Просмотров: 1347 | Дата: 10 Июн 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (1)
Россия Эчке эшләр министры Р. Нургалиев киләчәктә милиция хезмәткәрләренең хезмәт хакы кимендә 35 мең сум булачак дип белдерде. Бу хокук саклау органнарында реформалар үткәрү һәм анда үзгәрешләр кертү процессы вакытында тормышка ашырылачак. Ул гына да түгел, милиция хезмәткәрләренең торак мәсьәләсен хәл итү дә көн кадагында булачак. Чөнки бүгенге шартларда аларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе чишеп булмаслык проблема булып кала бирде. Шулай ук ЭЭМга караган вузларның саны да кимиячәк. Быелдан ук аларга студентлар ике тапкырга кимрәк алыначак. Бу милиция органнарында эшләүнең абруен күтәрү, анда иң лаеклыларны гына алу өчен эшләнә. Ә киләчәктә милициянең эшчәнлеген җәмгыять контрольдә тотачак икән.
Категория: Общество | Просмотров: 1285 | Дата: 06 Май 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Ел елга ошамый, диләр. Быелгы кыш үзенең кар-бураннары белән дан тотса, яз исә ташкыннары, су басулары белән истә калыр, мөгаен. Синоптиклар инде бүгеннән үк, язгы кояш нурлары көннән-көн яктырак, җылырак була барганда ук, халыкны язгы ташулар белән куркыта башлады. Ә республиканың зур сулыкларына якын яшәүчеләр инде хәзер үк моның афәтләрен күрә башлады. Республика җитәкчелеге дә язгы ташуга ныклап әзерләнергә тотынды. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү Комиссиясенең чираттан тыш утырышында көн тәртибенә бердәнбер мәсьәлә — язгы су басуларга каршы көрәш тикшерелде. Аны ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Равил Моратов алып барды. Башлыча республика язгы ташуларга әзер дип билгеләп үттеләр. Әмма республикада су басулар куркынычы тудыручы кайбер мәсьәләләр дә бар икән. Беренчедән, системаны беренче номерлы әзерлек рәвешенә китерү. Узган елгы вакыйгалар кайбер кимчелекләрне ачыклаган. Урыннарда су басу куркынычын яшереп калдырырга тырышканнар.
Быел ул кимчелекләрдән котылырга уйлыйлар. Тәүлек әйләнәсе дежурлык кертелгән. Икенче бер проблемалы нәрсә: бозны шартлату, ягъни су басу куркынычы булган урыннарда елгаларны боздан арындыру. Гидротехник корылмаларның халәте дә күз уңында. Сөйләшүгә йомгак ясап, Р. Моратов комиссиягә халык арасында аңлату эшләре алып барырга кушты. Афәт килгән очракта, гражданнарга ярдәм итүне вакытында башкарып чыгарг ... Читать дальше »
Категория: Общество | Просмотров: 1466 | Дата: 08 Апр 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
29 март иртәсе һәм яңа атна башы Россия өчен фаҗига белән башланды. Иртәнге якта бер сәгать аралыгында Мәскәү метросын ике шартлау тетрәтте. Иртәнге 8 тулганда башта метроның "Лубянка” станциясендә, ә аннары "Ял паркы-радиаль» станциясендәге көчле шартлаулар корбаннар алып килде. Шартлау нәтиҗәсендә беренче станциядә 23 кешенең гомере өзелде, 18 кеше яраланды, ә икенче станциядә исә 12 кеше һәлак булды, 15е яраланды. Шартлаулар террористик актлар нәтиҗәсендә булды дип хәбәр итәләр хокук саклау органнары хезмәткәрләре. Фаҗига булган урыннарда тикшерүчеләр эшли, тиз арада коткару хезмәте, ашыгыч ярдәм килеп җитә. Беренче тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, террорлык актын шәһидәләр эшләгән. Видеокамералардан алынган язмалар моның шулай икәнен раслый. Фаҗига булган урыннан террорчыларның гәүдә калдыклары җыеп алынган һәм ДНК экспертизасы үткәрү өчен җибәрелгән. Бу аларның шәхесләрен ачыкларга ярдәм итәчәк.
Бүген инде фаҗигагә китергән сәбәпләрне ачыклау башланды. Шуларның берсе — соңгы вакытта юк ителгән берничә террористик оешма җитәкчеләре өчен үч ала башлау.

Категория: Общество | Просмотров: 1642 | Дата: 01 Апр 2010 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)
Кайвакыт кесә каракларыннан да әрсезрәк була алар. Телисеңме син моны, теләмисеңме, ләкин күп очракта аларга соңгы акчаларыңны чыгарып салырга мәҗбүр буласың.
Шулай йокыдан уянып килүче берәүнең кесә телефоны шалтырый. "Сезгә кәрәзле компания абонент хезмәте шалтырата, оператор Алексей, - ди бер ир ягымлы тавыш белән. – Техник сәбәпләр аркасында сезнең номерның сүндерелүе һәм юкка чыгу ихтималы бар. Әгәр дә номерыгызны саклап каласыгыз килсә, фәлән номерга 500 сум акча җибәрергә кирәк булачак”. Гади абонентларның кесәләрен бушатуга корылган бер алым бу. Беркайчан да тиз арада белмәгән номерга акча салырга ашыкмагыз. Иң элек телефон компаниясенең абонент хезмәтенә шалтыратып алырга кирәк. Биредә исә сезгә бернинди номерның юкка чыкмавын һәм бу бары тик кәрәзле караклар эше икәнен тиз төшендереп бирерләр. Шулай итеп сез телефон хулиганнарының хезмәт хакын биш йөз сумга киметә алачаксыз. Мондый төр шалтыратулар вакытында башыгызны артык чуалтмасыннан өчен, беренче минуттан ук әңгәмәдәшегезне "өч хәрефкә” җибәрсәгез яхшырак булыр.
Киң таралган алдауларның тагын бер төре – көтелмәгән смс хәбәр җибәрү. Эчтәлекләре төрле була, барысы да ясалма "операторларның” фантазиясе белән бәйле. "Сезгә өстәмә WAP функциясе кертелде. Бәясе тәүлегенә 39 сум. Әгәр дә аннан баш тартасыгыз килә икән, ... номеры буенча шалтыратыгыз”. Яисә тагын да примитиврак хәбәр хатлары килеп җитә: "Минем баланста акча юк. Зинһ ... Читать дальше »
Категория: Общество | Просмотров: 3171 | Дата: 03 Мар 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
27 февральдә Казанда Татарстан Мөселманнарының 4 нче корылтае үткәреләчәк. Бу көннәрдә Россия мөселманнары арасында берләшү мәсьәләсе күбрәк яңгырый башлады. Мәскәүдә хакта Россия мөселман лидерларының бу мәсьәләгә кагылышлы очрашып сөйләшүе дә булды. Мөселман лидерларының уртак бер фикергә килүен әйтеп булмаса да, Татарстан мөселманнарының 4 корылтаена Россия Мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендә үз делегациясен раслаган инде. Үзенең радикаль карашлары белән мәгълүм Тәлгать хәзрәтнең корылтайда катнашуы берләштерерме, әллә таркаулыкка китерерме?
Категория: Общество | Просмотров: 1372 | Дата: 10 Фев 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Украина Президентын сайлауларның икенче туры үткән якшәмбедә үтте. Бөтен дөнья түземсезләнеп Виктор Янукович белән Юлия Тимошенко арасындагы финал ярышының нәтиҗәләрен көтте. Башта ук алга чыккан Янукович Тимошенконы 5% ка узып бара иде. Әмма яңа көн тууга, яңа нәтиҗәләр билгеле була башлады. Ике кандидат арасындагы аерма 2% тан азга гына күбрәк булып чыкты. Әмма 95 % бюллетеньнәрне карап эшкәртеп чыкканнан соң, Украина төбәкләре лидеры Виктор Януковичның президент өчен көрәш бөйгесендә җиңүе бәхәссез була башлады. Шунысы кызык, скандаллар ясап тәм табучы Юлия Тимошенко бу юлы нишләр: тагын "Мәйдан”га ризасызлык акциясе оештырып халык җыярмы, әллә җиңелүен танырмы? Украина тынычлыкта калырмы икән бер көн?
Категория: Общество | Просмотров: 1540 | Дата: 10 Фев 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
4 февральдә ТР Дүләт Советының көн тәртибе аеруча мөһим мәсьәләгә — киләсе срокка Татарстан Президенты вәкаләтләренә РФ Президенты тәкъдим иткән кандидатураны карау һәм аны билгеләүгә багышланды. Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы республика парламентарийларына яңа исем түгел. Инде озын-озак еллар буе республиканың премьер-министры вазифасын үз җилкәсендә лаеклы тартып барды. Заманында кемдер аны тәҗрибәсезлектә, сәяси-икътисади эшчәнлектә шактый яшь булуда гаепләргә тырышты. Әмма вакыт галиҗанәпләре барысын да үз урынына куя. Остазы һәм укытучысы Минтимер Шәймиев янәшәсендә ул бу еллар эчендә шактый ару тәҗрибә тупларга, күп нәрсәләргә өйрәнергә, ә иң мөһиме, үзенең абруен булдырырга өлгерде. Дәүләт Советы депутатларының аның кандидатурасын бертавыштан Татарстан Президенты итеп билгеләве шуның нәтиҗәсе итеп карарга кирәк. Кемдер аны сәясәтче түгел дип атарга маташты. Гафу итегез, ул менә дигән икътисадчы. Бу йөкне Татарстан өчен иң авыр вакытларда тартып барды, үз өстенә йөкләнгән бу бурычны намус белән үтәде. Үзен өлгереп җиткән сәясәтче, икътисадчы һәм дипломат итеп танытты. Ни генә булмасын, Татарстан тарихына яңа сәхифә языла: Татарстанның икенче Президенты — Рөстәм Нургали улы Миңнеханов. Республика яңа чорга күчә.
Категория: Общество | Просмотров: 1387 | Дата: 10 Фев 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
nullГәрчә тәмәке кушылмаларын кулланыштан алу турында РФ хөкүмәте карары узган ел ахырында расланса да, наркотик, психотроп һәм шуларга тиң прекурсорларның исемлеге көннән-көн арта тора. Ә аларны тарту белән бәйле үлем-корбаннарның бүген исәбе-хисабы юк. Шуңа күрә хөкүмәт яңа адымнарга барырга мәҗбүр. Әйтик, узган атнадан халыкның теңкәсенә тигән, шактый гына шау-шу тудырырга өлгергән тәмәке кушылмаларын сатуны тыю турында карар кабул ителде. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль яклау министры Татьяна Голикова җиткерде. Кыскасы, "Спайс”тан рәхәтлек табучыларга бик авырга туры килмәгәе.
Категория: Общество | Просмотров: 1175 | Дата: 30 Янв 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
nullС 1 октября 2009 года в Татарстане стартует Республиканская акция «Компьютерный ликбез», в рамках планируется проведение компьютерных курсов для людей пожилого возраста. Как известно, повышение компьютерной грамотности населения является одной из основных задач создания в России информационного общества. Актуальность компьютерного обучения обусловлена также тем, что к 2015 году предусматривается перевод всех государственных услуг в электронную форму, поэтому для установления обратной связи жителей республики необходимо обучить основам компьютерной грамотности.

Подобный опыт компьютерного образования имеется в Москве, Санкт-Петербурге. В таких российских регионах, как Ханты-Мансийский автономный округ и Нижегородская область, обучение малообеспеченных категорий населения (безработных, инвалидов, пенсионеров) проходит на бесплатной основе.
 
Заявки от пожилых людей принимаются в татарстанском отделении Совета Ветеранов РФ, также в близлежащий школах. В последние примут в акции непосредственное участие, так как курсы пройдут в стенах учебных заведений при помощи учителей-пенсионеров и преподавателей информатики. Любимые внуки тоже могут помочь своим бабушкам и дедушкам усвоить азы электронных технологий. Ожидается, что такие курсы пройдут нескольким потоком до мая 2010 года. В сельской же местности, где школы работают только в одну с ... Читать дальше »
Категория: Общество | Просмотров: 1392 | Дата: 30 Сен 2009 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
« 1 2