Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 05 Май 2024 Время 08:50
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Если бы выборы президента России состоялись сегодня за кого бы Вы проголосовали?
Всего ответов: 144
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Ванкувердагы олимпия уеннары Россия өчен тулы җиңелү белән тәмамланды. Гомуми нәтиҗәләр буенча 11 урынны алу, СССР һәм Россия спорты тарихында бу беренче тапкыр иң уңышсыз олимпиадаларның берсе булды. Уеннар башланыр алдыннан, илнең төрле рангтагы спорт түрәләре уенчыларыбызның уңышлы чыгыш ясаячаклары турында сөйләнделәр, хәтта ки яулап алыначак медальләрнең төгәл санын да фаразларга тырыштылар. Инде менә уеннар тәмам. Россия Ванкувердан зур җиңелү ачысын татып кайта. Команда зачетында барлыгы 3 кенә алтын медаль. Спорт державасы саналган ил, хәтта фаворит саналган уен төрләрендә дә (хоккей, фигуралы шуу, чаңгы) җиңелүгә дучар булды. Без дөньякүләм спортта үз позицияләребезне бирә барабыз. Россиянең уеннарда уңышсыз чыгыш ясавы ил президенты Д. Медведевның да күңеленә тиз тиде, күрәсең, аның реакциясе озак көттермәде. Ул олимпиада өчен җаваплы түрәләргә үз теләкләре буенча постларыннан китәргә тәкъдим ясады. "Китмиләр икән, без аларга моны эшләргә булышырбыз”, — дип сүзен бик кыска тотты ул. Бу сүзләр Россия Олимпия комитеты җитәкчесе Л.Тягачевка һәм Спорт министры В.Муткога төбәп әйтелгәнен күпләр аңлады. Түрәләр нишләр, "егетлек” кылырлармы, җаваплылыкны үз өсләренә алырлармы?

Җимерелгән хыяллар…
Быелгы Олимпиада Россия өчен иң уңышсызы булды. Тарихта безнекеләрнең болай начар чыгыш ясаганнары юк иде әле. Спорт белгечләре Россия хоккей җыелмасына зур өметләр баглаган иде бит. Күпләр безнең хоккейчыларны алдан ук финал уенында Канада җыелмасы белән көч сынаштырды. Тик чынга ашмады шул ул хыяллар. Барып җитә алмадык без финалга, ә чирекфинал өлешендә үк җиңелеп, Олимпия уеннарыннан кайтып киттек. Канада белән булган бу матч күктән җиргә төшерде. Беренче минутлардан ук боз хуҗалары Россия командасын «изәргә» тотынды. Нәтиҗәдә, алар беренче булып исәпне ача, ә беренче периодның 13 минутына Евгений Набоков үз капкасына 3 алка керттерергә өлгерә. Гецлаф, Бойл һәм Нэш уңышка иреште. Россия бу минутларда мескен хәлдә иде. Әйтерсең, ыжгырып барган «Кызыл машина» өрәңге агачына килеп бәрелде. Тәнәфескә киткәнче Дмитрий Калинин исәпне бераз кыскартты, ләкин Канада шунда ук җавап кайтарды. Таблодагы 1:4 саннары ышанмаслык куркыныч төшне хәтерләтә иде. Икенче период боздагы хәлләргә әллә ни үзгәреш кертмәде. Канада безнекеләрне кимсетүен дәвам итте. Перри һәм Уэбер алкаларыннан соң барысы да аңлашыла иде инде. 1:6 исәбе белән оттырып барган команданың җиңелгәнен күргән юк әле. Бу вакытта, иртәнге дүртләр тирәсендә күпләр телевизорларын сүндереп, кул селтәп йокларга яткан булса кирәк. Ә Россия җыелмасы баш тренеры Вячеслав Быков капкачы Набоковны Илья Брызгаловка алыштырды. Үз чиратында «Феникс» уенчысы коллегасына караганда яхшырак уйнады. Шулай да бер алка керттерде ул. Ә безнекеләр тагын икене кертте. Матч Россия өчен 3:7 исәбенә тәмамланды. Күкләргә чөелгән «Кызыл машина»ны мыскыллап тар-мар иттеләр. Россия җыелмасы өчен Олимпия уеннары тәмам. Алар буш кул белән өйләренә кайтты. Овечкин, Малкин, Ковальчук исемнәре кәгазьдә генә куркыныч күренде шул, ә бозда кешеләр уйный бит. Ә бүгенгә, Канада егетләргә вәгъдә иткәнчә, безнекеләрнең йөзләренә «сугып», ике тапкыр дөнья чемпионатында оттырганнары өчен саллы гына җавап кайтарды.

Олимпиада – 2010: бюджетка файдасы булды
Ванкуверда узган Ак Олимпиадада алтын медальләр ота алмаган спортчылар $400 мең премияләрен югалтты. Спортчылар, медаль планын тутыра алмаулары белән, Россия бюджетына экономия ясадылар. 2010 елгы Олимпия уеннары башланып кына киткәндә, Россия Олимпия уеннары комитеты президенты Леонид Тягачев: "Россия спортчылары Ванкуверда бер миллион долларга кадәр акча эшли алачак”, – дигән иде. Медаль откан спортчыларның рәсми дәүләт премияләре исә түбәндәгечә: алтын медаль өчен – 100 мең евро, көмеш медаль өчен – 60 мең, бронза медаль өчен 40 мең евро түләнә. Өстәвенә, соңгы елларда Олимпия уеннарына ярдәм фонды барлык медаль ияләренә кыйммәтле чит ил автомобильләре өләшә. Әйтик, 2006 елгы Кышкы Олимпиада җиңүчеләренә бәясе 3 миллион сумлык өр-яңа BMW X5 машиналары тапшырылды. Аннан соңгы елларда да медальле спортчыларга Toyota Land Cruiser, Lexus RX-350 кебек затлы автомобильләр таратылды.
Бизнесменнар ярдәмендә финанслана торган фонд шулай ук спортчыларга грантлар бирү системасын да булдырды. Олимпиада чемпионы титулы аена 150 мең сум премия алу хокукын бирә. Дәүләт исә аларга гомер буена ай саен 15 мең күләмендә президент стипендиясен түли. Алай гына да бетми, ил данын яклаган спортчыларга үзенең туган төбәге хакимияте, шәһәр хакимияте дә бүләкне мулдан бирә, әйтик, бер-ике миллион сум премия, фатир һәм, шуңа өстәп, алтын сәгать кебек "вак-төяге” дә була. Россия биатлончылар союзы быел дәүләт премиясенә өстәп, якынча 100 мең евро акчалата бүләк ясаячак.
Олимпия чемпионы бер җиңүе белән иң күп дигәндә күпме акча эшли? Дәүләт премиясенең иң күбе 4 000 000 сум, милли федерация премиясе тагын 4 000 000 сум өсти, Олимпия уеннарына ярдәм фондыннан автомобиль, шушы фондтан ук 3 000 000 сум күләмендә еллык грант, 1 800 000 сум Россия президенты стипендиясе, 1 000 000 сум җирле хакимият түли торган премия, спорт клубыннан 1 000 000 сум премия һәм барысы 14 980 000 тирәсе җыела. Ванкуверда медаль ала алмаган спортчылар барыбер буш калмаячак. КХЛ хоккейчылары, җиңмәсәләр дә, елына миллион доллар хезмәт хакы ала, калганнар аларга көнләшеп карый. Чөнки биатлончылар сезон эчендә $100 мең генә эшли, ә фигуралы шуучылар исә Гран-при этапларында $15 меңнән артык эшли алмыйлар икән.

Категория: Спорт | Просмотров: 1307 | Добавил: NFS | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Ландыш Нигъмәтҗанова

Расширение: 320x480
Рейтинг: 4.4
Загрузок
: 2717
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024