Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 03 Май 2024 Время 08:36
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Любимый город Республики Татарстан
Всего ответов: 2163
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Ел саен Мәскәүдә Бәйсез Дәүләтләр Берлеге (БДБ) һәм Балтия илләренең футбол буенча үз илләренең чемпионнары катнашында "Бердәмлек кубогы”на көч сынаша. Әлеге бәйгедә инде икенче ел рәттән Россия данын безнең "Рубин” яклады. Узган елны Татарстан командасының уңышсыз чыгыш ясавыннан соң, безнекеләрне мәскәүлеләр бик каты тәнкыйтьләгән иде. Безнекеләрнең ярым резерв состав белән кырга чыгуы, кайберәүләрдә зур канәгатьсезлек тудырды. Быел исә Корбан Бердыев әлеге сүзләргә бөтенләй колак салмаска булды. Башта хәтта анда катнашудан баш тарту турында да белдергән иде ул. Чөнки Россия чемпионы Европа лигасында чыгыш ясаячак, февральдә безнекеләрне Израильнең "Хапоэль” командасы белән җитди очрашулар көтә. Шулай да соңыннан резерв составны җибәрде. Бәхеткә, "Рубин”ның яшь уенчылары йөзгә кызыллык китермәде. Алар турнирның финалына җитеп, анда барлык көндәшләрен оттылар. Финал уенында "Рубин”га Казахстан чемпионы "Актобе” командасы каршы торды. Матчның язмышы очрашуның инде беренче яртысында ук хәл ителде. Казан командасы уңышка 4 нче минутта ук ирешә. Тупны безнең Портнягин кертә. Шулай да кунаклар исәпне тигезли. Тик әллә ни озакка түгел, командалар тәнәфескә Жестоков белән Яркин керткән туплардан соң, 3:1 исәбе белән китә. Алга таба уен рухы әллә ни үзгәрми. Россия чемпионнары кунакларны тәмам тар-мар итә. Исәп казанлылар файдасына 5:2. Безкеләрдән тагын ике тупны Портнягин белән Котляров кертә. "Актобе” егетләре баш судьяны "Рубин”ны яклавында да гаепләп маташты. Тик ничек кенә булмасын, нәтиҗә үзгәрмәячәк. Татарстан командасының быел инде беренче кубогы бар. Аны безнең яшь егетлә¬ребез яулады.
Категория: Спорт | Просмотров: 1371 | Добавил: NFS | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Ландыш Нигъмәтҗанова

Расширение: 604x403
Рейтинг: 4.9
Загрузок
: 2809
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024