Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 18 Апр 2024 Время 22:10
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Ходите ли вы на выборы?
Всего ответов: 223
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Тормыш дигәнең адәм баласын төрле яклап сыный икән ул. Язмышлардан узмыш юк, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Кеше, үз башына кайгы-хәсрәт төшкәч, чарасызлыктан нишләргә белми калган чакларында әйткәндер бу сүзләрне. Ә кайгы-хәсрәт дигәнең берәүдән дә сорап тормый шул, ишегеңне шакымыйча гына килә дә керә өеңә.

Апас районының Чирмешән авылында яшәүче Ибраһим абый белән Мәүлия апа Мөхәммәтҗановларның да ишеген шакып тормый ул. 10 баласын тудырып, үстереп, кеше иткән бу гаиләгә картлык көннәрен тыныч кына үз нигезләрендә кичереп ятасы иде дә бит, юк шул, тормыш сынаулары моның белән генә бетмәгән икән әле. Сынауларның тагын да авыррагы алда көтеп торган икән.
Балаларының иң өлкәне булган Мәрьям, гаиләсе белән әти-әниләре янына кайтырга дип, машинага утырып, юлга чыгалар. Үзләре белән бергә өч баласын да ияртә гаилә. Тик Мәрьямгә әти-әнисе янына, туган нигезенә исән-имин кайтып җитәргә язмаган икән. Юлда кайтканда, аларга каршы яктан килгән машина килеп бәрелә. Өч бала анасы булган Мәрьям һәлакәт урынында ук җан бирә. Үз оясын корган, мөстәкыйль тормыш белән яши башлаган ана, берсеннән-берсе кечкенә өч сабыен ятим итеп, мәңгегә күзләрен йома. Иң өлкәненә — 14, икенчесенә — 11 яшь, ә төпчекләре 6 айлык кына була. Әни кеше якты дөнья белән хушлаша; бәхеткә, балаларга артык зыян тими. Әлеге фаҗига Ибраһим абый белән Мәүлия апаның тормышын 180 градуска бора да куя. Ана назыннан мәхрүм калган бу сабыйлар моннан соң ничек яшәр, гаилә җылысын кем бирер аларга?
Инде ун баланы аякка бастырган, кошлар кебек аларны төрле якка очырган бу гаиләгә әлеге ятимнәрне үз канаты астына сыендырудан башка бүтән чара калмый. Югыйсә, аларның икесенә дә бу вакытта 65 яшь була инде. Бу көннәрне күрербез дип, алар башларына да китермәгәндер, газиз балаларын үзләреннән алда салкын кабер куенына салырбыз дип, һич тә уйламаганнардыр.
Әкренләп, еллар үтә тора, вакыт дигәнең дә яраларны томалый. Әмма сагыш дигәнең генә күңелгә һич тынгылык бирми җәфалый. Һәм, һич көтмәгәндә, тагын бер кайгы сагалап торган икән аларны. Кызлары Мәрьямнең үлеменә ике ел тулып килгән көннәрдә өченче уллары Ильясның да йөрәге тибүдән туктый. Бу хәлне әти белән әни тагын да авыррак кичерә. Нигә соң бу кайгы дигәнең бер килгән кешегә яңадан әйләнеп кайтырга булды әле? Ә бит Ильяска яшисе дә яшисе генә иде әле. Аның да ике баласы кала, аларга да әби белән бабай ярдәм итмәсә, кем ярдәм итәр соң? Бала баласы балдан татлы, диләр бит. Ильясның да балаларын аякка бастырырга ярдәм итә әби белән бабай. Әти-әни йөрәге түзсә дә түзә икән ул.
Үлгәннәрнең хәсрәтен генә түгел, исән калганнарның ачы язмышын да күтәрергә туры килә аларга. Оныкларына әнисез генә түгел, әтисез дә үсәргә язган икән. Чөнки әти кеше зур кайгыны, сөекле хатынының үлемен күтәрә алмый, хәсрәтне аракы белән томаларга тырыша, эчүгә сабыша. Хәтта ки хатынын җир куенына тапшырырга да кайта алмый ул. "Ата кеше — ата каз” дигәннәре дөрестер, күрәсең. Озак та үтми, өч нарасыйны әбисе белән бабасы кулына ташлап китә дә, яңадан гаилә корып җибәрә. Шул көннән башлап, балаларының язмышы белән кызыксынып та карамый.
Газиз балаңның үлеме китергән кайгы гына җитмәгән, инде кияү кешенең дә мондый адымын Ибраим абый белән Мәүлия апага күтәрү җиңел булмагандыр. Юк, үпкәләрен тышка чыгармый алар, ир кеше бит, ялгыз яши алмас дип, аның бу гамәлен үзләренчә акларга тырышалар. Аның тормышына, язмышына тыгылмауны хуп күрәләр, үз намусы үзендәдер дип кенә карыйлар аның бу гамәлләренә. Бөтен игътибарларын ялгыз калган оныкларына юнәлтәләр. Авырлыклар алдында баш ия торган кешеләр түгел алар. Оныкларына әти-әни назын кызганмыйлар, тешләрен кысып булса да, кыенлыкларны бергәләшеп җиңәләр.
Ул көннәрдән соң инде шактый еллар үткән, күпме сулар аккан. Инде Ходай Тәгалә генә күпсенмәсен, тормыш дигәнең бер җаена килгән. Әниләре үлгәндә 6 айлык кына булып калган Рамил, 11 нче сыйныфны тәмамлагач, берәр вузга укырга керәсе иде дигән теләк белән яна. 11 яшендә ятим калган Марат исә, Казанда төзелеш лицеен тәмамлап, төзелештә мастер булып эшли. Тормыш иптәше Ләйсән белән уртак җимешләре — балалары бар. 14 яшендә калган өлкән уллары Руслан да Казанда төзелештә эшли. Хатыны Гөлия белән шулай ук балалар үстерәләр. Үзләреннән бигрәк, аларның тормышлары өчен бабалары белән әбиләре сөенеп бетә алмый. Кайгы-хәсрәтләрне бергә-бергә җиңеп, язмыш сынаулары алдында сыгылып төшмәделәр алар. Шөкер, әнә, ныгып, аякка бастылар, тормышта үз юлларын таптылар. Исән-имин генә яшәсеннәр берүк.
Әле күптән түгел генә бергә гаилә корып яши башлауларының 55 еллыгын билгеләп үткәннәр. 10 балага җан биргән, аларны үстереп аякка бастырган, шуның өстенә оныкларын да кеше иткән Ибраһим абый белән Мәүлия апа тормышларыннан бик тә канәгать. Бик иртә кабергә кергән Мәрьямнәренең дә җаны тынычтыр. Балалары ятимлек ачысын тоймый үстеләр бит. Әти-әни назын, гаилә җылысын әбиләре белән бабалары бүләк итте аларга.
Дөрес, өч кечкенә сабыйны аякка бастыру бер дә җиңелләрдән булмагандыр аларга. Әмма ничек кенә булмасын, оныклары Руслан, Марат һәм Рамил әти-әнисен алыштырган бабасы белән әбисенә гомерләре буе рәхмәтле булачак. Аларны язмыш кочагына ташламыйча, үз канатлары астына сыендырганнары өчен, мәңге онытмаячаклар. Әнә бит ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә, җыйнаулашып, туган нигезгә кайталар һәм Ибраһим абый белән Мәүлия апаның хәер-фатихасын алып китәләр.
Аллага шөкер, нинди генә кайгы-хәсрәт килсә дә, нинди генә фаҗигаләргә юлыкса да, кешелеклелеген югалтмаган, мәрхәмәтлелеген саклый белгән гаиләләр бар әле арабызда. Андый киң күңелле кешеләрне күрәсең дә, сокланып туя алмыйсың. Апас районының Чирмешән авылында яшәүче Ибраһим абый белән Мәүлия апага — бу сабыр, изге җаннар алдында баш иясе, аларга рәхмәтләрнең иң олысын гына ирештерәсе килә. Инде картлык көннәрегездә тыныч, имин яшәсәгез иде.

Категория: Новости | Просмотров: 1638 | Добавил: NFS | Рейтинг: 3.0/4 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Диля Нигматуллина

Расширение: 313x480
Рейтинг: 4.2
Загрузок
: 2884
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024