Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 03 Май 2024 Время 10:53
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Нужно ли сайту "Облако тегов"?
Всего ответов: 203
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Дүрт елга бер килүче Кышкы Олимпия уеннары ачылу тантанасына санаулы көннәр калып бара. Быел ул Канаданың Ванкувер шәһәрендә узачак. Спортчылар әлеге ярышка әзерлекне инде күптәннән башлаган булса, тамашачылар телевизор экраннарын 12 февральдән штурмлый башлар дип көтелә. Олимпиаданы бары тик ниндидер бәйге дип кабул итәргә ярамый, бу чын мәгънәсендә бәйрәм, зур тамашаны хәтерләтә торган күренеш.

Безнекеләр
Ванкуверга юл тоткан спортчылар арасында Русия җыелмасы составында биш татарстанлы да бар. Дүртесе "Ак барс” хоккейчысы икәнен исәпкә алганда, бу сан әллә ни зур булып тоелмаска да мөмкин. Ләкин, игътибар иткәнсездер, соңгы өч кышкы Олимпиадага бездән берәү дә бармаган. Шуңа күрә хоккейчылар Алексей Морозов, Данис Зарипов, Илья Никулин һәм чаңгычы Нияз Нәбиев бу статистиканы берникадәр яхшыртырга тиеш. Тагын бер "барс” Алексей Терещенко исә запас спортчылар исемлегенә кертелгән. Бу очракта сорау туа: ни өчен соңгы елларда спорт өлкәсендә әйдәп баручы Татарстан Олимпия уеннарына җитди көндәшлек күрсәтә алырдай спортчы әзерләп чыгара алмаган? Сәбәпләр төрле. Беренчедән, бездә команда спорт төрләренә зур игътибар бирелә, шул исәптән акча да күбрәк шул тирәдә әйләнгәнен яхшы беләбез. Индивидуаль, шәхси төрләр икенче планда тора. Республикада мондый спортчыларны җитди әзерләү энтузиастлар кулыннан гына килә. Шул уңайдан теге яки бу спорт төрен үстерүгә акча бүлеп бирүчеләр дә күп түгел. Икенчедән, спортчыларга кышкы спорт төрләре буенча шөгыльләнү шартлары тудырылмаган диярлек. Профессионаллар бүген яхшы нәтиҗә күрсәтим дисә ким дигәндә илнең иң яхшы базасы булган шәһәргә яки бөтенләй чит илгә китеп шөгыльләнергә мәҗбүр.
20 яшьлек чаңгычы Нияз Нәбиевнең җыелма командага эләгүен дә егетнең, тренеры Айдар Хөснетдиновның шәхси тырышлыгы белән генә аңлатып була. Ул Казан читендә урнашкан "Трамплин” спорт мәктәбендә шөгыльләнә. Бу чаңгы шуу комплексы күптәннән ремонт күрмәгән, Европа стандартлары турында әйтеп торасы да юк. Менә шул шартларда Олимпия дәрәҗәсендәге спортчыны әзерләүгә гаҗәпләнми мөмкин түгел. Нияз үзе двоеборье, ягъни параллель рәвештә чаңгы шуу белән трамплиннан сикерү буенча Русия данын яклаячак. Кечкенәдән чаңгы шуган егет таудан беренче сикерүен әлеге спорт төре өчен чагыштырмача соң – унике яшендә башкара. Бездә осталыкны әллә ни үстереп булмаганлыктан еш кына Германия, Австрия, Польша кебек илләрдә шөгыльләнергә туры килә, ди Нияз. Дөрес, бу төрдән Олимпия уеннарына тагын ике якташыбыз – Лениногорск егете Иван Панин һәм Казаннан Денис Исайкин барырга тиеш булган. Ләкин аларга лицензия бирелмәгән. Хәер, егетләр әле яшь, шуңа күрә 2014 елгы Сочи уеннарында бу егетләрнең исеме мактау пьедесталында булыр дип өметләник.

Байрак
кем кулында?
Ванкуверда катнашачак Русия җыелмасы составында 175 спортчы исәпләнә. Шунысы куанычлы, безнекеләр ирләр керлингыннан тыш барлык спорт төрләрендә дә чыгыш ясар дип көтелә. Тик менә Олимпиаданы ачу тантасында ил байрагын кемгә тапшырасын әле һаман хәл итә алмыйлар. Кандидатлар исемлегендә "Ак барс” капитаны Алексей Морозов та бар. Бер үк вакытта хоккей буенча ил җыелма командасы капитаны вазыйфасын башкаручы Алексей, һичшиксез мондый мәртәбәле дәрәҗәгә лаек. Соңгы ике елда хоккейчыларыбызның дөнья чемпионы исемен яулавы моңа ачык мисал булып тора. Өстәвенә, тамашачыларда бу Олимпия уеннарында хоккей очрашулары калган төрләр белән чагыштырганда күбрәк игътибар уята.
Төптәнрәк тикшерә башлагач, Русия әләмен күтәрергә тиеш дип табылган тагын күп кенә спортчылар барлыгы ачыкланды. Мисал өчен фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Евгений Плющенко, яшь биатлончы Евгений Устюгов, хоккей ветераны Сергей Федоров, хәтта керлинг остасы Людмила Прививковага да журналистлар байракны тоттырырга өлгерде инде. Кем генә булмасын, һәр спорт төре җитәкчеләре үз кешеләрен куймакчы була. Асылда исә байракны кем алып баруы түгел, ә җыелма команданың күпме медаль алып кайтачагы җәмәгатьчелектә күбрәк кызыксыну уятканын онытмаска кирәк.

Татарлар килә
Халыкара бәйгеләрдә татар спортчыларының һәрвакыт җыелма команда составында булуларына ияләнеп барабыз бугай. Менә Ванкуверга да төрле ил өчен чыгыш ясарга дип милләттәшләребез юл тотты. Чиләбедә туып үскән хоккейчы Данис Зарипов белән казанлы Нияз Нәбиевтан тыш таудан чаңгы шуу буенча Русия флагы астында Ләйсән Раянова катнашыр дип көтелә. Уфа кызы күп төрле сынаулар аша үтеп иң көчле спортчылар исемлегенә эләгә алган. Йөрәгендә татар каны булган тимераяк остасы Ольга Фаткулина исә 2002 елгы Солт-Лейк Ситида ук медаль яулаудан бер адымда калган. Бу ярышларда Чиләбе кызыннан спорт сөючеләр бары тик югары нәтиҗә генә көтә. Фристайл төреннән катнашучы татар кызы – Регина Рәхимова да милләтенә тап төшермәскә тиеш. Белорусия Олимпия җыелма составына игътибар иткән җанатар исемлектә татар спортчысы Рөстәм Габделсамат улы Вәлиуллинны да күргәндер. Ульяновск шәһәрендә туган милләттәшебез исәбендә 2002 елгы Солт-Лейк-Сити һәм 2006 елгы Турин Олимпиадаларында катнашу бар иде. Нишләтәсең, безнең ил данын якламаса да, Татарстанда Рөстәмнең җанатарлары күптер әле.

Күпме түлиләр?
Русия Олимпия җиңүчеләренә халыкара танылудан тыш зур күләмдәге премияләр дә каралган. Алтын медаль ияләренә Русия хөкүмәте 100 мең евро, икенче урындагыларга 60 мең, бронза яулаганнарга 30 мең евро вәгъдә итә. Җиңүчеләргә соңгы елларда традициягә әйләнгән кыйбатлы машиналар бүләк итүне шулай ук вәгъдә итәләр. Боларга өстәп кайбер спорт федерацияләре әле тагын 50-100 мең евро күләмендә спортчыларны бүләкләргә мөмкин.
Бер яктан түләнгән премияләр суммасы зур булып күренә. Болай да капчыклап акча алучы спортчыларны дәүләт казнасы тарафыннан ашатып ятуы халыкка, аеруча пенсионерларга ошап бетмәве дә бар. Ләкин бу акчаны спортчыларга бер ярыш өчен түләнә торган премия итеп кенә карарга кирәкми. Кайбер кешеләр шул бер медаль яулап үз гимнын ишетү өчен гомерләрен тулаем спортка багышлый. Икенче яктан Олимпия уеннарында дүрт ел буе әзерләнгән көндәшләреннән өстен чыгу өчен бик зур тырышлык куярга кирәк.

Өметләр акланырмы?
Гадәттә спорт түрәләре Олимпия уеннары алдыннан җыелма команданың кайсы төрдән күпме медаль яулауны фаразларга ашыкмый. Чөнки күз тидерүләре бар. Ләкин Ванкуверга куелган максатларга нигезләнеп спорт федерацияләре җитәкчелеге комплекслы программа булдырган. Аңа нигезләнеп кайсы төрдән якынча ничә медаль алырга тиешлеге ачык күренә. Иң күп медальгә, әлбәттә, биатлонда өметләнәләр. Ким дигәндә ике-өч алтын, шул ук күләмдә көмеш һәм бронза медален Русия спортчылары илебезгә алып кайтырга тиеш. Моннан тыш фигуралы шуу, чаңгыда, тимераякта шуу кебек төрләрдә дә безнең спортчыларга өмет зур. Әле күптән түгел генә Олимпия программасына кертелгән фристайл, шорт-трек, керлингтан шулай ук медаль яуларга мөмкинчелек юк түгел. Һәрвакыттагыча хоккей буенча егетләрдән бары тик алтын медаль генә көтәләр. Үз бозында чыгыш ясаучы Канада җыелмасына каршы тору җиңел булмаса да, хәтта икенче урынны яулау да безнекеләр өчен җиңелүгә тиң булачак, дигән фикердә күп кенә хоккей сөючеләр. Күбесенчә НХЛ йолдызларыннан торучы хоккейчылар үзләре, киресенчә, теләсә нинди медаль дә безнең җыелма өчен уңыш булачак, диләр.
Гомумән алганда, фаразлар буенча Русия җыелма командасы XXI кышкы Олимпия уеннарында якынча 30-31 медаль яуларга өметләнә. Шуның җидесе ким дигәндә алтын белән сугарылган булырга тиеш. Тик спортта барысы да без уйлаганча гына бармый шул. Һич көтмәгән спортчылар кинәт "ялтырый” алган кебек, бик зур өметләр баглаган спортчыларның да уңышсызлыкка очравы ихтимал. Спортчыларның үзләренә җәрәхәтсез, допинг ише начарлыкларда тотылмыйча чыгыш ясауларын телисе кала. Чөнки алар җиңүләре белән үзләренә генә түгел, ә миллионлаган халыкка бәйрәм китерергә тиеш.

Категория: Спорт | Просмотров: 1460 | Добавил: NFS | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Айдар Галимов

Расширение: 321x479
Рейтинг: 5.0
Загрузок
: 2660
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024