Главная | Регистрация | Вход | | | Сегодня 26 Апр 2024 Время 17:24
Меню

Главная страница
Каталог Музыки
Каталог Видео
Фото
Чат
Форум
Биография
Стол Заказов
FAQ (вопрос/ответ)
Информация о сайте

Опрос
Любимый город Республики Татарстан
Всего ответов: 2163
Облако тегов
Администрация
ICQ 191159727 Stifi

ICQ 212875007 NFS
Статистика





Tatarstan.Net - все сайты Татарстана

Наша кнопка


Поддержите проект! Разместите нашу кнопку. Получить код баннера

Каталог

0-9 А Б В Г Д Е Ж З И Й К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ц Ч Ш Щ Э Ю Я

[ Новые | Популярные | Исполнители | по Рейтингу | по Просмотрам ]

Бу юлы хоккей һәм футбол җиңүләреннән соң күзәтелгән кебек урамга чыгып кычкырып йөрүләр дә, меңләгән тамашачының машина тәрәзәләреннән Татарстан әләмен чыгарып: "Зенит” – чемпион!”, – дип шатланганнары да ишетелмәде диярлек. Волейбол уенын әлегә иң популяр спорт төрләре рәтенә кертеп булмый. Гәрчә Казан командасы үз тарихында өченче мәртәбә ил чемпионы булып танылса да.
Казан клубы дүрт уенга сузылган финал очрашуларында атаклы "Локомотив-Белогорье” командасыннан өстен чыкты. Узган сезондагы кебек үк, Владимир Алекно шәкертләренә алтын медаль яулау өчен плей-оффта нибары 10 уен җитте. Хәлиткеч финалның өченче очрашуында гына Геннадий Шипулин җитәкчелегендәге команда, тиешле каршылык күрсәтеп, безнекеләрдән өстен чыга алды. Калганнарында исә якташларыбызның өстенлеге бәхәссез. Исегезгә төшерәбез: быел "Зенит” Татарстан башкаласына Россия кубогын да алып кайткан иде.
Баш тренер Алекно белдерүенчә, финал уены егетләргә җиңел бирелмәгән. "Моңа кадәр ике ел рәттән чемпион калган юк иде әле. Без көндәшләрдән тактик яктан да, психологик яктан да өстен була белдек. Шундый җиңү мизгелләрен тою өчен генә дә гомер буе эшләргә риза”, — ди остаз. Алтын белән "коелган” спортчылар, кемнәр алар? Сезнең игътибарга 2010 елгы чемпионнарны тәкъдим итәбез: Казан спортчысы Владислав Бабичев, америкалы Ллой Болл һәм Клейтон Стэнли, россиялеләр Николай Апаликов, Александр Богомолов, Максим Пантелеймоненко, Сергей Тетюхин, Алексей Черемисин, Антон Куликовский, Денис Гаркушенко, Александр Абросимов һәм Алексей Вербов.
Ләкин югары үрләрнең чиге юк. Шул ук "Локомотив-Белогорье” — Россия чемпионатын җиде тапкыр откан команда. Казан командасының нибары 2003 елдан гына суперлигада чыгыш ясый башлавын исәпкә алганда, киләчәк өметле күренә. Димәк, алдагы сезоннарда "Зенит” волейболчыларыннан җанатарлар бары беренче урынны гына көтеп калачак. Бүген исә безгә чыннан да тиңнәр юк!
Категория: Спорт | Просмотров: 1738 | Добавил: NFS | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]
Форма входа
Гость
Логин:
Пароль:
Меню пользователя
Мы рады вас видеть. Пожалуйста зарегистрируйтесь или авторизуйтесь!
Случайные фото

Чәчкә

Расширение: 319x480
Рейтинг: 5.0
Загрузок
: 2481
Пользователи

» Онлайн

Онлайн: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Всего: 29012
Новых за месяц: 0
Новых за неделю: 0
Новых сегодня: 0
Парней: 27998
Девушек: 1014
Были сегодня:
Поиск

Друзья

Блок Рекламы
Copyright N&S © 2008-2024