|
Сегодня в Доме актера им.М.Салимжанова пройдут первые занятия Детской татарской театральной студии «Нур». На первый курс студии поступило 32 ребенка.
Напомним, в декабре 2011 года Союз театральных деятелей Республики Татарстан объявил об открытии в Доме актера им.М.Салимжанова Детской татарской театральной студии «Нур». В студию приглашались дети в возрасте от 7 до 12 лет со знанием татарского языка.
За 2 месяца в Дом актера поступило более 30 заявок от желающих записать своих детей в студию «Нур». Отбор среди детей не проводился, и в студию были приняты все желающие. В результате на первый курс поступило 32 ребенка.
Первые занятия школы-студии «Нур» – по актерскому мастерству и вокалу - состоятся уже сегодня, 18 января в Доме актера им.М.Салимжанова, сообщили в пресс-службе СТД РТ.
Детская татарская театральная студия «Нур» организована Союзом театральных деятелей Республики Татарстан при Доме актера им.М.Салимжанова. Художественный руководитель студии - Наиля Гараева, Заслуженная артистка Российской Федерации, Народная артистка Республики Татарстан, Лауреат Государственной премии им.Г.Тукая, актриса Татарского государственного академического театра им.Г.Камала. Обучение в студии «Нур» будет проходить по трем курсам-направлениям: «Основы актерского мастерства», «Ритмоп
...
Читать дальше »
|
|
25 марта в музее Габдуллы Тукая состоится встреча, приуроченная Международному дню театра, «Образ Тукая на сцене».
В музее великого поэта хранятся документы и экспонаты, связанные с
рождением татарского театра: представлены программки, входные билеты и
афиши казанских, в том числе и татарских, театров начала ХХ века.
Казань притягивала поэта своей богатой культурной средой – издательской
деятельностью, театром, кругом людей, родственных Тукаю по мысли и духу.
Здесь он знакомится с Г. Кариевым, руководителем труппы «Сайяр». И в
музее можно увидеть правила внутреннего распорядка первой татарской
театральной труппы «Сайяр». Привлекают внимание фотографии Ильяса
Кудашева-Ашказарского, актера, режиссера и создателя труппы,
коллективные фотографии артистов труппы «Сайяр» и участников первого
любительского спектакля на татарском языке, состоявшегося в нашем городе
5 мая 1906 года.
Коллектив Татарского государственного Академического театра имени Г.
Камала веками бережно создает образ национального поэта Габдуллы Тукая. В
своем репертуаре они трижды обращались к его образу – 18 сентября 1939
года, 26 апреля 1961 и 1986 гг. К 100-летию со дня рождения
родоначальника новой татарской литературы на сцене театра был поставлен
спектакль по пьессе Туфана Миннуллина «Мы уходим, вы остаетесь».
К 120-летию со дня рождения Г. Тукая, Государственный татарский
моло
...
Читать дальше »
|
|
«Билайн» преподнес Республике Татарстан подарок - новый социальный проект «Комплексное обслуживание абонентов на татарском языке». Отныне «Билайн» в Татарстане говорит с абонентами на двух языках – русском и татарском! Теперь, позвонив по номеру 0611, вы сможете получить информацию, как на русском языке, так и на татарском. В сентябре начнет работать региональный раздел сайта на татарском языке. Информация будет обновляться постоянно, чтобы все абоненты «Билайн» смогли узнавать о новых предложениях оператора своевременно, в полном объеме и на двух государственных языках Республики Татарстан. «Проект обслуживания абонентов на татарском языке важен для нас – так же, как важен каждый абонент. И если нашему клиенту удобнее говорить по-татарски, мы предоставим ему такую возможность», - отметил Андрей Юдов, Директор объединенного Казанского филиала ОАО «ВымпелКом».
|
|
ТР Министрлар Кабинетында Татарстан азык-төлек базарындагы вәзгыятькә багышланган брифингта республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге халыкны авыл хуҗалыгы продукциясен алыпсатарларга каршы көрәшергә чакырды. Министрлык вәкилләренең сүзләренә караганда, бу көннәрдә Казан базарларында ярминкәләргә китерелгән азык-төлек продукциясен түбән бәядән алып, күбрәк бәягә сатучылар еш күренә башлады. Мәсәлән, узган атнаның шимбәсендә бу хәл Чехов базарында күзәтелгән. "Татарстан кулланучылар берлеге”нә дә күпләп сатып алырга теләүчеләр мөрәҗәгать иткән булган. Республика районнарында җитештерүчеләр, Казан базарлары директорлары авыл хуҗалыгы продукциясен күпләп сатучыларга кыйбатрак бәягә сатарга тыю кирәклеге турында хәбәрдар. Кайбер азык-төлек продукциясенә билгеле бер бәяләр билгеләп куелган. Мәсәлән, карабодайның 1 килограммы базарда – 35 сум, бәрәңге – 17, суган – 12, шикәр – 31, сөтнең бер литры 15 сумга сатылырга тиеш.
|
|
Россиядә яңа елдан башлап төнге сәгать уникедән иртәнге сигезгә кадәр алкогольле эчемлекләр (5 градустан югарырак булган сыраны да кертеп) сатуны тыячаклар. Законга моңа бәйле өстәмәләр тиздән Дәүләт Думасы каравына кертеләчәк. Тыюлар, җәмәгатьчелек туклануы пунктарыннан кала, бөтен җирдә гамәлдә булачак. Моңа охшаш тыюларны Мәскәү хакимияте 1 сентябрьдән кертте инде.
|
|
Корылык илгә 32,7 миллиард сум зыян китергән. Әлеге санны Россия авыл хуҗалыгы белгечләре исәпләп чыгарган. Хөкүмәт әлеге югалтуларны капларга җыена. РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Александр Петриков әйтүенчә, аномаль климат шартларында 11 миллион гектар чәчү җирләре юкка чыккан. Бөтен чәчү мәйданының 26 проценты дигән сүз. Иң аз дигәндә, ил буйлап 60 миллион тонна ашлык җыеп алыначак. Шулай да Себер кырларына әле өмет бар, җыенысы 65-67 миллион тонна булыр дигән фараз да яшәп килә. Әгәр корылык булмаса, уңышның күләме 90 миллион тоннадан артырга тиеш булган.
|
|
Иске машиналарны утильләштерү өчен дәүләт түләүләрен хәзер физик затлар гына алачак. Әлегә кадәр төрле оешмалар һәм фирмалар, иске машиналарын шәхси машина итеп күрсәтеп, дәүләт программасы ярдәмендә котылып, акчасын алып килгәннәр иде. Хәзер бу мөмкинлек юк. Ә программаны гамәлгә ашыру вакыты исә озайтыла. Башта 2010 елның 31 декабренә кадәр билгеләнгән программа озаграк эшләячәк. 1 ноябрьгә кадәр җитәрлек дип күзалланган 10,5 миллиард сум, ягъни 200 мең сертификат июль аенда ук беткән. Нәтиҗәсе уңай булмаса, мөгаен, җитәкчеләр бу юлга бармас иде. Иске машинаны яңа машина алыр өчен 50 мең сумга алыштыру мөмкинлеге ярдәмендә бик күпләр яңа машиналы булдылар. Россиянең автомобиль сәнәгатендә хәлләр җайга салынган. Путин утильләштерү программасы бюджетына тагын 10 миллиард сум акча бүлү турындагы карарга кул куйды. Шулай итеп, эшнең икенче этабында тагын 200 мең машинаны утильләштерү каралган. Шуңа күрә машинасын утильгә тапшыра алмыйча калган шоферлар борчылмасын. Яңа машина алуны планлаштыру өчен вакыт та, сертификатлар да җитәрлек.
|
|
Көз көне РФ Дәүләт Думасы вак акчаларны әйләнештән алу мәсьәләсен караячак. Бүгенге бәяләр шартларында аларны чыгаруның мәгънәсе юк. Димәк, тиздән бер, биш, ун тиенлек вак акчаларны чыгаруны туктату отышлырак булмагае. Чөнки бер сумга кадәрле вак акчаларны эшләү өчен чыгымнар бүген аларның номиланыннан шактыйга артып китә икән. Әйтик, биш тиенлек вак акчаны эшләү бүген 72 тиенгә төшә. Хәер, бу Россия тарихында беренче генә очрак түгел икән инде. Аннары бүген әлеге вак акча номиналлары болай да сәүдә әйләнешендә актуальлеген, бәясен югалтты инде.
|
|
Бу атнада җәмәгатьчелектә шактый каршылыклы фикерләр уяткан вакыйга булды. Ил Президенты Д. Медведев "Полиция турындагы” Закон проектын халык хөкеменә тәкъдим итте. Россия Эчке эшләр министрлыгына реформалар үткәрү турында сүзләр инде күптәннән килә иде. Ил җитәкчелеге дә гамәлдәге законга һәртөрле үзгәрешләр, өстәмәләр кертеп карады. Хокук саклау органнарындагы җитешсезлекләр, соңгы вакытта калкып чыккан негатив күренешләр һәрдаим көн кадагына басучы аерым темага әйләнеп бара иде. Милиция мундирына тап төшерүчеләр турындагы мәгълүматлар бу араларда шактый актуаль яңгырый башлады. Президент та, эчке эшләр министры Р.Нургалиев та министрлыкның эшчәнлеген тамырдан үзгәртү, милиция турында яңа закон эшләнүе хакында даими төстә искәртеп килделәр. Һәм менә алар сөйләгәннәр чынга аша башлады кебек. Әмма күпләр көткән "Милиция турындагы” закон проекты урынына без "Полиция турындагы” закон проектын укып "хозурланырга” мәҗбүр булдык. Шулай итеп, ил җитәкчелеге үзгәрешләрне исем алыштырудан башларга булды. Бу урында ирексездән күңелдә сорау туа. Исем алыштырудан гына җисем үзгәрерме? Закон проектының авторлары бу юлы хәйләкәрлек күрсәтергә уйладылар. Алар проектны беренче тапкыр халык хөкеменә тәкъдим итәбез дип белдерделәр. Хәзер бу закон белән кызыксынган һәркем интернетта Zakonoproekt2010.ru челтәр мәйданчыгына кереп, аның белән таныша һәм анда үз фикер-тәкъдимнәрен калдыра ала. Шунысы кызык: за
...
Читать дальше »
|
|
Бу көннәрдә коточкыч эсселек янына һаваны басып алган төтен афәте дә өстәлде. Узган атнада бу афәт илнең самолет очышларына да зыян китерде. Мәскәүнең берничә аэропорты төтен аркасында самолетларны кабул итми башлады. Әйтик, шимбә көнне Казаннан очкан ике самолет, Мәскәүгә барып җиткәч тә, кире борылып кайтты. Башкала аэропорты ике көн буе паралич хәлендә иде. Шуңа да Казан аэропорты запас аэропорт ролен үтәде. Берничә самолет биредә төтен таралганны көтеп ятты. Атна башында гына очышлар режимлы планга күчте. Әлегә Казан аэропорты гадәти режимда эшли. Барлык иртәнге рейслар расписание буенча җибәрелгән. Әмма урманнарда янгын дәвам итү сәбәпле, Россия шәһәрләре аэропортларында ме¬теошартлар үзгәрергә мөмкин. Шуңа да безнекеләр гел әзерлектә тора.
|
|