Главная » Новости
Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясе уку бинасының нигезенә беренче ташны салдылар. Бина 2013 елда узачак Универсиада авылы территориясендә төзеләчәк. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Татарстан башлыгы сүзләренчә, Казанда 2013 елда узачак Универсиада бүгенге көндә гамәлгә ашырылучы күп кенә яңа идеяләр тудырды. "Без Универсиада авылының беренче чираттагы төзү эшләрен тәмамлыйбыз, киләсе елда икенчесен төгәлләячәкбез. Бүген без яңа спорт үзәге нигезенә беренче таш салабыз, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
"Казан Россиянең спорт башкаласы икәнлеген раслар өчен без бөтен көчебезне куячакбыз”, – дип сөйләде Президент. Россия спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Павел Новиков сүзләренә караганда, илдә әлегә мондый структура юк.

Категория: Новости | Просмотров: 1184 | Дата: 04 Авг 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Янабыз! Россия ут эчендә. Моңарчы күрелмәгән эссе җәй, коточкыч корылык быел "рекордларны яңарта”. Әлегә кадәр без 1921 елгы корылык, ачлыкны мисал итеп күрсәткән булсак, тарих күңелсез статистикалы яңа сәхифәләрен яза. Яздан бирле бер тамчы яңгырга тилмергән Россия бүген табигать алдында сынау тота. Әмма, ни кызганыч, илдә соңгы берничә атна эчендә булган вакыйгалар безнең табигать алдында шактый көчсез булуыбызны күрсәтте. Быел корылык буласын алдан белгән Россия аңа җитди төстә әзерләнмәде. Нәтиҗәсе күз алдында: Россияне бүген ут-ялкын чорнап алды. Ил тоташ төтен, сөрем эчендә. Күрә торып янабыз. Урманнар, кырлар гына түгел, тулы бер авыллар, бистәләр ут эчендә. Ут бөтенесен кырып, себереп үзенә йота бара. Бу көннәрдә илнең үзәк телевидение каналлары бертуктаусыз янгын стихиясе котырган төбәкләрдән репортажлар бирә. Түбән Новгород өлкәсендә булган янгыннар барлыгы җиде торак пунктны ил картасыннан юкка чыгарды. Ике меңгә якын торак йорт ут эчендә калып янып бетте. Янгында һәлак булганнарның саны да 50гә якын. Күпләр йорт-җирсез генә түгел, өстендәге бер кат кием белән документларсыз, акчасыз-нисез урамда калды. Фаҗиганең шаһитлары сөйләвенчә, Түбән Новгород өлкәсендә Югары Выкса авылында бер йорт 11 секунд(!) эчендә янып көлгә әйләнгән. Янгын минутына 100 метр тизлек белән таралган. Янгын давыл булып ургылды, ди бу авылда яшәүчеләр. Аның юлын хәтта биредәге күл дә туктата алмаган, ул күз ... Читать дальше »
Категория: Новости | Просмотров: 1232 | Дата: 04 Авг 2010 | Рейтинг: 5.0/1 | Комментарии (0)
Инде берничә сан рәттән газетабызда быелгы җәйнең төп темасы — корылык турында язарга мәҗбүрбез. Күптән көтелгән яңгырлар безне атна саен нәүмиз иттереп калдыра. Иртәгә яңгыр яуса иде, дигән теләкләр һәм өметләр көннән-көн сүрелә бара. Инде аның кайчан да булса килеп явачагына ышаныч та бетеп бара кебек. Кешеләр быелгы җәйнең гадәттән тыш коры килүенә дә күнектеләрме шунда, моңа гадәти хәл дип карый башладык. Әле кичә генә Казан шәһәре хакимиятендә чыгыш ясаган шәһәр Сәламәтлек идарәсе башлыгы да соңгы вакытта көннәрнең эсселегеннән зыян күрүчеләр һәм медицина учреждениеләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең саны кими баруын бәян итте. Ә бит эсселек үзе кимергә уйламый да әле. Киресенчә, ул "рекордларны яңартканнан яңарта” бара. Кичә шулай ук Россиянең үзәк телевидение каналларының берсе ил башкаласы Мәскәүдә ял көннәрендә рекордлы эссе температура — 37 градус вәгъдә итә.
Бүгенге көндә иң популяр продуктлар булып сулар, куас, соклар һәм туңдырма тора. Ихтыяҗ тәкъдимне арттыра, диләрме әле, бу көннәрдә аларның бәясе дә бермә-бер артты.
Эсселек бу көннәрдә шулай ук азык-төлек базарларында да ажиотаж тудырды. Корылыкның нәтиҗәләрен үзенчә күз аллаган гади халык бүген базарларны "штурмлый”. Базарлар тирәсендәге ыгы-зыгы соңгы вакытта 90 нчы еллар башын хәтерләтә. Кибет киштәләре бушап калган бер вакытта, халык запас җыярга ашыкты. Кайда нәрсә бар, бөтенесен сыдырып алып барды. Бүген ис ... Читать дальше »
Категория: Новости | Просмотров: 1330 | Дата: 24 Июл 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Табигать безне сынавын дәвам итә. Башта кышкы зәмһәрир суыклар авыл хуҗалыгы тармагына шактый зыян салган булса, икенче зур сынау язын, җәен әзерләнгән булып чыкты. Ике ай буена бер тамчы яңгырга тилмергән республикабызда узган атнада гадәттән тыш хәл кертелде. Инде бүген үк авыл хуҗалыгы белгечләре быелгы икмәк уңышы 1 миллион тоннадан артмаячак дип фаразлый. Узган ел 5 миллион тоннадан артык уңыш җыеп алынганын исәптә тотсак, быелгы коры җәйнең безгә никадәр зыян салганын исәпләп чыгаруы кыен түгел. Биш тапкырга кимрәк дигән сүз бу. Мондый корылык соңгы тапкыр 1981 елда күзәтелгән булган. Ә тарихка тагын да ераккарак күз салсак, 1921 елгы корылык һәм ачлык быелгысыннан әлләни аерылмый, диләр. Икмәк уңышы түбән булачак, ә тагын да зуррак зыян терлекчелек тармагына китереп бәрәчәк. Чөнки мал-туарга азык әзерләү проблемасы да көн кадагына басачак. Корылык аркасында печән булмады, хуҗалыклар инде бүген үк булган терлекләреннән арына башлады. Дөрес, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы икмәккә бәяләр күтәрелмәячәк дип бара баруын. Тик моңа ышануы бик тә кыен.
Категория: Новости | Просмотров: 1240 | Дата: 09 Июл 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Дәүләт имтихан алу комиссиясе БДИ нәтиҗәләрен интернет челтәренә урнаштырган өч укучының имтихан билгесен гамәлдән чыгарды. Үзләренең имтихан эшләренең фотосын бөтен дөнья хозурына чыгарып салган әлеге өч баланың берсе – Бурятия Республикасыннан, икенчесе – Красноярск краеннан һәм өченчесе – үзебезнең Татарстаннан, төгәлрәк әйткәндә, Азнакайдан. Биология һәм информатика буенча имтихан нәтиҗәләрен дәүләт имтихан алу комиссиясе интернеттан шунда ук табып алган. Башкаларга ярдәм итәргә теләп, үзләренә зыян китергән өч укучы да имтиханны яңадан тапшырачак. Имтихан эшенең кемнеке икәнен билгеләү кыен түгел, хәтта саны күрсәтелмәгән булса да, һәр биттәге махсус билгеләр буенча, имтихан эшенең хуҗасын белеп була. Хәзерге вакытта бу эш буенча тикшерүләр бара, гаеплеләр, шул исәптән имтихан алган укытучылар административ җаваплылыкка тартылачак.
Категория: Новости | Просмотров: 1544 | Дата: 10 Июн 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Төркиядә бер төркем Россия туристлары утырган автобус һәлакәткә юлыкты. Салонында 41 кеше булган автобус 15 метр тирәнлектәге чокырга барып төште. Фаҗига булган урында ук 16 кешенең гомере өзелде. Ә берсе сырхауханәдә якты дөнья белән хушлашты. Автобус эчендәге туристлар арасында 5 кеше – Казаннан, дип хәбәр итә мәгълүмат агентлыклары. Ил Президенты фаҗига урынында һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашты һәм авариянең сәбәпләрен ачыклау, зыян күрүчеләргә ярдәм итү мәсьәләсен йөкләде.
Категория: Новости | Просмотров: 1282 | Дата: 26 Май 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Украина Дәүләт Радасында узган атнада булган вакыйгалар бөтен дөньяны шаккатырды. Россия һәм Украина арасында газ һәм Кара диңгез флоты мәсьәләләренә караган килешүгә ике ил президенты кул куйганнан соң, аны ике илнең дә парламентлары сессия утырышында ратификацияләргә тиеш иде. Язмыштырмы, ике илнең дә парламенты бу мәсьәләне бер көнне һәм бер үк вакытта карады. Дәүләт Думасында бу мәсьәлә тавыш-гаугаларсыз гына хәл ителсә, Радада моңарчы күрелмәгән каршылыкларга китерде. Ю. Тимошенко тарафдарлары килешүгә ризалык бирмәскә тырышты. Әмма күпчелекне тәшкил иткән Украина төбәкләре партиясе тарафдарларының җиңүенә ышанган БЮТлылар, тавыш бирүне өзәргә маташты. Алар хәтта моңарчы күзәтелмәгән көрәш алымнарына да барып җитте. Парламент рәисенә таба күкәйләр очты, төтенле шашка җибәрелде, егәррәкләр йодрыкларын эшкә җикте. Әмма җиңү барыбер Президент В. Ющенко тарафдарлары ягында булды. Күпчелек тавыш килешүне раслады.
Категория: Новости | Просмотров: 1222 | Дата: 06 Май 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Узган атнаның иң төп вакыйгасы Исландиядә "йокысыннан уянган” вулкан булды. Бу утрау илдә вулканнар элек тә атып торды анысы, ә менә бу юлы вулканның нәтиҗәләре көткәннән дә аянычрак булды. Башта вулкан сөреме әлеге ил күген каплап алды, ә аннары аны җил бөтен Европага куып таратты. Ул гына да түгел, әлеге сөрем Европаның яшәешен параличлады. Иң зур зыянны аэропортлар күрде. Очышлар вакытында самолет моторына сөрем-тузан эләгү, ә моның тагын да аянычрак авиаһәлакәтләргә китерү куркынычы барлыкка килде. Европаның барлык илләре дә авиарейсларны туктатырга мәҗбүр булды. Вулкан Европа илләренең икътисадына нык китереп сукты. Меңләгән, йөз меңләгән пассажир бу көннәрдә аэропортларны икенче өе итте. Очышлар билгесез вакытка кадәр тоткарланды. Россия аэропортлары да моннан читтә калмады. Барасы җиренә бара, барган җиреннән кире кайта алмаганнар мәсьәләсе күп илләрнең баш авыртуына әйләнде. Россия хөкүмәте андыйларга ярдәм кулы сузарга тырышты анысы: пассажирларны җир өсте транспорты белән (тимер юллар һәм автобуслар) ташу мәсьәләсе көн кадагына куелды.
Узган атнада дөнья җәмәгатьчелеге авиаһәлакәттә һәлак булган Польша Президенты Лех Качиньский белән хушлашты. Баштарак аның белән соңгы юлга озатырга дөньяның күп кенә президентлары килергә тиеш иде. Бөтен эшне вулкан бозды. Президентлар, шул исәптән АКШ Президенты Барак Обама да гомерләрен куркыныч астына куясы итмәделәр, Польшага барудан баш тарттылар ... Читать дальше »
Категория: Новости | Просмотров: 1204 | Дата: 21 Апр 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
Тормыш дигәнең адәм баласын төрле яклап сыный икән ул. Язмышлардан узмыш юк, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Кеше, үз башына кайгы-хәсрәт төшкәч, чарасызлыктан нишләргә белми калган чакларында әйткәндер бу сүзләрне. Ә кайгы-хәсрәт дигәнең берәүдән дә сорап тормый шул, ишегеңне шакымыйча гына килә дә керә өеңә.

Апас районының Чирмешән авылында яшәүче Ибраһим абый белән Мәүлия апа Мөхәммәтҗановларның да ишеген шакып тормый ул. 10 баласын тудырып, үстереп, кеше иткән бу гаиләгә картлык көннәрен тыныч кына үз нигезләрендә кичереп ятасы иде дә бит, юк шул, тормыш сынаулары моның белән генә бетмәгән икән әле. Сынауларның тагын да авыррагы алда көтеп торган икән.
Балаларының иң өлкәне булган Мәрьям, гаиләсе белән әти-әниләре янына кайтырга дип, машинага утырып, юлга чыгалар. Үзләре белән бергә өч баласын да ияртә гаилә. Тик Мәрьямгә әти-әнисе янына, туган нигезенә исән-имин кайтып җитәргә язмаган икән. Юлда кайтканда, аларга каршы яктан килгән машина килеп бәрелә. Өч бала анасы булган Мәрьям һәлакәт урынында ук җан бирә. Үз оясын корган, мөстәкыйль тормыш белән яши башлаган ана, берсеннән-берсе кечкенә өч сабыен ятим итеп, мәңгегә күзләрен йома. Иң өлкәненә — 14, икенчесенә — 11 яшь, ә төпчекләре 6 айлык кына була. Әни кеше якты дөнья белән хушлаша; бәхеткә, балаларга артык зыян тими. Әлеге фаҗига Ибраһим абый белән Мәүлия апаның тормышын 180 градуска бора да куя. Ана назыннан мәхрүм калган бу с ... Читать дальше »
Категория: Новости | Просмотров: 1641 | Дата: 21 Апр 2010 | Рейтинг: 3.0/4 | Комментарии (0)
Узып киткән атна ахыры безгә тагын бер һәлакәт алып килде. Шимбә көнне Смоленск янында Польша президенты Лех Качински һәм аның хөкүмәт делегациясе утырган Ту-154 самолеты һәлакәткә очрады. Авиаһәлакәттә самолеттагы 96 кешенең барысы да һәлак булды. Польша делегациясе Катынь вакыйгаларына 70 ел тулу уңаеннан мемориаль чараларда катнашу өчен сәфәр тоткан иде. Көчле томан очучыларга самолетны җиргә утырту өчен зур комачаулык тудыра. Самолет аэродромга дүрт тапкыр төшеп карый, әмма барысы да уңышсыз була. Ә бишенче тапкырында самолет канатлары агач очларына кагылып уза һәм бу аны һәлакәткә алып килә. Тиз арада фаҗига урынына коткару эшләре вәкилләре килеп җитә. Әмма самолет җиргә төшеп шартлаган урында исән кешеләрне табу насыйп булмый. Һәлак булучылар арасында илнең югары эшелонындагы затлар бик күп. Россия Президенты Д. Медведев һәлакәтне моңарчы күрелмәгән вакыйга дип бәяләде. Дөрестән дә, Россия өстендә, Россиядә җитештерелгән самолетта күрше дәүләт башлыгының һәлакәткә тарып һәлак булуы, Польша халкы өчен генә түгел, россиялеләр өчен дә коточкыч фаҗига. Дүшәмбе көнне Россиядә матәм көне игълан ителде. Ә Польшада матәм атна буена сузылачак. Һәлакәтнең сәбәпләре дип әлегә һава шартлары һәм очучыларның мондый шартларда тәҗрибәсе булмау аталды.
Категория: Новости | Просмотров: 1254 | Дата: 14 Апр 2010 | Рейтинг: 0.0/0 | Комментарии (0)
« 1 2 3 4 5 6 7 »