|
"Татар эстрадасының иң затлы җырчылары – Башкортстан татарлары ул”, – дип шаярткан иде бер дустым. Әмма шаярту артында чынбарлык яшеренгәнен без, музыка сөючеләр, чын мәгънәсендә аңлыйбыз. Айдар Галимов, Хәния Фәрхи, Идрис Газиев, Гүзәл Әхмәтова, Илшат Вәлиев һәм башкаларның иҗатын истә тотып әйткәндер ул, минемчә. Безнең бүген редакция кунагы да чыгышы белән күрше республикадан. Җаны татар теленә сусаган Лилиана Ирназарова, татарча җырлыйсым килә дип, Казан тамашачысын яуларга алынган – тиздән ул беренче җырлар җыентыгын чыгарачак. — Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы Иске Баеш авылында туып үскән кыз ничек Казанга килеп эләкте икән? — Иң беренче, әйтеп үтәргә кирәк, татар кызының Казанга тартылуына гаҗәпләнәсе түгел. Мин татар гаиләсендә тәрбияләндем, чыгышым белән дә татар авылыннан. Кечкенәдән үк татарча сөйләшергә, җырларга яратып үстем. Югары сыйныфларга җиткәнче, бу теләгем көчәйде генә. Ниһаять, минем һәм башка татар җанлы башкортстанлыларның бәхетенә "Барс-Медиа” компаниясе, кастинг уздырырга дип, Уфа шәһәренә килде. Мин, чыгыш ясаганда, милләтебезгә булган бөтен мәхәббәтемне күрсәтергә тырыштым. Иҗат итәргә дигән теләгемне һәм тырышлыгымны, Аллага шөкер, ул чакта күреп ала белүчеләр булды. Татар эстрадасына беренче адымнар әнә шулай ясалды. — Димәк, син инде татар шоу-бизнесында 5 ел? Әмма синең турында никтер аз беләбез? — "Барс-Медиа” бе¬лән 2005 нче елдан э
...
Читать дальше »
|
|
Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи бу арада туган көнен, юбилей концертын уздыру мәшәкатьләре белән янып йөри. Бер минут та буш вакыты юк. Шулай да безнең газета өчен вакыт табып, ачык йөз белән өендә каршы алды ул. Кешенең бөеклеге – аның гадилегендә, дигән сүзләр Хәния ханыма бик туры килә. Аны бәхетле җырчы иткән иң мөһим сыйфатларының берсе дә шулдыр. – Хатын-кызның яшен искә төшерү – әдәпсезлек, диләр, гафу итәрсез инде, Хәния ханым. Гомер уртасына җиткән мәлдә үзегезне ничек хис итәсез? Башыгызда нинди уйлар кайный? – Үземне бик яхшы хис итәм, Аллага шөкер. Нәҗибә апа Ихсанованың бер сүзе бар: "Кем идек тә, кем булдык”, – дигән. Чыннан да, кечкенә генә авылда, гади гаиләдә туып-үсеп, үземнең язмышымны болай булыр дип һич кенә дә күз алдына китерә алмый идем. Бүгенге көндә халык җырчысы исемен алып, үз милләтеңә, үз халкыңа хезмәт итү, бер караганда, бик зур миссия дә бит. Үземнең тормышымнан, Аллага шөкер, бик канәгатьмен. Күргәннәрем, йөргәннәрем, мөгаен, ике кеше тормышына җитәрлектер. Чөнки тормышым вакыйгаларга бик бай, төрле кызыклы шәхесләр белән очрашып, тамашачылар белән аралашып, күңелем байый. Хатын-кыз бәхете турында сөйләгәндә, мин гел әйтеп киләм, хатын-кыз булып килгәнсең икән бу дөньяга, синең иң зур вазыйфаң – ана булу, үзеңнең дәвамыңны калдыру. Мин монысын да эшләдем, Аллага шөкер. Эстрадага урау-урау юллар белән килеп, сәхнәгә чагыштырмача соң, 29 яшемдә
...
Читать дальше »
|
|
Кинәт кенә телефоным шалтырады. Дустым икән, миңа бер тәкъдим белән чыккан. "Казан егетләре” группасы журналистлар белән матбугат конференциясе уздырачак икән. Анда безне "Казан егетләре” төркеме белән кызыклы әңгәмә көтә. Әлбәттә, мондый тәкъдимнән баш тартып тормадым.
"Казан егетләре” студиясенең ишеген ачып җибәрүгә, мине сөйкемле егетләрнең каршы алуына кәефләрем күтәрелеп китте. Як-ягыма карасам, егетләр үзләре генә, бер журналист та юк, монда килүне башка көнгә күчергәннәр икән. Килеп чыккан ситуациядә егетләр бер дә аптырап калмады. Бәлки, артист булуларыннан файдаланыптыр инде, алар мине әйтерсең лә концерт залында бер тамашачы утырган кебек хис иттеләр. Тамашачыларның күпме булуына карамастан, алар күрсәтеләсе концерт программасын башкарып чыгарга тиеш булган кебек, көлешә-көлешә, минем берүземә генә интервью бирергә булдылар. — Хәзерге көндә төркемегезнең уңышлы үсешен күреп сокланасың. Мин сезне моңарчы телевизордан күреп кенә белә идем. Ә менә якыннан, сезнең белән күзгә-күз сөйләшүем, күрүем беренче мәртәбә. Тамашачылар алдына беренче тапкыр чыкканда, алар сезне ничек кабул итте? Артур Минһаҗев: — Беренче тапкыр сәхнәгә чыккач та, халык безне башта авыррак кабул итте: безнең беркемгә дә охшыйсыбыз килмәгән иде. Яшь, биеп җырлаучы группа буларак, көнбатыш стиль-алымнарыннан да файдалануыбыз безне башкалардан аерып тора иде бит. Табигый ки, җыр сөючеләрдә моңа ши
...
Читать дальше »
|
|
"Син, син, син диеп, сиңа тартыла күңел” дип җырлаучы кызны радиодан бик күп ишеттек. Инде үзе белән дә танышырга вакыт җиткәндер. Ул Казан сәхнәсенә әле беренче адымнарын гына ясый. Кайдан ул, татар эстрадасына нинди яңалыклар алып килергә уйлый — әңгәмәбез яшь җырчы Алинә Бәширова белән.
— Музыка белән кайчаннан кызыксынасың? — 5 яшьтән. Бертуган сеңлем белән гармунга кушылып җырларга ярата идек. Ике бабабыз да моңлы итеп җырлыйлар иде. Икенчесе әле скрипкада да уйнады. Шуңа күрә музыкага сәләт геннардан киләдер дип беләм. Музыка белән чынлап торып танышу бала чактан башланды – өйдә фортепиано дәресләре алдым. Чаллыда "Тамчылар” ансамбленә йөри башладым. Анда солист итеп куйдылар. Берничә ел эшләгәннән соң, ансамблебез таркалды. "Тамчылар” таралгач, мин башка ансамбльгә язылып тормадым. Мәктәптәге кичәләрдә чыгыш ясадым, шул гына. Югары сыйныфларда Чаллы мэриясе үткәргән чараларда катнаша идем. Хәтерлим әле, берсендә туганнар икетуган абыемның туенда да җырлавымны сорадылар. Шунда туйның тамадасы минем чыгышымны бик ошатты. Үзе белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим ясады. Ул вакытта мин инде 2 нче курс студенты идем. Аның белән эшли генә башлаган чорда мәхәббәтемне очраттым да җырлаудан туктадым. Егетем минем җырлавымны хуплап бетерми иде. Сөйгән кешемнең сүзенә каршы килмәдем. Әмма 4 ел очрашканнан соң аерылыштык. Бергә булырга насыйп булмагандыр, күрәсең. Аннан соң, минем җы
...
Читать дальше »
|
|
Мөнир Рахмаевның заманча стиле, кыланчыклыгы көнбатыш йолдызларына тартым булса да, аның халыкчан тавышы, сөйкемлелеге татарлыгын әйтеп тора. Бала чагында беренче чыгышында каушаудан микрофонын кулыннан төшереп җибәргән егет хәзер сәхнәдә, кулындагы микрофонны чөеп, әллә ниләр кыландыра. Зырылдап әйләнеп биегәндә, аңа күз иярми. Үзенә карата, яраттыра белгән, сөйкемле сөяге булган бу җырчы егетнең һәр хәрәкәте килешле, гәүдәсе биюгә ятып тора. Ниһаять, егетләр арасында да бии белүче, сәхнәдә үзен матур тотучы җырчы пәйда булды.
– Мөнир, тумышың белән кайдан син, кайда белем алдың, ничек җырчы булып ирештең? – Тумышым белән мин Үзбәкстанның Каракүл шәһәреннән. 1988 елның 4 ноябрендә бик матур табигатьле, кояшлы җылы илдә дөньяга килгәнмен. Көнчыгышка мөкиббән мин. Миңа өч яшь тулгач, әти-әнием Әлмәт шәһәренә күченеп кайта. Хәзер минем гаиләм анда яши. Мин сары чәчле булып туганмын, әти-әнием мине, шаяртып, "золотой заказной” дип йөрткән. Гомумән, мин планлаштырылган бала булмаганмын. Хатын-кыз 30-35 яшь аралыгында бала тапса, баласы талантлы була, диләр. Менә минем дә җырлау осталыгымны әни шуннан күрә. Шулай ук бәби чагымда минем бик елак булганымны әле дә сөйли әни. Бервакыт мине елаудан туктата алмыйча аптырагач, әти пластинка куеп җибәргән һәм чынлап та бераздан мин тынганмын. Биш яшемдә ишегалдында уйнаганда дусларыма, күршеләргә концерт куя идем. Берчак әтиемнең дусты әтигә м
...
Читать дальше »
|
|
Ул теләсә нинди музыканы җырлый ала, җитмәсә, берничә телдә. Алинә Шәрипҗанова – җыр сәнгате йолдызы. Йолдызы, чөнки ул нинди телдә генә җырламасын, аны беләләр, тыңлыйлар, яраталар. Юкка гына иҗатының беренче чорында ул "йолдыз” тәхәллүсе белән чыгыш ясамаган. Туган телгә булган мәхәббәте аны татар эстрадасының мөнбәренә менгерде – ул "Татар җыры” фестиваленең икеләтә лауреаты. Шул ук вакытта Алинә, рәхәтләнеп, рус һәм инглиз телләрендә җырлар башкара — JIVE төркеме солисты да әле ул. Чын сәнгатьнең теле юк, дигәннәре, нәкъ аның сәләте турында. 17 нче апрель көнне Алинә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында "Халыклар музыкасы” фестивалендә катнашачак. Фестивальдә этно, латино, фанк һәм башка төр музыка яңгыраячак. Алинә бу концертта татар җырын башкарыр, гәрчә үзенең рус һәм инглиз телләрендә дә чыгыш ясау мөмкинлеге булса да. Алинә белән әңгәмәбез дә әнә шуның турында. Ни өчен соң Алинә татар җырын сайлаган? — Мин, тумышым белән Саратов өлкәсеннән булсам да, татар гаиләсендә тәрбияләндем. Шуңа күрәдер дә әтиемнең, дәү әниемнең миңа йогынтысы тими калмагандыр. (Көлә). Берничә телдә җырлап та, үз туган телемдә җырламау оят тоелды миңа. Һәм мин татар телен ныклап өйрәнергә булдым. Әлбәттә, төп максат татарча җырларга өйрәнү иде. — Шулай да "татар иленә” — Казанга килгәнче, әле күп юллар үтәргә туры килгән бугай? — Әйе, дөрес. Саратовта 9 нчы сыйныфны тәмамлагач
...
Читать дальше »
|
|
Татар эстрадасының иң гламур һәм зәвыклы җырчысы Салават Миңнехановның «Онытма мине» исемле чираттагы альбомы дөнья күрде. Үзенчәлекле тавышлы, максатчан, тырыш бу татар егетенең һәр көне, һәр сәгате билгеләнгән. Эше тыгыз булса да, иҗатка да вакыт таба белә ул. Без чылтыратканда, Салават яшь җырчы Ильвинага клип төшерергә ярдәм итә иде. - Салават, син ике югары белемгә ия икән. Нинди һөнәрләр үзләштердең?
- Читтән торып Алабуга дәүләт педагогика университетының технология һәм икътисад факультетында белем алдым. Аннан соң ТР Президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә академиясен тәмамладым.
- Бу һөнәрләрнең тормышыңда кирәге чыгар дип уйлыйсыңмы?
- Мин мәктәпне 1996 елда тәмамладым, ә ул вакытта укырга керү бик авыр, югары уку йортында белем алу өчен зур акчалар кирәк иде. Әти-әнигә авырга килмәсен дип, үзем тырышырга булдым һәм Уфаның нефть университетына бардым, чөнки нефтьче булу теләге көчле иде. Тик бер бал җитмәү сәбәпле, мине анда кабул итмәделәр. Укырга керә алмагач, эшли башладым, төрле җирдә эшләргә туры килде. Хәтта сәламәтләндерү лагеренда әйдаман булдым. Нәтиҗәдә болай булмый, белем алырга кирәк дип Алабугага киттем. Әлбәттә, алган белемнәремнең тормышта ярдәме тиде.
- Димәк, синең музыка өлкәсендә белемең юк?
- Бөтенләй юк дип әйтмәс идем, чөнки б
...
Читать дальше »
|
|
Аның исеме йомшак, назлы, хисле хатын-кызны хәтерләтә. Ул чынлыкта да шундый. Әмма ул, болардан тыш, экстрим яратучы, акыллы, шаян туташ та әле. Аның бу сыйфатларын, хәзерге вакытта "Кәеф ничек?” телевизион хит-парадында күрсәтелүче "Соңгысы бу җырым” дип исемләнгән җырына төшерелгән клипны караганда да күзәтергә мөмкин. Сүзебез, бүгенге әңгәмәдәшебез —талантлы яшь җырчы Мәрьям турында.
— Мәрьям, сүзебезне яңа клибыңнан башлыйк әле. Табигате безнең якныкы түгел, кайларга барып, ничек төшердегез? — Әйе, чынлап та, клип Башкортстан Республикасы белән Чиләбе өлкәсе чигендә, Көньяк Урал тауларында төшерелде. Узган җәй махсус клип төшерергә дип шул якка бардык. — Ә ник шулай еракка? — Телевизорны кушып карасагыз, анда күрсәтелгән клипларның күбесе йә Казанда, йә тирә-яктагы авылларда төшерелгән. Минем клибым ул яктан аерылып торуын теләдем. Биек таулар, таш кыялар, мәгарәләр Татарстан якларында булмаганлыктан, тансык табигать тамашачының игътибарын ныграк җәлеп итәр дип өметләндем. Җәй көнне төшерелгән клипның телевидениеда кышын чыгуның сәбәбе дә, аерылып торырга теләүдән килә. Чөнки салкын кышта җылы җәй көннәрен сагынып караучылар күбрәк булыр дип уйладым. — Минемчә, теләгеңә ирештең, клибың шактый үзенчәлекле күренә. — Аны үзенчәлекле килеп чыгуы өчен күп көч куйдым. Елга күренешләре матуррак төшсен өчен махсус берничә метр озыклыкта сал төзедек. Озын сал әзрәк чайпала
...
Читать дальше »
|
|
Салмак кына тавышы, табигатьтән бирелгән моңы белән олысының-кечесенең күңеленә үтеп кергән, бүгенге заманның җиңелчә язылган эстрада җырларын да чын татар моңына төреп башкаручы Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрованың зур сәхнәгә килүенә 10 ел тулган. Ә менә тамашачыларына ул инде бик озак еллар җырлый кебек тоела икән. 19 апрельдә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында Бәширә ханым иҗат кичәсен уздыра.
– Бәширә ханым, эстрадага аяк баскан чагыгыз белән хәзерге көнегезне чагыштырганда үзегездә нинди үзгәрешләр сизәсез? – Сәхнәгә беренче тапкыр адым ясаганда репертуарым булмау үзен сиздерә иде. Шуңа күрә элек күбрәк халык җырларын башкардым. Әлбәттә, әле дә халык җырлары репертуарның зур өлешен алып тора. Әмма хәзер репертуарым бик нык баеды, сигез альбомым дөнья күрде. Онытылган халык җырларын эзләп табарга ты¬рышам, өлкән кешеләрдән язып алам, төрле җирләргә баргач алып кайткан җырларым да бар. Эстрада җырларын авторлар язып китерә, үзем махсус яздырткан чаклар да була. Иҗатымда туган якка, әти-әнигә, сөйгән кешеңә, якыннарыңа мәхәббәт темасын яктыртам. Андый җырларны бер концертта да төшереп калдырганым юк. – Бәширә ханым, эстрадада охшаш тавышлар күп, ә Сезнең тавышыгыз беркемнекенә дә охшамаган. Яшьтән үк чарланган тавыштыр, мөгаен. – Элек без бәләкәй чакларда безгә кич утырырга күрше-тирә әбиләр керәләр иде дә, мине я урындыкка, я
...
Читать дальше »
|
|
Татар эстрадасы да русларныкына тиңләшә башлады. Сыйфатлы аранжировкалар, сәхнәдә үз-үзеңне тота белү ягыннан түгел шул, кызганыч, ә плагиатлык буенча. Җырчыларның исемнәрен файдаланып, билет сатып, халыкны алдалап концерт куючылар артып тора. Шундый ялган җырчылар исемлегенә "Саф хисләр” төркеменең дә плагиатлары өстәлгән. Ялган "Саф хисләр” төркеме күптән түгел Саба, Кукмара, Питрәч районнарында "концерт куйган”. Исемнәре билгесез әлеге кешеләр "Саф хисләр”нең фонограммаларын куеп, сәхнәдә авызларын ачып-ябып торалар икән. Тамашачылар чын җырчыларны сорагач: "Алар авырыйлар, ...ерак командировкага киттеләр”, – дип ялганлап җаваплаганнар. Тамашачыларының алдануына, ялган җырчыларга акча сарыф итүләренә карата "Саф хисләр” төркеме солисты Алсу Дәүләтгәрәева борчылуын җиткерде. "Без "Саф хисләр” төркеме һәм яшь җырчы Азат Фазлыев һәрвакыт үз составыбыз белән генә йөрибез, башка җырчыларга ияреп чыккан юк!” – диде Алсу. "Саф хисләр”нең концертлары алдыннан гына килеп чыккан бу күңелсез хәл җырчыларның кәефен бераз төшергән, әлбәттә. Шулай да алар 8-9 апрельдә Кайбыч һәм Арча район мәдәният йортларында узачак концертлары югары дәрәҗәдә үтәр дип ниятли.
|
|